Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Практика обучения

Орфографиягә өйрәтүнең метод һәм алымнары

Гыйниятуллина Раилә Хәбибулла кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы
43 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Телнең график формасы буларак, язу аралашу өчен гаять әһәмиятле роль уйный. Ул күпләр белән, бик ерактагылар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә билгеле бер тәртипкә салынган, әдәби телдә кабул ителгән язу кирәк. Орфография язу телнең әнә шул тәртипкә салынган кагыйдәләрен, дөрес язу юлларын үз эченә ала.

Орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, укучы үз фикерләрен һәр кеше җиңел һәм тиз аңларлык һәм грамоталы итеп бирә алырлык дәрәҗәгә ирешергә тиеш. Укытучы укучыларга орфографик кагыйдәләрне тулысына үзләштерү эшләре белән, үз фикерләрен мөстәкыйль бирә, тыңлаганнарын һәм укыганнарын бөтен яктан грамоталы итеп формалаштыра белү күнекмәләре булдыру белән бергә бәйләп алып барырга тиеш.

Бу эшне уңышлы башкару өчен, төрле метод һәм алымнар кулланып эш итәргә һәм максатка ярашлы итеп, аларны сайлап ала белергә, шулай ук психологик һәм методик якны күздә тотып эш итәргә кирәк була.

Укучыга эш биргәндә, аны эшләү алымын җентекләп аңлату, аны эшләгәннән соң гына икенче эш бирү, укучының орфограмманы ничек үзләштерүен истә тотып эш итү, язма эшләрнең төрен һәм санын билгели белү һ.б. шундый методик таләпләрне үтәгәндә генә максатка ирешеп була.

Тел дәресләрендә мөмкин кадәр күбрәк язма эшләр үткәрергә кирәк. Укучы дәрестә күп язсын. Ләкин күп яки механик язу артыннан куып, аны төп максаттан читкә җибәрмәскә, бәлки язма күнегүләрне өйрәнә торган орфограммаларны үзләштерергә ярдәм итәрлек итеп оештыру зарур. Билгеле, язма күнегүләрнең күләмен һәм нормасын кирәгеннән арттырырга ярамый. Укучы дәрес буе зур күләмле һәм бер төрле эш белән генә шөгыльләнсә, аның эш белән кызыксынуы килми, ул ялыга, соңга таба хаталар да җибәрә башлый. Шуңа укучыларга тәкъдим ителгән язма күнегүләр аларда эш белән кызыксыну тудырсын, мөстәкыйль активлыкларын һәм танып белү эшчәнлекләрен үстерсен, аларны ялыктырмасын һәм, нәтиҗәдә, өйрәнә торган орфограммаларны яхшы үзләштерергә ярдәм итсен.

Метод һәм алымнарны, орфографик күнегүләрне мөмкин кадәр төрләндерү, аны иҗади эшләр белән бәйләү орфографиягә өйрәткәндә уңай нәтиҗәләр бирә. Нигездә, грамматика дәресләрендә кулланылган түбәндәге метод һәм алымнар белән эш ителә: күчереп язу, грамматик – орфографик анализ, диктантлар язу, грамматик – орфографик уеннар, сүзлекләр белән эш, төрле күнегүләр, мөстәкыйль һәм иҗади эшләр үткәрү (изложение, сочинение, эш кәгазьләре язу) һ.б.

Күчереп язу укучылары дөрес язарга өйрәтүдә уңышлы алымнардан санала. Ләкин аны әзер текстны механик рәвештә күчерүгә кайтарып калдырырга ярамый. Аны билгеле бер орфографик бирем белән катлауландырырга кирәк. Мәсәлән: төшеп калган хәрефләрне яки кушымчаларны өстәп күчереп язу; бирелгән тексттан калынлык һәм аеру, нечкәлек һәм аеру билгеләре булган сүзләрне баганалап күчереп язу һ.б.

5 нче сыйныфта фонетиканы өйрәнгәндә, күчереп язу өчен төрле карточкалар куллану отышлы була. Аларда өйрәнелгән кагыйдәләргә кагылышлы хәрефләр төшерелеп калдырыла.

Мәсәлән. о, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы турында кабатлатканнан соң, шушындый карточкалар таратыла.

Калып әйтелешле сүзләр: б...л...н, к...л...н, б...л...т, к...шч...к, т...мш...к, й...лд...з, ...рл...к, ...рч...к.

