Портал | Форум | Контакт 

Выпуски журнала

Баннеры




Практика обучения

Мәгарифне үстерү өлкәсендә шәхси сайтларның роле

Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы, Казан шәһәре Вахитов районы
96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Милләтебезне агартуда, мәдәниятле һәм гыйлемле итүдә матбугат һәрчак игелекле эш башкарып килде. Патша Россиясе хөкүмәте ни татар матбугатын, ни мәгарифен үстерү өчен, бер тиен дә бүлеп бирмәгән заманнарда да татарның намуслы байлары – иганәчеләре ярдәме белән газета-журналлар чыгып торган. Татар халкы һәрвакыт белемгә омтылып яшәгән. Зыялы катлау вәкилләре белән беррәттән бай сәүдәгәрләр һәм халыкның урта катлавы да матбугаттан файдаланган.

Совет чорында да матбугат чараларыннан файдалану гадәти күренеш саналды. Хуҗалыкның һәр тармагына багышланган газета-журналларның булуы бик тә уңайлы күренеш иде. Мондый матбугат чаралары, беренчедән, төрле һөнәр кешеләренең эшчәнлеген яктыртып, алар турында тулы мәгълүмат бирсә, икенчедән, бу өлкәдә эшләүчеләр өчен аралашу чарасы да булды.

Мәгариф хезмәткәрләренең, галим-голәманың һәм бу өлкәдә эшләүче башка бик күпләрнең гасыр дәвамында чыгып килүче «Мәгариф» журналы (безгә ул «Совет мәктәбе» дип аталган чордан бирле таныш) бүген дә чын мәгънәсендә мәгърифәт учагы булып тора. Ничә буын мәктәп укытучыларының тәҗрибә уртаклашу, гыйлем эстәү урыны булып саналган бу журналның актуальлеге кимеми, киресенчә, арта бара. Мәгариф һәм фән өлкәсендәге, укыту-тәрбия системасындагы кануннарны һәм һәр яңалыкны, укытучы-новаторларның алдынгы тәҗрибәсе һәм аларны практикада куллану кебек бик күп файдалы материалларны укытучы халкы шушы могтәбәр журнал аша белеп тора. Иҗади эшләүче укытучыларның мәкаләләре журналда даими чыгып бару да – уңайлы күренеш. Алда әйткәнемчә, «Мәгариф» журналы үз вазыйфаларын элек ничек башкарган булса, бүген дә үз кыйммәтен югалтмый, киләчәктә дә мәгърифәт нуры чәчәр.

Җәмгыятебез алга таба үсүен дәвам итә. Прогрессив үзгәрешләр мәгариф системасына да йогынты ясамый калмый. Белем бирү оешмалары эшенә тагын да югарырак таләпләр куела бара. Югары әхлаклы, мөстәкыйль фикер йөртүче, иҗади эшли белүче ирекле шәхес тәрбияләү заманның иң җитди таләпләреннән санала. Бүген укытучы укучыга белемнәр суммасын җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш. Моңа өзлексез үсеш хәлендә булганда гына ирешеп булачак. Татарстан педагоглары үзләренең эш тәҗрибәләре белән алдынгылардан санала. Укытучылар мәгариф өлкәсендә уңышлы дип табылган инновацион технологияләрдән бик теләп һәм оста файдаланалар. Бу бигрәк тә компьютер технологияләренә карый һәм бүгенге мәктәпне моннан башка күз алдына да китереп булмый. Дәрестә үтелә торган катлаулы материалны презентацияләр кулланып аңлату, интерактив тактада күнегүләр эшләү, интернет аша кирәкле материалларны табып, төрле проектлар төзү, аудио һәм видеоресурслар куллану, электрон дәреслекләрдән файдалану гадәти күренешкә әйләнә бара. Болар бар да балаларда кызыксыну уятып кына калмый, аларны эзләнергә, танып-белергә, сәләтләрен ачарга өйрәтә. Компьютердан һәм интернет челтәреннән файдалану бер яктан укыту эшен кызыклырак һәм файдалырак итсә, икенче яктан, ул укытучыга тагын да ныграк җаваплылык өсти, аның тирән белемле булуын да таләп итә. Без, татар теле укытучылары, ана телебезнең киләчәк язмышы өчен җаваплы, тормыштан артта калырга безнең хакыбыз юк. Һәрчак иң алдынгылар рәтендә булганда гына укучыларыбыз каршында абруебыз артыр. Моның өчен өр-яңа белем бирү технологияләреннән хәбәрдар булырга, алардан файдаланырга, бер-беребезнең эшен күзәтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга тиешбез. Мондый мөмкинлекләр бар. Без шәхси сайтларыбызны төзеп, аның ярдәмендә дә мәгарифне үстерүгә зур өлеш кертә алабыз.

Беркемгә дә сер түгел, шәхси сайтлар белем бирү системасының алыштыргысыз чыганакларына әйләнә баралар. Бу өлкәдә актив эшләүче буларак, мин үземнең тәҗрибәм белән уртаклашырга телим.

Шәхси сайт төзү идеясе миңа 2008 елда килде. Аның сәбәпләре бик гади иде. Мәгариф системасында озак еллар эшләү дәверендә шактый тәҗрибә тупланган булып чыкты. Белем бирү өчен кирәк булган төрле методик материаллар, укучылар белән эшләнгән фәнни хезмәтләр, имтиханга һәм олимпиадаларга әзерләнү өчен кирәкле ресурслар, ачык дәрес планнары, лексик һәм грамматик материаллар һәм әдәби әсәрләргә анализ ясау үрнәкләре һ.б. бик күп файдалы материалларны эшсез яткыру, күпьеллык тәҗрибә белән уртаклашмау булган байлыкны күмеп куюга тиң булыр иде. Яшь укытучыларга булышу теләге дә көчле булды, чөнки алар әледән-әле ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Тупланган материалларны «Мәгариф» журналында бастырып бетерү дә мөмкин түгел. Мин үземнең сайтымны төзергә булдым.

Сайтны төзеп кую белән генә эш бетми бит әле. Аны даими тулыландырып тору кирәклеген һәм бу эшнең бик күп вакыт таләп итүен дә аңлыйм, тик куйган максатыма ирешергә теләү омтылышы бик көчле иде. Төзедем мин үз сайтымны һәм моңа һич тә үкенмим. Мәктәптә белем бирүдән тыш бу эшне дәвам сайт аша да итәргә мөмкин булуына үзем дә, башкалар да тиз төшендек. Иң әһәмиятлесе – материалларның саф татар телендә булуы һәм дөрес язылуы. Сайтка урнаштырылган һәр мәгълүмат файда китерергә тиеш. Бу сайтның төп кредосына әйләнде.

tarkhanova.ru cайтында бүгенге көндә өч йөзләп ресурс тупланган. Аның «Хезмәтләрем», «Фәнни хезмәтләр», «Ачык дәрескә», «Асыл сүз», «Сандык», «Галерея», «Тормыш мәктәбе», «Видео» исемле бүлекләре уңышлы эшләп килә. Исемнәреннән үк күренгәнчә, аларда төрле ресурслар тупланган. Укытучылар тарафыннан иң күп файдаланыла торган материаллар – 1-11 сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбияты буенча татар һәм рус төркемнәре өчен эш программалары, дәрес эшкәртмәләре (конспектлар) һәм методик материаллар булса, укучыларны исә имтиханга һәм олимпиадаларга әзерләнү материаллары, тестлар, сочинение үрнәкләре кызыксындыра.

ХVIII, ХIХ, ХХ гасырлар әдәбиятыннан өйрәнелә торган иң әһәмиятле темаларны яктырткан дәрес планнарының берничәсен санап узам: «Идегәй» дастанын анализлау», «9 нчы татар сыйныфларында XVII йөз татар әдәбиятының үзенчәлекләре һәм Мәүла Колый иҗаты турында күзәтү дәресе», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән», «Дәрдемәнд – шагыйрь, философ», «Ә. Еники әсәрләрендә кешенең күңел дөньясын сурәтләү», «Ф. Хөснинең «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрен анализлау», «И. Юзеевның «Бакчачы турында баллада» әсәренә анализ ясау» – һ.б. әдәби кыйммәткә ия ресурслар.

Дәрестән тыш чаралар белем бирү һәм тәрбия максатларын күздә тотып оештырыла. Шуны истә тотып язылган «Кирәкми безгә сугыш» инсценировкасы, «Ирек маҗаралары» исемле балалар өчен язылган пьеса, «Акыллылар көч сынаша» темасына әдәби бәйге дә сайтта урын алды.

«Аналарны рәнҗетмәгез», «Гайбәтченең гомере кыска була», «Оҗмах капкасы кемгә ачыла», «Шомырт чәчкәседәй саф мәхәббәт», «Катнаш никах – тамырсыз гаилә» мәкаләләре тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен бик актуаль материаллардан санала.

Рефератларга килгәндә, сайтта Идел болгары ханнары турында, Мөхәммәдьяр, Ф. Әмирхан, А. Алиш, М. Мәһдиев һ.б. күренекле шәхесләр иҗатына багышланганнары тупланган. Бу рефератлардан укучылар әдәби әсәрләр өйрәнгәндә файдаланалар.

Соңгы елларда безнең тарафтан бик күп публицистик мәкаләләр иҗат ителде. Алар бар да «Хезмәтләрем» һәм «Асыл сүз» бүлекләрендә урын алдылар. Туфан Миңнуллин, Мансур Гыйләҗев, Данил Салихов һ.б. авторларның пьесалары буенча куелган спектакльләрне анализлауга багышланган мәкаләләр, Г. Исхакый әсәрләрен халкыбызга кайтаруда башлап йөрүче күренекле шәхесләребезнең берсе – Лена Гайнанова һәм милләтебезгә Тукайның биш томлыгын төзеп биргән Рәшат Гайнановка багышланган публицистик язмалар меңәрләгән укучылар тарафыннан укылдылар, югары бәяләнделәр.

Сөембикә ханбикәгә яла ягарга теләгән кайбер авторларның ялганын фаш итеп язылган «Алтынга нәҗес ябышмас» һәм «Бәгырьләрдә Вакыт... Хәтер бәрелешә» (Ярославна һәм Сөембикә елавы турында) мәкаләләре, тарихи һәм әдәби кыйммәткә ия булу сәбәпле, үзебездә генә түгел, Төркиядә һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан да бик җылы кабул ителделәр. Татар милләтенең яшәеш үзенчәлекләренә һәм катнаш никахка багышланган күләмле мәкаләләремнән укытучылар әдәбият укытканда еш файдаланалар. Барлык публицистик хезмәтләрем дә иң элек «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыктылар.

Хикәяләр һәм кыска күләмле тормышчан мәкаләләремне, күзәтүләрдән чыгып язган юморескаларны, шулай ук Х. Туфан һәм Л. Салиәскәровага багышланган «Мәхәббәт ядкаре», илдәге аерым күренешләрне тәнкыйтьләп язган «Шүрәлеләр илендә», ханнар яшәгән чорны чагылдырган «Ширзад белән Гөлшад» пьесаларым сайтта урын алды. Шулай итеп, бер яктан сайт белем бирүдә файдаланыла торган методик журналны хәтерләтсә, икенче яктан, ул әдәби-нәфис һәм иҗтимагый журналга да бик якын тора. Аерма аның интернет форматта булуында гына. Бу – күп санлы файдаланучыларымның фикере. Сайтның күпкырлы юнәлештә эшли башлавы аны кулланучыларның нинди материаллар күрергә теләвенә бәйле рәвештә килеп чыкты.

«Видео» бүлегенә килсәк, анда дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда кулланыла торган әһәмиятле бер материалны әйтеп китәргә була. Габдулла Тукайның тормышын һәм аның балалар өчен язган әсәрләрен өйрәнгәндә, укытучылар «Тукайлы балачак» фильмын кулланалар. Күп укытучылар аны эш программаларына да керткәннәр. Мин моны аларның рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләреннән беләм. Укучылар һәм татар теле укытучыларыннан тыш башлангыч мәктәптә дә бу материаллардан бик теләп файдаланалар.

