Бүгенге вәзгыятьтә татар теле һәм әдәбияты укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү

Габдинова Зилә Әфтах кызы,
Казан шәһәренең
ГБМБУ «Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116нчы лицее» ның
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Бүгенге вазгыять татар теле һәм әдәбиятын укытуда да зур тырышлык сорый. Мәктәптә эшли башлаганнан бирле мине: "Дәресләрне ничек итеп яраттырырга?" - дигән сорау борчый. Без балага татар телен өйрәнүдә бик зур таләпләр куярга өйрәнгәнбез, башта өйрәтергә, аннан гына таләп итәргә кирәк. Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың аңын үстерә. Материалны үзләштерү кызыклы һәм уңайлы булса гына укучының күңеле үсә, тел өйрәнергә теләге арта. Шуңа күрә дә дәресләремне нәтиҗәле, кызыклы итәр өчен яңалык кертергә, инновацион алымнар кулланырга, гадәти булмаган дәресләр үткәрергә тырышам. Болар барысы да укуга кызыксыну тудыра. Башка милләт балаларына телнең бөтен грамматик, стилистик нечкәлекләрен өйрәтеп җәфалаганчы, аларны сөйләм теленә генә өйрәтеп, мин тагын бер телдә сөйләшә беләм, дип горурланып йөрерлек итсәк, беркем дә татар теленә карата кире мөнәсәбәттә булмас иде.

Рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча коммуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевна Мещерякова системасына тукталасым килә. Бу системаның асылында баланы башта сөйләмгә, аннан соң гына тел үзенчәлекләренә өйрәтү кирәк дигән фикер ята. Шуңа күрә телгә өйрәнүнең башлангыч этабында лексиканы өйрәтүгә зур өстенлек бирелә, ә язу юк дәрәҗәсендә. Дәресләр тулысынча уеннар кулланып үткәрә. Дәресләрдә бер уен икенчесе белән аралаштырылып һәм үрелеп бара. Укучы тиешле булган лексик һәм грамматик материалны уйнау процессында үзләштерә. Дәрестә ни дәрәҗәдә психологик рәхәтлек, иркенлек тудырыла икән, чит тел өйрәнү тизлеге шулкадәр зуррак, нәтиҗәлерәк була. Чит тел өйрәнү процессында баланың төп эшчәнлек төре - сөйләм эшчәнлеге. Димәк, чит тел өйрәнү барышында “яңа белем ачу” дигәндә аның үз теленә хас булмаган чаралар аша аңлашуга ирешү мөмкинлеге күз алдында тотыла. Баланы, чит телгә өйрәтүдә, туган телдә бер сүз дә әйтергә рөхсәт итми торган тел мохитына “чумдыру” гына нәтиҗә бирә ала. Сүз мәгънәсен тәрҗемәсез төшенү дәрестә үзара аңлашу тулылыгын тәэмин итә. Тәрҗемә тел образы тууны катлауландыра һәм баланың реакциясен салмакландыра. Бала арымасын өчен, акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, уен һәм биремнәрнең еш алмашынып торуы зарур. Дәресләрдә уеннарның күпчелеге кирәкле лексиканы үз эченә алган җыр белән үрелеп алып барыла. Балалар өчен бу тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч. Дәрес алып барганда аудиодиск булуы зур ярдәмгә килә. Балалар аудиодискны әти-әниләре белән бергә өйдә дә тыңлый алалар. Сөйләм материалын истә калдыруны нәтиҗәле итү өчен - сөйләм структураларын кабат-кабат ишетү, ә тотрыклы ныгыту өчен даими кабатлап тору зарур. Тәҗрибә күрсәткәнчә, тел үзләштерүгә уртача гына сәләтле булган балаларның да баш миендә грамматик структура образын тудыру өчен җанлы сөйләм агымында әлеге структураны якынча йөз тапкыр тыңлау мөһим. Балалар истә калдырганчы, мин уенчыклар белән диалог үткәрәм. Мәсәлән, "Бу сезнең сыйныфыгызмы?" "Әйе, бу безнең сыйныфыбыз. Безнең сыйныфыбызга рәхим ит!" - дигән катлаулы структураны рус телле 1нче сыйныф укучылары 4-5 нче дәрестә бер авырлыксыз әйтә башлый.

Билгеле, әлеге система белән эшләү укытучыдан зур тырышлык, иҗадилык сорый. Ләкин эшнең нәтиҗәсе шатландыра. Укучыларым дәресләргә бик теләп йөриләр, арымыйлар, уңайсызланмыйлар, үз-үзләрен иркен тоталар. Дәрестә кызыксынып, мавыгып эшләделәр. Ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә торам. Алар балаларының дәресләргә яратып йөрүләренә, татарча иркен сөйләшүләренә, дәрестә русча бер сүз дә әйтмичә, барысын да аңлауларына бик кәнәгать.

Мин әлеге ысулның бик күп алымнарын, уеннарын башка сыйныфларда да актив кулланам һәм укучыларым да бик яратып кабул итәләр.

Үз эш тәҗрибәм белән һәрвакыт коллегаларым белән уртаклашам. Район, шәһәр, республика семинарларында ачык дәресләр, мастер-класслар даими үткәреп торам. Безнең Лицей Мещерякова системасын өйрәтү буенча Вахитов һәм Идел буе районнарының платформасы булып тора. Бу система белән танышырга, нечкәлекләрен өйрәнергә теләгән укытучыларга ярдәм кулы сузарга без һәрвакыт әзер. 16 нчы ноябрьдән 5 нче декабрьгә хәтле Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты оештырган “ТР-ның белем бирү оешмаларында татар телен укытуда коммуникатив технологияләр” темасы буенча квалификацияне күтәрү курсларында практик өлешне укытам.

Укучыларны традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр, ялыктыргыч эш төрләре белән кызыксындырып булмый. Озын текстлар тәрҗемә иттереп, авыр грамматик күнегүләр эшләтеп, аңлаешсыз шигырьләр ятлатып татар теленә мәхәббәт тәрбияләп булмый. Дәресләребезне мавыктыргыч, бай эчтәлекле, заманча итеп югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барыргагына кирәк. Шул вакытта укучыларыбыз да дәресләребезгә теләп йөрер, ата-аналар да балаларының татарча иркен аралашуын күреп, татар телен өйрәнүгә йөз белән борылырлар.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика