Укучыларыбызны фикерләргә өйрәтик

Нурмиева Гөлгенә Вазыйховна,
татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиянең
югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
методик берләшмә җитәкчесе, "Мастер-класс" бәйгесенең Гран-при иясе


Уку елының яртысы үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән сиздермичә үтеп тә китте. Яңа елга аяк басуга, гадәттәгечә, күп кенә мөгаллимнәребез өчен урак өсте – "Ел укытучысы" бәйгесе башлана. Безнең Вахитов һәм Идел буе районнарында да аның муниципаль этабына йомгак ясалды. "Ел укытучысы", Ана теле укытучыларының осталык бәйгеләрендә катнашып, районыбыз мөгаллимнәре ел саен югары уңышларга ирешәләр. Әлеге уңышларның нигезендә иҗади эзләнү, максатчанлык һәм тырышлык ята. Районыбызның укыту-метдик сектор җитәкчесе М.В.Җиһангирова белән берлектә, коллегаларыбызның үзара алдынгы тәҗриҗә белән уртаклашуы юнәлешендә даими һәм эзлекле эш алып барыла. Методик берләшмә утырышларында яңа педагогик технологияләр белән таныштырыла, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелә. Бәйгеләрдә катнашып, яхшы нәтиҗәләр яулаган укытучыларыбыз коллегаларына үзләренең киңәшләрен җиткерәләр, кысыксындырган сорауларга җавап бирәләр. Районның методик берләшмә җитәкчесе буларак, миңа әлеге конкурсның жюрее составында эшләргә туры килә. Быелгы һәм узган еллардагы бәйгеләрне күздә тотып, кайбер фикер-тәкъдимнәрем белән уртаклашырга телим. Әгәр дә әлеге язмам кем өчендер файдалы булса, бик шат булачакмын.

"Ел укытучысы" бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта баруы күңелле күренеш, тик сан белән сыйфатның тәңгәл килеп бетмәве генә күңелне борчый. Кайбер мөгаллимнәребез, дәрескә үзанализ ясаганда, теге яки бу заманча технологиядән файдаландым, дип чыгыш ясый; әмма, кызганычка каршы, чынбарлыкта алай булып чыкмый. Конкурсант төрле технологияләрне, алымнарны аңлап җиткерми, аларны бутый, я булмаса, билгеле бер сәбәпләр аркасында көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмый.Тагын бер кызганыч факт: сонгы елларда бәйге вакытында әдәбияттан дәрес күрсәтүчеләр юк дәрәҗәсендә. Моның сәбәбен укытучылар балалар сөйләшмәсләр, пассив булырлар дип курыктык, дип аңлаталар. Әдәбият дәресләрендә төрле технологияләр кулланып укыту татар теле дәресләрен укытуга караганда кыенрак дип уйлаучылар да шактый. Шәхсән үзем барлык ачык дәресләрне, мастер - классларны татар әдәбиятыннан уздырырга яратам. Укучының иҗади фикерләү куәсен арттыру, аның уй-фикерләрен, теләк-омтылышларын билгеләргә ярдәм итә алырлык, шул ук вакытта менә дигән тәрбия чарасы булырлык моннан да яхшы фәнне табу мөмкинме соң?!

Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин булган критик (тәнкыйди) фикерләү технологиясенә, аның кайбер үзенчәлекләренә тукталып китәм.

Критик фикерләүне үстерүгә нигезләнгән технология укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтә һәм аңа өйрәтү алымнары шактый күп төрле. Әмма шуны истә тотарга кирәк: бер дәрес эчендә бөтен алымнарны бергә кушу дөрес түгел, икедән артык алым куллану кирәкми. Критик фикерләү сәләтен үстерүгә нигезләнгән дәрес түбәндәгеләрне истә тотып төзелергә тиеш: һәр алымнан соң фикер алышу уздыру мөһим. Бер алымнан икенче алымга күчү логик яктан уйланылган булырга тиеш.

Укучыларның кызыксынуларын арттыру максатыннан ситуацияләр тудыру мөһим. Алар үз-үзләренә түбәндәге сорауларны бирерлек булсын: "әлеге материалны өйрәнү миңа нәрсә бирәчәк?", "сорауга җавап табар өчен мин нәрсәләргә өйрәнергә тиеш?". Сорауларны укучы фикер йөртеп җавап бирерлек итеп куя белергә кирәк, алар нәтиҗәне үзләре ясасын, үзләренең эшчәнлекләренә үзләре үк бәя бирә алырлык булсын. Балаларны җавап бирергә генә түгел, ә сорау бирергә дә өйрәтү мөһим.

Дәреснең төп герое укытучы түгел, укучы булырга тиеш. Балалар үзләренең фикерләрен һәм идеяләрен кычкырып әйтә белсеннәр, я булмаса, теге яки бу формада язып бирсеннәр. Укучы үзенең идеяләреннән, иҗади фикерләреннән канәгатьләнү хисе алырлык булсын. Андый балаларны вакытында күрә белергә, аларны үстерергә, канат куярга кирәк. Дәрестә бер-ике балага гына түгел, ә теләгән һәр балага сүз бирү мөһим. Гадәттә шулай була: укытучы үзе теләгән, ягъни үзе дөрес дип тапкан җавапны алуга, башка укучыларның фикерен тыңлап торуга вакыт сарыф итүне кирәк дип тапмый. Бер тапкыр үз фикерен җиткерергә теләп тә, көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмаган укучының кабат җавап бирергә теләге башка уянмаска да мөмкин. Без үзебезнең фикер белән тәңгәл килмәгән фикерне дә хөрмәт итәргә тиешбез. Бу бигрәк тә әдәбият дәресләренә кагыла. Беръяклы гына фикерләүчеләрне хуплап, иҗади фикер йөртә белүче укучыларны югалтабыз. Безнең гимназиягә ачык дәресләргә килгән укытучылар укучыларымның курыкмыйча үз фикерләрен җиткерә алуларына, бер-берсенең фикерен тулыландыра белүләренә, я булмаса, капма-каршы фикер әйтеп бәхәсләшә алуларына игътибар итәләр. Мин үз укучыларымны "Укучылар, фикер тәнкыйтьләнми", дип өйрәтәм. Шуңа күрә дә алар үз фикерләренең укытучы тарафыннан кабул ителәчәгенә шикләнми. Әлбәттә, сөйләшү азагында укытучы, теге яки бу рәвештә, бер якны да кимсетмичә, үзе дөрес дип санаган нәтиҗәне ясарга тиеш. Шул ук вакытта бу зур осталык, компетентлылык таләп итә. Мисал итеп, бишенче сыйныфта өйрәнелүче "Кояштагы тап" әсәрен мисал итеп китерәм. Әсәргә анализ ясау барышында укучылар, нигездә, әнисен тыңламаган малайны гаепләде, әмма бер укучым башкачарак фикер йөртә икән: монда малай гына түгел, әни кеше дә гаепле, чөнки ул аны эшкә өйрәтмәгән, бөтен эшне үзе эшләгән, менә шуңа күрә,үзе авырып киткәч, улының уен турында гына уйлавына бер дә гаҗәпләнәсе юк, диде. Менә, әйтеп кара инде, син хаклы түгел, Рүзәл, дип.

Критик фикерләүгә нигезләнгән дәрес уздырганда түбәндәге бурычларны билгелибез:

1.Укытучы әлеге дәрес белән нинди нәтиҗәгә ирешергә теләгәнен ачык күзалларга тиеш.

2.Укучылар дәрес ахырында киләсе дәрес белән дә кызыксынып китәрлек булсын.

3.Темадан читкә тайпылмау мөһим.

4.Эшли башлаган эшне (биремне) азагына кадәр эшләп бетерергә, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга кирәк.

Яңа алымнар кулланганда, укучыларның элек булган белем һәм күнекмәләренә таяну максатка ярашлы. Мәсәлән, әгәр укучыларыгыз матур итеп үз фикерләрен җиткерә белми икән, критик фикерләү алымын кулланып уздырылган беренче дәресләр үз максатына ирешә алмаска мөмкин. Ни өчен төрле бәйгеләрдә, ачык дәресләрдә укытучыларның бер үк алым кулланып төрле нәтиҗәләргә килүен күзәтәбез? Бу– нәкъ менә бая гына мин әйтеп киткән фикер нәтиҗәсе. Укытучы үзе элек беркайчан да әлеге алымнар, технологияләр белән эшләмәгән, шулай ук укучылар да иҗади фикер йөртергә өйрәтелмәгән булсалар, нәтиҗә яхшы булуына шик зур.

Укучы алдына максатлар куймый гына китап яки әсәр укырга кушып, аларны фикер йөртергә өйрәтеп булмый. Дәрестә укучыларны төрле информацион (белешмә) чыганаклардан файдаланып эшли белергә өйрәтү дә мөһим. Аларның эш барышы кызыклы, эзләнүгә корылган, практик якны үз эченә алган булырга тиеш.

Дәреснең рефлексия өлешенә аз игътибар бирелә. Гадәттә без яңа материал аңлатуны төп максат итеп алып, бу өлешне "Дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?" кебек сораулар бирүгә кайтарып калдырабыз. Ни кызганыч, моңа укучылар да күнегә. "Әсәрдәге төп фикерне аңлау өчен сез ниләр эшләдегез? Дәреслектәге кайсы мәгълүмат сезгә аеруча кызыклы тоелды?" кебек сорауларга җавап бирергә кыенсыналар. Күп кенә сораулар аерым фактларны, терминнарны ачыклауга кайтып кала, шунлыктан алар укучыларда артык кызыксыну уятмый.

Үземнең тагын бер яратып куллана торган алымым – тукталышлар ясап уку алымы. Тукталыш ясап уку юл чатында торган юлчыны хәтерләтә: күпмедер юл үтелгән, әмма алда ни көткәне билгесез. Тукталыш ясау өчен кирәкле урынны таба белү мөһим. Һәр тукталышта төрле дәрәҗәдәге сораулар кую максатка ярашлы. Мәсәлән: алга таба нәрсә булыр һәм ни өчен? Әлеге алымны берничә адымга бүлеп карарга мөмкин. Беренче адым: укучыларда әсәр укуга кызыксыну уяту. Бу очракта әсәрнең исемен һәм авторын нигез итеп алып, "әсәр ни хакында булыр?" кебек проблемалы сорау куярга мөмкин. Укучыларның фикерләре тактага яки кәгазьләргә язып беркетелеп барыла. Укучылар белән бергәләп аларның дәрес башында ничек фаразлауларын авторның ничек тәмамлавы белән чагыштырып карыйбыз. Икенче адым әсәрнең аерым өлешләрендә тукталыш ясап укуны күздә тота. Өченче адым рефлексия өлеше. Йомгаклау өчен әңгәмә төрле формада булырга мөмкин: хат язу, иҗади эшләр һәм эссе язарга тәкъдим итәргә мөмкин. Эссе укучыларга үз фикерләрен ирекле формада белдерергә ярдәм итә. Соңгы вакытта ул шактый популярлашып бара.

Укучыларда фикер каршылыгы булдыру сорау бирү аша гына түгел, ә практик биремнәр аша да тормышка ашырыла. Дәресләрдә РАФТ алымын куллану укучылар күңеленә бик хуш килә.

Р-роль, кем исеменнән язачаксыз.

А-аудитория, кемгә атап язачаксыз.

Ф-форма, нинди формада язачаксыз – хикәя, диалог, монолог, эссе.

Т-тема, төп идея.

Шуны әйтеп китү урынлы булыр, башка кеше исеменнән язганда, укучы үзен иркенрәк хис итә, иҗади фикер йөртү офыгы киңәя төшә. Соңгы елларда татар әдәбиятыннан олимпиадаларда иҗади эш төре булырак әлеге форма бирелә башлады. РАФТ технологиясен кулланып дәрес уздыру өчен укучының теманы яхшы белүе, фантазиясе бай булу һәм актерлык сәләтенә ия булу кирәк. Әгәр укучылар рольләрне үзләре сайласа тагы да яхшы. Мәсәлән, Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен өйрәнгәндә түбәндәге форманы кулланырга була:

Роль –Акъәби

Аудитория– оныклары, балалары

Форма– хат

Тема– милләт киләчәге һ.б.

Дөрес һәм ялгыш раслаулар алымы язучыларның биографиясенә кагылышлы фактларны истә калдырырга ярдәм итә. Әлеге алымны язучы биографиясен өйрәнер алдыннан да, өйрәнгәннән соң да кулланырга була. Мисал өчен, 7 нче сыйныф укучылары Һ.Такташ биографиясен өйрәнгәндә түбәндәге сораулардагы дөрес яки ялгыш фаразлауны табалар:

1. Һ.Такташ Татарстан республикасында туып үскән.

2. Такташ бары шигырьләр генә язган.

3. Шагыйрь"Мокамай" әсәрен үзенең дустына багышлый.

4. Һ.Такташ башка шагыйрьләрнең шигырьләрен дә, үзе иҗат иткәннәрне бик оста итеп яттан сөйли торган була.

Дәрес азагында (рефлексия өлешендә) укытучы белән берлектә укучылар үзләренең җавапларының дөрес яки ялгыш булуын ачыклый. Әлеге алым укучыларны дәрес башында ук уйланырга мәҗбүр итә, дәрес азагына кадәр аларның кызыксыну дәрәҗәсе кимеми, чөнки укучыга "мин дөрес җавапны таба алдыммы?" дигән сорау тынгы бирми.

"Без сөйләргә өйрәтмибез диярлек" дигән XX гасырның күренекле лингвисты һәм методисты В.И.Чернышев. Кызганычка каршы, әлеге сүзләр хәзер аеруча да актуаль. Укытучы хезмәтен нигездә укучыларның язма эшләре аша бәялиләр. Укучының матур итеп сөйли белүе аның киләчәк тормышы, җәмгыяттәге сөйләм культурасы аша үзенә урын табуы өчен бик мөһим. Менә шуңа күрә дә, дәресләрдә дискуссия, диспут формаларын куллану аеруча максатка ярашлы. Укучылар белән кыска күләмле сочинениеләр язу да шактый үтемле чара. Бу аларның иҗади фикерләвен баета. Әлеге сочинениеләрне үзләре теләгән укучылардан дәрестә укыттыру, уңышлы җөмләләрне, сурәтләү чараларын таптыру бик мөһим. Соңрак сыйныфтагы калган балалар да кызыксынып иҗат итә башлый.

Текст өстендә эшләү, текстка комплекслы анализ ясау да укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтен арттыруга ярдәм итә. Укучылар өчен башта кечкенә күләмле текстлар тәкъдим ителә, тора-бара зуррак күләмле, катлаулырак текстлар белән эшләүгә дә күчәргә була. Бишенче-алтынчы сыйныфларда укучылар текстның темасын, автор идеясен билгели, өзеккә исем куша, үзләренә таныш булган тел-сурәтләү чараларын таба, шулай итеп, бала текст белән эшләргә өйрәнә.

Проектлар методы шәхескә юнәлтелгән, балаларның акыл-эшчәнлеген төрле яклап үстерә, мөстәкыйльлекне арттыра. Проект методы укучының активлыгын, фән белән кызыксынуын, гомумиләштереп әйткәндә, уку-укыту эшчәнлеген җанландырып җибәрә. Бу метод укучыларда аралашу культурасын, фикерне дөрес һәм төгәл итеп формалаштыру, төрле чыганаклардан файдалана белү кебек эшчәнлекне булдыра. Ул укучыларның белем һәм күнекмәләрен тормышта куллану мөмкинлеге тудыра торган технологияләрнең берсе. Проект медоды белән кызыксынып китүемнең дә үз сәбәпләре бар. Дөньяда барган глобальләшү процессы үз дәүләте булган халыкларны да үзенә йоткан чорда, татар милләтенә ничек үзен сакларга, бигрәк тә яшь буынның милли үзаңын ничек үстерергә? Бу сораулар мине, шәһәр укучыларына татар телен һәм әдәбиятын укытучы кешене, инде күп еллар борчый. Үзем укыткан сыйныфларда эшне иң беренче халкыбыз тарихы, аның үткәне белән таныштырудан башлыйм. Үз халкы белән горурлану хисе уятмый торып, нинди генә дәреслек, нинди генә методика белән укытуга карамастан, телне өйрәнүгә омтылыш, милли үзаң уятып булмаячагын мин мәктәптә шактый еллар укыту дәверендә аңладым. Күп уйлана торгач, башта бер идея туды: ничек тә булса укучыларны милли мирасыбыз белән кызыксыну уятырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрлек, шул ук вакытта инновацион да булган проект уйлап табу. Менә шулай итеп, "Яңарыш" дип аталган проект дөнья күрде.

Проект барышында, укытучы һәм укучы үзара хезмәттәшлек итәләр, бер-берсе белән аралашалар. Укучылар белән сыйныфтан тыш чаралар уздыру, алар белән формаль булмаган аралашу, уртак эшчәнлек, бер-береңә хөрмәт, башка милләттән, мәдәнияттән булган кешеләргә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык тәрбияли. Татар милләтеннән булган бала кече яшьтән үзенең милләте, күп газаплар кичерүгә карамастан, үсеш – үзгәрешкә омтылып, үз юлын булдырган, бөек тарихы булган халкы белән горурлык хисләре, ышаныч тудыру кирәк, алар татар халкы тарихының тере хәзинә, акыл һәм көч чыганагы икәнен аңларга тиешләр. Һичшиксез, проектның нигезендә укучыларыбызга төпле белем һәм тәрбия бирү ята. Шунысы куандыра: "Яңарыш" проекты эшчәнлегендә актив катнашкан балалар югалып калмыйлар, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына кергәч тә актив эш алып баралар, үз проектларын җәмгыятебезнең төрле өлкәләрендә гамәлгә ашыралар. 11 сыйныф укучыларының һәр ел саен диярлек татар теленнән Бердәм республика имтиханын сайлавы да күңелле күренеш.

Милләтебезнең күренекле шәхесләре белән даими очрашулар укучыларны рухи яктан баета, Татарстаныбызга лаеклы шәхесләр формалашуга зур йогынты ясый. Проект гамәлгә ашырыла башлагач, төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерүче, татар әдәбияты һәм сәнгате белән кызыксынучы балалар саны шактый артты. Нәтиҗәләр дә куандыра: Бөтенроссия һәм Республика күләмендә уздырылучы бәйгеләрдә укучыларыбыз зур җиңүләр яулый, Республика һәм Халыкара олимпиадаларда да зур уңышларга ирешәләр.

Заман укытучы алдына зур бурычлар, югары таләпләр куя. Белемле, кешелекле, эрудицияле, компетентлы Остаз булып, җәмгыятебезне игелекле, иҗади фикерләүче, ихлас күңелле, тәрбияле шәхесләргә баета алсак иде.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика