Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Технологии воспитания

Шәхес тәрбияләүдә мәктәпнең гаилә белән эшчәнлеге

Борисова Светлана Алексеевна, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең
мәгълүмати-методик бүлек методисты

Шәхес тәрбияләүдә гаиләнең йогынтысы гаять зур һәм җаваплы. Тәрбияләү юлларын өйрәнү, дөрес тәрбия итүгә омтылу һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешү - кешелекнең якты киләчәге турында кайгырту ул.

Гаиләдә бала тәрбияләү буенча шактый кыенлыклар очрый. Төп сәбәп булып ата-ананың бала тәрбияләү эшен белеп җиткер­мәвендә. Түбәндәге ялгышлар күзәтелә:

- әгәр гаиләдә балага йөкләнгән эш булмаса;

- бала каршында ата-ананың тиешле дәрәҗәдә абруе булмаса;

- бала тәрбияләү буенча куелган максат булмаса;

- гаиләдә балага карата билгеләнгән таләпләр куелмаса;

- яшьтәшләре белән аралашмаса;

- балалар коллективыннан читтә торса.

Кече яшьтән үк гаиләдә балага йөкләнгән эш була. Тәр­типле рәвештә баланың шул эшне башкаруы гадәткә керә. Менә шуның нәтиҗәсендә балага карата таләпчәнлек билгеләнә.

Гаиләдә бала тәрбияләү эшен хәл итү өчен иң әһәмиятле шарт­ларның берсе ата-ана абруе.

Шәхес тәрбияләү өчен куелган максат аның бүгенге хәле белән генә түгел, киләчәктә кем булачагы белән дә кызыксыну һәм аңа булышу ул.

Һәр баланың аерым үзенчәлекләре, яхшы һәм кимчелекле яклары була. Ата-ана баланың бу үзенчәлекләренә җитди игътибар итәргә тиеш. Әйтик, бала музыка яки рәсем белән кызыксына икән, аңа тиешле шартлар тудырырга һәм сәләтен үстерергә булышырга кирәк.

Тәрбиянең нигезе булып балага карата куелган таләпләр тора. Ул таләпләр катлаулы тормыш шартларын аңларга, дөрес әхлак нор­маларын төшенергә өйрәтәләр.

Ата-аналар гаиләдә бала тәрбияләгәндә үзләренең тормыш тәҗ­рибәләрен балаларга бирәләр. Бу - балалар өчен җанлы, күрсәтмәле үрнәк була. Бала­лар үсү белән аларның белемнәре дә, тормыш тәҗрибәләре дә арта, дөньяга карашлары киңәя.

Бала тәрбияләүдә ата-аналар сизгер, тирән уйлап эш итүчән, күзәтүчән булырга тиеш.

Гаиләдәге дөрес тәрбия мәктәпнең эш сыйфатын күтәрә, ә мәктәп исә укыту-тәрбия эшләрен яхшы куюы белән ата-аналарда балаларының тормышка сәләтле булуларына нык ышаныч тудыра. Шуның өчен мәктәп белән гаилә арасында нык бердәмлек, тыгыз элемтә булдырырга кирәк.

Мәктәп белән гаилә арасындагы элемтәнең максаты: ата-аналарга бала тәрбияләү юлларын өйрәтү. Бу шактый кыен эш булса да, һәр­кемнең кулыннан килерлек. Моның өчен укытуда һәм ата-аналарда теләк, җаваплылык тойгысы, тәрбия эшенең төп кагыйдәләрен белү, балага уңай яктан шәхси үрнәк була алу кирәк.

Балалар тәрбиясе буенча хәлиткеч урынны, дәүләт оешмасы буларак, мәктәп алып тора. Бала тәрбияләү эшенә җитди караш, һәрбер гаиләдән таләп ителә, һәр гаилә балаларны тәрбияләү буенча дәүләт каршында җаваплы.

Гаиләдә бала тәрбиясе үзара дуслыкка, ихтирам итешүгә, аңлатуга корылган була.

Кызганычка каршы, мәктәп белән гаилә арасында тиешенчә элемтә булмау аркасында килеп чыккан төрле күңелсез хәлләр дә очрый әле. Балалар һәм яшүсмерләр арасында тәрбиясезлек, үз эшләренә җавапсыз караш, дәрес калдыру кебек күренешләр һаман да яшәп килә. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында үз-үзләрен юк итү очраклары ешайды. Бу күренешкә әни буларак, педагог буларак, сорау бирәсе килә, кем гаепле?...

Балада тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шу­ның кебек мораль сыйфатлар тәрбияләү мәктәп белән гаиләнең уртак эшенә әйләнергә тиеш.

Кайбер мәктәпләрнең эшчәнлеге ата-аналарны җыелышка чакыру һәм уку чиреге йомгаклары белән таныштыру белән генә чикләнелә. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе аз була.

Мәктәпнең гаилә, ата-аналар белән эшләү юллары бик күп төр­ле. Шул юллар белән ата-аналар мәктәп һәм укытучылар ярдәмендә балалар тәрбияләп үстерү алымнарын үзләштерергә тиешләр.

Укытучыга, сыйныф җитәкчесенә башта гаиләнең тормыш шарт­ларын, гаиләдә бала тәрбияләүнең торышын бик җентекләп өйрәнергә һәм шуннан соң гына киңәшләр бирү тәкъдим ителә. Мөгаллимнең биргән киңәше мәктәп тарафыннан куелган таләп була ала.

Ата-аналар җыелышы тәрбия эшендә иң яхшы нәтиҗә бирә. Мәк­тәп гаилә белән эш итүдә ата-аналар комитетын уңышлы куллана, ата-аналар активына таяна ала.

Мәктәптә тәрбия процессында төрле чаралар үткәрелә: тәрбия турында лекцияләр, гаиләдә бала тәрбиясе буенча конференцияләр, тренинглар, эшлекле уеннар, педагогик семинарлар һ.б.

Мәктәпнең ата-аналар арасындагы эше укыту-тәрбия эшләре планында күрсәтелә. Ләкин күп вакытта мәктәп һәм сыйныф җитәк­челәре ата-аналар белән эшләнә торган аерым эш төрләрен язып кую белән генә чикләнәләр.

Укыту белән тәрбияләүне берсен икенчесеннән һич тә аерып булмый. Болар бер-берсен бары тик тулыландыралар гына. Шуның өчен балага гаиләдә бирелә торган тәрбия мәктәптә бирелә торган тәрбиядән аерылгысыз булырга тиеш.

Шәхес дөрес йогынтыларның тулы җыелмасы белән генә тәрбияләнергә мөмкин.


Кулланылган әдәбият:

1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов «Тәрбия-мәңгелек фәлсәфә» 2001 ел

2. «Мирас» журналы №10, 2009 ел

3. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов «Педагогика» 2004 ел



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152