Нечкә әйтелешле сүзләр: б...т...н, с...лг..., к...зг..., т...т...н, к...м...ш, б...рт...к, ...л...ш, ...м...т, ...т...р, ...р...к, й...з...к.


[к], [къ] һәм [г], [гъ] авазлары өйрәнелгәннән соң, мондый күнегү эшләнә. Ләкин алдарак үтелгән кагыйдәләр онытылмасын һәм тагын да ныгытылсын өчен, берничә мисалны алардан да алу зарур.

Г...зиз вә...дәсендә торды. Энесе Г...мәргә к...г...з...дән очк...ч ясап бирде. ...чкыч нәк... Г...мәр теләгәнчә килеп чыкты. Шуңа бик к...дерле булды ул аңа. Аны ...стәлгә с...г...т... янына илтеп куйды.


Грамматик–орфографик анализлар укучыларның грамматика һәм орфография буенча алган белемнәрен ныгыту өчен нәтиҗәле алымнарның берсе булып санала. Монда, нигездә, грамматика белән бәйләнешле орфограммаларны ныгыту күздә тотыла.

Сүз ясалышы темасын үткәндә, күнегүдәге ясалма, кушма, парлы һәм тезмә сүзләрнең ясалышын һәм язылышын аңлаталар. Мәсәлән:

Бүген көн кояшлы иде. Без үги ана яфрагы үскән яр буйлап, йөгерә-йөгерә, су коенырга киттек. (Бүген – кушма сүз (бу + көн), кояшлы – ясалма, үги ана яфрагы – тезмә, йөгерә - йөгерә - парлы сүзләр).

Диктантлар орфографиягә өйрәтү методикасында булган башка төр методик алымнар арасында әһәмиятле урын алып тора. Аларның төрле төрләре үткәрелә.

Диктантлар үткәрелү характеры ягыннан ике төркемгә бүленә: әйткәнне үзгәртмичә яза торган (тулы, сүзлек, хәтер), үзгәртеп языла торган (сайланма, иҗади, ирекле).


Иҗади диктант орфография, грамматика, пунктуация, лексика һәм стилистикадан алган белемнәрен ныгыту, укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү максатыннан чыгып үткәрелә.Укучылар бу төр диктантны язганда, мөстәкыйль активлык күрсәтергә, тирәнтен фикер йөртергә мәҗбүр була. Укытучы иҗади диктантны тәкъдим иткәндә, биремнең укучылар тарафыннан үтәлә алырлык булуына игътибар итәргә тиеш.

Иҗади диктант өчен сюжетлы рәсемнәр дә алырга була. Рәсемнең эчтәлегенә туры килә торган сүзләр һәм сүзтезмәләр тактага язылып куела. Шул рәсемнән алган тәэсирләренә таянып, кирәкле грамматик күренешләрне кертеп, мәгънә ягыннан үзара бер-берсенә бәйләнгән җөмләләр төзиләр.

Мәсәлән: 1. «Дәү әнием» дигән темага хикәя фигыльләрне (яшәргә, пешерергә, үстерергә, нурландырырга, куандырырга һ. б.) дөрес кулланып, бирелгән сүзтезмәләр (ак яулыклы, ачык йөзле, тәмле ашлар, матур гөлләр, яхшы киңәшләр һ. б.) кертеп мәгънә ягыннан бер–берсенә бәйләнгән җөмләләр төзергә.

2. Охшаш мәгънәле сүзләрне предметны белдергән сүзләргә бәйләп язарга.

Кызарган ..., ... җиләк. (өлгергән, пешкән)

Эссе, ... көн. (җылы)

Яхшы, ..., ..., бала. (әйбәт, шәп)

3. Укучыларны ялыктырмау өчен, шаянрак итеп бирелгән эшләр дә уңышлы башкарыла. Мәсәлән:

«Айгөл йокларга яткан һәм төшендә менә ниләр күргән: Атлар мөгри– мөгри болынлыкта чабалар. Ә сыерлар мыраулашып печән ашап йөриләр. Этләр исә кешни–кешни сыерларны куалар. Песиләре өрә-өрә тик утырып торалар.» Төштә ниләр буталган соң?

Укучылар тактадан аерымланган кисәкләрен дөрес итеп үзгәртеп, тыныш билгеләрен куеп күчерәләр.


Сайланма диктант өйрәнелгән яки өйрәнә торган орфограммаларга караган сүз яки сүзтезмәләрне, билгеле бер грамматик күренешләрне яки җөмләләрне сайлап язуны күздә тота.

Мәсәлән:

1. Баш кисәкләрне сайлап язарга:

Гөрләвекләр ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз

Илне яшертеп,

Шаулап китә яз. (Н. Гайсин)

Бу төр диктантлар дәреснең бер өлешендә генә ( 10-15 минут эчендә) яздырыла. Укытучы укыр алдыннан максатны һәм биремне аңлата, аннары укучыларга уйларга һәм биремне сайлап язарлык вакыт калдырып, интерваллап әйтә. Билгеле, башта текст бер тапкыр тулысынча укып чыгыла. Эш тәмамлангач, эшнең нәтиҗәсе тикшерелә, ялгышлар төзәтелә.


Искәртмәле диктант өйрәнә торган орфограммаларны хәтердә калдырырга ярдәм итә. Аны белемнәрне ныгыту, үткәнне кабатлау, еш җибәрелә торган хаталарны искәртү максатыннан да яздырырга була. Бу төр диктантлар ялгыш язарга юл куймый, укучылардан актив хәтер эштәнлеге, зур киеренкелек таләп итә.

Бу диктантлар күрү хәтеренә нигезләнеп үткәрелсә, тагын да отышлырак. Монда карточкаларга язып таратылган яки тактага язылган текст тикшерелә. Укучылар кирәкле орфограммаларны үзләре табалар, кагыйдәне искә төшерәләр, соңыннан дөрес итеп күчереп язалар. Мәсәлән: Кушымчаларны һәм кисәкчәләрне дөрес итеп язарга. (Кушымчаларның кушылып, ә кисәкчәләрнең аерым язылуы искә төшерелә.)

Рамиләләрнең өй артын(да) бакча(да) бар. Бакча(да) төрле-төрле агачлар(да), куаклар(да) үсә. Менә бу агач(та) алма(да) пешә. Куак(та) карлыган(да) үсә. Кап-кара(да), кып-кызыл(да) булып пешә алар. Бакча(да) чия(дә) бар. Бу түтәл(дә) гөл генә үсә.

Шигъри һәм проза әсәрләреннән ятлаган өлешләрен грамматика дәресләрендә билгеле максатка туры китереп хәтердән яздырырга була. Элек бер укучы яттан сәнгатьле итеп сөйли, кирәкле орфограммалар, грамматик күренешләр, тыныш билгеләрен исләренә төшерәләр. Авыр язылышлы сүзләрне тактага бер укучы язарга мөмкин. Аннан укучылар хәтердән язалар. Бу төр диктантларны хәтер диктанты дип бирү яхшырак.

Хәтер диктантын бөтенләй таныш булмаган шигъри әсәр белән дә үткәрергә була. Бу очракта тактага шул шигырь язылган плакат эленә. Укытучы 1 тапкыр укып чыга да укучыларга хәтерләрендә калдырырга кушып, вакыт бирә. Вакыт шигырьнең нинди булуына карап бирелә. Вакыт үткәч, плакат алып куела. Укучылар хәтердән язалар. Билгеле, укучылар хәтерләрендә җиңел калдырырлык текст алына. Мәсәлән :

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне

Бишектәге сеңлемне. (Ш. Маннур.)

Кайвакытта шундый шигъри юлларны укытучы укып чыга. Укучылар үзләре сочинение элементлары кертеп, шуны изложение итеп язалар. Мәсәлән:

Март.

Карала ак кар эзләре

Март ае килеп җитсә.

Тәрәзәләрдә боз эри,

Туңса да ул кич – иртә. (М. Мазунов )

Укытучы әгәр укучыларга хәтерләрендә калдырырга вакыт биреп, берничә тапкыр укыса, алар аны ятлап өлгерәләр. Ләкин максат хәтердән үзгәртмичә язу түгел, ә икенче бер башка максат куела. Мәсәлән, иярченле кушма җөмләләр кертеп язарга ( Март ае килеп җитсә, ак кар эзләре карала башлый. Иртә - кич туңса да, тәрәзәләрдә боз эри ) яки язны сурәтләп бирергә (Менә язның беренче ае – март та килеп җитте. Ак кар эзләре карала башладылар. Көндез кояш караган вакытта тәрәзәләрдәге бозлар эриләр. Ләкин иртә - кичен суытканга, кабат туңалар). Соңгысын икенче бер исем белән дә атарга мөмкин. Аны укучыларга «иҗади изложение» дип тә бирергә була.

Бу төр диктантлар (хәтер диктантлары) бик еш үткәрелми. Чөнки укучыларның хәтерләренә ышанып, хаталар да җибәрүләре бар.

Ирекле диктант бирелгән текстны грамматик һәм лексик яктан оригиналга охшатып, төп эчтәлекне саклаган хәлдә, ирекле язуны күздә тота. Укучы кайбер сүзләрне, фразаларны үзенчә бирә ала. Бу төр диктантлар үткәргәндә, текст башта тулысынча укып чыгала. Аннары абзацлап укыла. Һәр укучы шуны хәтерендә калганча яза. Язганда эчтәлекне, орфограмманы, грамматик күренешне дөрес бирүгә игътибар ителә.

Мондый диктантлар орфографик, грамматик тел үстерү күнекмәләре бирергә дә, хәтер эшчәнлеген ныгытырга да ярдәм итәләр. Сочинение, изложение язарга өйрәтүгә дә ярдәме зур.

Сирәк кенә булса да, дистацион диктантларны да яздырырга була. Бу төр диктантны яздыру өчен сыйныф ике-өч төркемгә бүленә. Һәр төркемнән телне яхшы белгән бер укучы билгеләнә. Ул үз төркемендәгеләргә әйтеп тора. Диктант тексты төркем санынча тигез өлешләргә бүленә һәм укучылардан читтәрәк урынга беркетелә. Әйтеп баручылар шунда барып укыйлар да үз төркемнәренә яздыралар. Диктантның күләмен мөмкин кадәр кимрәк алырга кирәк. Бер төркем икенче төркемгә комачауламаска да тиеш. Кайсы төркем алданрак һәм хаталарны кимрәк итеп язса, шул төркем җиңә. Бу төр диктантларны яздырганда, вакыт ягына түгел, ә дөрес язылыш игътибар үзәгендә булырга тиеш.


Сүзлек диктанты авыррак үзләштерелә торган орфограммаларга караган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү, укучының сүзлек запасын баетын өчен үткәрелә.

Билгеле бер орфограммага караган сүз яки сүзтезмәләр, 5-7 минут эчендә үткәрерлек итеп, укытучы тарафыннан алдан ук сайлап куела. Укучыларның яшь, дәрәҗәләрен исәпкә алып, сүзлек диктантындагы сүзләр санып күбәйтә, катлауландыра барырга кирәк.


Контроль диктант язарга әзерләнгәндә, сынама диктант яздырыла. Ул укучыларның теге яки бу теманы үзләштерү-үзләштермәүләрен тикшерү өчен, 10- 15 минут эчендә яздырыла.

Әгәр сынама диктант укучылар тарафыннан уңышсыз башкарыла икән, бу теманы кабаттан кабатларга туры киләчәк. Мәсәлән:

Исемнәр темасын өйрәнеп беткәннән соң үткәрелә торган сынама диктант:

Җәйге эссе көннәрнең берсендә без дачада яшәүче Саҗидә апа белән сөйләштек тә балаларны урманга алып барырга булдык. Урман дачадан ерак түгел.

Без урманның матурлыгына сокландык. Миләүшә чәчәкләр җыйды. Марат аңа булышты.

Ахырдан кушымчаларның дөрес язылышы, ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән башлануы тикшерелә. Әгәр укучылар сынама диктантны дөрес башкарсалар, алар контроль диктант язарга әзер дигән сүз.


Контроль диктантлар программа материалының билгеле бер темасы үтелгәч, чирек азагында үткәреләләр. Бу укытучы өчен укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерү генә булып калмыйча, бәлки үзенең эш нәтиҗәсен күрү дә булып тора. Гадәттә, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырылырга тиеш.


Шулай ук елга ике тапкыр контроль изложение яздырылырга тиеш. Калган изложениелар, билгеле бер максатка юнәлдереп, өйрәтү тибында үткәреләләр.

Укытучы системалы рәвештә грамоталылыкның дәрәҗәсен, орфографик күнекмәләрнең сыйфатын һәм аның ныклык дәрәҗәсен өйрәнеп, барлык төр язма эшләрне вакытында тикшереп, аларга анализ ясап, нинди шартларда һәм ни сәбәпле орфографик хатаны җибәрүләрен ачыклаганда һәм аларны төзәтү эшен дөрес оештырганда гына укучыларның грамоталы язуына ирешә ала.


Әдәбият исемлеге:

1. Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. Казан: Мәгариф – 2001 ел.

2. Исмәгыйлова С.Г. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту. Казан: Мәгариф – 1993 ел.

3. Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. Казан: Мәгариф – 2002 ел.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152