Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


Ссылки

    

  • Развитие педагогического потенциала
  • Бердәм дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында бүгенге дәрес

    Гаязова Фәния Камил кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгълүмати – методик бүлеге методисты, 117 нче гомуми белем мәктәбенең I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелә. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куя. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Яңа стандарт укучыларны алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны бурыч итеп куя.

    Бүгенге җәмгыяткә белемле, әхлаклы, эшлекле шәхесләр кирәк. Ул үзенең кылган гамәлләренә бәя бирә белергә, үзлегеннән карар кабул итәргә, хезмәттәшлеккә сәләтле, туган иленең язмышы, киләчәге өчен кайгыра белергә тиеш.

    Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә безнең кайбер балалар бөтенләй дә сөйләшми, сыйныф алдында үз фикерен әйтергә кыенсына. Ә төркемдә ул сөйләшүгә мәҗбүри тартыла һәм озакламый сөйләшә башлый. Татар теле укытучысының төп максатларының берсе – укучыны аралашырга өйрәтү. Шулай булгач, төркемнәрдә эш укучыларны сөйләргә, аралашуга өйрәтүдә бер уңышлы юнәлеш булып тора.

    Бүгенге дәрестә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.

    Бүгенге көн дәресе укучыга сайлау мөмкинлеге бирә, анда белем алуга омтылыш тудырырга, аны алган белемнәрен тормышта файдаланырга өйрәтергә тиеш.

    Ә татар теле укытучылары алдына заман тагы нинди таләпләр куя?

    Рус мәктәбендә укучы балаларны туган телгә өйрәтүнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Ул укучыларны аралашырга, укырга, язарга өйрәтү аша татар телен фән буларак өйрәтүне максат итеп куя. Башка милләтләрнең телләре һәм үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, укучыларга туган тел аша кешенең дөньяны танып белү мөмкинлеген төшендерү – татар теле укытучысы алдына куелган бурычларның берсе. Туган тел халыкның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, үткәнен һәм киләчәген саклаучы төп чара булып тора.

    Ә бүгенге көн татар теле дәресе нинди булырга тиеш соң? Мәгариф системасы үзгәрешләр кичергән чорда бу сорау һәр татар теле укытучысы өчен актуаль булып тора, чөнки укучылар үз фикерләрен җиткерергә кыенсыналар, сүз байлыгы бик ярлы булганга, алар аралаша алмый. Укучыларга туган телгә мәхәббәт һәм кызыксынуны ничек уятырга соң? Бу мәсьәләне, укытуның нәтиҗәле алымнарын кулланып, гадәти булмаган дәресләр, укучыларны үзлекләреннән белем алырга өйрәтү аша ирешергә мөмкин. Дәрестә һәр укучыны кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.

    Мин үзем дәресне укучыларым нәтиҗәле эшләсен өчен, уңай шарт тудырудан башлыйм. Дәресләремне әхлак, дуслык, иптәшлек темасына кечкенә тәрбияви хикәяләр укудан башлыйм. Ул укучыларны уйланырга, фикер йөртергә этәрә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә мөмкинлек бирә. Минем өчен һәр укучымның җавабы мөһим.

    Тел дәресләрендә исә теманы аңлатканда проблемалы ситуация халәте тудырам, һәр укучы шушы проблемалы чишүдә кашнаша.

    Башлангыч сыйныфларда дәресне уен белән, я укучыларның бер-берсенә әдәпле сүзләр әйтүе белән башлап җибәрәм. Алар дәрес башында ук эшкә тартылалар һәм актив эшлиләр.

    Бүгенге көн дәресләрен компьютер технологияләре, интерактив такта, мультимедиядан башка күз алдына да китереп булмый. Аның төп шарты да шул: кабинет заманча җиһазландырылган булырга тиеш. Моның белән бүген беркемне дә шаккатырып булмый.

    Минем уйлавымча, һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. Мин һәр дәресемдә укучыларга таза әхлак орлыклары таратырга омтылам. Шул орлыклар нык булып тишелеп чыксалар, мин үз максатыма ирешкәнмен дип уйлыйм.


      Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2012.
    Городской методический центр Управления образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152