Цифрлы мохитнең укытучы эшчәнлегендәге роле

Хуҗина Рузилә Дәүләт кызы
62 нче мәктәпнең милли мәгариф
эшләре буенча директор урынбасары


Соңгы елларда интернет-технологияләрнең, мобиль җайланмаларның, электрон журналлар һәм көндәлекләрнең, цифрлы дидактик уеннарның һәм виртуаль чынбарлык технологияләренең педагогик эшчәнлекне оештыруга актив керүенең шаһитлары булдык. Билгеле, яңа цифрлы технологияләрне дәресләрдә куллану җиңел бирелмәде, аеруча традицион укыту системасын үз итүче укытучыларга.

Информацион технологияләрне куллану, дәрестә укучылар эшчәнлеген оештыруны берничә баскычка югарырак күтәрү өчен мөмкинлекләр тудырды. Цифрлы технологияләрне кулланып укыту, әлеге технологияләрнең заманча булуына гына кайтып калмый, минемчә. Укытучы үзе өчен яңа булган укыту траекториясен булдырырга һәм укучыларга төрле фактлар,күренешләрне,процессларны башка күзлектән күрергә юнәлеш бирергә, ярдәм итәргә тиеш. Укыту максатларына ирешү өчен укытучыдан күп эзләнү, информацион технологияләрне куллануның теоретик базасы белән танышу,төрле кушымталарны һәм аларны куллану инструментларын белү таләп ителә.

Дистанцион укыту нәкь шушы юнәлештәге иҗади лаборатория материалларын актив куллануга этәрде.Мәсәлән, ZOOM. Бу инструмент аша укытучыларыбызга укучы белән турыдын-туры диалог корырга, эшчәнлекләрен бергә оештырырга мөмкинлек ачылды.Экранда дәрес материалын демонстрацияләү,яңа теманы аңлату,авыр бирелгән темаларны балаларга үзләштерүдә ярдәм итү мөмкинлеге туды.Билгеле, укучыларга һәм укытучыларга төрле техник җитешсезлекләр белән дә очрашырга туры килә.

LearningApps сервисы һәр звенода да кулланыла. Бу платформа ярдәмендә укучылар интерактив биремнәр үтиләр. Укытучылар төрле темаларга туган телдән һәм әдәби укудан шаблон нигезендә үзләренең автор кушымталарын (таблицалар, презентацияләр һ.б.) төзиләр. Материаллар укытучының ижади лабораториясен тулыландырды. Бу сервис уку-укыту процессын кызыклы һәм нәтиҗәле итә, белем сыйфатын күтәрүгә этәргеч бирә.

Бала.РФ. Әлеге мультимедияле балалар китапханәсе дә укытучыларыбыз тарафыннан актив кулланыла.Платформада мәктәп программасына караган әдәби материалларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, җанлы бирелүе- татар әдәбиятының зур мирасын укучыларга нәтиҗәле җиткерүгә ярдәм итә. Тыңланган (каралган) материаллар буенча LearningApps сервисында төзелгән биремнәр үтәлә.

Tatarscool.ru платформасы материаллары башлангыч сыйныфта актив кулланыла. Ата-аналарга һәм балаларга бик ошый. Укытучы биргән сылтама ярдәмендә, укучылар үз белемнәрен мөстәкыйль тикшерә алалар. Мультимедиалы кушымталар укучыларга биремнәрне үзләренең шәхси темпларын исәпкә алып эшләргә мөмкинлек бирә,платформа кулланырга да уңайлы. Ләкин соңгы берничә айда платформа материаллары югалды.

“Сәлам” сайты материаллары да актив кулланыла. Монда “Сәлам”, “Өегез зурмы?”, “Хайваннар” “Һава торышы” һ.б. темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен өйрәнү уңайлы, дәресләргә кирәкле информацион материаллар төзүгә мөмкинлекләр бирүче проектны укытучылар теләп кулланалар. Әлеге цифрлы һәм электрон кушымталар дәресләрне кызыклы, хәтердә калдырырлык итеп үткәрергә ярдәм итәләр.

Укыту процессын цифрлаштыру, укытучының информацион-коммуникатив технологияләрнең момкинлекләрен төгәл белүенә бәйле,чөнки бу технологияләр төрле информацияне җыю,туплау, тапшыру,саклау, анализ һ.б. нигезе.Компьютер технологиясен куллану мәктәп тормышының аерылгысыз бер юнәлеше, хәтта системасы булып тора. Электрон таблицалар, презентация өчен графиклар,web-редакторлар укытучыларга зур ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук ата-аналарга да баланың белем алуга булган мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә; уку процессында катнашучыларның аралашуын җиңеләйтә. Укучыларга белем алу чикләрен киңәйтә,яңа һәм заманча белем ресурсларын файдаланырга мөмкинлекләр ача. Укытучыга укучыларның белем- күнекмәләрен өйрәнүгә бирелгән вакытны азрак сарыф итәргә ярдәм итә,укыту сыйфаты буенча мониторинг төзү җиңеләя, белем бирү процессын оештыруның яңа мөмкинлекләрен ача, биремнәр үтәүдә,төзүдә укучыларда уңай мотивация тудыра,индивидуаль укыту траекториясе формалаштыруны җиңеләйтә.

Кулланылган әдәбият:

1.Фәнни-гамәли конференция “Цифрлы мохитнең мөмкинлекләре һәм җитешсезлекләре” материаллары,12-19.12.2019,МГППУ https://docviewer.yandex.ru/view/368829933/?*=n2Ew8GecktkwwlAozs2zSaXGtNt7InVybCI6Imh0dHBzOi8vUHN5Sm91cm5hbHMucnUvZmlsZXMvMTEyMTIzL2RpZ2l0YWxfZW52aXJvbm1lbnRfMjAxOS5wZGYiLCJ0aXRsZSI6ImRpZ2l0YWxfZW52aXJvbm1lbnRfMjAxOS5wZGYiLCJub2lmcmFtZSI6dHJ1ZSwidWlkIjoiMzY4ODI5OTMzIiwidHMiOjE2MTgyMzEzMjAwOTIsInl1IjoiMTE2NzU2Mjc0MTU4MzEzOTA4NiIsInNlcnBQYXJhbXMiOiJsYW5nPXJ1JnRtPTE2MTgyMzEyODcmdGxkPXJ1Jm5hbWU9ZGlnaXRhbF9lbnZpcm9ubWVudF8yMDE5LnBkZiZ0ZXh0PSVEMSU4NiVEMCVCOCVEMSU4NCVEMSU4MCVEMCVCRSVEMCVCMiVEMCVCMCVEMSU4RislRDElODElRDElODAlRDAlQjUlRDAlQjQlRDAlQjArJUQwJUI4KyVEMCVCRCVEMCVCRSVEMCVCMiVEMSU4QiVEMCVCNSslRDAlQjIlRDAlQkUlRDAlQjclRDAlQkMlRDAlQkUlRDAlQjYlRDAlQkQlRDAlQkUlRDElODElRDElODIlRDAlQjgtKyVEMCVCRCVEMCVCMCVEMCVCOSVEMSU4MiVEMCVCOCZ1cmw9aHR0cHMlM0EvL1BzeUpvdXJuYWxzLnJ1L2ZpbGVzLzExMjEyMy9kaWdpdGFsX2Vudmlyb25tZW50XzIwMTkucGRmJmxyPTQzJm1pbWU9cGRmJmwxMG49cnUmc2lnbj05MmUwYjZhNzA2YTk3ZTVlZTk3NzhmMWQwZTg2OGEzYiZrZXlubz0wIn0%3D&lang=ru


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика