Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


    

  • Дошкольная академия
  • Күпмилләтле дәүләт шартларында балаларда милли үзаң һәм башка милләтләргә хөрмәт тәрбияләү

    Шәрәфиева Рәмзия Рафисовна, Казан шәһәре Мәскәү районының 105нче балалар бакчасы тәрбиячесе

    «...Һәр халык үзенчә никахлаша, бала тудыра, авырый һәм вафат була; үзенчә эшли, хуҗалыкны алып бара һәм ял итә; үзенчә сагышлана- көенә,ачулана, өметсезләнә; үзенчә елмая, шаяра һәм шатлана... Һәр халыкка үз хокукын һәм гаделлекне үзенчә тою хисе хас, аларның характеры, гаилә тормышы һәм дине үзенчәлекле...»

    рус философы И.Ильин.

    Этник яктан караганда, Россия- бик бай ил, анда 160 тан артык милләт яши. Күпмилләтле дәүләт шартларында милли мәдәният гаять зур әһәмияткә ия. Милләтара аралашу нигезен тәшкил итүче милли мәдәният – һәр халыкның, аның үзенә генә хас үзенчәлегенең нигезе, гомумкешелек мәдәниятенең аерылгысыз өлеше ул. Шуңа күрә аның үзенең милли культурасын саклауга һәм үстерүгә хокукы бар.

    Халыклар культурасының бу үзенчәлеге тәрбия һәм белем бирү системасын оештырганда искә алынырга тиеш. Менә шушы күптөрлелектә бердәмлекне саклау аеруча мөһим. Бу бурыч этник яктан төрле характердагы җәмгыятьнең эчке тотрыклылыгын, гражданлык җәмгыятенең гомуми кыйммәтләре нигезендә туплануын тәэмин итүдән гыйбарәт.

    Җәмгыятебездә һәр нәрсәгә, һәр кешегә түземле (толерантлы) булу шәхси кыйммәткә әверелә бара. Без аны балаларыбызда формалаштырырга, тәрбияләргә тиешбез. Толерантлык милләтара багланышларда, конфессия, шәхесләр арасында мөнәсәбәтләрдә аеруча ачык чагыла.

    Балалар тәрбияләүдә төрле халык мәдәниятен куллану нигезләрен төзү бала, гаилә, этнос, җәмгыять мөнәсәбәтләрен җайга салу механизмнарын булдыру белән бәйле.

    Безнең 105 нче номерлы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасында милләтара мөнәсәбәтләр формалаштыру, милли үзаңны үстерү мәсьәләләре түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

    1. Балаларның көндәлек эшчәнлегендә.

    Безнең балалар бакчасы татар балалар бакчасы булуга карамастан, рус милләтеннән булган балалар да, татар милләтеннән булып та татарча аралаша белмәгән балалар да бик теләп йөриләр. Тәрбиячеләр белән авырлык кичермибез, һәр төркемдә дә ике дәүләт телендә дә аралаша белүче тәрбиячеләр эшли. Шөгыльләрдә татар телендә сөйләшүгә зур игътибар бирәбез. Шөгыльләрдә уеннардан файдалану балаларда тел белән кызыксыну уята,чөнки балалар уены чын тормышны хәтерләтә. Кайбер балалар уеннар вакытында курчаклары белән бик теләп татар телендә аралашсалар да, шөгыльләр вакытында аңардан бер сүз дә алып булмаска мөмкин. Шушы хәлдән чыгу юлы дип мин коммуникатив уенннар уйнауны атар идем. Коммуникатив уен – ул уйланылган, шартлы, проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) төрендәге күнегүләр. Мәсәлән: «Чәй эчәбез», «Дикторлар», «Һава торышы», «Танышу» һ.б. Аралашу чарасы буларак татар телен белү- милли тәрбиядәге беренче адым, эшнең башы гына, бүгенге шартларда яңа баскычка күтәрелеп, яңа максатлар кую вакыты килеп җитте. Балалар туган тел, милли йолалар белән һәм дә чит телләр һәм чит халыклар культурасы белән дә танышалар. Дөньяда татарлар һәм руслар гына түгел, ә бәлки башка күп төрле милләт вәкилләре яшәгәнен, аларның төрле телләрдә сөйләшкәнен һәм төрле мәдәнияткә ия булуын ишетеп кенә түгел, ә гамәли яктан үзләштерәләр. Шуңа күрә балаларга инглиз теле белән таныштыру түгәрәге дә алып барам һәм балаларга телләр һәм халыкларның төрлелеген аңлатырга тырышам.

    Телне камил белеп тә, балаларында үз халкына түбәнсетеп карау формалаштырган, аларга чит халык исемнәре кушкан, алар белән рус телендә генә аралашучылар тирә -ягыбызда җитәрлек күп. Димәк, милли үзаң киңрәк мәгънәдә, ул баланың милләт вәкиле буларак, шәхес буларак тәрбияләнүе дигән сүз.

    2. Күңел ачу чаралары, бәйрәм кичәләре. Рухи байлыкны сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, йола- бәйрәмнәре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе тәшкил итә.

    Менә шушы рухи байлыкны балалар күңеленә җиткерү, сеңдерү максатыннан балалар бакчасында күп чаралар уздырабыз. Татар халкының милли бәйрәмнәре Сабантуй, Сөмбелә, Аулак өй, Нәүрүз, бөек шагыйрьләренең туган көннәрен билгеләп үтү безнең балалар бакчасында матур традициягә әверелде. Балалар матур милли киемнәр киеп туган телләрендә җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр, җырлы- биюле халык уеннары уйныйлар. Һәр елны төркемнәр арасында милли уеннар оештыру буенча ярышлар да уздырыла. Татар халык уеннары белән беррәттән рус халык уеннарын һәм башка халыкларның уеннарын да балалар бик теләп уйныйлар.

    3. Гаилә белән эш оештыру балаларда милли үзаң һәм тәрбия бирүдә төп фактор булып тора. Ата-аналар, әби-бабайлар балалар бакчасында уздырылган һәртөрле чараларда актив катнашалар. Уку елы дәверендә «Минем гаиләм- минем тергәгем», «Сәламәтлек көне», «Здравиада», «Әнием, кадерле әнием», «Өлкәннәр көне» гаилә бәйрәмнәре уздырылды. Гаиләдәге өлкәннәрнең, үзләре туган телне белмәгән очракта да, татар теленә хөрмәте, аны өйрәнүне кирәк һәм мөһим дип санавы, бу эш белән кызыксынып торуы балалага тырышырга кирәклекне аңлата, аның күңелен үз уңышларыннан канәгатьлек алырга «көйли». Шул ук вакытта Россия күләмендә, хөкүмәтнең милли сәясәте дәрәҗәсендә, этносның санына, яшәү рәвешенә карамастан, һәр милли бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклау өстенлеге булганда гына, милли үзаң тәрбияләү көн тәртибенә куела ала.

    4. Инновацион программалар куллану. Хәзерге заман шартларында һәр коллектив нинди дә булса программалар, яңа технологияләр үзләштерергә һәм үз эшендә аларны кулланырга тырыша. Мин М.Л.Лазаревның «Исәнме» сәламәтләндерү- үстерү программасын кулланам. Хәзерге заманда хакимлек иткән начар гадәтләр һәм алардан котылу юлларын, кешеләр арасындагы дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен, табигатьтәге үзгәрешләр һәм планетаара бәйләнешләрне төп геройлар Фырка һәм Здравикның мөнәсәбәтләре аша ачып бирергә тырышам.

    Ә хәзерге көндә «Киләчәк» стратегиясе кысаларында авторлар коллективы тарафыннан дәүләт телләрен өйрәтү өчен төзелгән яңа укыту-методик комплектларны балалар бакчасы тормышына актив куллануга кертеп җибәрү белән шөгыльләнәм. Алар безнең өчен зур гамәли ярдәм булырлар дип өметләнәм.

    Милли мәдәнияткә мөнәсәбәтеңне күрсәтүче сыйфатлар тәрбияләү тормышның төп кыйммәтләрен һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлауны һәм аларны кешедә формалаштыруны күздә тота. Алар аның үзенә табигать һәм җәмгыять белән тыныч, тату яшәргә ярдәм итә. Моның өчен түбәндәгеләрне тормышка ашыру зарури:

    - үзеңнең дә, башкаларның да иреген бәяли белү сәләтен үстерү;

    - бер-береңне аңлап аралашу, хезмәттәшлек итү, эчкерсез булу күнекмәләрен камилләштерү;

    - кешеләр, халыклар һәм мәдәниятләр арасында үзара дустанә хезмәттәшлек итү нигезләрен үзләштерү һәм тану, хөрмәт итү;

    - шәхси җаваплылык хисен һәм гражданлык җаваплылыгы кыйммәтләрен таный белү сәләтен формалаштыру.

    Шушы максатлардан чыгып, һәр тәрбия чарасы балаларны төрле социаль төркемнәрдә аралашырга, хезмәттәшлек итәргә өйрәтүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Дөнья әдәбияты, мәдәнияте, халык педагогикасы аша бүгенге чор өчен социаль актив, шул ук вакытта үз теленә, үз милләтенә һәм башка милләтләргә хөрмәт белән карый торган толерант шәхесләр тәрбиялик.


      Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2012.
    Городской методический центр Управления образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152