Суверен мәгариф системасы: илебез педагогикасында нәтиҗәле технологияләр

Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы,
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты,
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы


Укыту-тәрбия процессында педагогик технологияләр куллану елдан-ел арта бара. Кайбер педагогика өлкәсендә эшләүче галимнәр педагогик технологияләрнең санын йөздән артык, ә кайбер фәнни хезмәтләрдә аларның саны хәтта 400 дән дә артык дип күрсәтелә. Федераль дәүләт белем стандартлары кабул ителгәннән соң, заманча педагогик технологияләрне куллану бигрәк тә актуаль булып тора. 2000 нче еллардан соң укытучылар чит ил галимнәре тарафыннан булдырылган яки камилләштерелгән технологияләргә өстенлек бирә башладылар. Әлбәттә, аларны инкарь итеп булмый. Ләкин шул ук вакытта совет педагоглары, илебез галимнәре тарафыннан булдырылган технологияләрнең дә нәтиҗәле булуын ассызыкларга кирәк.

Укытучылар арасында сораштырулар шуны күрсәтте: проблемалы укыту технологиясен (М.И.Мәхмүтовның фәнни хезмәтләрен) - 14 %; иҗади үсеш технологиясен, шул исәптән Ә.З.Рәхимов хезмәтләрен - 11%; А.Яхинның әдәбият укыту системасын - 11%; күмәк укыту технологиясен (А.Г.Ривин, В.К.Дьяченко) – 2%; туган тел булмаган (чит) телне коммуникатив технологияләр нигезендә укыту (Е.И. Пассов) – 2% укытучы белә, эшендә өлешчә куллана.

Укытучылар грамоталылыкка кече яшьтән һәм интенсив юл белән өйрәтү (Н.А.Зайцев), терәк схемалар һәм төрле билгеләр ярдәмендә укытуны интенсивлаштыру технологиясе (В.Ф.Шаталов), С.Н.Лысенкова технологиясе: терәк схемалар кулланып, алда үтеләчәк материалны комментарийлы укыту, индивидуаль белем бирү технологиясе (В.Д.Шадриков), башлангыч мәктәптә гомумбелем күнекмәләрен камилләштерү технологиясе (В.Н. Зайцев), Л.В. Занковның үстерешле укыту системасы һ.б. технологияләрне куллану турында җавап бирергә авырыксындылар.

Укытучылар нигездә компьютер технологияләренә өстенлек бирәләр. Әлбәттә, компьютер технологияләрен кулланырга кирәк. Ләкин кайбер дәресләрдә күзәтүләр санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормаларның тупас рәвештә бозылуын күрсәтә. Дәреснең башыннан ахырына кадәр интерактив такта, интерактив панель эшли. Укытучыларга сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне дә өйрәнү мөһим булып тора.

Хәзерге вакытта Россиядә суверен мәгариф системасын булдыру перспективалары һәм мөмкинлекләре турында актив фикер алышалар. Белем бирүнең суверен системасы илнең мәгариф өлкәсендә тышкы йогынтылардан һәм контрольдән тулы бәйсезлеген күздә тота. Ул милли суверенитет, үзбилгеләнү, милли тиңдәшлекне һәм мәдәниятне саклап калу һәм үстерү принципларына нигезләнә.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов фикеренчә, белем бирүнең суверен системасы илнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау өчен нигез булып тора. Ул шулай ук дәүләтнең стратегик өстенлеге һәм милли иминлекнең нигезе булып тора.

Әлеге шартларда илебез галимнәре тарафыннан эшләнелгән нәтиҗәле технологияләрне барлау һәм аларны укыту-тәрбия эшендә куллану бик урынлы булыр иде. Бу уку елында шәһәребездә «Илебез педагогикасында нәтиҗәле технологияләр» дигән проект гамәлгә ашырыла башланды.

Проектның максаты булып, илебез галимнәре тарафыннан булдырылган яки камилләштерелгән педагогик технологияләрне кулланып, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыкларын күтәрү тора.

Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге үткәргән тикшеренүләр түбәндәгеләрне күрсәтте: тикшеренүләрдә катнашкан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 84.80% ы предмет компетенцияләренә, 55,60 % методик компетенцияләргә, шул исәптән универсаль уку гамәлләренә 62,22%, уку грамоталылыгы 54,2%, глобаль 43,78%, креатив компетенцияләренә ия. Проектның бурычлары түбәндәгеләр:

- илебез галимнәре тарафыннан булдырылган тел өйрәтүдәге технологияләрне ачыкларга;

- укытучыларның технологияләр буенча белемнәрен системага салырга;

- проектны гамәлгә ашыруның юл картасын эшләргә;

- укытучыларга тьютор ярдәме күрсәтү системасын булдырырга;

- проектны гамәлгә ашыру барышында укытучылар тәҗрибәсен системага салырга һәм гомумиләштерергә;

- технологияләр банкын тулыландырырга.

Укытучыларның төрле педагогик технологияләрне, шул исәптән илебез галимнәре тарафыннан булдырылган яки камилләштерелгән педагогик технологияләрне кулланып укытуы, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксындыру тудырыр, дәресләрнең практик юнәлештә булуын арттырыр, укучыларны аралашуга чыгарыр, белем сыйфатын күтәрер, аларның конкурентлыкка сәләтен үстерер, дип уйлыйбыз. Икенче яктан, илебез галимнәренә хөрмәт, укучыларны патриотик рухта тәрбияләүдә бер адым булыр иде.

Проектның яңалыгы шунда: илебез галимнәре тарафыннан булдырылган яки камилләштерелгән педагогик технологияләрне хәзерге заман технологияләре (компьютер, интерактив һ.б.) белән берләштереп, укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрүнең нәтиҗәле, оптималь юнәлешләрен ачыклау һәм куллану.

Проектны тормышка ашыру вакытлары 2024 нчы елның гыйнвары –2024 нче елның декабре

I этап – әзерлек этабы - 2024 нчы елның гыйнвары.

Эшчәнлекнең эчтәлеге:

-проектны эшләү;

-методистлар, укытучылар белән проект турында фикерләшү;

-проектны татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсендә карау;

-социологик тикшеренүләр уздыру;

-критерийлар, индикаторлар, күрсәткечләрне ачыклау

-индикаторларны исәпләү методикасын эшләү;

-беренчел мәгъматларны җыю формасын ачыклау;

-бәяләү процедураларын эшләү;

-норматив документларны өйрәнү һәм эшләү;

-проектта катнашучы укытучыларны барлау;

-иҗади төркемнәр төзү.

Эшчәнлек методлары, формалары:

-сораштырулар, анкеталар уздыру;

-мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү.

Нәтиҗәләргә прогноз ясау:

-мәгълүматлар, норматив документлар банкы;

-укытучылар турында мәгълүматлар;

-мониторинг тикшеренүләрнең нәтиҗәләре;

-тел укытудагы проблемаларның исемлеге.

II этап –проектны тормышка ашыру – 2024 елның феврале - 2024 елның ноябре.

Эшчәнлекнең нәтиҗәләре:

-татар телен һәм әдәбиятын укытуның торышы;

-укытуда төрле технологияләр куллану;

-норматив, оештыру, методик, критериаль нигезләрне формалаштыру;

-планлаштыруга үзгәрешләр кертү;

-агымдагы контроль;

-ярдәмчел проектлар эшләү;

-тиешле ресурсларны булдыру

Эшчәнлек методлары, формалары:

-вербаль:

-консультацияләр, әңгәмәләр, инструктаж, киңәшмәләр;

-тикшеренү (уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү);

-төрле технологияләр куллану;

-квалификация күтәрү курслары;

-үз белемен күтәрү картасының диагностикасы;

-иҗади мастерскойлар, иҗади төркемнәр;

-тәҗрибә уртаклашу;

-укытучылар белән тренинглар;

-укытучыларны кызыксындыру;

-укучыларның белемнәрен диагностикалау;

-укытучыларның портфолиосы;

-ата-аналар белән сораштырулар уздыру;

-ата-аналар мәктәбе.

Нәтиҗәләргә прогноз ясау:;

-укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрү; семинарлар, мастер-класслар, педагогик уеннар уздыру;

-укытучыларның һөнәри һәм оештыру культурасын күтәрү;

-нәтиҗәле педагогик технологияләрне гамәлгә кую;

-укытучыларның иҗади эш лабораторияләрен заманча җиһазлау;

-укытучыларның заманча технологияләр куллануына мониторинг уздыру;

-укучыларның белемнәрендәге кимчелекләрне ачыклау;

-яңа технологияләр белән эшләүче укытучылар укыта торган укучыларның белемнәренә мониторинг уздыру;

-укытучының шәхси үсеше;

-укытучыларның төрле дәрәҗәдәге һөнәри бәйгеләрдә, вебинарларда, марафоннарда,конференцияләрдә катнашуы;

-“Яшь татар теле һәм әдәбияты укытучысы” мәктәбе, шәһәр методик берләшмәләре, иҗади төркемнәр эшен камилләштерү;

-укытучыларның эш тәҗрибәсен диссеминацияләү, бастырылган материалларның саны арту;

-тьюторлык хәрәкәте, тьюторлар саны арту;

-методик ярдәм күрсәтүнең яңа формалары;

-укытучыларның һөнәри дәрәҗәсен үстерү;

-ата-аналарда, балаларда татар телен өйрәнүгә мотивациянең артуы;

-ата-аналар, укытучы белән уңай элемтәләрне көчәйтү.

III этап – гомумиләштерү – 2024 елның ноябре – 2024 елның декабре.

Эшчәнлекнең эчтәлеге:

-ирешелгән уңышларны анализлау, алдагы елларга татар телен укытуның перспективаларын билгеләү;

-барлык укытучыларның заманча технологияләр куллануына ирешү;

-рекомендацияләр әзерләү;

-төрле семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрү, педагогик уеннар оештыру;

-укытучыларның эш тәҗрибәсен төрле формаларда диссеминацияләү;

-рекомендацияләр, методик материалларны бастыру;

-мониторинг тикшеренүләр уздыру;

-проект нәтиҗәләре буенча аналитик отчет булдыру.

Эшчәнлек методлары, формалары:

Җыю, чагыштыру, анализ, системалаштыру, нәтиҗәләрне гомумиләштерү.

Нәтиҗәләргә прогноз ясау:

-белем бирүнең сыйфаты күтәрелү;

-татар телен укытуга уңай мотивация булдыру;

-югары һәм беренче категорияле укытучылар саны арту;

-барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары курслар, семинарлар аша белемнәрен күтәрү;

-барлык укытучыларның заманча технологияләр кулланып эшләүләренә ирешү;

-укучыларның белем күрсәткечләре яхшыру, тел байлыгы арту

-укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе уңышлы тапшыруы.

Проектны гамәлгә куюның календарь планы булдырылды. Анда төрле темаларга семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, практикумнар, тренинглар үткәрү күздә тотыла. Аларның кайберләре: “Хезмәттәшлек педагогикасы”, “Ш.А.Амонашвилиның гуманлы шәхес тәрбияләү технологиясе”, “Е.Н.Ильин системасы: шәхес формалаштыруда – әдәбият”, “Уен технологияләре”, “Проблемалы укыту”, “Терәк схемалар һәм төрле билгеләр ярдәмендә укытуны интенсивлаштыру технологиясе (В.Ф.Шаталов)”, “С.Н.Лысенкова технологиясе: терәк схемалар кулланып, алда үтеләчәк материалны комментарийлы укыту”, “Коллектив (күмәк укыту) технологиясе КСО”, “Үстерешле укыту технологияләре” һ.б. Әлеге проект кысаларында һөнәри конкурслар, педагогик уеннар, дискуссияләр, апробацияләр уздырылды, кайбер укытучыларның педагогик лабораторияләре өйрәнелде. Проектта катнашучы укытучыларның эше диссеминацияләнде. Проектны тормышка ашырудагы кыенлыклар һәм аларны киметү юллары шулай ук бу документта чагылыш тапты.

Әдәбият:

1.Лекция Министра просвещения Российской Федерации Сергея Кравцова «О развитии суверенной национальной системы образования», 25 января 2023 года, Московский государственный областной педагогический университет. https://edu.gov.ru/press/6476/lekciya-ministra-prosvescheniya-rossiyskoy-federacii-sergeya-kravcova-o-razvitii-suverennoy-nacionalnoy-sistemy-obrazovaniya/?ysclid=m2vyqhn8bq287887308.

2.Информационно-аналитический отчет по результатам диагностики профессиональных компетенций педагогических работников с 9 по 18 сентября 2024 года в государственной информационной системе «Электронное образование Республики Татарстан».- Государственное автономное учреждение «Центр оценки профессионального мастерства

работников образования». https://ca-tatar.ru/media/Otchet_2024.pdf.

3.Селевко Г.К.Энциклопедия образовательных технологий. В 2-х т. – М.: Народное образование, 2005.

4.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик технологияләр: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен уку ярдәмлеге: 2 китапта. 1 нче китап/Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.-Казан, 2008.-367 б.


   В номере

  СИМВОЛЫ - 2024



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2024


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика