Көчебез-бергәлектә

Салихова Сөембикә Мидхәтовна
Казан шәһәре Вахитов районы
инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы номерлы
муниципаль автономияле урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мәгарифебез системасын яңарту процессы югары тизлектә һәм нәтиҗәле бара. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә:

1.Укучы үзләштерергә тиешле белемнең фундаменталь булу зарурлыгы 2.Укыту-тәрбия процессында дәвамчанлык принцибының саклану зарурлыгы.

3.Белем алуда универсаль гамәлләрнең ( метапредмет нәтиҗәлелек + шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге) камил формалашуы өчен җирлек булдырылу зарурлыгы.

Бу инде, Мәгариф системасы алдына куелган социаль заказларның тирән өйрәнелгән һәм тәэмин итү механизмы салынган булуын күрсәтә. Безнең очракта, Татарстан Республикасы төп заказы: ике дәүләт телен (татар һәм рус телләрен ) камил белүче, республиканың икътисади, иҗтимагый, сәяси үсеше белән идарә итүдә эффектив катнашырлык киләчәк кешесе әзерләү.

Кыскача әйткәндә, «Укыту-тәрбия процессының асыл максаты: үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген (потенциалын) тормышка ашырырга сәләтле; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль табарлык, иҗади һәм фәнни фикергә ия; үзүсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү». Россия Федерациясе гражданины (күп мәдәниятлелек һәм күп теллелек шартларында башкаларның кыйммәтен белеп, танып, ихтирамлы булып үзе булып кала белгән шәхес) үсеше өчен җирлек булдыру.

Димәк, бүгенге көн мәгариф системасының өстенлекле юнәлеше булып, нинди предмет укытуыбызга карамастан, үзүсеш тәэмин итүгә юнәлдерелгән уку-танып белү процессын оештыру санала.

Без, Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы номерлы муниципаль автономияле урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел (татар теле) укытучылары, заман таләп иткән әлеге уку-укыту процессын югары дәрәҗәдә оештырырга бурычлы.

Укытучы булу теләге безнең һәрберебезне дә педагогик уку йортларына алып килә. Уку еллары тәмамлангач, педагогик эшчәнлегебез укытучы булып эшләүдән башлана. Безне язмыш егерме еллар данлыклы 39 нчы мәктәп белән бәйләде. Ул елларда татар теленең ныклы адымнар, күп сәгатьләр белән үрләр яулаган еллары. Бу безнең алда үтәчәк педагогик эшчәнлегебезнең база мәйданчыгы, нигезе булды. Ул елларда алган чыныгу бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Ул елларда без җитди режимга да, күрсәтмә материалларны үзебез кисеп-ябыштырып ясарга да, акыл хезмәтен җигәргә дә, барлык милләт балаларын татарча өйрәтергә дә-барысына да өйрәндек. Шул еллардан калган “Һәрвакыт әзер!” гыйбәрәсе безгә бүген дә бәйгеләрдә катнашырга, төрле проектларны тормышка ашырырга этәргеч булып тора. Менә ничә еллардан бирле һөнәри осталык бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулыйбыз.

Ерак 2002 нче елда ук укытучыларыбыз Әхмәтова Гөлназ Мәхмүт кызы һәм Хаматгалиев Камил Минбай улы һөнәри осталык бәйгесенең призлы урыннарына лаек булганнар иде. Ә Нәҗипова Нурисә Нургаян кызы 2003 нче елда сыйныф җитәкчеләре бәйгесендә җиңү яулады. Әйтеп үтәргә кирәк, без барыбыз да бик күп еллар сыйныф җитәкчеләре. Бу авыр һәм җаваплы хезмәтне мәктәбебезнең туган тел укытучылары бүгенге көндә дә югары дәрәҗәдә башкарып киләләр. Әпсәләмова Ильмира Хәмит кызы 2012 нче елда Саранск шәһәрендә үткән Россия күләмендәге мастер-класс бәйгесендә Татарстан республикасы данын яклап 3 нче урынга лаек булды. “Ел укытучысы 2015” бәйгесендә Измайлова Гөлназ Фарис кызы шәһәр күләмендә призлы урынга лаек булды. 2016 нчы елда Салихова Сөембикә Мидхәт кызы “Ел укытучысы 2016” һөнәри осталык бәйгесендә Казан шәһәре күләмендә абсолют җиңүче, Россия күләмендә үткәрелеп килүче туган телләр буенча мастер-класс 2016 бәйгесендә Гран-при иясе. “Ел укытучысы 2017” бәйгесендә Республика күләмендә “Иҗади укытучы” номинациясендә призлы урынга лаек булучы Миннекәева Динара Равил кызы, “Ел укытучысы 2018” бәйгесендә Әпсәләмова Ильмира Хәмит кызы Республика туган тел (татар теле) укытучылары арасында абсолют җиңүгә лаек булды. Безнең коллективыбызда озак еллар эшләп лаеклы ялга киткән олы ихтирамга лаек укытучыбыз Крысова Елена Василий кызы лаеклы ялдагы укытучылар өчен үткәрелә торган “Ел укытучысы 2019” бәйгесендә шәһәр күләмендә призлы урынга лаек булды.

Бу җиңүләребез - безнең барыбызның бербөтен булып бергә эшләвебезнең татлы җимешләре. Без инде 25 еллап һәрвакыт кулга-кул тотынышып эшлибез. Нинди генә бәйгеләрдә катнашсак та, ачык аңлыйбыз - безнең артта башта мәктәп, аннары район, шәһәр һәм, әлбәттә, уңышның биек баскычы булып Татарстан республикасы торачак.

Вахитов районының кайсы гына мәктәбеннән һөнәри осталык бәйгеләренә катанашучы коллегаларыбыз булса да, без аларга ярдәм кулыбызны сузарга әзер. Идеяларыбыз, фикерләребез, тәҗрибәбез белән шатланып уртаклашабыз. Район мәгариф бүлеге, мәктәп, укытучы-менә шул “өчлек” бер идея белән янып эшләсә генә профессональ өлкәдә зур үрләр яуларга, һөнәри җиңүләргә ирешергә мөикин.

Мәктәбебезнең директоры Нәҗипова Галина Алексей кызы безнең һәрбер адымыбызны күзәтеп, башыбызда туган идеяларыбызны куәтләп, ярдәм итеп тора. Милли эшләр буенча директор урынбасары Нәҗипова Нурисә Нургаян кызы, әлбәттә, безне бергә туплап, рухи яктан көч биреп, тормышның төрле киртәләре каршында сынмаска-сыгылмаска өйрәтүче. Бик күп идеяларыбызның авторы, безне бәйгеләргә, сәхнәләргә, алга куелган үрләрне яуларга өндәп, үзе тыйнак кына пәрдә артында калучы акыллы җитәкче. Һәрберебезнең ирешкән уңышы –ул коллектив хезмәт нәтиҗәсе.

Бергә булганда гына, алга куелган бурычны фәнни нигезгә корып, эффектив эшчәнлек оештырып, һөнәри осталык үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнеп планлаштырылган нәтиҗәлелеккә, максатка ирешергә мөмкин.

Туган телне үзләштерергә тиешле укучыларның коммуниктив компетентлылыгын үстергә бурычлы булуыбызны без күптән ачыкладык. ФДББС гамәлгә кергән чорда укучыларыбызны ничек мотивлаштырырга, дигән сорау һәрберебезне борчый. Бу максатка ирешү йөзеннән “Сәлам” дәреслеге аша проектларыбызны тормышка ашырабыз. Туксанынчы еллар башыннан ук туган телебезне 39 нчы мәктәп укучыларына өйрәтеп килүче коллегаларыбыз Гаппасова Рушания Чулпан кызы һәм Кәшәфетдинова Гөлназ Вәсит кызы, “Сәлам” методик комплектының соавторлары бу өлкәдә уңышлы гына эшләп киләләр.

Коллективыбызга күптән түгел килеп кушылган, барыбызга да билгеле шәхес Максимов Николай Валентин улы да үзенең тел өйрәтү методикасын безнең мәктәбебездә куллана. Без бу эшчәнлеккә уңай карыйбыз. Туган телгә өйрәтүнең юллары төрле-төрле булырга тиеш. Нинди генә методика, алымнар белән укытсак та, нәтиҗәбез бер-укучыларыбыз үз туган телләрендә сөйләшә белергә тиешләр.

Уку-укыту эшчәнлегенә мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртергә ярдәм итүче, укучыларны кызыксындыручы тагын бер проект милли музей почмагы эшләп килә. Бу почмак безнең мәктәбебез карамагына керүче Л.Н.Толстой исемендәге музей-белем бирү үзәгендә урнашкан.

Сер түгел, туган телебезне заманча өйрәтүне алып баруга чирек гасыр узса да, проблемаларыбыз шактый. Танып белү эшчәнлеген эффектив итү ысулын эзләү зарурлыгы һаман бар. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында эзләнү зарурлыгы аеруча җете төс алды. Шуңа күрә, республика күләмендә алып барылган эзләнүләргә бәлки безнең 39 нчы мәктәпнең туган тел укытучыларының 25 еллык педагогик хезмәт тәҗрибәсе дә үз өлешен кертә алыр дигән ышаныч белдерәбез.

Укучыларыбызның мәктәп, район, республикакүләм казанышлары, хәтта халыкара конференция һәм олимпиадаларда ирешкән уңышлары моңа дәлил булып тора. Үзебез укыткан һәм тәрбияләгән укучыларыбызның төрле фәнни һәм гыйльми конференцияләрдә катнашып дәрәҗәле дипломнар алулары зур күрсәткеч.

Безнең мәктәптә Россия Федерациясе халыкларының телен, мәдәниятын өйрәнергә килгән чит ил укучылары белән эшчәнлек АFS Интеркультура дөньякүләм волонтерлар программасы гамәлгә куела. Без дә әлеге программаны гамәлгә куюда, чит ил укучыларына татар телен өйрәтүдә актив катнаштык.

Безнең мәктәп россиякүләм инновацион проектларда да бик теләп катнаша, стажировка мәйданчыгы булып тора. Мәйданчык эшчәнлегендә без дә дәрес һәм дәрестән тыш эш үрнәкләре тәкъдим итәбез.

Сыйныфтан тыш чараларга килсәк, алар югары дәрәҗәдә оештырылалар. Мәктәбебездә ел саен үткәрелеп килә торган милли бәйрәмнәр дә бик күңелле уза. Бәйрәмдә татарча җырлаучы, шигырьләр сөйләүче, очып-очып биюче, татар драматургларының әсәрләрен сәхнәдә уйнаучы укучыларны күргәч күңелдә рәхәт хисләр уяна.

Без укытучылар... Үзебезнең һөнәребезгә мәхәббәт уятырга, укучыларыбызга дөрес юл күрсәтеп калдырырга тиешбез. Без 39 нчы мәктәпнең туган тел укытучылары уңыш серен күптән аңладык. Көчебез-бергәлектә!


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика