Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Свидетельство о регистрации СМИ


Современные технологии обучения

Заманча балага – заманча тәрбия

Борисова Светлана Алексеевна, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең
мәгълүмати-методик бүлек методисты

Тормыш бер урында гына тормый, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр белем бирү системасын читләтеп калмады.

Дәүләт бөтен таләпләрне бергә туплап мәктәпкәчә яшьтәге федераль дәүләт белем бирү стандарларын (ФДББС ДО) булдырды.

2014 елның гыйнвар аенда стандартлар мәктәпкәчә белем оешмаларына кертелде. Бу үз чиратында белем һәм тәрбия бирү процессын яңа форматта оештыруны таләп итә. Стандартлар мәктәпкәчә тәрбия оешмалары алдында зур бурычлар куя, яңа эшчәнлеккә мөмкинлекләр ача. Һәр балага тәрбия һәм белем алырга тигез хокук бирә.

Бакчада стандартлар белән эшләү өчен эш программалары булдыру, шартлар тудыру, эшчәнлекнең нәтиҗәсен билгеләү, ата-аналар белән хезмәттәшлек итү кебек бурычлар куела.

ФДББС бала үсешен төрле юнәлештә күзаллый:

коммуникатив (иптәшләре, өлкәннәр белән аралашу, хезмәттәшлек итү, гаиләсенә, өлкәннәргә ихтирамлы караш тәрбияләү, рухи-әхлакый кыйммәтләрне үзләштерү, һәртөрле хезмәткә һәм иҗатка уңай караш булдыру;

сәнгати– эстетик (рәсем сәнгате, музыканы аңлау, әйләнә-тирә дөньяга эстетик караш тәрбияләү, фольклорны аңлау, матур әдәбиятне кабул итү);

танып белү (танып белү, кызыксыну өлкәсен көчәйтү, иҗади активлыгын үстерү, әйләнә-тирәдәге объектларны күзәтү, бәйрәмнәр, милли традицияләр, туган төбәк турында беренче күзаллауларны формалаштыру);

физик яктан үсеш (хәрәкәтләнү, йөрү, сикерү, йөгерү, тигезлекне саклау күнекмәләренә ия булу, сәламәт яшәү кагыйдәләрен үзләштерү);

сөйләм (авазларны дөрес әйтү һәм ишетү, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләре булдыру, сүзлек запасын баету, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү).

Төп эшчәнлек – тәрбия һәм белем бирү уен формасында үтәргә тиеш. Уенны оештыруда балалар парлап, төркемләп эшләү күздә тотыла.

Үсеп килүче яшь буынны илебезнең киләчәге өчен лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү тәрбиячедән зур җаваплылык сорый.

«Заманча балага – заманча (педагог) тәрбияче» дигән девиз белән эшләүне күз алдында тотсак, тәрбияче нинди булырга тиеш?

Бу сорауга җавап биргәндә бала, ата-ана, дәүләт кызыксынуын истә тотабыз.

Замана тәрбиячесе авырлыклар алдында югалып калмасын өчен нишләргә тиеш?

- үз өстеңдә эшләү;

- белемне системага салу;

- тәрбия бирүдә үз алымнарыңны булдыру;

- даими рәвештә үз белемеңне күтәрү;

- мәгълүматлар чыганагыннан үзеңә кирәклесен табу;

- информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану;

- төрле проектларда катнашу;

- үз эшчәнлегеңне югары профессиональ дәрәҗәдә башкару;

- сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдә төрле формалар һәм методлар куллану;

- балаларның яшь үзенчәлекләренә карап планлаштыра, анализ ясый белү.

Гомумән әйтсәк, тәрбияче заманча, мобиль, яңа карашлы, эзләнүчән, коммуникатив, профессиональ булырга тиеш.

Мәктәпкәчә яшьтәге белем гомуми башлангыч белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Баланы мәктәпкә әзерләү, балада укырга теләк уяту – бу бакчаның максаты.

Стандартларны тормышка ашыруда педагогларга, методик ярдәм йөзеннән, Сингапур белем бирү системасында кулланыла торган Релли Робин техникасын аралашу өчен кулланырга мөмкин. Релли (пычкы) – бер-бер артлы дигән мәгънәдә (беренче бала, икенче бала, беренче бала, икенче бала...). Робин – һәрвакыт сөйләшә торган кош. Ике бала парлап басып яки утырып эшли. Тәрбияче биргән сорауга бер-бер артлы кыска җавап әйтергә тиеш булалар. (Мәсәлән: Сез нинди хайваннар беләсез?) Кем беренче әйтә башлый, шуны билгелиләр. Ахырдан бер-берсенә әдәплелек сүзләре әйтәләр. («Рәхмәт, син күп беләсең» һ.б.). Бу техника аралашу өчен балаларның сөйләмен, кызыксынучанлыгын, сәләт мөмкинлекләрен арттыра.

Фолоу зе лидер күнегүе (барыбыз да лидер була).

Хәзер бер уен уйныйбыз. Барыбыз да басабыз. Бер командада 4 бала. Музыка яңгырый. Беренче урында баскан бала алга таба бию хәрәкәте белән күнегү ясый, ә калган балалар шушы хәрәкәтне кабатлыйлар. Музыка туктагач, беренче урында баскан бала артка баса, ә икенче урында баскан бала лидер була. Музыка уйный. Бу бала да яңа хәрәкәтләр ясый. Башкалар шул күнегүне кабатлыйлар. Уен дәвам итә. Шулай итеп, уен барышында һәр бала лидер була. Бу күнегү балада лидерлык, мөстәкыйльлек сыйфатларын тәрбияли, физик үсеш өчен дә ярдәм итә.

Инсайд-аутсайд сёкл күнегүе. Балалар тышкы һәм эчке түгәрәк ясап басалар. Тышкы түгәрәк А, эчке түгәрәк Б була. Хәзер иптәшегезгә карап «Сау бул!» дип әйтәсез һәм сулга борыласыз. Сезнең иңбашыгыз иптәшегезнең иңбашына тияргә тиеш. Барыбыз да сул кулны күтәреп чәбәк ясап, алга таба 3 адым ясыйбыз һәм барыбыз да кычкырып саныйбыз: 1,2,3. Туктыйбыз, бу сезнең яңа иптәшегез. Парлап эшлибез. Тәрбияче сорау бирә: «Сез нинди ел фасыллары беләсез?» Уйлагыз. А түгәрәге башлый, ә Б түгәрәге дәвам итә (тәрбияче бер баладан җавапны сорый). Иптәшегезгә әдәплелек сүзләр әйтеп сулга борыласыз («Рәхмәт», «Син будырасың», «Сау бул» ). Алга таба чәбәк ясап 5 адым бергәләп саныйбыз: 1,2,4,5. Бу - сезнең яңа иптәшегез. Тәрбияче сорау бирә: «Сезнең өйдә кемнәр бар?» Б түгәрәге башлый, ә А түгәрәге дәвам итә (тәрбияче берничә баланың җавабын тыңлый). Бер-беренә матур сүзләр әйтеп сулга борылалар («Рәхмәт». «Бик кызык булды» һ.б.). Күнегү шулай дәвам итә. Сораулар төрле булырга тиеш (бу тәрбияченең креативлыгыннан тора). Материалны кабатлау өчен бу уңайлы күнегү, чөнки балаларның аралашуын, сөйләм күнекмәләрен баета.

Хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә уңай нәтиҗәгә ирешеп була.


Кулланылган әдәбият:

1. Методические рекомендации «Проектирование основной образовательной программы дошкольного образования», 2015 г.

2. Журнал «Мәгариф», №12, 2014 ел

3. Методические материалы « Преобразование обучения для XXI века« Сингапурской компании «Educare International Consultancy » Совершенствование качества преподавания в республике Татарстан »

4. Русча-татарча аңлатмалы сүзлекчә, 2014 ел



  • Сертификат:








  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687