Гайзатуллина Әлфия Мәсхүт кызы,
Казан шәһәре «ИКМБ Мәгариф идарәсе» МКУ ИМО
Совет районы буенча методик сектор методисты
Ваганова Альбина Илсур кызы,
Казан шәһәре Совет районының туган (татар) теле
һәм әдәбияты укытучыларының РМБ җитәкчесе,
МББУ«8 нче гимназия-Мәгариф үзәгенең
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
Игелекле татар мөгаллиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.
Фәннур Галимов
Мәгариф системасында остазлык темасы һәрвакыт актуаль булды һәм шулай булып кала да. Остазлык укытучыны профессионал буларак формалаштыруда, аның һөнәри компетенцияләрен үстерүдә мөһим звено булып тора. Яшь белгечкә тәҗрибәле хезмәттәшенең ярдәме кирәк, ул аны практик эшчәнлегенең башлангыч этабында озата барачак, коллективта җайлашырга һәм һөнәри үсештә үз вакытында ярдәм күрсәтергә булышачак. Остазлыкның нигезе – тәҗрибәне, тупланган гамәли белемнәрне тапшыру. «Остаз» төшенчәсенең синонимнары булып «ярдәмче», «куратор», «озата баручы», «укытучы» сүзләре тора. Аңлатмалы сүзлектә остаз – укытучы, фән белән таныштыручы, берәр һөнәргә өйрәтүче кеше. Берәр төрле эшкә, һөнәргә юл күрсәтүче, юнәлеш бирүче, үрнәк күрсәтүче. Остаз турыдан-туры җитәкче булырга мөмкин яки булмаска да мөмкин, ләкин еш кына аңа билгеле бер контроль функцияләре йөкләнгән; ул эшне һәм нәтиҗәләрне бәяли, киләчәк эшне яхшырту буенча кирәкле киңәшләр бирү өчен, үзенең «карамагындагы» эшчәнлеккә анализ ясый. Остазлык партнерлык, ышанычлы мөнәсәбәтләргә корыла, аларда тәҗрибәле яки күбрәк белемле кеше тәҗрибәсе азрак булган яки азрак белемле кешегә билгеле бер компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итә. Тәҗрибә тапшыру күздә тотылган һәм кирәк булган һәр учреждениедә, оешмада, структурада ничек кенә булмасын остазлык эшчәнлеге гамәлгә ашырыла. Бу кагыйдәләр һәм нормалар булдырырга, белемнәрне яңа хезмәткәрләргә тапшырырга ярдәм итә. Безнең карашка, остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен идеаль шартлар методик берләшмәләрдә тудырыла.
Ә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләрен уңышлы хәл итү күп очракта методик берләшмә эшенең ни дәрәҗәдә оештырылуына бәйле.
Укытучыларның Район методик берләшмәсе гомуми белем бирү системасы эшчәнлегенә һәм үсешенә ярдәм итү, предмет буенча методик, тәҗрибә-эксперименталь, инновацион, эксперт эшчәнлеген уздыру өчен төзелә. Методик берләшмәләр, барыннан да элек, укытучыларның профессиональ аралашу, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге булсын өчен кирәк.
Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының РМБсе – ул район эшчәнлегенең бер тармагы, педагогларның фән, педагогика, психология, укыту методикасы буенча белемнәрен күтәрү, аларның һөнәри осталыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып баручы, укыту процессын методик яктан тулыландырып торучы бер буын.
Методик берләшмә эшенең заманча дәрәҗәсен тәэмин итүче, таяныр ноктабыз, эшебезнең нигезе булып норматив документлар тора.
Бүгенге үзгәрешләр заманы укытучы алдына үз профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә өзлексез эшләү бурычын куя. ФДББС буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яктан үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Мондый эшне компетентлы укытучы гына башкара ала. Педагогларның һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсен билгеләү нияте белән без уку елы башында, 1нче РМБ җыелышында диагностик тест үткәрәбез. Укытучыларның ихтияҗлары, кызыксынулары, педагогик үсеш дәрәҗәләре, укыту процессында барлыкка килгән кыенлыклары турында мәгълүмат алгач, мониторинг нәтиҗәләрен күз алдында тотып, еллык эш планы төзибез. Район темасы белән тәңгәл килгән, бердәм методик тема буенча РМБ эшен оештырабыз.
Берләшмә эшенең максат һәм бурычлары нигезендә эшчәнлек түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла:
- РМБ утырышлары,
- укытучыларның педагогик осталык бәйгеләрендә катнашуы,
- сәләтле балалар белән эшне оештыру,
- фән буенча дәрестән тыш эшчәнлек,
- мониторинг чараларын үткәрү,
- тәҗрибә уртаклашу,
- инновацион эшчәнлек.
Ел дәвамында 4 РМБ утырышы уздырыла. Алар интерактив, гамәли характерда була һәм төрле формада үткәрелә. Уку елы ахырында еллык методик эш нәтиҗәсен төрле яклап ассызыклап, “Мастер-класслар колориты” темасына методик фестиваль үткәрелә. Әлеге йомгаклау чарасында районыбызның тәҗрибәле, әйдәп баручы укытучылары үзләренең уку-укыту эшчәнлегендә уңышлы дип тапкан алымнары, ысуллары, технологияләре белән таныштырып, осталык дәресләре күрсәтәләр.
Инновация. Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары заманча укыту технологияләрен файдаланып уңышлы эш алып баралар. Бүтән милләт балаларының татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүләренә кызыксыну уяту максаты белән, районыбызда төрле инновациион проектлар гамәлгә ашырыла. Укучыларыбыз бик теләп уеннар, җырлар аша В.Н Мещерякова авторлык системасы, уен һәм коммуникатив технологияләргә нигезләнгән “Сәлам” УМКасы буенча, Н.В.Максимовның татар телен сөйләм моделе нигезендә укыту технологиясенә таянып телне өйрәнәләр.
РМБ эшчәнлеге нәтиҗәләрен тәкъдим итү формаларының берсе – методик эшләнмәләр. Алар предмет журналларында, конференция материаллары җыентыкларында бастырыла. Электив курслар программалары, укыту-методик әсбаплар кебек эшләр аеруча игътибарга лаек. Ә 2023 елда районыбыз педагоглары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү иституты белән берлектә “Укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өчен туган (татар) телдәге биремнәр» дигән методик кулланма әзерләп бастырып чыгардылар. Бүгенге көндә әйдәп баручы туган тел һәм әдәбият укытучылары көче белән 5-9 сыйныф укучылары өчен җыентык эшләнә.
Инновацион-мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү, зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбият фәненнән үткәрелгән республикүләм олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү укуларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә Казан шәһәре Совет районының данын яклап чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар. Без балалар өчен эшлибез, аларның җиңүләре безнең өчен шатлык, горурлык, хезмәтебезнең нәтиҗәсе.
Әлбәттә, укучының иҗади шәхес булып формалашуында укытучы үрнәге дә зур урын алып тора. Иҗади укытучы гына иҗади укучы шәхесен тәрбияли ала. Укытучылар, укучыларыбыз өчен үрнәк, өлге булып, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар, нәтиҗәлелеккә омтылалар. “Ел укытучысы”, “Тел сагында ир-егетләр”, “Туган тел” Бөтенрәсәй мастер-класслар һөнәри бәйгеләренең җиңүчеләре рәтендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да күп булуы мөгаллимнәребезнең үз эшенә чын күңелдән бирелгән, компетентлы белгечләр булуын раслый.
Еллар буе тупланган, эш тәҗрибәсен укытучылар төрле мәйданнарда уртаклашалар: конференцияләр, семинарлар, конкурслар, интернет челтәрендә, газета-журналлар битләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында.
Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда оста кулланалар. Бүгенге көндә районыбызның туган тел укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Методик берләшмәнең ВКонтакте социаль челтәрендә үз бите булдырылды. Методик берләшмә җитәкчесе буларак, миңа хезмәттәшләрем белән аралашу, мәгъмат туплау, тәҗрибә уртаклашу өчен бик уңайлы эш яссылыгы.
Һәм, ниһаять, методик берләшмәнең дөрес оештырылган эше һәм уңайлы әхлакый атмосфера тудырылуы педагогка ышаныч өсти, иҗат итү, һөнәри осталыкны күтәрү теләге уята. Укытучыларның методик берләшмәсе педагогларның инновацион потенциалын ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыра.
Шулай итеп, район методик берләшмәләре һөнәри компетентлыкны һәм педагогларның һөнәри осталыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Район методик берләшмәсенең дөрес оештырылган эшчәнлеге педагогларның үз хезмәтләреннән канәгатьлек алырга, инновацион эшчәнлек белән кызыксынуларын арттырырга, укыту сыйфатын күтәрү максатыннан заманча метод һәм алымнар кулланып, остазлар ярдәмен тоеп эшләвен тәэмин итәргә тиеш.
Сүзебезне йомгаклап, остазлык нигезләре буларак Район методик берләшмәсе эшенең мөһим аспектларын билгеләп үтәргә кирәк дип саныйм:
1. Профессиональ бергәлекләрдә белгечләрнең элемтәсе өзлексез булырга тиеш; анда «укучы» вакыт узу белән башка берәү өчен укытучы-остазга әверелә.
2. Махсус белемнәрне, тупланган һөнәри тәҗрибәне генә түгел, ә традицияләрне, һөнәр чыганакларын, тарихи фактларны остаздан укучыга тапшыру зарур; бу һөнәри бергәлекләрнең көчен, муниципаль берәмлекнең әһәмиятен, остазлыкның мәгънәсен билгели.
3. Үз эш системасына чараларны планлаштыруның билгеле бер алгоритмын, планлаштырылган чараларда актив катнашучыларның чиратлашуын, Шәһәр методик берләшмәсе утырышларында РМБнең төрле әгъзаларының катнашуын, яшь һәм тәҗрибәле белгечләр таләпләре нигезендә темаларны планлаштыруны кертәм,
4. Үзара эшчәнлекнең төрле формаларын оештыру (практик юнәлештәге семинарлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, яшьләрне һәм тәҗрибәлеләрне берләштерүче РМБ эчендә иҗади төркемнәр булдыру, дәресләргә үзара йөрешне оештыру һәм документация алып баруны анализлау һ.б.) безнең РМБ структурасында остазлыкны гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыра.
Язмабызны Гыймран Сафин сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
“Акыллылар тауга менми –
Тауны әйләнеп үтә...”
Һәр каршылыктан курыксаң,
Алда сине ни көтә?...
Хөрмәтле коллегалар, бернинди каршылыклардан, авырлыклардан курыкмыйча, гел алга, югарыга омтылыйк.