Сәләтле балалар белән эшләү юнәлешләре

Ханнанова Миләүшә Хатиповна,
Гыйлаҗева Гөлнара Фаиловна –
югары квалификацион категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары,
Казан шәһәре Идел буе районының
МБГБУ "35нче лицей – "Галактика" белем-бирү үзәге”


Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинов әйткәнчә, “... бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була”. Федераль дәүләт стандарты таләпләре нигезендә, укытучы дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек бөтенлеге тәэмин итүне оештырырга бурычлы. Шуны истә тотып без дәресләрне сыйныфтан тыш эшләр белән бербөтен итеп алып барырга тырышабыз. Сыйныфтан тыш эшләрне планлаштырган һәм оештырган чакта, укучыларда әхлак һәм милли үзаң тәрбияләү аша иҗади сәләтләрен үстерүгә игътибар итәбез.

Максатыбыз – укучыларда туган телебезнең матурлыгы, бай әдәби мирасыбыз, мәдәниятыбыз белән таныштыру, аларны татарча матур итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтергә, әдәби геройларның характерын, эчке матурлыгын күрә белергә, язучы әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәтү, үз милләтләренә карата горурлык хисе тәрбияләү.

Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил, матурлыкны таный белүче шәхес тәрбияләү - дәресләрнең төп бурычы булып тора.

- Туган тел дәресләрендә белем күнекмәләре булдыру

- Татар әдәбиятына кызыксыну уяту, китап укуга тарту

- Әхлак тәрбиясе

- Тормышка әзерләү

- Эстетик тәрбия бирү

Куйган максатыбызга без түбәндәгечә ирешү юлларын кулайрак дип таптык:

- әдәби әсәрләр аша;

- проблемалы башлам куеп, (Кешене нинди сыйфатлар бизи?) иншаларда эчке һәм тышкы матурлыкны тасвирлый алу;

- вакыт аралыгындагы бу мәсьәләләрнең чагылышы (кешенең матурлыгы, рухи тәрбия);

- диспут дәресләр оештыру;

- кинолар карау аша;

- вакытлы матбугатта чыгып килә торган мисаллар аша һ.б.

- музейларга экскурсияләр оештыру аша.

- төрле бәйгеләрдә (инша язу, шигырь уку бәйгеләре).

Укучыларның туган тел һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән беррәттән, дәресләребездә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән һәм мультимедияле презентацияләрдән дә файдаланабыз. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була. Сочинениеләр язганда, орфографик һәм пунктуацион хаталарны кисәтү максатыннан, күнегүләр эшләгәндә документ-папкадан файдаланабыз.

Шулай ук иҗади эш белән аз кызыксынган укучыларны эзләнергә өйрәтү максатыннан, өй эшләренең бер төре - электрон презентацияләр төзергә өйрәтәбез. Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылар компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп әйтергә өйрәнә. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәк булачагын тоеп, өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк карый. Хәтта моңарчы доклад яки чыгыш әзерләргә бик үк атлыгып тормаган укучылар да үзләренең интеллектуаль һәм компьютерлык осталыклары белән иҗади эшкә тартыла.

Сәләтле балалар белән эшләү программасын тормышка ашыру йөзеннән олимпиадага, бәйгеләргә системалы рәвештә әзерләнү эшләре алып барабыз. Укучылар яңалыклар ташкынында югалып калмасын өчен татар телендәге - түбәндәге сайтларны тәкъдим итәбез: газета-журналлар сайты булган https://matbugat.ru/, https://www.tatar-inform.ru/, КДУның татар теле һәм әдәбияты факультеты сайты https://kpfu.ru/ һ.б. Бу сайтлардан мәгълүматлар табалар, эзләнәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар. Алар укучыларның мөстәкыйльлегенә, танып-белү активлыгына, ныклы һәм тирән белемле булуларына ирешүдә ярдәм итә. Югарыда әйтелгән компьютер программаларын һәм рәсемнәр, фотокарточкалар белән эшләү программасы Picasa -3не кулланып иҗат иткән эшләрен балалар өчен чыга торган вакытлы матбугат битләренә, җыентыкларга бастырабыз.

Укыту-тәрбия эшенең максатына ирешү өчен, укучыларга, нинди сыйныфта булуларына карамастан, һөнәр сайлауга юнәлеш бирәбез. Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы буларак, гуманитар юнәлештә сыйныф сәгатьләре үткәрәбез.

Иҗади сәләтне камилләштерүдә түгәрәк эшчәнлегенең дә әһәмияте зур. Мондый түгәрәкләр укучыларны татар телен, әдәбиятын, тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү максатында уздырыла. «Каләм осталары» түгәрәгенең максаты – укучыларны иҗат итәргә өйрәтү. Шәһәр шартларында уку-тәрбия процессында күп укучылар өчен шактый авыр тоелган телдән сөйләм культурасын формалаштыруга, укучының аудитория алдында грамоталы, каушамыйча сөйли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан, 10-11 нче сыйныфлар өчен “Журналистика нигезләре” түгәрәге эшли.

Сәләтле укучылар белән эшләү нәтиҗәле булганда гына һәр ике як өчен кызыклы, мавыктыргыч.

Шулай итеп, бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика