Портал  |  Форум  |  Контакт  

Выпуски журнала

Свидетельство


    

  • - Учительская
  • Портфолио – укытучы эшчәнлегенең төп күрсәткече

    Бламыкова Ильфира Робертовна, 81нче мәктәпнең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    Ил күләмендә кабул ителгән «Мәгариф» дәүләт проекты безнең республикада да мәгариф үсешенә яңа этәргеч бирде. Безнең милли мәгариф яшь буынга төпле белем, яхшы тәрбия бирү, балаларыбызның сәламәтлеген ныгыту, аларны җәмгыятькә файдалы шәхесләр итеп тәрбияләү мәсьәләләрен һәрдаим игътибар үзәгендә тота, бу юнәлешләрдә максатчан эш алып бара. Җәмгыятькә яңа карашлы кешеләр тәрбияләү – заман таләбе булып кала. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: хәзерге укучы инициативалы, алган информацияне анализлый һәм тиешле нәтиҗә чыгара белергә, әйләнә-тирәдәгеләргә яраклашып, үз сүзен әйтә һәм үзенең фикерен яклый белергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Укытуның сыйфатын күтәрү өчен, укытучы үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә эшләп, һәрвакыт үсештә булырга, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга; укучылар алдында гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән эшли белергә тиеш.

    Укучының теге яки бу дәрәҗәдә формалашуында укытучының биргән көче бәһасез. Ләкин моның язуда санлы күрсәткече юк. Ә икенче яктан караганда, аның бөтен эшчәнлегенең нәтиҗәләре тупланган шәхси эш папкасы бар бит. Хәзер без аны портфолио дип йөртәбез.

    Һәр төр эшчәнлекнең сыйфаты бәяләнә. Ә педагогик эшнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын билгеләү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Портфолиодагы мәгълүматлар аша укытучы үз эшенә анализ ясый, нәтиҗәләр һәм уңышларны билгели, проблемаларны ачыклый. Киләсе уку елына бурычлар куя, эш планын төзи. Эшчәнлекне бәяләү кешегә яңа уңышларга ирешергә, яхшырак эшләргә мөмкинлек тудыра. Бу уңайдан укытучы эшчәнлегенең матди яктан тәэмин ителүе турында да сүз алып барырга мөмкин. Педагогик эшчәнлекне стимуллаштыру укытучының эшкә уңай мөнәсәбәтен булдыруда зур әһәмияткә ия.

    Портфолионы вакытында һәм дөрес итеп тутырып бару кирәк, чөнки һәр мәгълүмат, һәр тикшерү, нәтиҗә үз чиратында укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм укытучыга вакытында кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Һәр укытучының иҗади үсеш күрсәткечләре, казанышларының тулы бу җыентыгы аттестация үтәр өчен дә зур ярдәмлек. Тагын бер әһәмиятле аспектны әйтеп китәргә кирәк. Укытучы башка коллегаларының портфолиолары белән танышу, яхшырак портфолионы күрү яки үзенекен күрсәтү, бәяләү, башкаларның тәҗрибәләрен үзендә кулланып карау, яхшыгарак омтылу мөмкинлеге ала. Димәк, портфолио үзүсешкә, үзеңне камилләштерүгә юнәлеш бирә.

    Портфолио төзүне һәр педагог үзенчә, иҗади якын килеп башкара ала. Ул файллар папкасы яки презентация рәвешендә дә, укытучының шәхси сайты рәвешендә дә булырга мөмкин. Әмма структурасы буенча потфолио түбәндәге бүлекләрне эченә ала:

    I бүлек. Укытучы турында гомуми мәгълүмат

    1. Укытучының фамилиясе, исеме, атасының исеме

    2. Вазыйфасы

    3. Педагогик стажы

    4. Белеме, белгечлеге

    5. Соңгы аттестация елы

    6. Квалификация күтәрү курслары

    II бүлек. Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре

    1. Укучыларның предмет буенча уку программаларын үзләштерү нәтиҗәләре турында материаллар;

    2. Контроль кисеш (срезлар) нәтиҗәләре;

    3. Контроль кисеш (срез) нигезендә чагыштырма анализ;

    4. Укучыларның мәктәп, район, шәһәр һ.б. олимпиадаларда, конкурсларда катнашуы;

    5. Укучыларның чирек, ел өлгереш нәтиҗәләре;

    6. Медалистлар, вузларга укырга керүчеләр турында мәгълүматлар.

    Алар таблицалар, графиклар, диаграммалар ярдәмендә яктыртылып бара. Бу бүлекне иң нәтиҗәле бүлек дияргә мөмкин. Мәктәптә укучыларның белемнәрен өзлексез тикшерү, өйрәнү буенча мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә. Системалы тикшерү укучыларның нинди тема, бүлек буенча авырлыклар кичерүен аңларга һәм шуларны тулылындыру, төзәтү өстендә эшләүнең иң уңышлы төре. Шул исәптән укытучыга педагогик процессны оештырудагы кимчелекләрне, үз эшендәге хаталарны да күрергә ярдәм итә.

    III бүлек. Фәнни-методик эшчәнлек

    Бу бүлеккә педагогның һөнәри осталыгын күрсәтүче методик материаллар кертелә:

    1. Эш тәҗрибәсе буенча чыгышлар; ачык дәресләр;

    2. Ачык чаралар; иҗади группалардагы эшчәнлек;

    3. Уку-укыту процессында информацион-коммуникатив технологияләр куллану;

    4. «Түгәрәк өстәлләр», семинарлар, мастер-класслар үткәрү;

    5. Фәнни тикшеренүләр үткәрү;

    6. Авторлык программалары төзү;

    7. Иҗади отчет, реферат, доклад, мәкаләләр әзерләү.(Бу чыгышларның ни дәрәҗәдә: мәктәп, район, шәһәр күләмендә уздырылуы, исеме, формасы кайчан уздырылган датасы язып куелырга, ачык дәрес яки чараның план-конспекты, тезисы теркәлергә тиеш.)

    IV бүлек. Предмет буенча дәрестән тыш эшчәнлек

    1. Укучыларның предмет буенча башкарган иҗади эшләр, рефератлар, проектлар, уку-тикшеренү эшләре исемлеге;

    2. Төрле олимпиадаларда, ярышларда, интеллектуаль марафоннарда җиңүче укучылар исемлеге;

    3. Класстан тыш чараларның сценарийлары, фотографияләре (күргәзмәләр, экскурсияләр, КВН, брейн-ринг һ.б.);

    4. Түгәрәкләрнең һәм факультативларның эш программалары һ.б документлар.

    V бүлек. Казанышлар

    Анда мактау кәгазьләрен, грамоталарны һ.б. бүләкләрне тупларга мөмкин.

    Алда әйткәнемчә, бу портфолионың эчтәлеге яки структурасы гына. Һәркем аны үзенчә киңәйтергә, баетырга хаклы. Портфолионы дөрес һәм уңай эмоция калдырырлык итеп төзергә теләгән кешегә интернет аркылы бик бай мәгълүмат, файдалы киңәшләр һәм матур, кызыклы үрнәкләр алырга мөмкин.


      Сертификат:









    Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2024.
    Муниципальное бюджетное методическое учреждение «Городской методический центр» г. Казани.
    Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-44152