Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Современный урок в действии / Гуманитарный цикл

Инновацион технологияләр кулланып, укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрүгә ирешү

Бәшәрова Минзилә Мөдәрис кызы,
Казан шәһәре Вахитов районы 116 нчы лицееның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Без заманча технологияләр алга киткән заманда яшибез. Әлеге технологияләр тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде, шул исәптән укыту системасына да. Инновацион технологияләр кулланган мәктәпләр мәгариф системасында иң уңышлылары дип санала.Биредә төп рольне, әлбәттә, укытучы уйный. Бүгенге заман укытучысы заманча укыту методикасын яхшы белергә, яңа технологияләр белән коралланган, тирән белемле, киң эрудицияле булырга тиеш. Информацион технологияләр үсеше һәм техника алгарышы заманында исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдына укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтү максаты да килеп баса Шуңа күрә методик темамның исеме дә - «Инновацион технологияләр кулланып, укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрүгә ирешү», дип атала. Әлеге теманы өйрәнүдә зур көч таләп итә торган төп мәсьәләләрнең берсе – рус телле балаларда татар теленә кызыксыну уяту, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, рухи кыйммәтләре белән таныштыру, аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Моның өчен һәр дәрескә иҗади якын килергә, уңышлы дип тапкан яңа технологияләрне кулланырга тырышам.

Рус мәктәбендә белем алучы рус балаларына татар теле укытканда уен кызыксыну уята торган, дәртләндерә торган фактор булып тора.

Дәресләремдә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Төркем белән эшләгәндә, әкиятләрне үзгәртеп, тулыландырып, өстәмә сораулар ярдәмендә коммуникатив максатка ирешәм. Үземнең эш тәҗрибәмдә мин рольле уеннарга түбәндәге мисалны китерә алам. 3 нче сыйныфта «Теремкәй» әкияте мисалында лексик һәм грамматик материал ныгытыла һәм бу уен дәрестә бик уңышлы файдаланыла.

• Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

Тук-тук-тук!. Теремкәйдә кем яши?

• Мин төлке - Хәйләбикә. Ә син кем?

• Мин куян – Озынколак.

• Син нинди ?

• Мин кызыл-сары, хәйләкәр, матур, зур. Ә син куркакмы?

• Әйе, мин куркак. Ә син нишлисең?

• Мин җырлыйм, йөгерәм. Ә син?

• Мин сикерәм, йөгерәм, биим.

Син нәрсә ашарга яратасың?

• Мин тавык ите ашарга яратам. Ә син?

• Ә мин кишер, кәбестә ашарга яратам.

• Әйдә, кер, бергә яшәрбез.

• Рәхмәт. Бергә күңелле.

Шул рәвешле укучылар, бер-берсенә йогынты ясыйлар. Табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшеңә җавап бирү теләге туа. Аралашу бик кызыклы бара.

Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати - комьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашырганда мәгълүмати технологияләр куллану бик кулай, чөнки аларның төп максаты – укытучы укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә тиеш.

Рус телле балаларны аралашуга өйрәтү диалоглар аша ирешелә. Шуңа да төрле ситуацияләргә диалоглар төзибез. Ләкин коры диалог кына укучыны ялыктыра. Шуңа күрә аларны кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры килгән слайдлар файдаланам. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм сөйләмгә кереп китә.

Компьютер технологияләре ярдәмен түбәндәге эш төрләрендә дә кулланам:

1. Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм. Эшне башкаргач, укучылар бер-берсе белән дәфтәрләрен алмашалар һәм алдагы слайд ярдәмендә тикшерәләр. Төшеп калган хәрефләр, хаталар башка төс белән бирәм. Киләсе слайдта бәяләү критерияләре күрсәтелә. Укучылар билгеләрне үзләре куялар. Биредә укучыга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудырыла. Бер-берсен мактыйлар, хаталарны төзәтергә киңәшләр бирәләр.

2. Бирелгән сүзләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп бәйләнешле текст төзү.

3.Дәресләргә әзерләнгәндә һәрвакыт өстәмә материал, мәгълүмат бирү максатыннан үз презентацияләремне кулланам. Күрсәтмәлелек, биремнәрне сайлауда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алам. Әлеге алым укучыларның телгә булган кызыксынуларын, өйрәнү теләген үстерү. Презентацияләр бер-берсе белән бәйләнгән, бүлекара принцибы саклана. Үтелгән материалны кабатлау өчен дә бик уңайлы.

4. Шулай ук дәресләремдә башваткычларга һәм кызыклы күнегүләргә дә мөрәҗәгать итәм. Бу вакытта укучылар яңа лексиканы гына үзләштермиләр, ә үзләренең гомуми фикерләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Бу күнегүләрне җиңелрәк лексика белән дә башкарып була. Әмма кызыклы күнегүләрне үзләштергәндә, укучылар сүзлек белән дә кулланырга өйрәнә. Сүзлек белән дөрес эшләү шулай ук мөһим. Бирем карточкаларда һәр балага аерым таратыла, ә инде нәтиҗәсе экранда чыга. Укучылар эшләрен бер-берсе белән алмаштырып тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар.

Информацион технологияләр укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүдә зур роль уйный. Татар теле дәресләрендә татар халкы этнографиясе һәм тарихы турында мәгълүмат бирү укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүгә йөз тота торган мәгълүматлар тупланмасын тәкъдим итү чарасы булып тора.

Мондый төр мәгълүматны презентацияләр, видеороликлар ярдәмендә тәкъдим итәргә мөмкин. Әлбәттә, аларны әзерләү һәм дәрес тукымасына кертеп җибәрү укытучыдан зур әзерлек таләп итә. Әзерлек барышында татар халкының этнографиясе һәм киенү рәвеше турында язылган күпләгән монографияләрне кулланырга мөмкин. Шул исәпкә Маргарита Константиновна Завьялованың «Татарский костюм: Из собрания государственного музея Республики Татарстан» (Казан, 1996; 252 бит), «Этнография татарского народа» (Казан, 2004; 287 бит), «Историческая этнография татарского народа» (Казан, 1990; 134 бит) һәм күпсанлы башка хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә була. Укучыларга кызыклы һәм бай материал әзерләп тәкъдим итү өчен, Карл Фуксның 1844 нче елда басылып чыккан «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях» хезмәтен куллану бик уңышлы.

Күрсәтмәлелек принцибын тормышка ашыру максатыннан татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, эш кораллары, йорт-җире фоторәсемнәрен, әлбәттә, интернет сайтларыннан алырга мөмкин. Тик, минем күзәтүләремә караганда, андагы материал бик бай түгел, шуңа күрә укытучы үзе күпсанлы музейларда булырга, аларның экспонатлары белән якыннанрак танышырга һәм фотога төшереп, әлеге фотосурәтләрне үз презентацияләрендә куллана алырга тиеш.

Билгеле: һәрбер дәрес кысаларында бары тик шушы темаларга гына әңгәмә кору мөмкин түгел, темаларны сайлауда төрлелек булырга тиеш. Шулай да һәрбер сыйныфта бер уку елына 8 – 10 дәрестә тел белемен татар халкының этнографиясе һәм тарихы белән бәйләп бирү (социомәдәни компетенциягә нигезләү) укучыларның мәгълүмати базасын арттыра ала.

Мондый төр дәресләр үткәрүнең актуальлеге бәхәссез. Беренчедән, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла яисә бөтенләй укытылмый. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә, коммуникатив һәм тәрбияви максатларны күздә тотып, кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларда татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Икенчедән, бүгенге көн укучыларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турында күзаллау бик шартлы. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче балалар өлкән буын вәкилләре – әби-бабаларыннан читтә яши, шуңа күрә аларда татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре турында хәбәрсез булып калуы ихтимал: «Әбиләрегез яшь чакта кулъяулыклар чиккәндер, күргәнегез, сораганыгыз бармы?» - дип сорагач, балалар «без әби белән яшәмибез, ул аерым яши» яки «әби-бабай үлгән, йортлары сатылган инде», диләр. Өченчедән, мондый тип информация укучыларда милли музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уята, укучылар музейга барыр алдыннан да күпмедер күләмдә мәгълүмат ала. Гомумән, социомәдәни компетенцияне тел материалы белән бергә үреп, диалогик яки монологик сөйләм итеп үткәргәч, укытучы үзе укучыларны музейга алып бара ала, музейга барырга теләк белдерүчеләр саны бермә-бер арта. Дүртенчедән, укучыларда татар халкының дөнья цивилизациясенең бер өлеше булуын, аның үз милли киенү рәвеше, күзаллаулары, гореф-гадәтләре, рухи һәм материаль байлыгы барлыгы турында фикер урнаша.

Ә тәрбияви максаты татар милли бизәкләре, татар халкының киенү үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, аш-су осталыгы, кулдан эшләнгән эш кораллары турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз халкының гореф-гадәтләренә, этнографик үзенчәлекләренә ихтирам-хөрмәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү булган дәресләр комплекслы тәкъдим ителсә, укучыларыбызда үз халкы мәдәнияте турында тулы күзаллау булдырырга мөмкин. Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итә торган технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152