Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


    

  • ВОСПИТАНИЕ: НА УРОКАХ И ПОСЛЕ
  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәкальләрнең тәрбияви әһәмияте

    Зарипова Лилия Фирдаусовна, Казан шәһәре Совет районы 161 нче рус-татар урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли эшләр буенча директор урынбасары

    Эч пошканда җыр файда, диләр,элек булып үткән берәр фаҗигале хәлне күңелдән кичерим дисәң,бәет әйтерсең. Шукланырга яки биергә теләсәң такмак әйт,күңел ачарга теләсәң такмаза бар. Хыял галәмендә яшим дисәң,сиңа әкиятләр әзер,зиһен сынашыйм, уй йөгертешим дисәң, анда сиңа табышмак, ә менә сүздә хикмәт, акыл, тапкырлык ишетергә теләсәң, мәкаль һәм әйтемнәр укы, аларның тарихын бел, ди бөек галим, фольклорчы, тәрҗемәче, драматург Нәкый ага Исәнбәт.

    « Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе – урынлы сүз яки урынында әйтелгән сүз була. Гарәпләр «Ликелли мәканин мәкаль – һәр урынга лаек мәкаль бар» диләр.

    Татар фольклорында тупланган мәкальләр саны, төрле вариантларын кертеп исәпләгәндә 50 мең чамасына җитә. Атама буларак мәкаль М.Ивановның «Татар хрестоматиясе» дәреслегендә 1842 елда кертелгән. Аңа хәтле «зарбе», »әмсал», »тәмсил», »абышка сүзе», »халык сүзе», »гыйбрәтле сүзләр» дигәнне дә очратырга була.

    Мәкаль һәм әйтемнәрнең туу, барлыкка килү һәм үсүенә ярдәм итүче чыганаклар - әкият, мәзәк, сөйләмнәрдә әйтелгән тирән мәгънәле фикерләр, язма әдәбият. Аерым язучылар, галимнәр тарафыннан әйтелгән уңышлы афоризмнар һәм «канатлы сүзләр» халык теленә кереп китеп, еш кына үзгәртелүләргә очрап, халык мәкале һәм әйтеменә әвереләләр.

    Нәкый ага Исәнбәт биргән билгеләмәдә ул түбәндәгечә яңгырый:« Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил яки дә шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә».

    Мәкальнең «сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен» диелүенә игътибар итик. Димәк, мәкальнең ике вазифасы бар: берсе-сүзгә ямь бирә, икенчесе - куәт бирә. Ямь булгач, ул, димәк, сүзне матурлау әйбере була, куәт булгач, димәк, анда, кешене сүзгә ышандырырлык көч тә була.

    Мәкальләр телдән-телгә күчү юлы белән поэтик яктан камилләшә, эчтәлек ягыннан байый. Матур һәм тирән мәгънәле итеп әйтелгән мәкальне һәркем үз фикере кебек кабул итүе, яратып куллануы мәкаль һәм әйтемнәрнең тиз таралуына һәм халык күңелендә озак вакытлар саклануына ярдәм итә.

    Дәрестә мәкальләрнең килеп чыгышы турында мәгълүматлар бирелә. Беренче мәкальләр бик борынгы заманнарда, кешеләр укый-яза белмәгән вакытларда ук иҗат ителгәннәр. Әмма аларның иҗат ителү моментын конкрет күрсәтеп булмый, бары тик мәкальләрнең эчтәлегенә карап кына аларның туу дәверен, тарихи нигезләрен якынча төсмерләргә була.

    Мәкальләрнең идея-тематик эчтәлеге гаҗәеп дәрәҗәдә киң. Аларда халкыбыз тормышының төрле яклары киң яктыртыла. Мәкальләрне бу күзлектән җентекләп карап чыгу мөмкин түгел. Шунлыктан программада балаларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан әһәмиятле булган төп темаларны яктыртучы мәкальләрне генә өйрәнү,анализлау күздә тотыла.

    Билгеле булганча,мәкальләрнең төп идея-максаты кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирүгә багышланган. Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә кешелек өчен характерлы булган гомум фикерләр дә чагыла.

    Иң элек әхлаклылык төшенчәсен билгелик. Борынгылар «тәртип бусагадан башлана»дип юкка гына әйтмәгәннәр. Балага тәрбияне иң элек ата-ана сеңдерергә тиеш, ә аның киңрәк төшенчәсен ул мәктәптән,җәмгыятьтән татый. Әхлаклылык ул - кешенең эш-хәрәкәтләрендә,көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган,билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

    Ян Коменский: »Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары-зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр».

    Сенека: »Кем фәннәрне үзләштерүдә өлгереп , яхшы гадәтләрне үзләштерүдә артта калса ,шул өлгерүгә караганда күбрәк артта кала».

    Песталоцци: »Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш».

    Р.Фәхреддин:» Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас».

    Гегель, немецфилософы: «Нинди дә булса әхлакый эш башкарып кына кеше игелекле саналмый әле; әгәр шушы тәртип ысулы аның характерының даими сыйфаты икән, ул чагында аны игелекле дип була».

    Кызганыч, әлегә безнең буын әхлак төшенчәсенең никадәрле кыйммәтле хәзинә икәнлеген аңлау дәрәҗәсенә ирешеп җитмәгән. Бүгенге балаларның ата-аналары үзләре үк әхлак белеменә мохтаҗ кешеләр. Шуңа күрә татар халык авыз иҗатының әлеге төре балаларга 1нче сыйныфтан ук таныш булырга тиеш. Әлбәттә мәкальләр уку дәресләрендә ешрак кулланылалар. Уку дәреслекләре төрле әхлакый нормаларга бүленгән темалардан тора. Мәсәлән, «Туган җир, туган ил» бүлегенә «Үз илең –алтын бишек», «Иле юкның көне юк», »Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә» кебек Ватанга, Туган илгә һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган мәкальләрне дөрес файдалану яшь буында патриотик тойгылар формалаштыруга ярдәм итә.

    Халык мәкальләрендә шулай ук хезмәт,акыл һәм һөнәрлелек темасы да киң урын алып тора. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», «Тик тормаган тук торган». Мәкальләрдә ялкау, булдыксыз, бушка шапырынучы кешеләр каты тәнкыйтькә дучар була: »Ялкау ятып эшләр, утырып йоклар», »Ялкау өмәгә йөрүне ярата» Һ.б.

    Яхшылык һәм яманлык, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр, белем алуның әһәмияте 2-4 сыйныф дәреслекләрендә мөһим урын алып тора.Уку дәресләрендә, мәкальләрнең тәрбияви функциясеннән киңрәк файдалануны күздә тотып, мәкальләр белән исемләнгән язма эшләр уздырыла.Мәсәлән, укучыларга түбәндәге темаларга хикәя яздыруны оештырып була:»Эш беткәч, уйнарга ярый», «Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә», «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс».

    Дәрескә куйган максатларымның берсе әдәплелек, әлаклылык кануннарына нигезләнгән. Хикәя укыйбызмы, әкиятме, шигырьләр өйрәнәбезме - аларның асылы барыбер әдәпкә кайтып кала. Язма эшләрдән тыш бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә түбәндәге эш төрләре актив кулланыла: укылган әсәргә анализ ясала һәм авторның әйтергә теләгән фикере ачыла. Әлеге фикерне укучылар үзләре мәкальләр ярдәмендә тулыландыралар. Яисә укытучы тактага мәкальләр язып куя һәм укучылар кирәклесен табып укыйлар һәм мәгънәсен тирәнрәк итеп ачалар, әлеге мәкальгә

    тагын берничә мәкаль табып әйтәләр. Шулай ук әсәрдән мәкаль булырлык җөмләләрне эзләп табалар һәм шул җөмләгә якын булган мәкальләрне искә төшерәләр.

    Мәкальләрнең икенче өлешен табу буенча уен уздыру да нәтиҗәле һәм кызыклы эш төрләренең берсе:

    Укытучы : Укучылар :

    Туган илең... туган анаң.

    Наданлык... хурлык.

    Икмәк... ил байлыгы.

    Әни суккан... авыртмый.

    Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Дәрестә, тәнәфестә төрле бәхәсле һәм конфликтлы ситуацияләр килеп чыгарга мөмкин. Булган вакыйгага карата балаларга өйдә миниатюр сочинение язарга бирелә. Әлеге мөстәкыйль эшнең исемен укучылар я үзләре, я укытучы мәкаль исеме белән атый. Балалар, мәкальләрне файдаланып, үзләренең, иптәшләренең җитешсезлекләре, яхшы яклары, матур яисә начар эшләре турында бик теләп язалар. Үзләре нәтиҗә ясыйлар һәм проблеманы чишү юлларын эзлиләр. Мондый төр эшләрнең тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Чөнки укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.

