Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Свидетельство о регистрации СМИ


Палитра мастерства

Әкиятләр аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү

Нигмәтҗанова Гөлназ Сарым кызы Казан шәһәре Совет районы
«38 нче компенсацияләнгән балалар бакчасы»ның татар теле тәрбиячесе

«Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү» программасы белән барлык татар теле тәрбиячеләре дә таныштыр. Татар телен өйрәтү процессының бер формасы, яки эш төре буларак, сәхнәләштерүне карап узыйк. Рус балаларын татар әсәрен сәхнәләштерү эшенә тарту җиңел түгел, әммә башкарыла торган эш.

Әлеге проект программабызның берничә принцибына туры килә. Беренчедән,коммуникативлык принцибы. Телне аралашу чарасы итеп өйрәтәбез.Икенчедән,тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашырылу принцибы.Бала үзе өчен кызык тапса, аның фикерләү сәләте көчәя, хәтере ныгый.Өченчедән, интеграция принцибы. Проектларда төрле чаралар бар: аудиоязмалар куллану, диалоглар ясау. Монда тел, сәхнә һәм музыкаль тәрбия берләшкән.

Әлеге эшемнең максаты - сәхнәләштерү ашабалаларны әхлакый яктан тәрбияләү: олыларга карата сүз тыңлаучан, рәхмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтү.Әлеге спектакльләр баланың шәхес буларак формалашуда, матур сыйфатларын камилләштерүдә зур урын ала.

Үтәлергә тиешле бурычлар:

1. Балаларның сөйләм телен активлаштыру.

2. Татар авазларын әйтүне күнектерү.

3. Рус телендә сөйләшүче балаларда татар телендә дә үзлектән аралашу теләге булдыру.

4. Балаларны сәхнәдә чыгыш ясау, билгеле бер роль уйнау серләре белән таныштыру.

5. Балаларның «Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?» сорауларына җавап бирү.

Бу теманың актуальлеге шуннан гыйбарәт: хәзерге заман балалары, күбесенчә, китапның нәрсә икәнен белмиләр. Китапны компьютер алмаштыра. Шуңа күрә, кызыклы әкиятләрне сәхнәләштерү балаларны татар әдәбиятына якынайта; төрле рольләргә кереп, бала татар мәдәнияте белән кызыксына башлый.

Проектлар УМК нигезендә язылган.Беренчедән, әдәби материаллар - «Балачак аланы» хрестоматиясе (төзүчесе К.В.Закирова), «Раз-словечко, два-словечко. Занимательное обучение грамматики тат.яз.»(Р.К.Шаехова), икенчедән, музыкаль материаллар «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» МР3 җыентыгы.

Сюжет барышы. А.Алишның «Куян кызы» әкиятен күз алдына китерәсездер. Монда әнисенең сүзен тыңламыйча, Куян кызы бәлагә эләгә. Салкын чакта итек кимәгәнгәкүрә, аның тәпиләре шешә.Бары тик доктор Айболит кына коткара. Куян кызы, ялгышын аңлап, әнисеннән гафу үтенә.

«Цыпленок Чеби» әкиятендә сүз барышы бераз үзгәртелгән. Яңа геройлар һәм диалоглар өстәлгән. Бу әсәрнең төп герое –үзсүзле Чеби. Ул, туарга өлгермичә, әнисе – Тавыкның, болындагы Чәчәкнең, кырдагы Тычканның, ике Суалчанның һәм Бакаларның булмаган гаепләрен табып, кирәкмәгән киңәшләр бирә,үз фикерен тага. Беркемне дә тыңламый, шул сәбәпле, бәлагә дә юлыга – сазга төшеп китә. Коткаручыларыннан, саздан тартып алучы Бакалардан шелтә ала.Ләкин гаебен таныгач, баласын әнисе барыбер кичерә.

