Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Технологии воспитания

Әгәр балагыз укырга теләмәсә?

Гарәпшина Лилия Альберт кызы,
Казан шәһәре Совет районы 171 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәпнең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен киңәшләр)

Без яңарыш чорында яшибез. Кайда гына эшләсәк тә,заман бездән яңадан-яңа белемнәр таләп итә.Моны ата-аналар яхшы аңлый һәм һәркайсы үз баласының тырышып укуын тели. Әгәр бала укырга теләмәсә?

Барыннан бигрәк, укырга теләмәүнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Алар күптөрле. Әмма ничек кенә булмасын, барысы да тәрбия эшендә җибәрелгән ялгышларга барып тоташа.

Мәктәптә укый башлау - бала тормышында зур вакыйга. Ләкин, озак та үтми, ул әллә-никадәр кыенлыклар каршында япа-ялгыз кала. Аны дәресләрдә тыныч кына тыңлап утырырга, үзара сөйләшмәскә, үзең теләгәнне түгел, бәлки кушканны эшләргә мәҗбүр итәләр. Һәр дәрес укучыдан зур ихтияр көче, тырышлык таләп итә. Шуңа күрә бала укуның авыр һәм катлаулы , әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә тиеш. Шундый әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында ук каушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак, ә ата-аналарга андый бала белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк.

Әлбәттә, артта калучы, булдыксыз укучылар рәтенә эләгү балага да кыен. Ул көйсезләнә, күңелсезләнә, елый, иртән мәктәпкә теләмичә генә әзерләнә,аз гына мөмкинлек булса да, дәрескә бармау ягын карый. Хәтта үзенең бу халәтенә ияләшеп тә китә. Никадәр генә тырышсам да, барыбер шуннан артыгын булдыра алмыйм инде, янәсе. Мондый чакта бала мораль ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Шуңа күрә аның аз гына уңышын да вакытында күрә һәм күңелен күтәрә белергә кирәк.

Өйдә укучының даими эш урыны булырга, өй эшен һәрвакыт шунда әзерләргә тиеш. Көндәлек режим да төгәл үтәлергә тиеш. Әгәр ата-ана укучыга өйдә уңай шарт булдырмаса,аның дәрескә ничек әзерләнүе белән даими кызыксынып тормаса, бала өй эшен ашыгып кына эшли дә куя. Нәтиҗәдә көндәлектә һәм дәфтәрдә «ике»леләр күренә башлый,гаиләдә гаепләүләр китә.

Кайбер ата-аналар баланың укуын даими контрольдә тоталар, әмма еш кына тупас ялгышлар җибәрәләр. Мәсәлән, укучы хәрефне дөрес һәм матур итеп яза белми. Ялгышны төзәтәсе, киңәш бирәсе урында, аны бер үк хәрефләрне һәм сүзләрне кат-кат күчереп язарга мәҗбүр итәләр. Менә тагын бер мисал. Бала күнегүне эшләп бетерүе турында әнисенә әйтә, ул аны тикшерә, хаталарын үзе төзәтә. Тора-бара бала тагын да җиңелрәк юл сайлый. Бирелгән мәсьәләне эшли алмаган булып кылана, бердәнбере өчен барын да эшләргә әзер торган әни кеше, эшен ташлап , кадерлесе янына килеп утыра. Кайбер ата-аналар хәтта өй эшен үзләре эшләүгә дә барып җитәләр. Мондый ярдәм, әлбәттә, яхшылыкка илтми, киресенчә, баланы икейөзлелеккә, ялкаулыкка өйрәтә, аны укуында тагын да артта калдыра.

Тәрбия эшендә мондый ялгышлар җибәрмәс өчен, һәр ата-ана укытучылар белән даими элемтәдә торырга, балаларына, алар кебек үк, игътибарлы һәм таләпчән булырга тиеш.

«Ике»ле алу төрле укучыга төрлечә тәэсир итә. Берәүләр бу хәлне авыр кичерсәләр, икенчеләр өчен бу хәл гадәти булырга мөмкин. Ләкин, ничек кенә булмасын, укучының «ике»ле алуы гаиләдә беркемне дә битараф калдырмый.

Начар билге алган өчен балага кул күтәрү- түбәнлек. Мондый тупаслык ата-аналар белән балалар арасындагы киеренкелекне тагын да кискенләштерә. Шуңа күрә беркайчан да андый түбәнлеккә төшмәгез, бар гаепне балага аударып, аңарга кул селтәргә ашыкмагыз.

Кече яшьтәге мәктәп баласы өлкәннәр сүзенә каршылык күрсәтми, шул ук вакытта алар теләгән сыйфатлар һәм күнекмәләрне үзендә булдырырга ашыкмый. Шуңа күрә бу яшьтәгеләрне тәрбияләгәндә даими күзәтчелек һәм таләпчәнлек мөһим. Өлкән яшьтәге укучы исә бөтенләй башка. Бу яшьтә үз-үзеңне анализлау һәм башка кешеләргә, шул исәптән, ата-аналарга, тәнкыйть күзлегеннән карау көчәя. Мөстәкыйльлеккә омтылу исә күп кенә хаталар һәм аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.

Яшүсмерләр белән эш итүче һәр ата-ана аларның әнә шундый катлаулы психологик үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Һәрвакытта да ата-ана сыйныф җитәкчесе белән тыгыз элемтәдә булырга кирәклекне аңларга тиеш.

Тора-бара, яшүсмерне өйдәге эшләргә тарту, аны гаиләнең барлык мәшәкатьләре, кайгы-шатлыклары белән яшәргә өйрәтү нәтиҗәсендә, ике арада ныклы элемтә һәм ышаныч урнашкач, тырышып укымау яисә бөтенләй укырга теләмәүнең сәбәпләрен ачыклауга керешергә мөмкин. Үзара аңлашу шартларында барган уртак тырышлык,иртәме-соңмы, сезгә укудагы кыенлыкларны җиңү шатлыгы китерер. Кешелек дөньясы инде ничә гасырлар бәхетле тормыш төзү турында хыяллана. Ә моның өчен, иң элек камил кеше тәрбияләүне беренче урынга куярга кирәк. Кешенең күңелендә яхшылык булса, ул башкаларны да бәхетле итәр.Үз чорында ук, Риза Фәхреддин тәрбия бирүнең бөтен нечкәлекләренә туктала. Галим: »Гаилә тәрбиясе – беренче, мәктәп -икенче, җәмгыять-өченче»,-ди.

Тема: Гаилә татулыгы белән көчле ( ата-аналар җыелышы эшкәртмәсе)

Бурычлар: ата-аналар һәм балалар арасында дуслык формалаштыру турында сөйләшү, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Үткәрү формасы: әңгәмә

Җыелышның барышы

1.Укытучының кереш сүзе.

-Без бүгенге җыелышта гаилә татулыгы, гаиләдәге кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте турында сөйләшербез. Ир белән хатынның үзара дус, аңлашып яшәве, балаларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аларга уртак, бердәм таләпләр кую һәм шуларның үтәлешенә ирешү, сүзнең эштән аерылмавы турында Риза Фәхреддин хезмәтләреннән өзекләр укырбыз.«Җәвамигуль кәлим шәрхе» әсәреннән алынган «Балаларны изге итү юлы ничек? әсәрендә » Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаилә эчендә җитешәләр. Аның юлы исә...яшь вакытлардан башланып, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата һә ана өстендә иң олуг бурыч»,-ди ул. Шуңа күрә, әти-әниләрнең балага дөрес тәрбия бирүләрен оештыру өчен, эшне аларның үзләрен өйрәнүдән башларга кирәк.

2. Анкеталарга анализ ясау. ( Ата-аналарга һәм балаларга түбәндәге анкеталар бирелгән була).

- Балагыз нәрсә белән кызыксына?

- Теләсә нинди вакытта, эшегезне калдырып,бала белән шөгыльләнә аласызмы?

- Баланың яшенә карамастан, аның белән киңәшә аласызмы?

- Үзегезне хаклы санамаган очракта баладан гафу үтенәсезме?