    Татар грамматикасы дәресләрендә төрле сыйныфта, теләсә нинди теманы үткәндә халык мәкальләреннән иркен файдаланып була.Мондый очракта урынлы файдаланылган мәкальләр укучыларның белемен тирәнәйтеп кенә калмыйлар, тел дәресләренең тәрбияви әһәмиятен, эмоциональлеген арттыра төшәләр. Ул матур язу күнегүләреннән үк башлана. Матур язу күнегүенең соңгы юлы итеп мәкаль алын. Эш тәмамлангач, укучылар бик теләп аның эчтәлеген аңлатырга омтылалар.

    2,3,4 нче сыйныф укучыларында тел дәресләрендә өстәмә эш дәфтәрләрендә үтелгән теманы ныгыту яисә гомуми кабатлаулар вакытында мәкальләр белән бирелгән күнегүләр өстендә эшләү оештырыла. 2 нче сыйныфта ул төшеп калган хәрефләр урынына тиешлеләрен куеп язу яисә мәкальләрдән исемнәрне табу кебек эшләр булса, 3-4 нче сыйныфларда эш әзрәк кыенлаша.

    1.Бирелгән мәкальләрдән сыйфат һәм сыйфатланмышларны табу, аларның төрләрен күрсәтү, мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату сорала.(«Астыртын эт өрми тешли»,»Яхшы сүз җан азыгы» һ.б.)

    2. Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләү. Моның өчен сыйныфка түбәндәге мәкальләр тәкъдим ителә:»Үтә кызыл тиз уңа»,»Юләр дустан акыллы дошман яхшырак» һ.б.

    3.Мәкальләргә тиешле ялгаулар куеп, күчереп язу :»Әти... бала ятим түгел,әни... бала ятим», « Яхшы сүз бал... татлы» һ.б.

    4.Тиешле сыйфатларны өстәп мәкальләрне күчереп язу һәм мәгънәсен аңлату: «Ипи-тоз - ...йөз»,»... ил узар,укымаган ил тузар», «... сүз таш яра».

    5.Мәкальләрдәге сыйфатларны аларның синонимнары яки антонимнары белән алыштырырга кушыла:»Яңа дустым булды дип, ... дусны ташламыйлар.»,»Бауның озыны,сүзнең ... яхшы».

    6.Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык төрен табу:»Җиде кат үлчә,бер кат кис»,»Үзеңне үзең мактама» һ.б.

    7.Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын күрсәтү:»Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар»,»Батыр яуда беленер» һ.б.

    8.Сан темасы өйрәнгәндә микъдар саннары кергән мәкальләрдән мисаллар китерергә була:»Җиде кат үлчә,бер кат кис», «Беләге юан берне егар,белеме юан меңне егар» һ.б.

    Күргәнегезчә мәкальләрне уку һәм язу дәресләрендә киң һәм урынлы кулланып була. Чөнки белем бирү белән бергә, татар халык авыз иҗаты элек-электән халык тарафыннан киң кулланылган һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Әхлак тәрбиясе бирүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе итеп уку һәм язу дәресләрендә мәкальләрне куллануны күрәм. Чынан да,аларны өйрәнү,хәтердә калдыру,урынлы файдалана белү безнең сөйләмебезне баета,логик фикерләвебезне үстерә,камилләштерә,халыкка,туган телебезгә мәхәббәт,гүзәл сыйфатлар тәрбияли. Әгәр дә укучылар башлангыч сыйныфлардан ук мәкальләрне җыеп һәм теркәп барсалар,ул дәрестә генә түгел,гомер юлларында да аларга бик яхшы киңәшче булыр иде.


    Кулланылган әдәбият

    1. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Кереш сүз һәм аңлатмалары белән 3 томда.

    2. I т. / Н Исәнбәт. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1959. – 913 б.:

    2.Мәхмүтов Х. К. Насыйри һәм татар фольклористикасы / Х.Мәхмүтов // Фольклор жанрларын анализлау. – Казан: Унив-т нәшр., 1986. – Б. 14-22.

    3.Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1987. – 590 б.

    4.Татар халык иҗаты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004. – 479 б.


      Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Муниципальное бюджетное методическое учреждение «Городской методический центр» г. Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152