Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


Ссылки

    

  • Передовой педагогический опыт
  • Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында татар телен һәм әдәбиятын укытуга әзерлек

    Абдуллина Рәмиля Әгзам кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укытучысы

    2009 нчы елның 6 нчы октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы (№ 373) белән башлангыч гомуми белем бирү стандартлары расланды. Бу стандартлар соңгы 5 ел дәвамында төзелде һәм 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.

    2011-2012 нче уку елыннан Россия Федерациясендә барлык I сыйныф укучылары яңа стандартлар нигезендә укытуга күчте.

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә укыту-тәрбия процессы татар телендә алып барыла торган белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныфлары өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә торган “Перспектива”, “Перспектив башлангыч мәктәп” концепцияләренә нигезләнгән программа, укыту-методик комплектлар эшләнде. «Татар теле» буенча да яңа укыту-методик комплектлар әзерләнде (“Күп мәдәни нигезле белем бирү” проекты юнәлешендә рус телле укучылар өчен В.Н.Мещерякова һәм Р.Р.Нигъмәтуллиналар авторлыгында эксперименталь“Татарча да яхшы бел”; татар балалары өчен З.Җ. Җамалетдинова авторлыгында эксперименталь “Татар теле” дәреслекләре дөнья күрде).

    Бүгенге көндә татар мәктәпләренең I сыйныфларында “Перспектив башлангыч мәктәп” юнәлешенә караган “Әлифба” (авторлары: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова) укыту-методик комплекты гамәлгә керде. Бу укыту-методик комплектына “Әлифба” дәреслеге, 3 язу дәфтәре һәм укытучы өчен методик кулланма керә. “Әлифба” дан соңгы чорда “Татар теле” дәреслеген (И.Х.Мияссарова һәм Ч.М.Харисова авторлыгында), укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү өчен Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова авторлыгындагы “Әдәби уку” китабын куллану күздә тотыла.

    Әлеге укыту-методик комплектлар ни дәрәҗәдә федераль стандартлар таләбенә җавап бирә соң?

    Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары (19.5 пункт), “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты концепциясенең төп үзенчәлекләре нигезендә, әлеге укыту-методик комплектларының да концепцияләре, эш программалары, укытучылар өчен кулланмалары булырга тиеш. Эшне иң элек әнә шуннан башларга кирәк булгандыр. Ник дигәндә, башлангыч сыйныф укытучылары уку елы башында ук авырлыклар кичерде: дәүләт стандартларына җавап бирүче, яңача укытуга юнәлеш күрсәтүче үрнәк эш программалары булмады. Укытучыга нәрсәне, ничек өйрәтергә, нәрсәне контрольдә тотарга, ничек анализларга, бәяләргә тиешлеге, ягъни уку эшчәнлеген оештыру механизмы җиткерелмәде. Ә бит дәреслек авторлары укытучы белән фән казанышлары бәйләүче, арадашчы, алтын күпер салучы булырга тиеш.

    Стандарт нигезендә эшчәнлекле якын килү (деятельностный подход) ята, димәк, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү, тормышта очрый торган кыенлыклардан чыгу юлларын мөстәкыйль рәвештә таба алырлык, иҗади һәм фәнни фикерләү сәләтенә ия булган, әхлакый һәм физик яктан үзен сәламәтләндерүгә йөз тота алган кеше формалашуы өчен җирлек булдыру. Күрсәтелгән максатларга ирешүне тәэмин итәрлек педагогик технологияләрнең (өйрәнү объектлары, теория һәм эш ысуллары, укучыларның эшчәнлеген оештыру алгоритмы) укытучы өчен чыгарылган методик кулланмада ачык билгеләнүе кирәк. Татар мәктәпләренең 1 нче сыйныфында эшләүче укытучылар саламга ябышкан тычкан хәлендә – дәреслек бар, ә юнәлеш бирүче эш программасы, дәрес эшкәртмәләре юк. “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясендә укыту-методик комплектының ике кисәктән торуына басым ясала: беренче кисәк укытучының белемен, квалификациясен күтәрү өчен теоретик белемне, икенче кисәк тематик планны, дәрес эшкәртмәләрен үз эченә алырга тиеш.

    Дөрес, “Әлифба” белән эшләр өчен укытучыга методик кулланма бар, анда кайбер темаларга үрнәк дәрес планнары да бирелә (ярдәмлеккә барысы 14 үрнәк дәрес планы кертелгән), ә укытучыга, аларга карап, конкрет шартлардан чыгып, үз планын төзергә тәкъдим ителә (Әлифба. Методик кулланма/ И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Казан: Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2011, 26 нчы бит).

    Әйе, әлеге дәреслек укытучылар һәм ата-аналар тарафыннан да уңай кабул ителде. Казан шәһәренең 17 нче татар гимназиясенең 1 нче «б» сыйныфы укучыларыннан, ата-аналардан сораштырулар уздырылды. Дәреслек үзенең матур бизәлеше, төсле рәсемнәргә бай булуы, кызыклы биремнәр (мәсәлән, табышмакның җавабын һәм сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу), басма дәфтәрләрнең бала өчен җайлы итеп эшләнүе уңай бәяләнде.

    Әмма укучылар өчен авазларның шартлы тамгалар белән билгеләнүе – модельләре авырлык тудыра. Мәсәлән: сузык аваз – түгәрәк, нечкә сузык аваз – апострофлы түгәрәк, саңгырау тартык – квадрат , яңгырау тартык – эчендә ноктасы булган квадрат билгеләренә нигезләнгән схемага туры китереп сүзләр язу, схеманы уку. Әлбәттә, болар 1 нче сыйныф укучыларында образлы фикер эшчәнлеге формалаштыру өчен мөһим. Авырлык шунда: эшнең күләме зур. 35 минутлык дәрестә укытучы 20дән артык баладан сорарга, яңа теманы аңлатырга, кисмә хәреф элементлары ярдәмендә хәреф билгеләренең формасын төзергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәтергә, аларның язуларын тикшерергә, дәреслек белән эшләргә, схематик берәмлекләр буенча сүзләр төзетергә, физкультминут үткәрергә һәм тагын бик күп эш төрләрен башкарырга өлгерергә тиеш. Стандарт таләпләренә тулысынча җавап бирү һич мөмкин түгел.

    Беренче сыйныф укучысы “Әлифба” чорында ук авазларга катлаулы анализ ясый башлый. Бу - стандарт таләбе. Мисал өчен, баладан көтелгән җавап мондый булырга тиеш: [ң] – яңгырау, борын авазы, сонор тартык аваз, чөнки бу авазны әйткәндә тавыш барлыкка килә. (Әлифба. Методик кулланма/ И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Казан: Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2011, 43 нче бит). Мондый җавапны кичә генә балалар бакчасыннан килгән 6-7 яшьлек бала түгел, 5 нче сыйныф укучысы гына әйтә алыр. Димәк, 1 нче сыйныф укучысыннан шушындый җавап алу өчен укытучыга эшчәнлек оештыру алгоритмы, танып-белү ысуллары бөтен нечкәлеге белән аңлатылып бирелергә тиеш.

    Беренче сыйныфта хәреф танытып, дөрес итеп язарга, сәнгатьле укырга, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү, лингвистика фәненең нигезләрен тирәнтен өйрәтү (ялгызлык исемнәрен дөрес язу, җөмлә чикләрен билгеләү, сүз белән җөмләне аеру, өйрәнгән орфоэпик нормаларны истә калдыру, сүзне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү һ.б.) таләп ителә. Югарыда әйтелгәнчә, федераль дәүләт стандартлары буенча башлангыч сыйныф укучыларының уку эшчәнлеген оештыру (укытуга эшчәнлекле якын килү) бурычы куела, ә чынлыкта исә, дәреснең күп өлеше укытучының аңлатуына кайтып кала. Дәреслектә материалның күләме ягыннан артык зур булуы, таләпләрнең югарылыгы, яңа дәреслекләр белән тәүге тапкыр эшли башлаган укытучының алдагы елларга күзаллавы булмавы авырлык тудыра.

    “Әлифба” дан соңгы чорда И.Х.Мияссарова һәм Ч.М.Харисова авторлыгында чыккан “Татар теле” дәреслеге кулланыла башлый. Сораштырулар буенча, әлеге дәреслек тә бизәлеше ягыннан уңай бәяләнде, ләкин балаларга дәреслек рәсемнәре “Әлифба”ныкына караганда төссезрәк тоелды. Текстларның эчтәлеге балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып эшләнүе, ә күләмнәренең зурлыгы, биремнәрнең күплеге, җөмлә модельләре, материалның катлаулылыгы балалар өчен авыр булуы ассызыкланды. Җөмләләрнең схемалары белән танышкач, татар һәм рус теле укытучыларында фикер төрлелеге туды. Мәсәлән: кайда? соравына җавап бирә торган сүз астына тәмамлык астына сыза торган пунктир сызык белән билгеләү кертелгән. Әлбәттә, хәлне аңлату 1нче сыйныфлар өчен авыр материал, авторлар моны күздә тотканнардыр. Әмма урта сыйныфларга күчкәндә, мондый схемага гадәтләнгән балаларның тәмамлык белән хәлне бутамаслар дигән фикерне беркем дә әйтә алмый.

    Укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү өчен Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова авторлыгында чыккан “Әдәби уку” китабы ярдәмгә килә. Дәреслектә халык авыз иҗаты, төрле шагыйрь-әдипләрнең әсәрләре кертелгән. Элек кулланылган дәреслекләр белән чагыштырганда, әлбәттә, материаллар яңа, кызыклы, моңарчы колакка чалынмаган яңа әсәрләр тәкъдим ителгән. Бала татар халык әкиятләреннән башка, табышмак, чакырулар, эндәшләр, тизәйткечләр, санамышлар белән таныша. Укытучылар фикеренчә, әлеге дәреслек “Литературное чтение” китабының татар халык авыз иҗатына нигезләнеп эшләнгән татарча күчермәсе. Дөрес, бу - стандарт таләбе, укучылар параллель рәвештә ике халыкның әдәби мирасы белән танышалар, гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, этнокультура өлкәсенә караган компетенция формалаштыруга нигез салына башлыйлар.

    Стандартта укыту-тәрбия процессының нигезе – компетентлыкны, махсус белем һәм күнекмәләр камиллеген тәэмин итүгә юнәлтелгән универсаль гамәлләр(УУД) формалаштыру. Алар: шәхси сыйфатлар, регулятив гамәлләр (уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирү күнекмәсе), танып-белү гамәлләре (нәрсә эшләүгә карамастан ысул аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү күнекмәсе), коммуникатив гамәлләр(укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү күнекмәләре).

    Дәреслектәге материаллар ярдәмендә укытучы универсаль гамәлләрне ничек формалаштыра, аңа нинди ысуллар белән килә, әлегә билгесез. Димәк, мәктәп укытучысына “Әдәби уку”дан да дәреслек белән эшләргә өйрәтә торган, дәреснең һәр этабында нинди эш төрләре һәм аларның ничек башкарылуын җентекләп бирүче методик әсбап кирәк. Фольклорның шулкадәр күп жанры бирелә, ә алар аша укучыда нинди компетентлык формалаша соң?

    Укучылар өчен тагын бер яңалык – ул “Әдәби уку” курсы буенча “Мөстәкыйль эш дәфтәре”. Моңарчы әдәби уку курсы буенча мондый кулланманың булганы юк иде. Ул дәреслекне тулыландыру, халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү максатыннан эшләнгән. Ләкин бу дәфтәр дә үз эченә уку китабы кебек әкиятләр, төрле күләмдәге шигырьләрне алган, шуның белән ул “бераз гына” үз вазифасыннан тайпылган. Дәфтәрдә төрле биремнәр, иҗади эшләр булса, отышлы һәм балалар өчен дә мавыктыргыч булыр иде.

    Базис укыту планы буенча, татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләрендә атнага 3 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәби уку дәресләре каралды. Эчтәлегенә карасак, “Әдәби уку” китабындагы материаллар 7 бүлеккә бүлеп бирелә. Атнага 1сәгать исәбеннән, уку китабындагы 72 битле материалны, шуның өстенә “Мөстәкыйль эш дәфтәре”ндәге әсәрләрне 1 нче сыйныф укучысы ничек үзләштерергә тиеш? Нинди уку тизлеге булу зарур? Сорау җавапсыз кала... Авторлар материалның күләмен предмет өчен бирелгән сәгать санының күп булачагын күздә тотып эшләгәннәр. Дәүләт стандартлары таләп иткән күләмне аз сәгатьләр белән узу өчен тизлекнең югары булуы кирәк. Ә югары тизлекне камил дәреслекләр һәм алдынгы педагогик технологияләр генә тәэмин итә.

    Күргәнебезчә, проблемалар бихисап. Ә шулай да мин әлеге авторларының хезмәтен уңай бәяләр идем. Кыска вакыт аралыгында мондый хезмәт башкару күп вакыт, үз-үзеңә таләпчәнлек, түземлек, эзләнү сорый. Ирешелгәннәр генә әле чик түгел...

    Кешелек дөньясына яңалык һәрвакыт каршылыклар аша кулланышка кергән, еллар дәвамында сыналганнар, камилләшкәннәр. Икенче буын федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән әлеге дәреслекләр дә камилләшер, киләчәктә ана телебезне, әдәбиятыбызны катлаулы итеп түгел, балаларда кызыксыну һәм ярату хисләре уята алырлык итеп, җиңел дә, җайлы да эшләнер. Һәрвакыт эзләнүдә булган, заман белән бергә атларга омтылучы, югары тел зәвыгына ия булган укытучылар да алдынгы педагогик технологияләрне иярләр. Шул чагында рухи яктан камил, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы, тормышта очрый торган кыенлыклардан чыгу юлларын мөстәкыйль рәвештә таба алырлык, иҗади һәм фәнни фикерләү сәләтенә ия булган шәхес тәрбияли алырбыз.


      Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2012.
    Городской методический центр Управления образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152