- Аңа үзегезнең балачактагы кимчелекләрегез турында сөйлисезме?

- Балагызда нинди сыйфатлар тәрбиялисегез килә?

- Балагызның дуслары кемнәр, аларның гаиләләрен беләсезме?

3. Төрле ситуацияләргә анализ ясау.

- Әти-әниләр, хәзер мин сезне төрле ситуацияләр белән таныштырам. Сез аларга карата фикерләрегезне әйтерсез.

1 нче ситуация. Гаиләдә яшьүсмер кыз һәм егет тәрбияләнә. Кыз кинодан ике сәгатькә соңга калып кайта. Әти-әниләр сүзгә киләләр, кызны орышалар. Кыз, үпкәләп, бүлмәсенә кереп китә...

2 нче ситуация. Гаиләдә өч кыз үсә. Әниләре өйдә шундый тәртип оештырган: якшәмбе көнне ул ял итә һәм ул үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнә ала. Әти кеше һәм кызлары өйдәге бөтен вазифаларны үзара бүлгәннәр. Кайбер вакытта бу хәл кызларның ачуын китерә...

3 нче ситуация. Ике атна алдан әниләре театрга билет ала. Кич җиткәч, әнисе балалар белән театрга юнәләләр, ә әтиләре эштән килергә тиеш була. Эштә кичекмәс сәбәп чыгып әти тамашага килә алмый....

Сыйныф җитәкчесенең чыгышы.

Гаиләдә бер-береңне аңлап, дус, тату яшәү өчен, Р.Фәхреддин «Нәсыйхәт» китабында:

1.«Өйләнү әдәпләре»ндә иптәшегез белән табигатьләрегез яраклы булсын,-ди.

2.»Ир әдәпләре»ндә ирләргә киңәш итеп:

- Хатыннарыгызны ихлас күңел белән сөегез;

- Хатыннарыгызга дөнья вә дин кирәкләрен өйрәтегез;

- Кул күтәрмәгез,сезне ризалатыр өчен генә яралган җан ияләре итеп карамагыз;

- Ачу вә көч белән түгел, шәфкать белән өстен булыгыз;

3.»Хатын әдәпләре»ндә хатыннарга киңәш итеп:

- Ирләрегезгә үпкәләмәгез, чытык йөз белән йөрмәгез, каршы әйтмәгез;

- Ирегезнең ата-анасына итәгатьле булыгыз, туганнарын якын итегез;

- Гүзәл холыклы, миһербанлы булыгыз, алдаламагыз;

- Мөләем сөйләшергә гадәтләнегез;

- ашханә белән үзегез идарә итегез, чисталык саклагыз, сүтелгәннәрне тегегез.

4.»Ата-ана әдәпләре»ннән киңәшләр:

- Баланы тәрбияләргә кечкенә чактан ук башлагыз, күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, изгелек, адәмчелекне белдерегез, урынына карап йомшаклык, вә катылык күрсәтегез.

- Балагызны һөнәргә өйрәтегез,тормыш кагыйдәләрен аңлатыгыз, гадәттән тыш иркәләмәгез, гаиләдә берничә бала булса, аларны тигез күрегез.

-хатыныгыз тәрбияләгәндә –сез кушылмагыз, сез тәрбияләгәндә хатыныгыз читтә торсын!

4.Йомгаклау. Гаилә җәмгыятьнең киләчәк кешеләрен формалаштыра, димәк, гаилә ифрат әһәмиятле сәяси бурыч үти. Ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә тормышының якты, яхшы булуы, игелекле балалар тәрбияләү турында белем алу өчен, бөек галимебез Р.Фәхреддин хезмәтләренә таяныйк. Исән-сау яшик, бер-беребезне ихтирам итик!

Кулланылган әдәбият:

1. Ризаэтдин Фәхреддиннең иҗади мирасы/ Төз:Р.Ш.Шагиев.-Казан,2007.

2. Ризаэтдин Фәхреддин. Җәвамигуль –кәлим шәрхе/Казан:Тат.кит.нәшр.1996.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152