Проектларның аермасы. Беренчедән, «Куян кызы» тулысынча татар телендә алып барыла. Бу әкият «Балачак аланы» хрестоматиясеннән алынды. Ярдәмгә «Куян кызы» исемле мультфильм да килде. Балалар шуңа кызыгып, татарча сүзләрне өйрәнергә керештеләр. Бик авырга туры килмәсен өчен, сәхнә артында автор сүзе яңгырап торды.

«Цыпленок Чеби» нең сюжеты рус телендә, бары тик аерым сүзләр генә татарча яңгырады. Чөнки бу әсәр Р.К.Шаехованың «авазлар ассоцияциясе» алымы буенча язылган. Шаехова аңлатканча, «ассоциация» ул «бәйләнеш». Яңа сүзне өйрәнү ясалма бәйләнештән гыйбарәт: башта бу татар сүзенә әйтелеше буенча охшаш рус сүзе табыла, аннан бу сүзгә һәм аның тәрҗемәсенә туры килгән әдәби текст уйланып чыгарыла. Бу текст үзенең кызыклы булуы белән истә кала.Һәм өйрәнелә торган яңа сүз дә хәтердә ныграк саклана. Бу алым рус балаларына татар телен өйрәтүдә бик уңайлы ысул дип санарга була.

Проектларның охшашлыгы. Сәхнәләштерүләр УМК таләпләренә туры китерелеп ясалган дияргә була. Материаллар УМК чыганакларыннан алынган. Әдәби материаллар, аудио-видео язмалар. Алар рус балаларының татар телен өйрәнүендә тагын бер этәргеч булып тора.

Музыкаль мизгелләр турында әйтеп китәргә кирәк. Биюләр өчен «Дуслар җыры»(Р.Корбан сүз.,Ф.Әбүбәкеров көе), «Куян балалары»(Р.Корбан сүз.,И.Сафин көе), «Чебиләр зарядкасы»(М.Файзуллина сүз., Л.Хәйретдинова көе) композицияләре ярдәм итте. «Рәхмәт, Әнием!» җырын (А.Минһаҗев сүз.,Ә.Һадиева көе) бергәләп җырладык.

Әсәрләрбала белән ананың мөнәсәбәтләрен чагылдыра.Сүз тыңламый торган балаларның кайчан да булса начар хәлдә каласы ачык күренә. Ләкин һәр әкиятнең дә ахыры әйбәт. Бала үзенең хатасын таный,әнисе аны кичерә.

Шушы әкияттәге «начардан яхшыга әйләнү» моделе балаларның үз тормышларына да күчәчәгенә ышаныч зур.

Нәтиҗә. Куелган максатыбызга ирештек дип әйтергә була. Чөнки, беренчедән, бу әсәрләрдә чагылган, сабый чактан башлана торган холыкның формалашуы, үзгәреше балаларга йогынты ясый. Кайсы – яхшы, кайсы – начар икәне аңлатыла. Икенчедән, барыгыз да белгәнчә, балалар белән әсәр сәхнәләштерү җиңел түгел. Монда тәрбиячедән дә, баладан да бик күп түземлек кирәк. Шулай итеп, эш барышында аңлашучанлыкка өйрәнәсең, бала белән дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Бу ахыргы нәтиҗәбезгә уңай йогынты ясый.

Ни өчен мин проектларны башкардым? Хәзерге заман балалары компьютерга «ябышкан». Алар без урамда уйнап үскән уеннарны белмиләр. Китапханәгә йөрмиләр. Ә менә уку теләге, әдәби әсәрләр белән кызыксыну мәктәпкә кергәнче формалаша. Минем максат - балаларны иптәшләре алдында ачылырга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, компьютердан башка тирә-якны күрергә һәм аңа соклана белергә өйрәтү. Минем уйлавымча, һәр тәрбияченең, укытучының төп бурычы – сәламәт, акыллы һәм иҗади юнәлешле яшь буын тәрбияләү.



  • Сертификат:








  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687