Укучыларның уку грамоталылыгына бер этәргеч

Совет районы милли эшләр буенча методисты,
МББУ 187 нче күп профильле лицейның
югары квалификацион категорияле
туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Бикмухаметова Ләйлә Зөлфәт кызы


Тормышның бүгенге таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген үзгәртү максатыннан уку грамоталылыгын кертеп җибәрде. Мәгариф системасындагы шушы яңалыкларны тормышка ашыру максатынан икенче буын дәүләт стандартларына таянып үгәртелде. Яңа стандартның гамәлдәгәсеннән аермасы – бала шәхесенә уку грамоталылыгын үзәккә кую.

Уку грамоталылыгы уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын үз эченә ала. Балаларга әхлакый, эстетик тәрбия бирүдә, аларның җәмгыятьтә чын, зыялы шәхес булып формалашуында башка предметлардан аермалы буларак татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә әһәмияте зур. Уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү, укучының үз фикерен татар телендә әйтә алуы. Уку грамоталылыгы буенча баланың укып алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә, туган проблемаларның чишелешен эзли, таба белергә тиеш.

Бүгенге көндә, мәгариф системасын модернизацияләү турында сүз алып барганда, беренче чиратта - белем бирүнең яңа стратегиясе, мәктәпнең үзәге, йөрәге булган мәктәп китапханәсенең укыту һәм тәрбия эшендәге роле һәм әһәмиятен аңлау.

Татар әдәбияты укытучысы белән мәктәп китапханәчесенең эшчәнлеге бер юнәлештә тәңгәл булырыга тиеш. Ул да булса, балада китап укырга һәм матур әдәбият белән кызыксыну уятырга мөһим.

Укучыда китап укуга кызыксынуны булдыру өчен – уку процессында укучыда гаҗәпләнү хисен тудыру – таныш әйбердән таныш булмаганны, күңелсездән – шаккаттатырырлыкны, гадәти нәрсәләрдән - гадәти булмаганны күрә белү. Чөнки, бала беренче мәртәбә укый башлау чорында үзе өчен бик кызыклы ачышлар ясый, мәсәлән, ниндидер кызыклы “ыргаклар”ның сине көлдерә яки уйландыра алуы, аннан соң сүзләр тезмәсенең ниндидер яңалык әйтә алуы. Менә бу мизгел – гаҗәпләнү мизгелен саклап калу бик мөһим.

Милли үз аңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче шәхес кенә үз халкын ярата, үз милләте өчен борчылып йөрүче булып, шуңа тартылып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы эшне уңышлы хәл итүдә төп чыганакларның берсе-халкыбызның күңел байлыгыы булган бөек язучылар әсәрләре. Туган якны, хезмәтне сөю, батырлык, ата-анага хөрмәт, дошманга нәфрәт кебек сыйфатлар турында да беренче төшенчәләр халкыбызның сүз сәнгате - татар әдәбиятында күрсәтелә. Ә бу төшенчәләр, күпие вакыт үтүенә карамастан, беркайчан да үз көчен югалтмаган.

Әхлак, тәрбия, кешелеклелек темаларына караган әсәрләрне өйрәнгәндә укучылар нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аңлап, ни өчен шулай килеп чыгу сәбәпләрен эзләү, аны булдырмау юллары турында фикер йөртә, моның өчен, әлбәттә, уку грамоталылыгына тартырга кирәк. 1-2 нче сыйныфларда укучылар халык һәм язучылар иҗат иткән әкиятләрне укып уңай һәм тискәре сыйфатларны күрсәтеп анализлый белсәләр, өлкәнрәк сыйныфларда проблемалы ситуацияләрне алардан чыгу юлларын күрсәтергә тиеш булалар. Укучыларны әхлакый яктан тәрбияләүдә төрле халык әкиятләре дә, татар халык иҗатын өйрәнү дә зур нәтиҗәгә китерә. Әминә Бикчәнтәева, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Ләбибә Ихсанова, Фәнис Яруллиннарның тәрбияви мәсьәләләрне яктырткан иҗади әсәрләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Әсәрләрне укыганда укучыларның иҗади һәм логик фикерәү сәләтен үстерү эш алымнарының төп нигезен тәшкил итә.

Мин 8нче сыйныф укучыларына сыйныфтан тыш укуга берничә китап авторын тәкъдим иттем. Укучыларның күзе Фәнис Яруллинның “Урман кызы” дигән җыентыгына төште. Әдип Фәнис ага берничә хикәясен биргән, шул исәптән минем укучыларымның игътибарын җәлеп иткән әсәр “Мәхәббәт упкыны” дигәне бар иде. Без бу әсәр белән район күләмендә “Китап укучылар конференциясен” үткәрдек. Укучылар хикәяне йотлыгып укып чыктылар һәм конференциядә дискуссиядә дә катанашырга булдылар. Башта авырсынып торган идем, бу әсәрдә күтәрелеп чыккан тема яшүсмер балаларга кагыла. Минем укучыларым кыенсынып, тартынып җавап бирә алмаслар дип уйлаган идем, ләкин үз сүзләрен, фикерләрен матур итеп әйтә белүләре бик куандырыды.

Бу хикәядә бик зур тормыш фәлсәфәсен керткән әсәр. Фәнис Яруллин заманасы болганчык булганга, тирә-юньдәге ямьсез үзгәрешләр яшьләргә дә күчүен искәртә. Кешеләр арасындагы үзара мөгаләмә дорфалануы, кешенең рухи дөньясы, күңел киңлеге, мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатлары түгел, ә матди мөмкинлекләр, байлык беренче планга чыгуын искәртә. Бу күренешләр, әлбәттә, өлкәннәр белән яшьләрнең мөнәсәбәтләрен авыр хәлгә калдыра. Фәнис Яруллин хәзерге замана яшьләр тормышын бик яхшы белгән шәхес. “Мәхәббәт упкыны” әсәрен укыганда моңа тагын бер кат ышанасың. Әсәрдә мәхәббәт темасы да урын алган. Йөрәктә хисләр төене барлыкка килүен тасфирлый. Әле хыял канатларында күккә күтәреләсең, әле җиргә төшәсең. Әсәрне укыган укучы аныкитеп күрә: хис-кичерешләр тулаем җаныңны чорнап алырлык кайнарлыкта, вакыйгалар агышы борылып-борылып, аккан елга кебек көтелмәгән үзгәрештә бирелә.

Укучыларны гаҗәпләндерә торган моментларның берсе укучының күңеле белән тышкы дөньядан эчке дөньяга кайтуы турында сүз бара. Матур әдәбияттан башка безнең кайчан икенче бер кешенең уй-фикерләрен, аның фикер агышын, аның хисләрен, шатлагын, кайгысын, дөньяны сиземләвен үзебез аша үткәрә алыр идек? Башка кешенең борчуларын, уйлануларын үзеңнеке шикелле кабул итә алу һәм уку аша кешенең иң тирән хисләрен, халәтен күрү һәм белү, һичшиксез, кешене шәхес буларак баетуда зур роль уйный. Һәм шуны да әйтергә кирәк, бу зур күчеш – ике яклы хәрәкәт шикелле.Укучы персонаж дөньясына күчсә, персонаж дөньясы аңа күчә.

Кәрҗин оста үрүчеләр талчыбык башларын күзгә күренмәслек итеп яшерә белгән кебек, Фәнис Яруллин да вакыйгалар белән вакыйгаларны, персонажлар белән персонажларны, диалог белән диалогларны оста итеп, “чыбык очын” күренми торган итеп бәйләгән.

Китап укучылар конфренциясе бик кызклы һәм мавыктыпгыч узды, барысы да кәнагать калды, бигрәк тә укучыларым. Чөнки бу чарада алар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар, олы тормыш юлының беренче баскачын атлап чыкканда киртәләргә юлыкмаслар дип уйлыйм.

Матут әдәбият – ул уку грамоталылыгының төп басукычы дип саныйм. Уку грамоталылыгы аша педагогик тәэсир вазифасын бөтен җәмгыять тормышы, иҗтимагый – икътисади тәртипләр, әхлак принциплар, укыту-тәрбия системасы белән берлектә генә башкарыла. Бу бурычны ни дәрәҗәдә уңышлы үтәү әсәрнең идея – сәнгатьчә камиллегенә бәйләнгән. Тик, әсәр күпме генә уңышлы булмасын, әгәр аны укымыйлар икән, бу турыда сөйләшү – мәгънәсез бер вакыт үткәрү булыр иде. Әдәбият укытуның сыйфатын күтәрергә кирәк. Мәктәптә әдәбият укытуның асылы, ничек укыту, балаларга нинди әсәрләр тәкъдим итү методика тарафыннан нигезләнергә тиеш. Әдәбият дәресләре – эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Музыка, рәсем сәнгате белән янәшә сүз сәнгате - әдәбият укытыла. Ул дөньяны, тормышны, тарихны һәм бүгенгене, кешенең үз-үзен тотышын, психологиясен аңлауга ачкыч ролен үти.

Кулланылган әдәбият:

1. Федераль белем бирү стандартлары

2. https://mon.tatarstan.ru/tat/FGOS.htm

3. https://matbugat.ru/news/?id=19851


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика