Абдулла Алиш музееның уку компетенциясен формалаштырудагы роле

Фәрхетдинова Элмира Мингазиз кызы,
Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге
20 нче гимназиянең директор урынбасары


«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч», —
дип белдерде президентыбыз. Р.Н.Миннеханов.


Балалар укый беләме? Әйе! Язылганны укый белсә дә, һәр укучы текстның әһәмиятен аңлый, тиешле мәгълүматны таба алмый.

Яңа белем бирү стандарты укытучыларга мөһим бурычларны хәл итү кирәклегенә ишарәли: укучының уку компетентлыгын һәм уку мөстәкыйльлеген формалаштыру, укучы үзен иҗади эшчәнлеккә сәләтле икәнен аңлавы һ.б.

Федераль белем бирү стандартлары[1]. буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Компетентлык – заман таләбе. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы компетенция дип атала. Компетентлы кеше [латин телендә сompetentis – соответствующий, способный] – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес[2].

Соңгы еллардаPISA, PIRLS критерийлары дигән сүзләрне укытучыларга еш ишетергә туры килә. Укучы материалны укыганнан соң, нәтиҗәләр ясарга,мәгъ¬лүматны файдалана һәм аны тормышта куллана белергә тиеш. Моның өчен текстны аңларга, сүзнең ни хакта барганына төшенергә кирәк. Димәк, мөгаллимнәр алдында торган төп бурычларның берсе - укучыларда уку компетенциялсен формалаштыру, укучыларның функциональ уку белемен камилләштерү тора. Уку проблемасы хәзерге вакытта аеруча зур игътибар зонасында тора. Фикерләр диапазоны укучылар культурасының тирән кризисын шәрехләүдән алып, мәгълүмати җәмгыять шартларында укуның яңа моделен раслауга кадәр үзгәреп, заман укучыларын укуга җәлеп итүнең яңа нәтиҗәле юлларын эзләү бара.

Укыту процессында педагогик технологияләрне куллану-уку процессының нәтиҗәлелеген күтәрүнең мөмкин булган юлларының берсе. Нәкъ менә педагогик технологияләрне куллану уку-укутуның нәтиҗәлелеген арттырырга, тәрбия бурычларын хәл итәргә һәм укучыда әйләнә-тирә дөньяны мөстәкыйль белүгә әзерлек булдырырга мөмкинлек бирә.

Гимназиядә 2017 елдан башлап, «Милли гимназия шартларында укучыларда культурологик компетенцияләрне формалаштыруда мәктәп музееның роле» инновацион проект эшләп килә. Әлеге проект кысаларында, түбәндәге эшләр ашырыла:

Музей-кабинетлар ачылу.

Хәзерге көндә бездә “Алиш варислары”, “Милли мирас", "Мәңгелек хәтер”, “Иске татар бистәсе” музейлары эшли.

Музей белән эшчәнлек, дәресләр, укыту-тәрбия процессы белән элемтәне җайга салырга мөмкинлек бирә. Укыту-тәрбия процессында төрле алымнар һәм дәрестән тыш эш формалары кулланыла:

- музей дәресләре;

- семинарлар;

- фәнни-гамәли конференцияләр;

- эзләү һәм проект эшчәнлеге;

- акцияләрдә катнашу һ.б.

Укучылар арасында "Яшь экскурсоводлар клубы"кебек эш формасы аеруча популяр. Яшь экскурсоводларга, текст өстендә эш дәверендә күп мәгълүмат җыярга туры килә. Алар сөйләү өчен текст әзерләгәндә бары тик кирәкле материалны сайлап алып, сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнеп, укучыларга шул мәгълүматны җиткерә белергә тиеш.

Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер кыйммәтле хәзинә. Төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелсә, укучылар музей материиалларын кулланалар, чөнки монда бай материал табып була. Шул ук вакытта, укучылар экспонатлар тарихын аерым өйрәнәләр, мәгълүмат җыялар, өстәмә материал укыйлар, кирәклесен сайлап алалар. Менә бу-уку компетентлыгын формалаштыру буенча эшнең бер юнәлеше.

Музейларда кичәләр, чаралар үздырыла. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф–гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән шәхеснең гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Ел дәвамнда, Абдулла Алиш исемендәге лауреатлар белән кызыклы очрашулар еш уздырыла. Ләбиб Лерон, Илсөяр Сөнкишева, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех һ.б. Алар очрашуга үзләре белән төрле истәлекле әйберләр, үзләре язган китапларны истәлеккә алып киләләр, музейда үткәрелгән төрле чараларда катнашалар. Укучылар чын язучылардан алган китапларны тагын да кызыксынып укыйлар.Очрашу вакытында әңгәмә, диологлар оештырыла. Диалог ул коммуникатив чара (фикерләүне уртаклашу чарасы). Шуңа да аны, мөмкин кадәр, реаль әңгәмә кору шартларына якынайтып эшләү, укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларының берсе дип саныйм.

Буктрейлер - ниндидер китап яки әсәр турында сөйләүче аз вакытлы видеоролик. Максаты: әсәргә кызыксыну уяту, укучының игътибарын җәлеп итү. Яңа, классик әсәрләргә карата ясарга була. Музей-дәрес кысаларында укучылар буктрейлерлар ясыйлар. Ә китапны укымыйча, әсәрне күрмичә моны эшләргә мөмкин түгел.

Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, бер яктан, максатчан педагогик эшчәнлек булса, икенче яктан, укучыны укуга җәлеп итү, кызыксындыра торган даими процесс та булып тора.

Укучыларның уку компетентлыгын формалаштыру, халык милли йолаларына кызызксыну тәрбияләү максатыннан әдәби музыкаль кичәләр, милли уеннар оештыру да отышлы.

Гимназиядә “Күңелле тәнәфес” проекты гамәлгә ашырыла. Һәр сыйныф татар халык уеннарын өйрәнә, гимназия укучыларына тәкъдим итә. Уенны өйрәнү барышында аның тарихы, уйналу тәртипләре өйрәнелә. Укучылар үзләренең туган телендә җырлы-биюләр башкаралар, сүз байлыкларын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү күнекмәләре өстендә эшлиләр.

Минемчә, иҗади якын килү һәм традицион булмаган эш алымнары гына хәзерге заман укучысының актив уку позициясен формалаштыруга ярдәм итә һәм балаларда белем алуга кызыксыну уята. Укыган, туган телен камил белгән дәрәҗәдә, милли үзаңы булган укучы гына гимназиядән олы тормыш юлына әзер шәхес булып чыга.

Кулланылган әдәбият:

1. Федераль белем бирү стандартлары

2. https://mon.tatarstan.ru/tat/FGOS.htm

3. https://matbugat.ru/news/?id=19851


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика