Яшь буынга үрнәк тәрбия бирү – заман таләбе

Арсланова Әнисә Дәүли кызы,
Идел буе районы 73 нче мәктәпнең
югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
район методик берләшмә җитәкчесе

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,
тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс.
Шулай икән, тәрбия - иң кирәкле эш булачактыр.
Р.Фәхреддин


Әйе, тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә формалашып, күп гасырлар буена кешелек дөньясын дәвам иттерү чарасы буларак яшәп килгән. Яшь буын, өлкәннәр белән аралашып, тормышка кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз – үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.

Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә, аларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, әти – әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдыруда тәрбияви чараларның әһәмияте бик зур.

Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф –гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөюче булып үсәчәк.

Мәгарифне үстерүнең төп өстенлекле юнәлеше – ул балаларга сыйфатлы белем бирү, тормышта үзенең лаеклы урынын табарлык шәхесләр тәрбияләү.

Димәк, дәүләт телләренә мәхәббәт һәм хөрмәт уяту уку – укыту процессында гына түгел, ә бәлки тәрбия процессында да актив формалаштырыла һәм камилләштерелә.

Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә ихтирам белән карый белүче балалар безнең мәгариф һәм милли мәдәниятне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш. Районыбызда бу юнәлештә эш системалы һәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында уздырылган чараларда районыбызның мәгариф оешмасы алдынгы урын яулый дисәм, бик урынлы булыр.

Инде дистә еллар дәвамында шәһәр күләмендә “Татар кызы, Татар егете” исеме астында бик күркәм бәйге уздырылып килә. Районыбыз укучылары, бу күркәм чарада катнашып, һәрдаим районыбызның данын яклап киләләр. Инде традициягә әйләнгән “Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” шәһәркүләм бәйгесендә яулаган җиңүләребез дә башкаларга үрнәк дип саныйм. Чөнки елдан – ел бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүче укучыларыбызның саны арта һәм нәтиҗәләребез дә сөендерә. Ә узган уку елында бу бәйгегә “Җәлил укулары” төбәкара яшь шигырь укучылар һәм шагыйрьләр бәйгесе дә өстәлде. Бу бәйгедә дә безнең йөзләгән укучыларыбыз көч сынаша, алдынгы урыннар яулый. Районнарыбыз укучылары шәһәр, республика, регионара бәйгеләрдә дә актив һәм нәтиҗәле катнашып киләләр. Шулай ук Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәбе уңышлы эшләп килә. Күп еллар дәвамында Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә “Дуслык һәм бердәмлек” дәресләре проекты тормышка ашырыла.

Районыбызда 2004 нче елдан бирле күренекле драматург Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр коллективлары проекты эшләп килә. Үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштергән сәнгатьнең бу төре балаларга әхлак тәрбиясе бирергә, зәвыклы шәхес формалаштырырга, туган телне яратырга ярдәм итә. Тормышның көзгесе булган әлеге сәнгать укучыларны яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр белән баетырга, матур әдәбиятка кызыксыну уятырга, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Укучыларның сәләтләрен ачарга, уй – хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә, иҗади эшчәнлеккә өйрәтә. Театр коллективлары проекты елдан - ел камилләшә бара. Елдан – ел аның сафына яңа коллективлар өстәлә бара. Бүгенге көндә 6 нчы гимгазиянең “Манзара” театр студиясе, 16 нчы гимназиянең “Нур” театры, 13 нче мәктәп һәм “Балалар иҗаты үзәге” каршындагы “Фикердәш” театр студиясе”, 27 нче гимназия белән “Балалар иҗаты үзәге” каршындагы “Сәләт” театр студиясе, 73 нче мәктәпнең “Театр – могҗизалар иле” түгәрәкләре районыбызның иң актив коллективлары булып саналалар. Бу коллективлар район, шәһәр, республика театр бәйгеләрендә актив катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар.

Туган телне, милли мәдәниятне, традицияләребезне саклап калуда төп рольне укытучылар үти. Яшь буынга үрнәк тәрбия бирү - һәр мөгаллим алдына куелган изге бурыч. “Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар”,- дип язган күренекле галим Риза Фәхреддин.

Әйе, илебезнең, милләтнең киләчәге булган яшьләрнең язмышы – нәкъ менә мөгаллимнәр кулында. Һәр мөгаллим үзенең эшчәнлеген шушы юнәлештә оештырса, халкыбызның якты киләчәге , саф тәрбияле яшь буыны булыр дип ышанып калам.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2021

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика