Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Свидетельство о регистрации СМИ


Палитра мастерства

Балаларга юл йөрү иминлеге кагыйдәләрен уен ярдәмендә өйрәтү

Хаммадиева Рушания Хөсәен кызы, Минһаҗева Фаягөл Хәмит кызы, Казан шәһәре Совет районы
«Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 272нче балалар бакчасы»
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясе тәрбиячеләре

Соңгы елларда республикабызда автотрпанспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән - көн арта. Шуның нәтиҗәсендә юлларда йөрү куркынычырак проблемага әйләнә бара. Алынган мәгълүматлар буенча юл йөрү һәлакәте көннән - көн арта бара. Кызганычка каршы, бу куркыныч хәлләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә килеп чыга.Балаларга катлаулы заманада, киләчәктә яшәү өчен кирәк булачак беренче тормыш сабакларын бирү, аларны иң гади һәм иң кирәкле тормыш иминлеге кагыйдәләре белән таныштыру – безнең иң изге бурычыбыз.Балаларныңюл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре төзәтеп булмаслык аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә без ата - аналар, тәрбиячеләр тарафыннан аңлату, өйрәтү эшләре тиешенчә алып барылырга кирәклеген аңлап, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне алдыбызга максат итеп куйдык.

Белем бирү эшчәнлеге барышында без төрледән - төрле яңалыклар кертергә тырышабыз. Еш кына традицион булмаган алымнарга да мөрәҗәгать итәбез. Балаларга тагын да кызыграк булсын өчен, үзебез иҗат иткән, тематикага кагылышлы шигырьләребезне, әкиятләребезне укыйбыз, төрле рольләргә кереп уеннар аркылы да өйрәтәбез.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен – уен төп чара булып тора. Балаларны юл йөрү иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү уенга корылган һәм нинди дә булса яңалыкны үз эченә алган булырга тиеш. Никадәр күбрәк күрсәтмә әсбаплар кулланылса, балалар өчен шулкадәр отышлырак була.

Бала уен аркылы тирә - юнь белән таныша, урамда, ишек алдында үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерә. Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы барлык әйберләрне күрә белергә өйрәнә.Уйнаганда ул, юл йөрү иминлеге кагыйдәләрен өйрәнеп кенә калмый, алган белемнәрен ныгыта һәм кирәк вакытта куллана да белә.Уен технологияләрен күбрәк кулланганда балалар юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен теләп өйрәнәләр,белемнәре дәныгракбула.

Балаларга юлларда йөрү иминлеге кагыйдәләрен өйрәткәндә төрледән – төрле уеннар кулланырга була: «Физик һәм спорт күнекмәләре элементлары кулланып», «Төрле ситуацияле, рольле уеннар», «Театральләштерелгән уеннар», «Дидактик уеннар», «Модель - макетлар», «Компьютер уеннары», «Интеллектуаль танып – белү уеннары».Бу уеннарның асылы шунда, чөнки бу уеннарның күбесен без балалар белән бергәләп үз кулларыбыз белән ясадык. Бу уеннар төрле вариантта һәм төрле материаллардан ясалган.Нәниләрне активлаштыру, уеннарны тормышчан мохиткә якынайту өчен, төркем бүлмәсендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү почмагы оештырдык. Бу почмакта тематик уеннар үткәрер өчен атрибутлар тупланган. Автотрпнспортның модель - макетларында балалар «кибет»кә, «кунак»ка баралар, «өй»гә кайталар. Уйнаганда, кайсы гына юнәлештә юлга чыксаң да юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Балалар, уенда катнашучы роленә кереп, бер – берсе белән аралашырга тиеш булалар. Без, тәрбиячеләр буларак, уеннарга җитәкчелек итәбез.Балалар түбәндәге сюжетлы - рольле уеннырны яратып уйныйлар: «Без - пассажирлар», «Машина йөртүчеләр». Хәрәкәтле уеннарны уйнаганда балалар бик актив катнашалар. Бигрәк тә «Төсле автомобильләр», «Атлар», «Трамвай», «Машина килә» уеннарын яратып уйныйлар.Уен технологияләрен кулланып балалар транспортның юлда йөрүче, һавада очучы, суда йөзүче төрләрен аералар, юл билгеләрен өйрәнәләр, юлны тиешле урыннан гына чыгарга кирәклеген аңлыйлар.Балалар юл аркылы чыкканда өлкәннәрнең кулларына тотынып чыгарга кирәклеген, транспорт чараларының якынлашуын күрә, ишетә беләләр.Балаларның интеллектуаль, танып белү уеннары нигезендә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре ныгытыла.

Уеннарны сайлап алу бер сюжетка, тематикага берләштерелә (сәяхәт уеннары, зирәклеккә викториналар). «Куркынычсыз йөзү», «Юлларда иң акыллы бала», «Мин юл билгеләрен беләм».Тик шулай да балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү алар балалар бакчасында булганда гына түгел, ә тәүлекнең башка вакытында да алып барылырга тиеш. Шуңа күрә дә балалар бакчасының әти - әниләре белән уртак эш алып барырга тырышабыз. Әти - әниләр игътибарына еш кына консультацияләр, анкеталар тәкъдим итәбез.Без уен технологияләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү иминлиге кагыйдәләрен кызыктыргыч һәм мавыктыргыч итеп җиткерергә тырышабыз. Киләчәктә дә балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итергә уйлыйбыз. Чөнки юл йөрү кагыйдәләре кече яшьтән үк өйрәтелергә, күңелгә сеңдерелергә тиеш дип саныйбыз,юкса соң булуы бар.


Бу мәгълүматларны өйрәнгәндә кулланылган әдәбият:

1) В.Ф. Яковлев «Комментарии к правилам дорожного движения Российской Федерации» (В.Ф.Яковлев Издательский дом Третий Рим, 2008г.). 2)«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы». Методик күрсәтмәләр. Г.Н.Галеева, С.М.Гаффарова. һ.б., 2010ел

3)Т.Ф.Саулина, «Знакомим дошкольников с правилами дорожного движения 7лет», 2015г

4) «Зеленый огонек», 2014г. Р.Ш. Ахмадиев.

5) Р. Данкова, «Про колеса, крылья, паруса». Стихи, загадки. М. Издательство Оникс, 2012г.

6) «Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах»(региональный стандарт) под ред.Р.Н. Минниханова,И.А Халиуллина.



  • Сертификаты:








  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687