Туган телдә гомуми белем бирү шартларында, интеллектуаль һәм иҗади сәләтле балалар белән эшләүдә заманча алымнар

Мөхәмәтгалиева Ләйлә Фирдус кызы,
Казан шәһәренең АНО “ОЦ” “ Лобачевский” үзәгенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Барлык балалар да табигатьтән гениаль дигән фикер яши. Ләкин статистика раславынча, 4% бала гына нинди дә булса сәләткә ия. Әлеге докладны мәктәп шартларында сәләтле балаларны ничек ачыклау, алар белән нинди эш алып баруга багышладым.

Бүгенге көндә укытучы алдында дәрестә эшне ничек төзү бурычы тора. Һәр сыйныфта сәләтле балалар бар, тик ул балаларны күрә белергә, аларның сәләтен мөмкин кадәр үстерергә кирәк.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә сәләтле балаларны махсус программалар буенча укыту, сәләтләрен ачу технологияләре юк. Әмма без, педагоглар, гомуми белем бирү шартларында алар белән шөгыльләнәбез. Укучыларның интеллектуаль сәләтен, белем дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теленә кызыксыну уятыр өчен интерактив уеннар үткәрәбез. Әлеге эштә һәр сәләтле укычы белән аерым эш алып барырга кирәк дип саныйм.

Үз эшемне ике төркемгә бүлеп аңлатып китәм:

1 нче төркем– тотрыклы яисә югары өлгерешле, белем күләме җитәрлек булган, анализларга сәләтле укучылар. Алар белән эшләгәндә, аларның укыту эшчәнлеген ныклап оештыруны һәм белем дәрәҗәсенә югары туры килә торган биремнәр сайлауны күздә тотарга кирәк.

2 нче төркем - урта уку мөмкинлекләре белән. Бу төркем белән эшләгәндә аларның танып белү активлыгын үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Укучыларның бу төркемен үстерүдә алга китү һәм аларны акрынлап 1 нче төркемгә күчерү өчен, даими шартлар тудырырга кирәк. Укуга, татар теленә кызыксыну уятып, сәләтләрен ачу.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, барлык биремнәр укучының яшенә, белем дәрәҗәсенә карап сайлана. Балалар төрле, шунлыктан һәрберсенә аерым игътибар кирәк.

Укыту процессын шулай төзергә кирәк дип уйлыйм, ул әзерлекле укучыларга җитәрлек дәрәҗәдә югары таләпләр куеп, аларның максималь интеллектуаль үсешен тәэмин итеп һәм шул ук вакытта азмы-күпме әзерлекле укучыларны күрсәтә һәм үстерү өчен шартлар тудырырлык итеп.

Яңа материалны өйрәнгәндә, дәреслек белән эшне түбәндәгечә төзергә мөмкин. Дәреслек параграфы белән эшләү: көчле укучыны чакырырга була, ул яңа теманы өйрәнү өстендә эшли торган материалны күзәтүгә таянып, мөстәкыйль рәвештә тактада терәк схемасы төзи. Бу исә теманы җиңеләйтү максатыннан оештырыла.

Балаларда татар теленә ничек кызыксыну уятырга? Үз мисалымнан чыгып шуны әйтә алам, төрле бәйгеләр, интерактив уеннар укучыларның сәләтен ачуда зур роль уйный. Без катнашкан бәйгеләр күптөрле. Ел саен Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйгеләр үткәрелә. Укучылар бик теләп катнашалар, лаеклы урыннар алалар. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, укучыларга күбесенчә иҗади бәйгеләр якын.

Мин бу бәйгеләрне оештыруның проекты дияр идем. Ул өч этапта башкарыла: әзерлек, төп, йомгаклау.

Укытучының роле гаять зур, чөнки һәр этапта аның оста оештырылган эше күрсәтелә. Ә укучының белем дәрәҗәсеннән, тырышлыгыннан проектның уңышлы булуын яисә киресенчә уңышсыз булуын күрсәтә. Укучы өчен иң мөһиме үз алдына максат кую һәм туктап калмау тора. Бу исә үз өстеңдә тырышып эшләү һәм уңай нәтиҗәгә ирешүне күз уңында тота.

Проектлар төркемле дә, индивидуаль да булырга мөмкин. Сәләтле балалар өчен проект эшчәнлеге нинди роль уйный - бу барыннан да элек танып белү һәм иҗади сәләтләрне үстерү.

Һәр ел саен төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулап килүебез белән мин бик горурланам. Җыр һәм нәфис сүз осталары булып танылган укучылар белән горурланмый мөмкин түгел, һәрберсе аерым игътибарга һәм игътирамга лаек. Бу сәләтле балалаларның, тырыш балаларның уңышы.

Уңыш китергән бәйгеләргә аерым тукталып үтәм:

Шәһәр күләмендә үткәрелгән “Илебездә, телебездә, күңелебездә Г. Тукай мәңгелек” Г. Тукай иҗатына багышланган бәйгедә (2019ел):

Филимонов Арслан – 1дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

“Иҗади рухлану”(“Вдохновение”) халыкара сәнгать бәйгесе(2021):

1) Зуев Владислав ( нәфис сүз) – 1дәрәҗә Лауреат

2) Фатыйхов Арслан (нәфис сүз) - 2 дәрәҗә Лауреат

3) Федорова Амалия (җыр) - 1 дәрәҗә Дипломант

4) Шамилева Саидә (җыр) - 2 дәрәҗә Лауреат

“Илһамият”халыкара җыр һәм нәфис сүз бәйгесе:

1) Леухин Алексей (нәфис сүз) -1 дәрәҗә Диплом

2) Шамилова Саидә (җыр) -1 дәрәҗә Диплом

3) Зуев Владислав ( нәфис сүз) – 3 дәрәҗә Диплом

“Балкыш”(“Сияние-2021”) халыкара сайлап алу бәйгесе:

1) Зуев Владислав ( нәфис сүз) – Лауреат

2) Фатыйхов Арслан (нәфис сүз) – 1 дәрәҗә Дипломант

3) Шамилова Саидә (җыр)- 2 дәрәҗә Дипломант

4) Федорова Амалия (җыр) - 2 дәрәҗә Дипломант

“Туган телдә”(“Язык предков”)-2021 халыкара җыр һәм нәфис сүз бәйгесе;

1) Фатыйхов Арслан (нәфис сүз) - Лауреат

2) Зуев Владислав (нәфис сүз) - Дипломант

3) Марданов Амир (нәфис сүз) – Дипломант

4) Вяткин Вильдан (нәфис сүз)- Лауреат

5) Гималтдинов Тамерлан (нәфис сүз) - Дипломант

6) Шамилова Сәидә (җыр) – Дипломант.

2021нче елның “Ел укучысы” бәйгесендә Зуев Владислав (Вахитов һәм Идел буе районнары катнашучылары арасында) 2 урынны яулады.

Укучыларым белән горурланам. Алда лаеклы җиңүләр күп булыр дип ышанам.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика