“Сәйлән – матурлык, шатлык иле”

Сөнгатуллина Тәнзилә Гарәф кызы,
261нче бакча мөдире


Казан шәһәре Совет районының 261нче “Сәйлән” балалар бакчасы Азино бистәсендә урнашкан. Бакчабыз 2002 нче елның ноябрь аенда ачылды һәм аңа татар балалар бакчасы статусы бирелде. Ул вакытта Азино бистәсендә бакчалар бик аз, ә татар бакчалары юк дәрәҗәсендә иде. Азино бистәсенең күпмилләтле һәм анда төрле телләрдә сөйләшүче гаиләләр яшәвен исәпкә алсак, милли җанлы бакча булдыру, әлбәттә, җиңел булмады. Ләкин без максатыбызга (балаларны туган телне яратырга өйрәтү, аның матурлыгына төшендерү, ата-бабаларыбыздан калган милли мирасны түкми-чәчми яшь буынга җиткерү) тугры калып, тырышлыгыбыз, үҗәтлегебез аркасында без моңа ирештек дип саныйм. Бүгенге көндә бакчабыз татар балалар бакчасы статусын горур йөртә, безне районда, шәһәрдә, республикабызда да беләләр. Инде берничә ел “Сәйлән” иң яхшы балалар бакчалары шәһәр рейтингында беренче унлыкта тора, без “Иң яхшы икетелле балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәпкәчә белем учреждениесе”, “Ел тәрбиячесе”, “Татарча сөйләшәм һәм эшлим”, “Балалар бакчасының туган як почмагы”, “Балачак иле”, “Сәләтле бәләкәч”, “Яшь артист” һәм башка бик күп төрле конкурслар призерлары, җиңүчеләре.

18 ел эшләү дәверендә бакчабызның имиджы булдырылды. Әти-әниләр безне беләләр, сайлыйлар, икенче, өченче балаларын алып киләләр. Инде беренче чыгарылыш балалары хәзер үзләре әниләр, әтиләр, шуңа күрә оныклар да килә безгә! Һичшиксез, бакчага уңай мөнәсәбәтне мөдир, белемле һәм компетентлы педагоглар, барлык хезмәткәрләр, аларның бер-берсе һәм балалар белән аралашу стиле, ачык йөзе, тышкы кыяфәте, бакчада тудырылган заманча шартлар тудыра. Башка бакчалардан безне нинди факторлар аерып тора соң? Шуларга киңрәк тукталыйк.

Беренче фактор, безгә калса, матурлыкка, эстетикага омтылу. Бакчабызның һәр почмагында - төркем бүлмәләре, территория, уен мәйданчыклары – барысында җылылык, матурлык тудырылган. Әйдә ярар дип түгел, һәрберсе кат-кат уйланып, киңәшләшеп эшләнелгән. Территориябез генә бер гектарлы! Җәй башында ул гөл бакчасына әверелә. Һәр агач, һәр куак, һәр чәчәк, әкият геройлары, тематикага туры китереп ясалган һәм җиһазландырылган верандалар безнең өчен мөһим, без аны үз көчебез белән булдырабыз. Бакчабызның девизы да: “Сәйлән – матурлык, шатлык иле!” Ә инде шуның өстенә милли колорит белән бизәлгән, баетылган бакча балаларны, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итми калмый. Балаларны матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү – безнең мөһим бурычларыбызның берсе. Бакчабызга килгән һәр кунак монда тудырылган шартларга шаккатып китә. Балаларыбызның сәйлән кебек тезелеп, шатланып бакчабызга килүе, көн дә яратып, теләп йөрүе – эшебезнең нәтиҗәсенә дәлил. Икенче фактор – ул үзең белән бертөрле уйлаучы, синең белән теләктәш, сине аңлаучы, икенче төрле әйткәндә, синең белән бер дулкында булган кадрлар. Кадрларга килгәндә, 95%ы татар телендә камил сөйләшә һәм яза. Бакчабызда рус төркемнәре дә бар, шундый зур бакчада бары тик татар төркемнәре генә булдыру мөмкин түгел. Әле аннан соң территориаль урнашу дигән әйбер бар, һәр әти-әни ишегалдында булган, якын урнашкан бакчаны сайларга хокуклы. Шунысы кызык, соңгы елларда рус гаиләләреннән килгән балаларның әти-әниләре татар төркемнәрендә урын сорыйлар, “өйрәнсен”, - диләр. Рус төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләребез дә татар телендә аралаша беләләр, хәтта татарча конкурсларда да катнашалар. Бакчабызда 14 төркем эшли. Тәрбиячеләр, белгечләр белән бергә барлыгы 30 педагог. Аңлавыгызча, берүзең генә яу кырында батыр булып булмый, һәр кадрның урынында үз эшенең остасы булуы, бакчада мөдир булмаганда да эшчәнлекнең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы – югары күрсәткеч. Шуңа күрә дә кадрлар сайлауга мин аеруча нык игътибар бирәм. Алдагы фактор – ул бөтен коллективның иҗади, креатив булуы. Мин үзем иҗатка, сәнгатькә тартылган шәхес буларак, педагогларымнан да шуны таләп итәм. Иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашулар оештыру безне башка бакчалардан һәрвакыт аерып торды. Без бу эшкә бик теләп алынабыз. Театр вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр дисеңме, төрле җыр, бию ансамбльләре артистлары – бакчабызның ачылышыннан алып бүгенге көнгә кадәр җылы очрашулар булып тора. Алар балаларда туган телгә мәхәббәт белән беррәттән, сәнгатькә, иҗатка да мәхәббәт тәрбияли, тел өйрәнүгә мотивация тудыра. Моннан тыш без үзебез дә коллектив белән театр, концертларга бик теләп йөрибез, профессиональ конкурсларда гына түгел, иҗади конкурсларда да еш катнашабыз.

Бакчабызда беренчеләрдән булып музей оештыру шулай ук бик отышлы булды дип саныйм. “Тарихыма баш иям” музее 2005нче елда, Казаныбызга бер мең ел тулган елда ачылды. Музей тарихны, республикабызда яшәгән халыкларның гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, халык авыз иҗатын, матур әдәбият әсәрләрен өйрәнүгә генә түгел, балаларның туган телләрендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүләренә дә йогынты ясый. Музеебызның тематикасы илебездә, республикабызда барган вакыйгаларга нигезләнеп үзгәреп тора: Казанның мең еллыгы уңаеннан, курчакларда милли колорит, Г.Тукай музее, сугышчан дан музее, милли хәзинә кебек экспозицияләр булдырылды. Болар, әлбәттә, педагоглар, балалар, әти-әниләр тырышлыгы белән эшләнә. Экспонатлар туплау, алар турында өйрәнү, рәсемнәр ясау, экскурсовод ролендә музейда чыгышлар ясау балаларны бик кызыксындыра. Без инде үз чиратыбызда һәрнәрсәдә яңалыкка омтылабыз. Шуңа да соңгы вакытта чемодандагы музей, виртуаль музей кебек алымнарны еш кулланабыз.

Бүгенге көндә белем турындагы закон буенча балалар бакчасының башлангыч белемнең беренче баскычы булуы әти-әниләрнең балалар бакчасын бик җитди сайлавына этәргеч булып тора. Әлбәттә, көне буе эштә булган ата-ананың баласын өйрәтергә вакыты калмый да. Шуңа күрә дә ата-ана баласының балалар бакчасында сыйфатлы белем алуына ышанырга, инанырга тиеш. Шул сәбәпле, төп белем программасыннан тыш, бакчабызда өстәмә белемгә нык басым ясыйбыз. Балаларны мәктәпкә хәзерләү, аларны социальләштерү өчен өстәмә белем алыштыргысыз. Баланың һәрьяклап үсешен тәэмин итәр өчен төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли: акыл һәм сөйләм үсеше өчен “Логика”, “Инглиз теле”, “Логоритмика”, “АБВГД-ка”, “Шахмат”; физик үсеш: “Крепыш”, “Каратэ”, “Кислородлы коктейль”; нәфис-нәфасәти үсеш: “Арт студия”, “Хореография”, “Вокал”, “Здравиклар”; шулай ук уку, язу, математиканы үз эченә алган “Президент мәктәбе”, “Ломоносов исемендәге мәктәп” кебек баланы тулаем мәктәпкә хәзерләү программалары. Шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган: интерактив җиһазлар, методик әсбаплар, күп төрле дидактик һәм автор уеннары, эш дәфтәрләре белән баетылган төркем бүлмәләре, музыка, физкультура заллары, изо, шахмат, тел кабинетлары. Мөмкинлеге, теләге булган ата-ана бакчабыздан чыкмыйча кирәк дип санаган барлык төр программалаларны сайлый ала. Икеләнгән очракта, киңәшләшү өчен, баланы кайсы яктан үстерү мөһимлеген ачыклар өчен психолог, өлкән тәрбияче яисә миңа мөрәжәгать итә ала. Җайлымы? Җайлы. Уңайлымы? Уңайлы. Чыгарылыш төркеме балалары укый-яза беләләр, рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр, туган телләрендә генә түгел, рус яисә татар, инглиз телләрендә аралашалар. Алга таба алар имиджлы мәктәпләргә укырга керәләр. Алар - безнең йөзебез, безгә рекламаны да нәкъ шушы балалар ясый.

Ата-аналар белән эшләгәндә, алар үзләрен гомуми эшнең катнашучылары итеп тойсын өчен, проект эшчәнлегенә, конкурс хәрәкәтенә зур урын бирелә. Мондый алымнар әти-әниләрне кызыксындыра, аларга балалары белән бергә эшләү, ясау, эзләнү мөмкинлеге тудыра. Гаджетлар заманында әти-әниләрнең чыннан да балаларга игътибар бирүе бик мөһим. Проектлар исә балаларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә карап сайлана.

Бүгенге көндә тормышыбызны радио-телевидение, социаль челтәрләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа да имиджыбызны визуальләштерү максатыннан без бу чаралардан киң файдаланабыз. Бакчабыз, балалар һәм педагогларыбыз турында даими рәвештә “ТНВ”, “Шаян ТВ”, “Эфир”, “Россия Татарстан” телевизион каналларында тапшырулар булып тора. Педагоглар даими рәвештә “Мәгариф” “Казанобр”, “Салават күпере”, “Тылсымлы куллар” журналларында мәкаләләр, мастер-класслар бастыралар, эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Шулай ук балалар бакчасында булган һәр чара, яңалык фото яисә видеоязмага төшерелә. Бу кызыклы вакыйгалар бакчабыз инфозонасында, сайтта, инстаграм битендә урын ала. Әти-әниләр, яисә кызыксынган һәр кеше кирәкле мәгълүматны бик тиз генә таба ала.

Шулай итеп, бакчабыз ишекләре шатлык, сыйфатлы белем, яңа идеялар өчен һәрвакыт ачык. Эшебезне тагын да камилләштерү өчен без һәрчак эзләнәбез, өйрәнәбез. Уңышлы, бәхетле балалар һәм рәхмәтле әти-әниләр – безнең эшебезгә иң югары бәя!


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика