Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Практика обучения

Индивидуальләштереп укыту технологиясе

Шәйхелисламова Гөльшат Нурутдин кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге
2 нче татар гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Казанның 2 нче татар гимназиясендә укыту Юрий Макаров системасын (индивидуальләштереп укыту технологиясен) кулланып оештырыла. Әлеге технология Федераль дәүләт белем стандартларына тулысынча туры килә. Ю.А.Макаров бу технологияне 20 еллар элек куллана башлый.Традицион укыту алымнарыннан индивидуальләштереп укыту технологиясе ни белән аерыла соң?

Гадәттә, укучылар белеме укытучы хезмәтенең төп күрсәткече булып санала. Ә менә индивидуальләштереп укыту технологиясендә укучының белемне мөстәкыйль үзләштерә белү осталыгына басым ясала. Үзләштерелгән гыйлем, әгәр тормышта кулланылмый икән, бик тиз онытыла, югала. Ә адәм баласына һаман яңадан-яңа белемнәр кирәк.

Традицион системада укучы укытучысы кушканны гына эшләргә күнектерелә. Балада яшәү өчен кирәк белемнәрне мөстәкыйль үзләштерү күнекмәсе юк, аның моңа өйрәтелмәгән булуы ачыклана. Индивидуальләштереп укыту технологиясенең традиционнан системадан төп аермасы – һәр укучыны мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтү, мөмкинлегенә, сәләтенә, хезмәтенә күрә бәя бирү. Индивидуальләштереп укыту технологиясенең төп үзенчәлекләре нинди соң? Шуларны карап үтик.

Укытучының аңлатуы кирәкме? Һәр баланың укытучы сөйләмен кабул итү, аңлау, тыңлау мөмкинлеге төрлечә, шуңа күрә башта укучы үзе укып, өйрәнеп карасын. Әгәр биремнәрне үти, сорауларга дөрес җавап бирә алмый икән, аерым укучыга укытучы аңлатып җибәрә. Дәрестән дәрескә әлеге алымны куллану укучыны үзлектән белем алырга, хезмәт итәргә өйрәтәчәк. Баланың белемен тикшерү өчен махсус эзлеклелектә дидактик материаллар төзелгән. Әлеге технология белән укыткан укытучыга һәр укучысының реаль белем дәрәҗәсен ачыклау күпкә җиңелләшә.

Һәр бала үз темпында эшли. Укучы дәрестә актив эшләгәндә генә укытуның нәтиҗәсе югары була, уңай психологик климат туа. Ачык итеп бирелгән дифференциаль биремнәр, аларның катлаулылык дәрәҗәсе һәм укучыга сайлау иреге бирү активлыкны арттыра гына. Һәр бала үз темпында эшли. Бирем үтәлүгә үк тикшерелә. Биремне дөрес итеп чишәргә өйрәнмичә, укучы алдагысына күчә алмый. Укытучы индивидуаль ярдәм күрсәтә.

Индивидуальләштереп укыту өч этаптан тора: I — бер дәрес эчендә, II — бер тема эчендә, III - 8-9 ел әзерлектән соң. Беренче этапта 1-5 сыйныф укучыларында мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдырыла. Дәрес саен аз-азлап үзлектән эшләргә өйрәтелә. Һәр укучының башкарган биремнәр саны төрле, алар укытучы тарафыннан исәпкә алынып барыла. Педагог төп материалның дәрестә үзләштерелүен тәэмин итә. Бу — дәрес эчендә индивидуальләштереп укыту.

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдырганнан соң, икенче этап яки тема эчендә индивидуальләштереп укыту башлана. Берничә сәгатьлек теманың төп урыннарын укытучы аңлата, алга таба укучылар үзләре күнегүләр эшли-эшли теманы мөстәкыйль үзләштерә. Бер темадан икенчесенә берүк вакытта күчәләр.

3 нче этап. 8-9 ел әзерлектән соң укучыларның күбесе мөстәкыйль белем үзләштерүгә әзер булалар. Аларның укытучы аңлатуына ихтияҗы булмый диярлек. (Тарих, әдәбият фәннәренә әлеге этап кагылмый). Кайбер укучылар, сыйныфлар 3 нче этапка күчмәскә дә мөмкиннәр, бу аларның индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле.

Биремнәр өч төрле. Биремнәр катлаулык дәрәҗәсенә карап өчкә бүленә. Укучы үзенең көче җитәрлек биремне, үзенә уңайлы темпта башкара. Беренче дәрәҗә — «3»ле, икенче дәрәҗә — «4»ле, өченче дәрәҗә — «5»ле.

Укучы үз ирке белән сөйли башлармы? Индивидуальләштереп укыту технологиясе фронталь сорау оештыруга каршы түгел, бигрәк тә тарих, әдәбият фәннәреннән. Ләкин ул бераз үзгәрәк оештырыла. Укучыга сораулар алдан бирелә, уйлау, әзерлек өчен вакыт билгеләнә. Сораулар өч дәрәҗәдә. Авырыксынган укучыларга укытучы ярдәм оештыра. Җавапларны бала үзенә уңайлы формада әзерли. Мәсәлән: язма, телдән, дәреслектән укып. Укучылар 100% «3»лелек дәрәҗәсен әзерләп бетергәч, сорауларга җавап бирү башлана. Кемнең сөйләм осталыгы чамалы, алар дәреслектән, язмаларыннан укып җавап бирә. Шулай итеп дәрестә һәр укучы да телдән җавап бирә һәм билгесен хезмәт итеп ала.

Билгеләр. Индивидуальләштереп укыту технологиясе билгене төп максат итеп куймый, ләкин укучы дәрес саен үз хезмәтенең билгесен (бәясен) ала. Укучының һәр эше тикшерелергә һәм бәяләнергә тиеш. Кешенең психологиясе шундый: мәсәлән, әгәр баланың өй эшен тикшерелми икән, аның икенче юлы мондый биремнәрне үтәп киләргә теләге булмаячак. Укучының эше вакытында тикшерелеп, бәяләнеп барганда гына укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе югары күтәрелә ала. Индивидуальләштереп укыту технологиясендә өй эшләре дә — индивидуаль, әгәр укучы дәрестә өлгерсә, өй эше булмаска да мөмкин.

Тикшерү системасы

Һәр укучының эшен вакытында тикшереп, билгеләп, бәяләп бару — индивидуальләштереп укыту технологиясендә төп принципларның берсе. Моның өчен махсус таблица төзелә. Анда вакыт аралыгы, дәрәҗәләр, биремнәр саны, зачет, контроль эш күрсәтелә. Таблицаны укучылар үзләре тутыра. Ул баланың потенциал мөмкинлекләрен ачарга, көчен тупларга, эш тизлеген арттырырга этәргеч булып тора.

Индивидуальләштереп укыту технологиясендә укытучының төп бурычы укучыга белем үзләштерүдә ярдәм итү, белем алуга теләк, ихтияҗ булырлык шартлар, ситуацияләр тудыру.

Индивидуаль укыту технологиясе Ю.А.Макаров җитәкчелегендә тулысынча компьютерлаштырылган һәм күп кенә Россия мәктәпләрендә сыналган, уңышлы гына кулланыла. Нәтиҗәсе: укучыларның белем сыйфаты арту, дәрестә укучылар өчен стресс ситуацияләрнең бетүе, психологик тотрыклылык урнашу, бала сәламәтлегенең уңай якка үзгәрүе. Компьютер укытучының төп ярдәмчесенә әйләнә һәм максатчан файдаланыла.


  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152