Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


Ссылки

    

  • Передовой педагогический опыт
  • Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты буенча фикерләр

    Нурмиева Гөлгенә Вазих кызы, Казан шәһәре, Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиянең югары категорияле укытучысы

    Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты – барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларының нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелде. Стандарт кысаларында татар теленнән гомуми белем бирү программаларының структурасына куелган таләпләр укыту процессында исәпкә алынырга тиешле төп моментларны берләштерә. Стандарт проекты белем бирү күләмен һәм дәрәҗәсен, татар теле буенча төзелгән программаларда татар теленең фундаменталь нигезен тәшкил иткән мәҗбүри белем бирү минимумында системалылыкка һәм бертөрлелеккә ирешү юлларын билгели. Татар теленнән белем бирүнең дәүләт стандарты Татарстан Республикасындагы дәүләт аккредитациясенә ия булган барлык дәүләти, муниципаль һәм дәүләти булмаган гомуми белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри. Ул төзеләчәк программалар өчен җирлек булып тора.

    Татар телен укыту, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып, өч юнәлештә бара: татар мәктәпләрендә татар телен укыту, рус мәктәбендәге татар балаларына татар телен укыту һәм рус мәктәпләрендәге рус телле балаларга татар телен укыту. Дәүләт стандарты нигезендә татар теленнән гомуми белем бирү программалары өч баскычка бүленә, һәрбер баскыч билгеле бер максатта төзелә, белем бирүнең мәҗбүри минимумына нигезләнә. Татар теле буенча гомуми белем бирү максатларына ирешү коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру аша бара.

    Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

  • Татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;
  • Тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
  • Коммуникатив компетенция

    Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укучыларда күнекмәләр булдырыла.

    Лингвистик компетенция

    Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:

    хәреф һәм аваз турында төшенчә, татар теленең авазлары, аларның язуда бирелеше, каллиграфик язылышы, татар алфавиты. Татар телендә сингармонизм законы. Ижек, сүз басымы, хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.

    Сүз, аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Татар теленең сүзлек составы, аның килеп чыгышы. Лексикография.

    Сүзтезмә һәм җөмлә, җөмләдә сүз тәртибе.

    Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

    Дәреслекләрдә һәм өстәмә дидактик материалларда татар халкының милли гореф – гадәтләре, тарихы, мәдәнияте чагылган материаллар урын ала. Татар халык авыз иҗаты ядкарьләреннән: табышмак, мәкаль - әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.

    Татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максатлары:

  • укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
  • укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
  • телнең әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;
  • телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли – мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.
  • Ә әдәбият программаларында укучыларның түбәндәге мәсьәләләрне белүе чагылыш табарга тиеш: сүз сәнгатенең образлы табигате; тәкъдим ителгән әдәби әсәрнең эчтәлеге; классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары; стандартта билгеләгән һәм программада күрсәтелгән әдәби – теоретик төшенчәләр; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгьнәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү, әсәрнең проблемасын, идеясен билгеләү; геройларга характеристика бирү; сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу; әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә язу; татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү; эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәйләү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

    Минем уйлавымча, дәүләт стандартлары беренче чиратта баланы иҗади фикер йөртергә, уйланырга өйрәтергә, аларның сәләтләрен ачуга юнәлтелгән булырга тиеш. Әгәр укучыларны мәктәптә үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтмәсәк, алар тормышта гел кеше фикере белән яшәүчеләр булып әверелергә мөмкиннәр. Миңа Н.В. Максимов авторлыгында төзелеп килүче 5 сыйныф өчен татар теле дәреслегенә рецензия язарга туры килде. Дәреслек, чыннан да укучыларның сөйләм телен баетуга, грамоталы язу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итәрлек. Әлеге дәреслектә укучы фикерен белү, аның иҗади сәләтен үстерү алгы планга куелган. Дәүләт стандартларына җавап бирердәй, укытучылар, укучылар, ата-аналар хуплап каршы алырлык дәреслекләр төзү эше алга таба да дәвам иттерелер дигән теләктә калам. Белем бирү учереждениесе укучыларны һәм ата-аналарны татар телен һәм әдәбиятын укыту программаларының эчтәлеге белән таныштырырга бурычлы.


      Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2012.
    Городской методический центр Управления образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152