Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Свидетельство о регистрации СМИ


Билингвальный детский сад

Тормыш мизгелләре...(эш һәм тормыш тәҗрибәсеннән чыгып)

Хисмәтуллина Рәшидә Мөхәмәтдин кыз,
Казан шәһәре Совет районы 162 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Гаиләдә бала туды. Әти-әнинең шатлыгы эченә сыймый. Җир йөзендә алардан да бәхетле кеше юк. Ә менә шушы бәхет савытын түкми-чәчми, югалтмый гомернең сикәлтәле юллары буйлап картлык көнгә кадәр ничек алып барып җиткерергә? Без бит олыгайгач балаларга таянабыз, алардан ярдәм көтәбез. Мин үзем инде өлкән кеше. Балаларым, оныкларым бар. Тормышта, эш барышында вак кына булып тоелган күп күренешләр, вакыйгаларны күзәтергә туры килә. Ләкин бит тормыш безгә вак мәсьәлә булып тоелган мизгелләрдән тора...

Мин яшь вакытта балаларны әдәпле, тәрбияле, кешелекле чын кеше итеп тәрбияләү турында бер күренекле педагогка сорау бирдем. Ә ул миңа, беләсезме, ничек җавап бирде?

- Өйдә табын әзерләгәндә баланы утыртып куеп, аның янында йөгереп йөрмәгез. Сез өстәл артына утырыгыз, ә ул сезгә алып килеп бирсен, һич югы, сезгә булышсын, - диде. Мин бу сүзләрне гомер буе исемдә тоттым. Бүгенге көндә дә өйгә кайтып керсәм, улым мине чәй куеп, өстәл әзерләп каршы ала.

Тәрбия эшендә әти-әни үрнәге бик мөһим. Мин балалардан еш кына ял көннәрен ничек үткәрүләре турында сорашам. Аларның күбесе әниләрнең йорт эшләрен башкаруы, ә әтиләренең компьютер (санак) артында утыруы турында сөйли. Бала тәрбияле, чын кеше булып үссен өчен әтиләрнең роле зур. Әгәр дә әти кеше кулыннан килгәнчә йорт эшләренә булышса (кибеткә бару, паласлар кагу) һәм балалар белән шөгыльләнсә, ул гаиләдә ихтирамга лаеклы кеше булыр иде. Барлык гаилә әгъзалары да бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә терәк булып яшәсәләр, алар яшь буынга үрнәк булыр иде. Ә инде йорт эшләреннән соң, бергәләшеп берәр җиргә ял итәргә барып кайтырга була. Бала күңеле саф, чиста. Әти кеше нинди, ир бала күбесенчә аңа карап, аның кебек булып үсә.

Балаларда хезмәт сөючәнлек, тырышлык, ихтыяр көче тәрбияләү бик мөһим. Җәй көннәрендә өй янындагы бакчада яки дачада ял итү күңелле. Беренчедән, балаларда эш сөючәнлек тәрбияләнсә, икенчедән, экологик яктан чиста ризыклар әзерләнә. Ә үз хезмәтеңнең җимешләрен ашау тагы да күңелле! Гаиләдә, гомумән, һәр баланың үз вазифасы булырга тиеш. Балада җаваплылык хисе тәрбиялим дисәң, аны үз эшен даими, җиренә җиткереп башкарырга өйрәтергә кирәк. Мин үз балаларымны өйдәге эшләрен эшләткәч кенә урамга футбол уйнарга чыгара идем. Спорт уеннары баланы физик һәм рухи яктан нык итеп тәрбияли. Шуңа күрә баланы спорт түгәрәкләренә йөртергә кирәк. Минем малайлар футбол һәм хоккей уенын бик яратып уйнадылар. Хәзерге көндә дә, вакытлары булса, футбол уйнарга йөгерәләр.

- Аннан да рәхәт нәрсә юк! – ди миңа малаемның берсе.

«Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне», – ди татар халык мәкале. Гаиләдә әби-бабайларга, өлкәннәргә мөнәсәбәт зур әһәмияткә ия. Төркемдәге балаларның кайберләре әби-бабайләр белән яши, аларны бик яраталар,хөрмәт итәләр. Моны күреп күңел сөенә. Яшь әти-әниләр үзләренең әти-әниләренә карата никадәр ягымлы, яхшы күңелле булсалар, аларның балалары да шундый булачак. Бервакыт 4 яшьлек оныгым, киленем белән метрога кердек. Вагонда ике яшь кеше торып урын бирде. Мин утырганчы оныгым йөгереп барып, әнисе янына утырды. Киленем аны торгызды да, мине утыртты. Оныгым еларга җитеште. Киленем:

- Ә син басып бар, син бит ир-егет! – дигәч, оныгым елмаеп җибәрде.

Тирә-яктагылар да елмайдылар. Хәзер оныгыма 9 яшь. Ул миңа авыр күтәртмәскә тырыша. Автобустан төшкәндә кулын сузып тора. Минем укырга яратканны белеп, миңа әнисенең журналларын китереп бирә. Миңа һәрвакыт булыша. Боларга мин бик сөенәм.

Бәйрәмнәрдә баланың үз куллары белән ясаган бүләкләрен хупларга, мактарга кирәк. Аларны ташламаска, ә иң күренә торган җиргә куярга кирәк. Мин балаларның ясаган бүләкләрен хәзергә кадәр истәлек итеп саклыйм, оныкларыма күрсәтәм.

Миңа, тәрбияче буларак, «көйсез бала» проблемасы белән дә еш очрашырга туры килә. «Көйсез бала»ның күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Төркемдәге бер кыз өйдә озак торып килгәч, көйсезләнә башлады. Сүзне тыңламый, үз сүзен генә әйтеп тора, йокламый иде. Әнисе белән яхшылап сөйләшкәч, бала яхшы якка үзгәрде. Бала белән яхшылап сөйләшү, аңлату, ышандыру бик кирәк. Ләкин таләпчәнлекне беркайчан да югалтырга ярамый.

Үзара дус, тату гаиләдә яшәве нинди рәхәт! Әти-әниләрнең бер-берсенә ялганламаулары, ышанулары, дөресен сөйләве, башкаларны хөрмәт итүләре бала тәрбиясендә бик кирәк. Әни бала кечкенә вакытта кайбер нәрсәләрне (компьютерда уйнаганны, кыйммәтле уенчыкның бәясен) әтисенә әйтмәскә куша. Шулай итеп әни кеше баласын ялганларга, икейөзлелеккә өйрәтә. Күпме гаиләдә үскәч, шул бала юньләпэшләми, эчеп холыксызлана, әти-әнисен хөрмәт итми. Мондый нәтиҗәләр булмасын өчен, баланы һич тә күз уңаеннан ычкындырырга ярамый. Башкалар белән дус, тату уйнарга, яхшы күңелле булырга өндәргә кирәк. Бүтәннәрнең тормышта авыр минутларында аларга карата битараф булмаска, ярдәм кулы сузарга өйрәтергә кирәк.

Безнең бакчага төрле милләт кешеләре йөри. Нинди милләт кешесе булса да, аны хөрмәт итәргә, аның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәниятен өйрәнергә, белергә тырышырга кирәк. Әти-әниләр үзара сабыр, итагатьле, башкаларга карата хөрмәт итү хисе белән карасыннар иде. Шул вакытта безнең балаларыбыз да чын кеше булып үсәрләр.



  • Сертификат:








  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687