Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Технологии воспитания

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү

Г.Р.Шиһапова, Идел буе районы МБГБУ «Аерым предметлар
тирәнтен өйрәнелә торган 35 нче урта
гомуми белем мәктәб»е

Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: «Патриотизм – ул үз илеңне, үз халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый-талмый көрәшергә әзер тору. Патриотизм – гасырлар буе тәрбияләнеп килгән тирән хис» – дигән мәгънәдә.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.

Укытуфәннәре арасында «татар теле һәм татар әдәбияты» аерым урын алып тора. Рус мәктәбендә татар теле укыту миңа, фән укытучысына, балаларда югары әхлакый сыйфатлар һәм кыйммәтләр булдыру, татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү мөмкинчелеге күп. Башка милләт укучыларына татар телен өйрәтүдә проект методикасы уңышлы вариант, дип уйлыйм. Беренчедән, укучыларда гомумкешелек кыйммәтләре формалаша; икенчедән, толерантлык һәм хөрмәт кебек сыйфатлар башка халыкның мәдәниятнә һәм туган як сәнгатен тагын да тирәнрәк танып белү, аны өйрәнү зур роль уйный;

өченчедән, үзләштерелгән төрле белем һәм мәгълүмат туган теле аша гына кабул ителәчәк.Проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.Әдәбият укучыларга рухи тәрбия бирә, Ватанга, туганнарына мөнәсәбәтне дә, төрле яктан белемле булуны да, милли хәзинәләргә сак карашны да, дини һәм милли йолаларны хөрмәт итүне, өйрәтүне һәм башкаларны да күздә тота.

Дәресләрдә «Минем гаиләм», «Без бергә», «Гаиләм тарихы», «Фотосурәтләр тарихы» темаларына проект эшләре башкарыла. Укучылар тарафыннан әлеге проект эшләрен яклау, аудитория алдында чыгыш ясау балаларның сөйләм теле үстерүгә һәм иҗади якын килеп эшләнгән эшләре укучыларның фикерләү сәләте камилләштерүдә зур йогынты ясый. Укучылар тарафыннан эшләнгән үз проект эше һәм презентациясе иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре күнекмәләре ул.

Мин әдәбият дәресләрендә, «Минем туган ягым» темасын үзләштергәндә, укучыларны туган ягыбызның танылган шәхесләрнең тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштырам. Укучылар үзләренең гаиләсендәге нәсел җебен өйрәнә, ә аннан проект төзеп шәҗәрәләрен тәкъдим итә. Укучыларның ата-аналары «Дәү әтием – минем горурлыгым», «Туган ил тарихы – минем гаиләм тарихы», «Туган ягымның танылган шәхесләре» һ.б. проект эшләрендә актив катнашты. Әдәбият дәресләрендә укучылар әби-бабайларының батырлыклары турында искә төшерә һәм безнең туган ягыбызның тарихы һәм елъязмалары турында сөйли.

Шулай итеп, һәрьяктан камил шәхес формалаштыруда, аның дөньяга карашын, патриотизм һәм милли горурлыкхисләре системалы рәвештә милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителгәндә генә үзләштерү мөмкин.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152