Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Технологии воспитания

Педагогик процесста укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыру

Мөхәммәтова Фердяус Габдельбариевна, Совет районы буенча укыту-методик сектор методисты

Педагогик процесста укучыларның иҗади эшчәнлекләрен оештыру, аларны иҗат дигән тылсымлы да, катлаулы да дөньяга алып керү укытучыдан зур ихтыяр көче, талант, үз эшенә бирелгәнлекне таләп итә. Иҗат итәргә теләү, башкаларга әйтер сүзең, үз фикерең булу – болар барысы да кече яшьтән үк бала тормышының бер омтылышы булырга тиеш.

Бу мәкаләмдә укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә, иҗат итәргә омтылыш тудырырга юнәлтелгән эш тәҗрибәбез белән уртаклашырга телим.

Педагогик процесста иҗади эшчәнлекне оештыру турында сөйләгәндә, түбәндәгеләрне билгеләп үтү максатка ярашлы булыр: иҗади эшчәнлеккә тартуның аерым шартларын исәпкә алу ( яшь аерымлыклары, психологиясе, мәктәпнең яисә сыйныфның төре); укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, иҗади эшчәнлекне тәрбия һәм белем бирү чарасы итеп карый торган махсус методик мәсьәләләр (иҗади эшчәнлекә тартканда, дөньяга караш, әдәп - әхлак, кешеләр арасындагы уңай мөнәсәбәтләр, туган илгә, телгә мәхәббәт һәм башкаларны тәрбияләү кебек темалар); иҗади эшчәнлеккә тарту буенча педагогик процессны оештыру (дәрес-сәяхәт, дәрес-фикерләмә, дәрес-иҗат итү, сыйныфтан тыш эшләр системасы, иҗат кичәләре); теоретик мәсьәләләр (әдәбиятта, журналистикада жанрлар системасы, сәнгать үзенчәлекләре, әдәби әсәрләрнең телен, стилен өйрәнү һ.б.).

Тирән белемле, үз эшенең чын остасы булган, иҗади фикерләүче, яңа карарлар кабул итәргә, аларны тормышка ашырырга сәләтле буын тәрбияләү -педагогик процессның әһәмиятле бурычы.

Бала дөньяга килгәндә җәмгыять аерым бер үсеш баскычына ирешкән була. Шул җәмгыять законнарына буйсынып, яраклашып яшәү өчен, шәхескә күп нәрсәне өйрәнергә, белергә, аңларга, истә калдырырга кирәк. Ул моны үзе генә эшли алмый, аңа педагогның ярдәм итүе зарури. Мәдәнияткә төшенү, гыйлем туплау ике кешегә - педагог һәм баланың иҗади эшчәнлегенә бәйле. Моның өчен укучының укытучыга хөрмәт белән каравы, аңа ышануы, аңа тартылуы шарт. Психологлар кешедәге билгеле бер сыйфатларга баланың югары бәя бирүе шәхес формалашуда зур роль уйный дип карыйлар. Башкача әйткәндә, шәхес формалашу кешедәге теге яки бу сыйфатларга карата балаларның мөнәсәбәтенә турыдан – туры бәйле дип таныйлар.

Һәрьяклап гармонияле үскән шәхеснең мөһим күрсәткече – аның югары дәрәҗәдә фикер йөртү сәләтенә ия булуы. Без бу төшенчәгә укучының интеллекты үсешен дә аның фикер йөртү, иҗади сәләтләре үсешен дә кертәбез

Укучыларның иҗади активлыгын үстерү – педагогик эшчәнлектә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту – укытуда бертөрлелекне, пассивлыкны кисәтүдә, мөгаллим белән укучы дуслыгын, үзара аралашуны, аңлашуны ныгытуда, укучы шәхесен үстерүдә хәлиткеч һәм әһәмиятле алым буларак карала. Чөнки иҗади фикер йөртүче, нинди генә шартларда да югалып калмаучы, үзенең ныклы фикере, ачык күзаллавы булган шәхес тәрбияләү – көнүзәк мөһим бурыч. Бүгенге җәмгыять тормышының барлык яклары яңару шартларында һәрьяклап тирән фикер йөртә торган, көчле, социаль актив, иҗади, карарларны мөстәкыйль кабул итәргә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен җавап бирергә сәләтле шәхескә ихтыяҗ бик нык үсте. Менә шуңа күрә иҗади шәхес тәрбияләүнең әһәмияте тагын да артты.

Мәгълүмати- методик үзәк методисты буларак, төрле укытучыларның эш тәҗрибәсен күрергә, анализларга туры килә. Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә була: укучының иҗат итү сәләте күп очракта дәрестә ачыла. Моның өчен кулай алымнар кулланырга, алдынгы тәҗрибәдән файдаланырга, бар көчеңне, сәләтеңне тупларга кирәк. Дәрес бала тормышының гүзәл бер мизгеле булырга тиеш. Шул очракта гына иҗади эшчәнлек өчен уңай шартлар, мөмкинлекләр тудырып була.

Шигърият дигән тылсымның серләренә төшендерү, кызыксыну уяту татар теле һәм әдәбияты дәресләренең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу эшне башлангыч сыйныфтан ук башлап җибәрү үзенең матур нәтиҗәләрен бирә.

Балаларның кечкенә генә иҗат җимешен дә күреп алып, вакытында юнәлеш бирү, аны башкаларга җиткерү алымнарын табу – иҗади активлыкка ирешүнең нигезе. 11нче гимназия, 20 нче гимназия, 149нчы лицей укытучылары укучыларның иҗади эшләрен туплап, аерым темалар буенча шигъри бәйләмнәр «китапчыклар» төзиләр. Башлангыч сыйныфларда ук шундый китапчыкларда үзенең шигырьләрен «чыгара алган» укучыны яшь хәбәрчеләр түгәрәгенә бик теләп кабул ителә.

Укучыларга рифма, ритм, шигырь төзелеше турында мәгълүмат биргәч, төрле гамәли чараларга күчәләр. Аларны һәр дәрестә өлешчә, яисә тулысынча да кертеп җибәрергә була.

Мәсәлән, фонетика бүлеген өйрәнгәндә, бик күп иҗади эш төрләре бирелә. Иренләшкән сузыклар гына кулланып сүзләр язарга. Мәсәлән: тормыш, колын, толым, төтен, төзү, төзелеш һ.б. Некчә яки калын сузыклар кертеп 5-6 сүздән җөмлә төзергә. «Күңелем нечкәреп, үзәгем өзгәләнгәндә, сине генә көтәм, сине генә эзлим, әнием». «Туган якның бар матурлыгы тормышыбызны баета». Яңгырау тартыкларны гына кертеп җөмлә төзергә: «Минем газиз җирем, нинди ямьле, нурлы ул!»

Укытучылар мондый төрдәге эшләрне лексика бүлеген өйрәнгәндә дә эшләтәләр. Укучылар аеруча омонимнардан рифмалар ясаган шигырь язарга яраталар. Бу эшне шигырь язуга сәләте булмаган балалар да кызыксынып, яратып үтиләр.

Түбәндәге алым да укучыларны үзара киңәшләшеп, аралашып иҗат итәргә тарта. Берәр шагыйрьнең укучыларга билгеле булмаган шигырь юлларын алып, беренче ике юлы тәкъдим ителә һәм шуны дәвам итәргә кушыла. Укучылар бергәләп ритм, рифманы тоеп, шигырь юлларын җиңел генә төгәлләп куялар.

Шуларны истә тотып, укучыларны хыяллана белергә өйрәтүдә төрле алымнар кулланыла. Дәресләрдә үтелгән әсәрләргә бәя биреп, аларны күңелләре аша үткәреп, үзләренчә өстәмәләр кертергә тәкъдим ителә. Мәсәлән, төп геройның язмышын башкачарак күзаллау, үзеңне аның дусты итеп сурәтләү, аңа үз теләк – тәкдимнәреңне җиткерү. Әсәрдә булган вакыйгаларның урыннарын, вакытын үзгәртү (авылдан – шәһәргә, яисә киресенчә, үткәннән - бүгенгегә, киләчәккә).

Әдәби әсәрнең дәвамын язу, андагы төп каһарманнарның киләчәк язмышын күзаллау, үзеңне аның урынына куеп сурәтләү, «Мин язучы белән килешмим», «Ә мин болай уйлыйм» дигән темаларга иҗади эшләрне укучылар бик теләп башкаралар.

Укучыларны кирәкле вакыйгаларны үз вакытында күрә белергә өйрәтү белән бергә, факт һәм вакыйгаларның асылына төшенергә, тормышыбыздагы кайбер күренешләрнең сәбәпәрен ачыкларга, проблемаларны чишәргә тарту да иҗади эшчәнлекнең әһмиятле буыннары.

Укучыларны аралашу осталыгына өйрәтүне дә күз уңыннан югалтырга ярамый. Чөнки дөрес итеп аралаша белү, аралашу осталыгына ия булу яшь иҗатчы өчен аеруча мөһим. Шунысына басым ясап әйтәсе килә: сыйныфтан тыш чараларны оештырганда, гомумән, укучыларны иҗади эшчәнлек белән кызыксындырганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысының сыйныф җитәкчесе, балаларның ялын оештыручылар, өстәмә белем бирү мөгаллимнәре, мәктәп психологы белән бергәләп эшләве мөһим.

Укучыларның нәрсәгә сәләтле булуын ачыклауда психологның ярдәме зур. Ул һәр балага аның фикерләү үзенчәлеге, нәрсә белән кызыксынырга кирәклеге, һәвәслеге, нинди һөнәр сайларга мөмкин булы турында киңәшләр бирә. Сыйныф җитәкчесе һәр укучының белем тупларга, иҗатның төрле тармаклары буенча шөгыльләнергә ни дәрәҗәдә сәләтле булуы, тәрбиялелек дәрәҗәсе, холык үзенчәлеге, тирә - яктагы кешеләр, яшьтәшләре белән мөнәсәбәте, кызыксынуы, җәмгыять активлыгы турында да мәгълүматлар туплый. Үз чиратында алар әти - әниләр белән дә уртаклаша. Шулай итеп, укучыларны иңади эшчәнлеккә тарту аларны тормышка әзерләү мәктәбе дә булып тора.

1. Педагогик процесста укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыру – бүгенге җәмгыяттә бара торган үзгәрешләр, үсеш таләбе.

2. Иҗади фикер йөртүгә тарту өчен, укытуның актив формаларын кертү, һәр укучыга шәхси якын килү мөһим.

3. Иҗади эшчәнлекне оештыру формаларын, педагогик процессны, укытучыларның квалификациясен, иҗади мөмкинлекләрен бербөтен итеп карарга кирәк.

4. Иҗади эшчәнлекнең төрле формаларын куллану укучы шәхесен үстерүнең нигезе булып тора. Аның уңышлы чыгуына аерым педагогик шартлар йогынты ясый. Боларга укучыларның сәләт-мөмкинлекләрен ныклап ачу, укытучы белән укучының бердәм иҗади эшчәнлеге, иҗади атмосфера булдыру (үзара аңлашу, ышаныч, ярдәмләшү, үз көченә ышану, уңышка ирешү, иҗади эш казанышларын башкалар белән дә уртаклашу һ.б.) керә.


Әдәбият исемлеге

1. Н.Д.Молдавская Литературное развитие школьников в процессе обучения. М., «Педагогика», 1976.

2. Н.А. Спирина. Журналистика в школе. – Волгоград: Учитель, 2011.-207 с.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152