Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


Ссылки

    

  • Передовой педагогический опыт
  • Башлангыч сыйныфта дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру

    Мөхәммәтҗанова Талия Әсгать кызы, Казан шәһәре Совет районы 90нчы гимназиясенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

    2011нче елның 1нче сентябреннән Россиянең барлык мәктәпләре, шул исәптән безнең 90 нчы гимназия дә, башлангыч белем бирүнең яңа федераль дәүләт стандартларына күчтеләр.

    2011/2012 нче уку елында беренче сыйныфларда белем алу башлангыч гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп оештырылды.

    Балаларны башлангыч мәктәптә элеккечә үк укырга, язарга, санарга өйрәтәләр. Ләкин, башлангыч гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү. Яңа буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуның күрсәткеченә, нәтиҗәсенә ориентлашу тора. Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләргә түбәндәге төгәл билгеләнгән төп таләпләр куелды:

    - шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы);

    - предметара нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре );

    - предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә)

    Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.

    Федераль дәүләт стандартлары түбәндә чагылдырылган планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүгә ориентлаша.

    Шәхси нәтиҗәләр:

    1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

    2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

    3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

    4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

    5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

    6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

    7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

    8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

    9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

    10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

    Предметара нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

    Регулятив универсаль уку гамәлләре:

    1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

    2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

    3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

    4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

    5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш

    итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

    6) эш сыйфатына бәя бирә белү;

    7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

    Танып белү универсаль уку гамәлләре:

    1) дәреслек белән эш итә белү;

    2) хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

    3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;

    4) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

    5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

    6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

    7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

    8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;

    9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;

    10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү;

    11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;

    12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

    13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү;

    14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү.

    Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

    1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

    2) үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерә белү;

    3) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

    4) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

    5) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

    6) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).

    Предмет нәтиҗәләрен чагылдыра:

    1) уку предметының эчтәлеге, максаты;

    2) дәреслектәге шәхси, регулятив, танып белүгә, коммуникатив, предмет нәтиҗәләренә юнәлтелгән продуктив биремнәр.

  • Технологик карта: 1нче сыйныфта әдәбият дәресе (А.Яхинның «Әдәбият» дәреслеге буенча). Төзеде: Мөхәммәтҗанова Талия Әсгать кызы Казан шәһәре Совет районы 90нчы гимназиясенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.


  •   Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2012.
    Городской методический центр Управления образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152