«Сәлам» дәреслегенең үзенчәлекләре, аның белән эшләүнең төп һәм әһәмиятле моментлары белән тәҗрибә уртаклашу (6 нчы гимназиянең эш тәҗрибәсеннән)

Гарипова Гөлшат Рафыйк кызы,
Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиянең
директор урынбасары, югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Безнең җәмгыятьне үстерүнең хәзерге этабында белем бирүне камилләштерү максатларының берсе булып белем бирүнең сыйфатын күтәрү тора. Инновацион технологияләр, заманча укыту чаралары, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, педагогның һөнәри осталыгын арттырудан башка моңа ирешү мөмкин түгел. Атаклы педагог К.Д. Ушинскийның да: «Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала» – дип раславы хәзерге шартларда аерым әһәмияткә ия булып тора.

Педагогик тәҗрибәне тарату формалары төрледән-төрле булырга мөмкин:

-ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар;

-методик атналар;

-консультация, практика;

-диспутлар һәм дискуссияләр;

-мастер-класслар һәм педагогик остаханәләр;

- спецкурслар, педагогик укулар;

-һөнәри осталык мәктәбе (дәреслек авторларының лектор-практиклар сыйфатында квалификация күтәрү курсларында катнашуы);

- иң яхшы мәктәпләр базасында стажировкалар;

-фәнни-педагогик семинарлар;

-презентацияләр, күргәзмәләр (стендлы презентация, апробация мәйданчыгы, тәҗрибә хәзинәсе, профессионал фикер йөртү һәм башкалар).

-сайт (методик копилка, белгечнең комментарийлары, һөнәри интервью).

Бүгенге заман укытучысы нинди яңа инновацион проектларда, нинди юнәлештә эш башкара соң?

Бүгенгесе көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты рус телле балаларга татар телен укытуны камилләштерүгә юнәлдерелгән ике проект өстендә эш алып бара. Татар телен укытуга сәгатьләр саны кыскарган шартларда, телне өйрәтү әлеге проектларда каралган юнәлештә алып барылса, нәтиҗәсе уңышлырак булыр иде.

Беренчесе – методик сертификация. Бу проект Валерия Николаевна Мещерякованың авторлык программасына нигезләнеп алып барыла, ул коммуникатив һәм уен технологияләренә нигезләнгән система булып тора.

Икенче проект – мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә нигезләнгән яңа буын «Сәлам!» укыту-методик комплекты.

Икенче проектка аерым тукталып китәсе килә. «Сәлам!» УМКсының төп бурычы – дәрестә укучыларны сөйләшергә өйрәтү. Моңа алар уеннар уйнап, аудиодиалог һәм монологлар тыңлап, тормышчан ситуациядә үз-үзләрен тотышлары аша ирешәләр. Укучылар, уйный-уйный, яңа сүзләр, җөмләләр өйрәнәләр. Грамматик кагыйдәләр ятламыйлар, ләкин уен барышында, җыр өйрәнгәндә грамматиканы үзләштерәләр. Беренче сыйныфтан ук, 10 модульне берләштергән дәреслек, укучыларга иҗади мөмкинлекләр биргән эш дәфтәре, сайт аша өйдә дә уеннар уйный алу, аудиоязмаларны тыңлау, дәрестә үзләштерелгән сүзләр нигезендә язылган җырларны өйрәнү, кирәк булса дәрестә тыңлаган аудиоязмаларны өйдә дә аудиоязма яки сайт аша тыңлый алу – укучыларга телне өйрәнүдә бик нык ярдәм итә.

Дәреслек белән укучылар дәрестә эшлиләр. Ул төсле һәм матур рәсемле, балалар күңеленә хуш килердәй стильдә эшләнгән. Һәр дәрестә УМКның төп геройлары төрле вакыйгаларда катнашалар һәм укучыларны шул ситуациягә бәйле сөйләм калыплары белән таныштыралар. Инглиз телендәге укыту әсбаплары кебек үк, телне өйрәтү лексик темаларга (модульләргә) нигезләнеп эшләнгән, һәр теманың үз эчендә дәресләргә бүленеш тә тәкъдим ителә. Интерактив дәреслек укытучыга күнегүләрне укучылар белән күмәк эшләү, материалны зур планга чыгарып, дәрестә күрсәтмәлелекне арттыру, укучыга өйдә әти-әниләр белән бергә дәрес материалын кабатлау өчен уңайлыклар тудыра.

Эш дәфтәрендәге иҗади биремнәрне балалар өйдә дә, дәрес вакытында да башкара алалар. Бу биремнәрне башкару балага үз фантазиясен күрсәтергә ярдәм итә, үз эшен бәяләргә өйрәтә. Укучылар эш дәфтәрендә рәсем ясый, үзе теләгәнчә аларны буйый, рәсемнәрне тулыландыра ала. Эш дәфтәрендәге күнегүләрнең барысын да укучыга дәрестә яки өйдә эшләп бетерү максаты куелмый. Укытучы күнегүне баланың сәләте һәм теләгенә карап сайлап ала.

Укытучы китабында һәр дәреснең барышын тасвирлаган материал тәкъдим ителә. Анда дәреслектәге күнегүләр, аудиоязма текстлары, укучыларга бирелә торган сорау үрнәкләре, дәрестә башкарылырга мөмкин булган уен үрнәкләре, укучыларны ял иттереп алу өчен, хәрәкәтчәнлек таләп иткән биремнәр, эш дәфтәрендәге биремнәрне башкаруга күрсәтмәләр, җыр текстлары һәм алар белән эшкә тәкъдимнәр күрсәтелә. Бу биремнәрнең саны дәрес саен төрле. Гадәттә алар, 60 минутка җитәрлек итеп биреләләр. Укытучы китабының үзенчәлеге шунда: дәрестә кулланыр өчен төрле биремнәр, уеннар тәкъдим ителә, ләкин катгый план юк, димәк, һәр укытучы үз тәҗрибәсеннән чыгып, үзе уйлавынча дәрес планы төзеп, күнегү-биремнәрне кулланып, үзе теләгәнчә дәресне үткәрә ала.

Төрле уку-укыту оешмаларында дәрес саннары төрлечә булганлыктан, укытучылар тематик һәм календарь эш программаларын үзләренә яраклаштырып төзергә тиеш булалар (Үрнәк эш программалары шулай ук selam.tatar ru сайтына урнаштырылган).

Дәреслектә күнегүләр татар теле һәм әдәби уку дәресләренә бүлеп бирелми. «Укытучы китабы» нда исә әдәби уку дәресләрендә файдаланылырга мөмкин булган материал укытучы өчен искәртелеп барыла, аудио һәм видео материалларга сылтамалар тәкъдим ителә, укытучы тарафыннан укылырга киңәш ителгән текстлар бирелә.

www.selam.tatar – сайты. Татарча сөйләшү, татар телен үзләштерү мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә дәвам итсен өчен, УМКның махсус сайты – «Сәлам» сайты эшли. Аңа компьютер аша да, планшет аша да кереп була. Сайтта интерактив дәреслек, барлык уку-укыту материаллары бар, күнегүләрне уен форматында эшләү мөмкинлеге каралган, әти-әниләрнең сораулары яки тәкъдимнәре булса, кара-каршы язышып, күнегүләргә һәм биремнәргә карата комментарийлар калдырып була. Сайт периодик рәвештә яңартылып тора, кирәкле материаллар белән тулыландырыла. Дәреслек сәхифәсенә укучы да, укытучы һәм әти-әни дә махсус логин һәм парольләр аша кереп эшли. Әлеге парольләр укытучы тарафыннан таратыла.

Карточкалар. Алда әйтелеп үтелгәнчә, укучылар 1нче сыйныфта 160 лексик берәмлек өйрәнәләр. Аларны төрле сөйләм калыпларында файдалана һәм кирәкле ситуацияләрдә куллана белергә тиеш булалар. Бу эшне җиңеләйтү максатыннан, укытучыга дәрестә куллану өчен, рәсемле карточкалар тәкъдим ителә. Аларның электрон вари-антлары сайтта да урын ала. Бу карточкаларны «Укытучы китабы»нда киңәш ителгәнчә, гадәти дәрес барышында да, контроль дәресләрдә дә, өйдә материалны кабатлау өчен дә файдаланырга мөмкин.

УМКның файдалы үзенчәлеге – аудиоматериалларның күп булуы һәм сайтта күнегүләрне интерактив форматта эшләп булуда. УМКның һәр модулендәге бик күп үрнәк диалоглар, монологлар, җырлар укучыларга телне яратып өйрәнергә ярдәм итә.

Педагогик тәҗрибәне тарату тәҗрибәсен гомумиләштереп, әлеге катлаулы процессны, проектны тормышка ашыруда, инновацион эшчәнлек тәҗрибәсен таратуда гимназия нинди юнәлештә эш башкара соң?

1. Заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып, материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтү әһәмиятле. Безнең гимназиядә һәр сыйныфта да интерактив такта куелган, интернет челтәренә кереп эшләү мөмкинлекләре булдырылган.

2. Заман таләбенә туры килә торган укыту-методик комплектларын сайлап алу мөмкинлеген булдыру. Бүгенге көндә ике туган тел укытучысы В.Мещерякова технологиясен кулланып эшли, 3 укытучы «Сәлам» дәреслеге белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнә, 1 укытучы Н. В. Максимовның технологияләрен кулланып эшли.

3. Теләге булган укытучыларны педагогик тәҗрибә белән таныштыру, тәкъдим ителә торган методларның һәм алымнарның өстенлекләрен традицион алымнар белән чагыштырганда аңлату, укытучыларны тәкъдим ителә торган ысуллардан һәм алымнардан файдалануга практик өйрәтү (терәк мәктәпләре, курсларда чыгыш ясау, онлайн-семинарлар, практикумнар);

4. Онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар. Ел дәвамында гимназиядә төрле дәрәҗәдәге семинарлар уздырыла. Укытучыларыбыз дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек, мастер класслар күрсәтәләр. Шулай ук, «Татарча җырлыйбыз», «Хорлар ярышы», «Татар әкиятләрен сәхнәләштерү» конкурсларында «Сәлам!» УМКсында бирелгән җырларны, әкиятләрне кулланып, уңышлы гына чыгышлар ясарга мөмкин.

5. Дистанцион белем бирүне нәтиҗәле оештыру өчен иҗади укытучылар белән челтәр аша аралашу режимында инновацияләр, педагогик табылдыклар белән ирекле алмашу, аралашу.

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыту дәверендә мин шуңа инандым: укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга тиеш дип саныйм.

Кулланылган әдәбият:

1. Шамсутдинова Р.Р., Зиннатуллин Р.К., Фаттахова Р.Ф., Гилязова Л.Г., Хадиева Г.В. Современные технологии в обучении татарскому языку и литературе. – Казан, ТРМҮИ, 2017.

2. Шамсутдинова Р.Р., Фаттахова Р.Ф. Методические рекомендации по преподаванию предметов «Татарский язык и литература». – Казан, ТРМҮИ, 2017.

3. https://center-yf.ru/data/Kadroviku/kompetentnost-pedagoga.php


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика