Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Современный урок в действии / Гуманитарный цикл

Рус балаларына татар телен яңа буын дәреслекләр белән укыту

Бикмөхәммәтова Ләйлә Зөлфәт кызы,
Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус телле аудиториягә татар телен укыту буенча күп тәҗрибәләр тупланды, аларның уңай һәм тискәре якларын үлчәп, җентекләп тикшергәннән соң, мин нәтиҗәдә, рус укучыларына татар телен аралашу дәрәҗәсенә җиткерер өчен «Татарча да яхшы бел» дигән укыту – методик комплекты белән эшләргә булдым. Бу комплект тәҗрибә рәвешендә сыналган, аның турында күп кенә уңай фикерләр ишетергә туры килде. Укыту-методик комплект коммуникатив технология белән эшләүгә корылган. Татар теле рус телле укучыларга чит тел буларак кертелә, шуңа күрә комплектта тормышта актив куллананылган лексика һәм грамматика гына бирелә, текстларны турыдан – туры тәрҗемә итү алымы юк. Бу - әһәмиятле, чөнки татар телендәге текстларны, гомүмән, сүзгә - сүз тәрҗемә итеп булмый һәм аны укучылардан таләп итәргә кирәк түгел дип саныйм. Укыту процессында яңа сүз, аралашу үрнәге һәм грамматик структура бирелә, аның артыннан ныгыту алымы кертелә һәм сөйләмдә еш куллану дәрәҗәсенә ирешелә. Шулай итеп, ул укучыларда автоматик рәвештә сеңеп кала һәм аралашуда даими кулланыла ала.

Мин сайлаган укыту - методик – комплектның төп принцибы бар – ул минимакс. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул? Укучыга мәктәп белемен иң югары дәрәҗәдә тәкъдим итәргә тиешбез, ә укучы ул белемне үзенә кирәк кадәр минимум дәрәҗәдә генә кабул итеп ала ала. Эш иң югары авырлык ноктасында алып барыла, ә бәя биргән вакытта аның кечкенә генә булса да, уңышын һәм көтелгән мини дәрәҗәдәге нәтиҗәсен бәялибез. Бу укыту алымы укучыны стимуллаштыра һәм киләчәктә тагы да югарырак уңышларга этәрә.

Укучылар бер-берсенә охшамаган. Ләкин аларның һәрберсе чит телне үзләштерә ала, ләкин кайберләре материалны тиз үзләштерә, ә кайсыларына аны үзләштерү өчен ике, өч дәрес вакыт кирәк.. Аларны « күп сөйләшүче» һәм «сөйләшмәүче «ләргә бүлеп карарга була. Ә аңлашу ике яклы буырга тиеш, үзеңнең фикереңне әйтә белү һәм әңгәмәдәшеңне дә аңлый белү. Шуңа күрә мин дәрестә «сөйләшүчән» укучылардан активлык таләп итәм, «сөйләшмәүчән» балаларда үз - үзләренә ышыныч тудырырга ярдәм итәм, чөнки алар да катнашалар – тыңлыйлар.

Мин эшли торган дәреслектә материал күп бирелә, бу шулай кирәк тә. Без материалны бишле дәрәҗәсенә укый торган укучыга бирәбез. Һәрбер укучының белем дәрәҗәсе нинди булуга карамастан, ул дәрестә үзен кызыксындырган сорауга җавапны табарга тиеш, әгәр дә мөстәкыйль дә башкарылса, димәк, укытучы үзенең максатына иреште дип санап була.

Минимакс принцибы берничә проблеманы чишә. Беренчедән, укучылар арасында «көчле» яки «йомшак» балага ориентлашып калмый. Һәрбер укучыга индивидуль якын килү укытучының югары дәрәҗәдә укытуын билгели. Икенчедән, тормышта очрый торган кыенлыклардан чыгу юлын табу, ә бу принцип информация белән тәэмин ителергә теләү һәм мөстәкыйль чишү юлларын табарга өйрәтү.

«Татарча да яхшы бел» укыту - методик – комплектына дәреслек, дәфтәр, тестлар һәм текстлар җыентыгы, аудиодиск һәм методик кулланма керә.

Дәреслектә грамматик, фонетик биремнәр, сүзлек урнаштырылган. Укучылар өчен кызыклы, алар яшенә туры килгән текст, статьялар, әдәби әсәр өзекләре, мәктәп темасына кагылышлы мәкаләләр язылган. Дәреслектәге материаллар укучыларда кызыксындыру тудыра, тормышыбыздан алынган матур фотосүрәтләр аша балалар үзләреннән -үзләре татарча җавап бирергә дип сүзләр эзли башлыйлар. Тормышыбыздан алынган ситуатив вакыйгалар исә дәрестә кызу бәхәсләр уята, нәтиҗәдә укучы көндәлек тормышта ориентлашырга өйрәнә.

Дәреслектә биремнәр гадидән алып катлаулыга таба бара. Мондый система белән эшләү укучы өчен берникадәр авыр булса да, үзенең кызыксындырган сорауларына мөстәкыйль җавап таба алу дәрәҗәсенә китерә. Күнегүләр тел шомарту өчен корылган, конкрет мисаллар конкрет җаваплар таләп итә, бу ысул укучыда актив кулланылышта йөргән лексиканы тиз истә калдырырга ярдәм итә.

Дәреслек белән беррәттән дәфтәрнең дә булуы отышлы. Телдән тикшерелгән материалны укучы дәфтәренә язып куя ала. Дәфтәрнең үзенчәлеге шунда, укучы автоматик рәвештә күчереп язасы урынга, билгеле грамматик бирем башкара. Бу исә логик фикерләүгә дә, эзлеклелеккә дә зур этәргеч ясый. Укучыларның үзләренә дә мондый эш алымы ошый, тел өйрәнүгә кызыксындыруны арттыра. Мөстәкыйль рәвештә авырлыкны үзе җиңеп чыккан укучы алга таба югалып калмаска, төрле ситуацияләрдә татар телен уңышлы кулланырга өйрәнә.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы һәм берничә аспекттан тора: танып - белү, үстерү, белем бирү. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга - кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдалана алырга тиеш. Үстерү максаты шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек, аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән тора. Ә белем бирү максаты укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җиткерүдә күренә.

Әлеге «Татарча да яхшы бел» укыту – методик комплекты куелган максатларга һәм бурычларга җавап бирә дип уйлыйм.


  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152