Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Практика обучения

Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту

Зиннәтуллин Рәиф Кәримулла улы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты,
Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы

«Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы закон Татарстан Республикасында дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнүне максат итеп куя.

Бу максатны тормышка ашыруның, сәяси, социаль, мәдәни яктан караганда, дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә әһәмияте гаять зур. Шуңа күрә ул мәктәп эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш.

Башка милләт балаларына татар телен өйрәтү тәҗрибәсе булмау сәбәпле (ХХ гасырның 20 нче елларындагы кайбер эшчәнлекне исәпкә алмаганда), планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп булмады. Мәктәпне тәмамлап чыкканда балаларның тел белү дәрәҗәсе түбән, көндәлек тормышта үзара аралаша алу күнекмәләре формалашмады. Шунлыктан, кайбер ата-аналар татар телен укытуга тәнкыйть белән карый башладылар.

Башка милләт балаларына тел өйрәтүнең нигездә ике юлы бар:

а) телне грамматика кагыйдәләренә таянып өйрәтү. Башта кагыйдәләр өйрәнелә. Алар аша уку, язу, сөйләү, тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштырыла. Бу юл, 20 елдан артык тәҗрибә булуга карамастан, кайбер укытучыларның аерым уңышларын исәпкә алмаганда, көтелгән нәтиҗәне бирмәде;

б) телне аралашу аша өйрәнү. Галимнәр фикеренчә, бу юл белән телне үзләштерү яхшы нәтиҗәлелеккә китерә. Тел өлкәсендә эшләүче чит ил һәм безнең ил галимнәре коммуникатив технология нигезендә укытуга өстенлек бирәләр. Мәсәлән, А.А. Леонтьев, В.Г. Костомаров, О.Д. Митрофанова, Э.П. Шубина, И.Л.Бим, Г.А.Китайгородская, Г.Лозанов, Е.И.Пассов, Р.З.Хәйдәрова һ.б.

Коммуникатив технология принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Сөйләм юнәлеше. Телне аралашу аша өйрәнү. Дәреснең практика белән бәйләп алып бару. Күнегүләр реаль аралашуга корылырга тиеш. Дәрестә тел турында сәйләшергә түгел, ә шул телдә укырга, тыңларга, язарга, аралашырга кирәк. Материал укучыларның аралашу сферасын исәпкә алып сайланырга тиеш. Ул никадәр реаль тормышта кулланырга яраклырык булган саен, укытуның нәтиҗәсе дә югарырак була.

2. Функциональлелек. Сөйләм эшчәнлеге лексик, грамматик, фонетик күнекмәләрне үз эченә ала. Сөйләшү барышында алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән чыгып билгеләнә. Грамматиканы сөйләм берәмлеге буларак өйрәнү күздә тотыла. Грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар итәргә кирәк.

3. Аралашу ситуацияләре. Телләрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, югарыда әйтелгәнчә, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә укытканда башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштырырга кирәк. Шушы шартларда гына балада тел өйрәнүгә теләк туа. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә.

4. Яңалык. Ул дәреснең төрле компонентларында чагылыш таба: сөйләм ситуацияләре, файдаланылган материаллар, дәресне оештырудагы яңалыклар, эш төрләре һәм алымнары һ.б.

5. Шәхси индивидуальләштерү. Балаларның материалны үзләштерүләре төрлечә. Аны дәрес дәвамында 10-12 тапкыр, аннан соң темалар буенча дәресләр дәвамында, шулай ук темалар бәйләнешендә кабатлана баруы тәэмин ителергә тиеш. Сөйләм һәрвакыт индивидуаль, үзенчәлекле. Коммуникатив технологиягә таянып укытканда, үзенчәлекләр исәпкә алына.

6. Коллективта үзара хезмәттәшлек. Коммуникатив технология укытуның парлы, төркемнәрдә, коллектив белән эшләү формаларын күз алдында тота. Сингапур структураларын уңышлы кулланырга мөмкин.

7. Баланың туган телен исәпкә алу. Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара.

Коммуникатив технология нигезендә укытканда, укучыларга психологик рәхәтлек тудыруны да онытмаска кирәк. Дәрестәге киеренкелек укучының укытучы белән аралашу теләген юкка чыгарырга мөмкин. Бу исә сөйләм материалын кулланышка кертергә комачаулаячак. Укучы арымасын өчен акыл эшчәнлегенең төрле хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, биремнәрнең төрле булуы мөһим. Дәрестә психологик рәхәтлек булганда, укучы арымый, үзен иркен тота, дәрестә кызыксынып, бирелеп эшли.

Укучыны тел мохитына «чумдыру» («погружение в языковую среду») да татар телен нәтиҗәле өйрәнүгә зур этәргеч ясый. Мондый очракта, бала телне белүче башка кешеләр белән аралашырга мәҗбүр. Юкка кына чит телләрне тиз арада өйрәнү өчен кешеләрне чит илләргә җибәрмиләр бит. Әгәр мәктәпләрдә татар милләтеннән булган укытучылар һәм укучылар башка милләт балалары белән бераз булса да татар телендә сәйләшсәләр, укучылар да телне тизрәк үзләштерерләр иде.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 нче елның 6 нчы маенда чыккан «Казан гомуми белем оешмаларында татарча белем бирү һәм татар телен укытуның торышы» дигән боерыкның ( № 2527/14) үтәлешен өйрәнгәндә, укучылар белән үткәрелгән әңгәмәләр, чыннан да, татар телендә аралашуның фәкать татар теле дәресләрендә генә булуын күрсәтте. Укучылар мәктәптә татар телен куллану даирәсенең бик тар булуын искәрттеләр.

Бу яктан караганда, мәктәпкәчә белем оешмалары нәтиҗәлерәк эшлиләр. Аларда ике дәүләт телен дә куллану арта бара. Татар теле дәресләреннән тыш башка шөгыльләрдә дә татар телендә аралашырга тырышалар, балаларның сүзлек запасын баету өстендә эшлиләр. Башка милләттән булган тәрбиячеләр дә үз эшләрендә (билгеле бер күләмдә) татар телен кулланалар. Балалар өчен татар теле экзотик тел булып калмый. Бу юнәләштә бигрәк тә Вахитов районының 63 нче балалар бакчасы, Мәскәү районының 282 нче балалар бакчасы, Совет районының 103 нче балалар бакчасы, Идел буе районының 362 нче балалар бакчасы коллективларының эше мактауга лаек. Әлеге оешмаларда татар телен әйрәнгәндә балаларның уку-уен эшчәнлеген активлаштыра торган төрле кызыксындыру чараларын кулланалар.

Педагогика фәннәре кандидаты, татар теленнән уку-укыту методик комплектлар авторы Р.З. Хәйдәрова үзенең фәнни хезмәтләрендә коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессының цикллылыкка корылганлыгын искәртә. Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр.

Аның хезмәтләрендә күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. Текст алды этабында укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы ягыннан бу дәресләр лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текст аша кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Текстан соң булган этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә.

Федераль дәүләт белем стандартларына таянып, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын (әдәби уку) укыту программалары төзелде (авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова). Бу программалар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына урнаштырылган:

mon.tatarstan.ru/,нормативные документы,внутренние документы/ приказы/;

mon.tatarstan.ru/, национальное образование/, программы по татарскому языку и литературе/.

Әлеге программалар укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыруны күздә тота, коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Алар УМК составындагы авторлык программасы һәм укытучының эш программаларын төзү өчен нигез булып тора.

Шулай итеп, рус телле балаларны татар теленә коммуникатив технология нигезендә ѳйрәтүнеӊ практик әһәмияте шунда: яӊа тѳшенчәләр формалаштыру, яӊа материалны кабул итү ятлап түгел, ә кызыксыну нигезендә бара. Бу технология нигезендә корылган укыту системасы барлык укучыларны да аралашуга этәрә, тел мохиты тудырырга ярдәм итә. Бу система укучыларныӊ сѳйләм күнекмәләрен, белемнәрен, сүзлек запасын арттыру ѳчен шартлар тудыра. Ә иӊ мѳһиме, укучыларда татар телен ѳйрәнүгә уӊай мотивация туа.


Кулланылган әдәбият исемлеге:


Пассов Е.И. Коммуникативный метод обучения иноязычному говорению. - М.: Просвещение, 1991.

Сафиуллина Ф.С, Фатхуллова К.С. Татар теленә өйрәтү.-Казан, Хәтер,1999.

Сафонова В.В. Коммуникативная компетенция: современные подходы к многоуровневому описанию в методических целях. – М.: НИЦ «Еврошкола», 2004.

Селевко В. Г. Современные образовательные технологии: Учебное пособие.- М.: Народное образование, 2010.

Хайдарова Р.З. Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан.- Набережные Челны, Магариф, 2006.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152