Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның психологик куркынычсызлыгын булдыру

Замдиханова Гульнара Камильевна,
воспитатель первой квалификационной категории,
МАДОУ «Детский сад № 272» Советского района г.Казани


Баланың сәламәтлеген кайгырту ул – санитар-гигиеник кагыйдәләрне үтәү, режим һәм туклануны дөрес оештыру гына түгел.
Баланың сәламәтлеге иң беренче чиратта физик һәм рухи көчләрнең бердәмлеге гармониясе, иҗат итүдән килеп чыккан шатлык хисләрен булдыру”
В.А. Сухомлинский.


Хәзерге вакытта баланың психик сәламәтлеген кайгыртуга бик нык игътибар бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасында балаларның психологик куркынычсызлыгын саклау ул –киләчәк милләтәбезнең дә психологик куркынычсызлыгын кайгырту дигән сүз.

Тирәлектә тискәре йогынты ясамыйча, үстерүче психологик уңайлыклар тудыру “психологик куркынычсызлык” дип атала. Балалар бакчасында эшләгәндә мин шундый уңайлыклар тудырырга тырышам. Минемчә, бала балалар бакчасына килгәч, беренче көннән алып андагы психологик куркынычсызлыкны тоярга тиеш. Безнең балалар бакчасында балалар белән аралашу хезмәттәшлек, бер-береңә ярдәм итәргә тырышу, игелеклелек хисләренә корылган. Тәркемдә коллектив рәсемнәр, кисеп ябыштыру, әвәләү кебек эшләр иҗат итүне балалар теләп, яратып башкаралар. Һәрвакыт үз эшемдә мин баланы хөрмәт итү, аның фикерен дә тыңлауны, “ишетә” һәм җавап бирүне хуплыйм. Шуның белән бала тәрбиячене дә ярата, хөрмәт итә, психологик куркынычсызлык та булдырыла. Бала шатлана, үз-үзенә ышанган, иҗат итүгә күңеле ачык, көр – димәк психологик куркынычсызлыкны булдыру алымнары дөрес кулланылган. Оптимистик тотрыклы халәт баланың адаптация чорының уңай үтүен яки инде беткәнен дә аңлата.

Психологик куркынычсызлык ул – баланың уңай психологик эмоциональ халәтенә ирешү.

Группамда бала нык арса, психологик киеренкелек булса, аның халәтен җиңеләйтү өчен аерым утырып алу, ял итү почмагы булдырдым. Анда бала тынычта рәсем ясый, китап карый, яраткан уенчыгы, өстәл уены белән уйный ала.

Баланың эмоциональ халәтенә, әлбәттә, тәрбияченең үзенең эмоциональ халәте, аның балалар белән аралашу стиле зур йогынты ясый. Тәрбияченең үз-үзен тыныч тотуы, тыныч аралашуы, конфликтларны гадел чишүе мөһим. Икенчедән төркемдә дөрес үстерүче предметлар тирәлеге булдыру әһәмиятле.

Эшемдә баланың психологик сәламәтлеген булдыру өчен методик алымнар һәм психокоррекцион методлар еш кулланам. Психологик киеренкелекне бетерү өчен релаксация минутлары ясыйбыз, психологик-эмоциональ халәтне булдырам, баланы конфиктларны әйләнеп үтәргә өйрәтүче, үз-үзенә ышаныч хисләрен үстерүче, дөрес аралашу күнекмәләренә өйрәтүче уеннар уйнатам. Көндәлек режим моментларында эмоциональ уңай халәт булдыру өчен иртән балалар белән көйле музыкаль исәнләшәбез, аннан иртәнге гимнастика ясый башлыйбыз, релакс көй кабызып, коверга утырып әкрен генә күнегүләрне дәвам итәбез, ахырдан бер-беребезгә матур көн телибез. Көндез түгәрәккә утырып, өйрәнелгән шигырьләрне укыйбыз, ахырдан һәрберебезгә кул чабабыз, мактыйбыз. Үзем язган көйле бармак уеннарын уйныйбыз. Алар баланың кәефен күтәрә, эмоциональ халәтен җайга сала. Ылыс күркәләрен кулланып, тыныч көй астында бармакларга массаж ясыйбыз. Мин немец психологы К.Фопельнең хәрәкәтле уеннары картотекасын булдырып, шундагы уеннарны һәм башка психологик-эмоциональ халәтне җайга салучы уеннар уйнатам. Кичен “Тәрбияле аралашу түгәрәге” оештырам. Анда һәрбер баланың мактарлык эшләре әйтелә. Мәсәлән, иң гадие, Алсу бүген үзе киенде, Марат тиз йоклап китте, һ.б. Баланың шул вакытта үз-үзенә ышанычы арта, яңадан бу эшләрне эшлисе килә башлый. Әлеге уенны икенче кечкенәләр төркемендә уйный башларга ярый. Арттерапия, пластилин, балчык белән уйнау баланы тискәре эмоцияләрдән арындыра, тынычландыра.

Бала белән игелекле аралашу һәм психологик куркынычсызлык булдырылсын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотам:

1. Сөйләмдә матур, ягымлы сүзләр куллан, исем белән дәш;

2. Һәрбер баланың индивидуаль матурлыгын күрә бел;

3. Балалар белән нәрсәне дә булса күргән һәм ишеткәннән туган шатлыклы минутларның кадерен бел;

4. Балалар төрле яктан кызыклы тәэсирләр алсын;

5. Бер балага да күңелсез булмасын, аларга шөгыль тап;

6. Балага үз-үзенә ышанычны арттыр, күңеленә иң яхшы тәрбияви орлыкларны сал;

7. Һәр бала белән индивидуаль аралашу стиле булдыр; бала борчыган соравы белән сиңа мөрәҗәгать итә алсын;

8. Төркемдә тәртип һәм булган кагыйдәләрнең гадел үтәвенә иреш;

9. Баланың киеренке психологик халәтен күрә белеп, аны җайга салырга тырыш;

10. Төркемдә уңай традицияләр булдыр, балалар аны теләп үтәсен.

Балачак – кеше тормышында бик әһәмиятле чор. Аның психологик яктан тыныч һәм куркынычсыз үтүе киләчәктә кешенең нинди шәхес буларак формалашуына зур йогынты ясый. Шуңа күрә без, тәрбиячеләр, бу эшкә бик җитди карарга тиешбез.


  СИМВОЛЫ - 2020





  KAZANOBR - 2020



  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика