Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


    

  • Современные воспитательные технологии
  • Белем-тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеге буларак, сәләтле балалар белән эшләү

    Абдуллина Рамилә Әгъзамовна, Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе укытучысы

    Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.

    Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә бишенче ел филология фәннәре докторы Р.Ф.Мөхәммәтшина җитәкчелегендә «Сәләтле балалар» программасы буенча эш алып барыла. Әлеге программа кысаларында гимназия укытучылары уку елы башында эш планнары төзи, сәләтле балаларның базасын туплый, эш траекториясен булдыра.

    Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була диләр, ә безнең – укытучыларның бурычы – баланың сәләтен ачыклау, ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, сәләтен үстерү.

    Бу уңайдан татар теле һәм әдәбияты дәресләре - укучылар эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикерләү өчен бик тә уңайлы җирлек. «Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Минемчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

    Менә өч ел дәвамында «Мәгариф системасын модернизацияләү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләвен үстерү» дигән методик проблема өстендә эшлим. Татар теле укытучысы буларак, мөһим бурычларым берсе - укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, сәләтле балалар белән эшләү.

    Куйган максат-бурычларымнан һәм методик темамнан чыгып, укучыларны актив иҗади эшчәнлеккә тарту, сәләтләрен ачу түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

    Укучыларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен ел дәвамында системалы эш оештырыла. Ул да берничә этаптан тора:

    Сентябрь аенда ук балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау максатыннан иҗади эш, эзләнү эше һәм проект ясау эшен тәкъдим ителә. Шушы өч төрле эш балалар турында беренчел күзаллау барлыкка китерә. Ел дәвамында уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыклана. Укытучы халкында шундый гыйбарә яши: «Укытучысы нинди – укучысы шундый». Бу сүзләрне гимназиядә миңа карата бик еш телгә алалар, башка фән укытучылары тарафыннан телгә алынмаган, шулай да аз гына «характерлы», үз фикерен кыенсынмыйча әйтә торган, туры сүзле һәм иҗади фикерли торган укучылар миңа тартыла. Бусы мөгаен, ходай эшедер, ләкин мин бу укучыларым белән бик бәхетле кеше, чөнки алар миңа да, үзләренә дә нәтиҗә, җиңү китерә алырлык дәрәҗәдә үз алларына максат куеп шуңа омтыла алалар. Һәр сыйныфта татар теле һәм әдәбияты фәненнән сәләтле, иҗади фикерләүче балалар бар, ләкин һәркайсына юл табарга, кызыксындырырга гына кирәк. Мондый балалар белән эш түбәндәге формаларда алып барыла: дәрестә һәм өйдә иҗади биремнәр эшләү, дәрестән соң калып, консультацияләр уздыру, әдәби кичәләргә, театрларга йөрү.һ.б.

    Сәләтле балалар барлыгын ачыклау гына татар теле укытуның нәтиҗәлелеген күтәрми. Һәр баланың үзенә генә хас сыйфаты бар. Мин исә, сөйләү күәсе көчле булган, татар әдәби телендә дөрес, ачык сөйләшүче, фикер йөртүче, зиһенле балаларны фәнни-гамәли конференцияләргә, ә татар теле грамматикасы буенча тырыш, ныклы белеме булганны, ләкин тыныч холыклы, күзгә артык ташланмый торганнар укучыларны фән олимпиадаларына тартырга тырышам.

    Шигырь язучы балалар исә башкалардан аерылып торалар, алар дөньяны, тирә-юньне бөтенләй икенче күзлектән күрәләр. Гадәттә мондый балалар өйгә бирелгән инша, иҗади эш башкарганда ачыла, мин күбрәк аларның җөмләләренә – тел-сурәтләү чараларының байлыгына, үзләренең фикер йөртү үзенчәлекләренә игътибар итеп сайлап алам. Әлбәттә, көндәлек тормыштан китап уку төшеп калган бүгенге заманда шигърияткә тартылучы балалар бик аз: бер-ике укучы. Бөтен баладан да иҗади эш башкаруны һәрдаим таләп итеп тору аларның кызыксынуын гына киметә һәм болай эшләү мөмкин дә түгел. Ә иҗатка тартылган баланың сәләтен үстерергә укытучы кеше вакытын кызганмаска тиештер. Иҗатка сәләте булган укучыларны вакытлы матбугат белән даими таныштырырга, балалар газетасын өйгә алдырырга, үзем белән бөтен әдәби музейларга, очрашуларга йөртергә тырышам. Баланың мондый чараларда булуы әдәби мохитта «яшәргә», иҗат итәргә этәргеч бирә.

    Менә шушы өч төрле юнәлешкә сәләте булган балалар белән эшләгәндә, укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:

    а) программа материалын бик яхшы белү;

    ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу; әдәби әсәр укыту;

    б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;

    в) халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны, бигрәк тә «Яңа гасыр», Башкортстан спутник (иярчен) телевидение (БСТ) каналларын карап бару;

    г) фикерләү сәләтен үстерү;

    д) мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

    Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олим­пиадалар, фәнни җәмгыятьләр, түгәрәкләр, факультатив дәрес­ләр, берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия. Балаларның белемнәре күбрәк эзләнү чорында арта, алар күбрәк китап укыйлар, сорауларга кызыксынып җавап бирәләр. Апрель аенда Г.Тукайга багышланган Татарстан халыклары ассамблеясе уздырган «Телләр галәмендә һәр сүз – якты йолдыз» дигән бәйгегә әзерләндек. Командадагы һәр укучы ике тәүлек эчендә Г.Тукайның шактый күп иҗат җимешләрен, шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты буенча документаль әсәрләрне, интернет материалларын үзләштерделәр. Бүген мине куандырганы шул: Тукай турында нинди сорау бирсәм дә, укыган әдәбиятларына әйләнеп кайталар, бүлдерә-бүлдерә, шагыйрь турында сөйлиләр. Кызганыч, бөтен балада да мондый эзләнү орлыкларын салдыра, кызыксындыра белү җитеп бетми әле миңа. Әмма белемле, киң эрудицияле балаларның булуы миңа эшләргә стимул бирә.

    Сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәле булганда гына һәр ике як өчен кызыклы, мавыктыргыч. Эш барышында көтелгән нәтиҗәгә ирешмичә дә калына. Шуңа күрә укытучы буларак, укучыларымны психологик яктан бәйге алдыннан әзерләп куярга тырышам күбрәк балаларга мөстәкыйльлеккә ирешергә, үзе өчен җавап бирергә, чаялык күрсәтү кирәклегенә басым ясыйм.

    Соңгы биш елда укучылар төрле дәрәҗәдәге фәнни –гамәли конференцияләрдә алдынгы урыннар яулады.

    Беркемгә дә сер түгел, бер фәнни эш язып чыгу өчен шактый күп вакытны сарыф итәргә, эзләнергә, баланы өйрәтергә кирәк. Мин күбрәк язачак материалның караламасын укучыдан эшләтәм. Моның өчен әдәбият исемлеген үзем бирәм, алынган теманы башта үзем өйрәнәм, аннан соң гына балага тәкъдим итәм. Ике уку елы дәвамында Баһавиева Айгөл Казан шәһәрендәге урам атамаларындагы, күрсәтмә такталардагы хаталарны фотога төшерде, фәнни-эзләнү эше башкарды. Нәтиҗәсе куанычлы булды: әлеге эш ике тапкыр республика, ике тапкыр шәһәр, ике тапкыр төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрдә 1 урынга лаек булды. ТР Дәүләт Советы депутаты Т.Миңнуллин каршында хисап тотылды һәм Дәүләт Советы сессиясенә чыгыш ясарга чакыру алынды. Әлбәттә, фәнни –гамәли конференцияләргә, фән олимпиадаларына иң көчле, үз-үзенә нык ышанган, булдыра алырлык балалар җәлеп ителә. Укытучыга мондый эш юнәлешендә бернинди өстәмә түләү дә бирелмәгән заманда коры энтузиазмга эшләү, балаларда фәнгә кызыксыну уяту, эзләнү уе тудыру зур батырлык ул.

    Уртача укучы, ләкин эшкә җаваплы карый торган балаларны гадәттә, инша конкурсларына, читтән торып башкарылучы бәйгеләргә тартырга тырышам.

    Сәләтле балалар күп, ләкин һәркайсы белән иркенләп утырып эшләргә мөмкинлек тә, вакыт галиҗәнәпләре дә җитми. Бер уку елына фәнни –гамәли конференцияләргә күп булса, 2-3 эш, конкурсларга 5-6 укучы, олимпиадаларга 4-5 укучы әзерләнә.

    Бүгенге мәгариф системасы белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештыруны таләп итә, чөнки һәр кеше — шәхес. Алар­ның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлек­ләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбар­лыкны үзенчә күрә. Укытуны сыйфатлы итүдә индивидуаль­ләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнә­леш булырга тиеш. Элеккерәк елларда укытучылар үзләренең эшчәнлеген уртача укучыны истә тотып оештыралар иде. Бу уртача укыту һәм тәрбия методикасын барлыкка китерде, дияргә яратабыз. Әмма бер-ике бала белән генә эшләп, югары нәтиҗәгә ирешү шулай ук гафу ителерлек эш түгел.

    Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучы­лар белән индивидуаль эшләү өчен:

    — алар белән һәрвакыт бәй­ләнештә, элемтәдә булырга;

    — хезмәтеңне теләп, яратып башкарырга;

    — уңай энергия ала һәм бирә белергә;

    — тормышка ышаныч белән ка­рарга өйрәнү мөһим.

    Сүземне йомгаклап, чыгышымны бер хикәят белән төгәллисе килә:

    Балык тотарга һәрвакыт ике балыкчы йөргән. Көн саен боларның юлына бер ач кеше чыга икән. Балыкчыларның берсе һәрвакыт балыгының бер өлешен ач кешегә биргән. Икенчесе исә – юк. Бу хәл бер көн кабатланган, икенче көн. Өченче көнне бер балык та бирмәүче балыкчы бу ач кешегә кармак алып килеп биргән. Ач кеше үз тамагын үзе туйдыра башлаган.

    Балаларның сәләтләрен ачу өчен кулланган чаралар, яңа укыту технологияләре, ысуллар әнә шул икенче балыкчыга охшаган, укучыга материалны әзер килеш түгел, ә эзләнү аша бирергә кирәк- шул чакта гына балаларның сәләтләрен барлауга юл ачыла.

    «Начар мөгаллим хакыйкатьне бирә, ә яхшысы аны табарга өйрәтә», - дигән Дистервег. Безгә әзер белемне генә бирергә түгел, ә аны эзләп табарга өйрәтергә кирәк. Шул чакта гына укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирешер.


      Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2012.
    Городской методический центр Управления образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152