Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Технологии воспитания

Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларга милли тәрбия бирү

Гыйлаҗева Г.Ф., Идел буе районы МБГБУ «Аерым предметлартирәнтен
өйрәнелә торган 35 нче урта гомуми белем мәктәб»енең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

«Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен
дөнья халкы үзгәртә алмас»
(Ризаэддин Фәхретдинов)

Бүгенге көндә милли тәрбияне үстерү мәсьәләсе яңа проблемадан түгел. Милли тәрбия телне үстерү, саклау, милли үзаң формалаштыру белән тыгыз бәйләнештә. Баланы шәхес буларак тәрбияләү өчен тел белү, тел өйрәнү генә җитми, татар халкының мәдәниятен белү, үз милләте белән горурлану, шул халыкка хезмәт итү омтылышы мөһим. Бу проблема өстендә заманында танылган шәхесләребез Г.Ибраһимов, Р.Фәхретдин да эшләгән, үзләренең тормыш максатларын тәрбияле, милли буын үстерүдә күргәннәр.

Мәктәптә милли тәрбия берничә юнәлештә бара: телне өйрәтү; халыкның әдәбиятын һәм аның аша мәдәниятен өйрәтү; гореф-гадәтләренә, тарихына карата кызыксыну уяту; дәрестән тыш чаралар ярдәмендә, шул тирәлектә яшәү ихтыяҗы тудыру. Мәктәпне тәмамлаганда, балаларга татар китабын кызынсынып укырлык, татар сәнгатен бәяләрлек итеп өйрәтелергә тиеш.

Үз чыгышымда М.Кәрим һәм Г.Бәширов иҗатларына тукталып китәсем килә.М.Кәрим - башкорт язучысы, шагыйре һәм драматургы. Язучы үзенеңәсәрләрендә милләт язмышы, әхлак кебек төшенчәләрен үзәккә куеп иҗат итә. Шуның белән ул укучыны яшәешебез хакында уйланырга этәрә. Автор әсәрләренең иҗаты - тормышчанлыгы белән аерылып тора. Язучының «Озын-озак балачак» исемле автобиографик әсәрендә татар-башкорт халкының буыннан буынга килгән гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре киң яктыртылып кына калмый, шулай ук халкыбызның әйтемнәре, мәкальләре, җырлары, такмаклары матур яңгырашлы, зәвыклы сүз бизәге буларак бик оста кулланылган. Аеруча халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре игътибарны җәлеп итә.

Татар әдәбиятында халыкның рухи дөньясын шулай киң итеп тасвирлаган автобиографик әсәрләрнең тагын берсе ул – Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек». Мондый тулы тасвирлау Г.Бәшировның фольклорист булуыннан да килә торгандыр, чөнки ул гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйган һәм аларны өйрәнү эшчәнлеге алып барган.

Күрәсез, әсәрдә тарихи вакыйгалар туган як табигате, аның күркәмлеге белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Халкыбызның хезмәт сөючән, дустанә мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләребезгә тугрылыгы оста тасвирланган.Революциягә кадәрге татар авылының, халык тормышының, гореф-гадәтләренең, күркәм традицияләренең тулы бер картинасын күз алдына китереп бастыра...

Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» һәм Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»әсәрләре халык йолаларын өйрәнергә, аларны саклап калырга кирәклекне искәртә. Икеповестьта да борынгыдан килгән гореф-гадәтләр, йолалар җентекләп бирелгән. Яшьләр һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә барлык нечкәлекләренә игътибар итеп язылган.Бала тудыру йоласы, Корбан бәйрәме, Урак өмәсе,Каз өмәсе, Сабан туе, Яңгыр боткасы, Урак уру, Печәнгә төшү бәйрәмнәре турында сурәтләнгән..

Бүген яңа методик алымнар, технологияләр зур тизлек, күзгә күренмәгән темплар белән үскән вакытта, методик эшнең әһәмияте аеруча арта.Югарыда әйтелгән әсәрләрдәге гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәре истә калдыру максатыннан, дәресләрдә компьютер технологияләрен актив куллану, видеоролик һәм презентацияләр карау яхшы нәтиҗә бирә. Аеруча язучы иҗатларын, әсәрләрен өйрәнгәндә укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Укучылар үзләре дә edu.tatar.ru һ.б. сайтлардан кирәкле мәгълүматларны табалар, эзләнәләр һәм сыйныфташлары каршында чыгыш ясыйлар.

Укучыларның мөстәкыйльлегенә, танып-белү активлыгына, ныклы һәм тирән белемле булуларына ирешүдә дәрестән тыш эшләрнең дә әһәмияте зур. Мәсәлән, «Каз өмәсе», «Аулак өй» һ.б. күренешләрдә катнашу, укучыларның активлыгын аттыра, татар халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт уята.

Минемчә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү хәзерге көндә бигрәк тә актуаль. Әгәр без халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белмибез икән, димәк, без үзебезнең тамырыбызны югалтабыз, милләт буларак яшәүдән туктыйбыз дигән сүз. Кеше нинди генә милләттән булса да, ул үзенең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын белергә һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш.

Шулай итеп, һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре, йолалары, туган тел, үз ана теле саклаган очракта гына саклана. Язучылар яшьләрне милләт җанлы шәхес итеп тәрбияләргә өнди.Димәк, безнең кулларда балалар язмышы. Укучылар, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152