«Тормыш мәктәбе» бүлегендә һәм аерым язмалар рәвешендә чыга торган тәрбияви мәкаләләр, язмалар да көтеп алына. Соңгы вакытларда универсиада турында, парламент дәресләре өчен, телебезнең чисталыгын саклауга багышланган мәкаләләр, Илдар Хановның Аракчинода төзелгән Галәм храмы турындагы язмалар да укучыларда кызыксыну уятты. «Татар иле», «Фейсбук»та аралашканда бик күпләр сайт материаллары турында фикерләрен калдыралар, күбрәк ниләр белән кызыксынулары һәм тагын нинди материаллар күрергә теләүләре турында язалар. Шунысы кызыклы, сайтта кайсы материалның күпме файдаланылуын даими күзәтеп барырга мөмкин. Статистикага килгәндә, шундый нәтиҗәләр ясап була: 2009 елдан алып бүгенге көнгә кадәр сайтка керүчеләр саны – 53 меңнән, ә барлык йөкләүләр, ягъни материалларны алу саны 104 меңнән артып китте. Үзебезнең Татарстаннан тыш Россиянең төрле регионнарында, Себердә, Украина, Казахстан һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез сайт материалларыннан иң еш файдаланучылар булып торалар. Америкада, Төркиядә, Германия һәм Финляндиядә яшәүче татарлар да актив кулланучылар рәтендә. Аларны күбрәк татар тарихына, милләтебез тормышына багышланган язмалар кызыксындыра. Кулланучыларымның үтенечен исәпкә алып, кайбер материалларны латин графикасына күчерә башлаган идем, тик вакыт җитмәү сәбәпле, бу эшне әле киң җәелдереп җибәреп булмый.

Укучыларым күп төрле. Мәктәптә укучы балалар да, укытучылар һәм башка төрле өлкәдә эшләүчеләр дә үзләре теләгән материалларны урнаштыруымны сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Кулымнан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышам. Минем сайттан файдалану бушлай. Иң әһәмиятле материалларым тупланган бүлекләргә дә барлык теләүчеләр дә керә һәм ирекле файдалана ала, чөнки сайтны төзүемнең төп максаты да укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, әдәби-тарихи материаллар ярдәмендә эстетик-этик тәрбия бирү иде. Гомумән, кулланучылар өчен сайтның файдасы зур икәнлегенә көннән-көн ныграк ышана барам.

Үзләренең шәхси сайтларын ясарга теләүче укытучылар тагын да күбәер. Һәр укытучы үз тәҗрибәсе, иҗади хезмәтләре, уйланулары һәм табышлары белән уртаклашканда гына, безнең мәгариф системасы алга таба үсәр. Сайт ясаудан куркып торырга ярамый. Күз курка – кул эшли, диләр.

Гомуми нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телим, үз сайтың булган очракта бер генә материалың да эзсез югалмый, ул күпләргә файда китерә ала. Материалны файдаланган очракта, аның кайдан алынуына искәрмә ясарга кирәк, чөнки моны этика нормалары таләп итә. Минем сайтым, беренчедән, тәҗрибәмне туплау урыны булып торса, икенчедән, дәрестән тыш вакытта укучыларым белән аралашу мәйданчыгы ролен дә үти. Тагын бер файдалы ягы шунда, үзем язган әдәби-публицистик әсәрләремне мин иң элек сайтымны кулланучылар хөкеменә тапшырам, яхшы фикерләрне дә, тәнкыйтьне дә бердәй кабул итеп алам. Шуннан соң гына газета укучылар игътибарына тәкъдим итәм. Гомумән, укыту-тәрбия эшендә мондый эшчәнлек бик тә отышлы. Сайтлардан оста файдалану укучыга тирән эчтәлекле һәм файдалы мәгълүматны җиңел табарга мөмкинлек бирә.



  • Сертификат:







  • Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152