Татар теле һәм әдәбиятын укытудагы кыенлыклар һәм аларны чишү юллары

Совет районы 86 нчы урта белем бирү мәктәбе
Туган тел һәм әдәбият укытучысы
Хисмәтуллина Лилия Шәвкат кызы


И телем, сансыз гасырны исән – сау кичкән телем,

Сыкраулар теле түгел син, күкрәүләр теле бүген!- дип язган Хәсән Туфан “Туган тел турындагы җырлар” шигырендә.

Туган телнең аяныч язмышы, яшь буынның үз телләрен онытуы аны борчыган. Бүгенге көндә телебезгә карата карашларның үзгәрүе безне борчый. Туган телебезне саклау,өйрәнү һәм үстерү мөһим.

Татар телен башлангыч сыйныфларда укыткан елларда килеп туган кыенлыклар турында язып үтәсем килә. Үзем 2003 нче елда Казан Дәүләт университетында белем алып,татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алгач, балаларга туган телемне укытырга керештем.Төрле мәктәпләрдә,төрле дәреслекләр белән эшләргә туры килде.Дәресләрем балаларга кызыклы,файдалы,мавыктыргыч булсын өчен,читтән бик күп мәгьлүмәтләр эзли башладым. Шулай шактый зур материал тупланды.Тик шулай да дәрес конспектын әзерләгәндә,күңелгә нидер җитми,нәрсәдер өстисе килә иде.Мәсәлән дәрес барышында,оештыру моментында,уңай психологик халәт тудыру өчен бик күп шигырьләр,мәкальләр,әйтемнәр тупларга туры килде:

-Хәерле көн,дуслар сезгә

Хәерле көн, һәммәгезгә,

Татар телен өйрәнүдә

Уңышлар телим сезгә!

Тупланган шигырьләрне hәрбер укытучы үзенчә үзгәртеп,мотивацион шигырьләргә әверелдерергә мәҗбүр булды.Чөнки бүгенге көнгә чаклы укытучы өстәлендэ андый мотивацион шигырьләр тупланмасы юк!Бу исә укытучының шәхси вакытын киметә.

Мәкальләр,әйтемнәр җыентыгы бар,дәрес барышында аларны рәхәтләнеп куллана алабыз мәсәлән:

-Бәхетне юлдан эзләмә,белемнән эзлә!

-Күп укыган күп белер!

-Телең ни әйтсә,колагың шуны ишетер!

Бу җыентыклар күп тираж белән бастырылмаганга күрә,бөтен укытучыга сатып алу мөмкинлеге кыенлаша.Бик кызганыч,әлбәттә!

Актуальләштерү яки проблема тудырганда,без укытучыларга табышмаклар җыентыгы ярдәмгә килә.Шулай ук укытучының вакытын сарыф итмәс өчен,китап кибетләрендә крассвордлар җыелмасын сатып аласыбыз килә.Җыентыкка килгәндә башлангыч сыйныф укучылары өчен,бу китаплар рәсемле,матур шрифт белән язылса,методик әсбап рәвешендә кулланырга ягьни ксерокопиясен төшерерлек итеп файдаланырлык булсын иде.

Шулай ук укучыларда матур язу күнекмәләрен ныгыту өчен, бу тематикадагы җыентыклар юк,мәсәлән:

-Чч Чч Чч Чч......

-Үрдәккәем чумасың,чумасың да чыгасың.

Ял иту минутлары җыелмасы татар телендә юк диярлек,булганнары да кызыклы түгел. Әлеге кулланмалар балалар телендә гадиләштерелеп ,аларга аңлаешлы итеп, яңадан күп тираж белән бастырылыр дигән теләктә калабыз. Уку мәсьәләсен куйган очракта,интернет челтәрләреннән куллана алабыз,ләкин алар бик таркау. Сайтларның күбесе ачылмый ягьни мәгьүматлар яңартылмый.

Укытучыларның hәммәсенә дә куллану мөмкинлеге бирелми.Шундый сайтларның булуы турында мәгьлүмәт аз.

Дәрес барышында куланырлык уеннар җыентыгы да бүгенге көнгә чаклы бастырылмаган. Алар, гомумән,диярлек юк.

Рефлексия вакытында татар телендә смайликларны кулланыр өчен китап кибетләрендә аларны табып булмый.Яңадан укытучы узе ясап үзе принтер аша чыгара,бу исә, алда әйткәнчә, укытучының вакытын сарыф итә.Бүгенге көн кысаларында татар телен алып барыр өчен,татар теле укытучыларына ,бүтән предмет укытучыларына караганда,дәрескә әзерләнгәндә, вакытны күбрәк сарыф итәргә туры килә.Татар теле укытучысының куп еллар эшләү дәверендә тупланган материаллары булган очракта гына дәрес кызыклы ,файдалы балалар өчен.Яшь укытучыларга кулланыр өчен материаллар юк диярлек.Чөнки бүтән предметлар белән чагыштырганда,мәсәлән, инглиз теле дәреслекләре матур рәсемнәр белән,дәреслеккә аудио тасма бирелә.Укучы татар телен белмәгән очракта да ,аудио язманы тыңлап, теманы аңларга мөмкин. Музыкага кушылып җырлаган сыман сүзләрне истә калдыра.

Өстәмә белем бирү чараларын үткәргәндә,шулай ук материаллар аз. Кызыклы грамматика дигән китап рәвешендәге тупланмалар кирәк бугенге көндә!Татар орнаментларының бизәкләре, тел байлыгын ныгытыр өчен тизәйткечләр,кызыклы татар телен ойрәну максатыннан әти-әниләр өчен дә китаплар басылса, бик унышлы булыр иде.Татар телен кызыклы, сыйфатлы итеп укытыр өчен укытучы өстәлендә, дәүләт тарафыннан кабул ителгән кулланмалар бүгенге көндә бик кирәк!


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика