Өчпочмаклы хатлар ни сөйли?

Ибраһимова Нурания Мансур кызы,
Казан шәһәре Совет районы 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясенең
туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы


Немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 80 ел вакыт узса да, сугыш мәхшәре бүген дә тетрәндерә әле, халыкның чыдамлыгына, түземлегенә соклану уята! Сугыш җиле бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде бит. Тормышларны җимерде, явыз дошманга каршы яуга киткән ике кешенең берсе туган ягына әйләнеп кайта алмады. Бүгенге көндә сугышта катнашкан ветераннарыбыз калмады диярлек. Шатлыклы Җиңү бәйрәме көннәрендә без каһарман сугышчыларыбыз белән беррәттән уртак җиңүне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен дә рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алабыз.

Хәзерге буын сугышны үз күзләре белән күрмәсә дә , без сөйләгәннәрдән, әти-әниләр, әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән чыгып, аның никадәр куркыныч икәнен белеп үсәргә тиешләр. Безнең бурыч – балаларыбызга шуны җиткерү, ветераннарыбызның аяусыз батырлыгын күрсәтү һәм аларның батырлыгын күңелләрдә саклау.

Мин дә дәресләремдә сугыш темасын яктырткан әсәрләр кулланып, балаларга тыныч тормышның кадерен белергә, сугыш – кешеләр тормышында иң фаҗигале вакыйга икәнен, үзе белән авырту һәм югалту, шәфкатьсезлек һәм җимерү алып килүен аңлатырга тырышам. Сезнең игътибарга да шушы теманы яктырткан дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Тема: Өчпочмаклы хатлар ни сөйли? (Җыйнак һәм җәенке җөмләләр)

Туган тел (татар теленнән) 4 нче сыйныф (татар телендә сөйләшүче балалар)

белән үткәрелгән дәрес конспекты

Максат:

Укучыларга җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.

Бурычлар:

1. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында билгеләмә бирү.

2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне чагыштыру, аера белергә өйрәтү.

3. Логик фикерләү, уку мөстәкыйльлеген үстерү, җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләрен камилләштерү өчен шартлар тудыру.

4. Сөйләм телен үстерү, туган телебездә дөрес һәм матур сөйләшү теләген үстерү.

5. Туган илгә, өлкәннәребезгә хөрмәт хисе, патриотик хисләр тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет- укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру;

Предмет- укучыларны яңа белемнәр табарга өйрәтү; уку мәсьәләсен куя белү; сорау кую һәм аларга җавап бирү;

Шәхескә кагылышлы- укуга кызыксыну тәрбияләү;уку теләге булдыру; үз фикереңне җиткерү; башкаларны тыңлый белү;

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Эшне оештыру төрләре: җөмләләр төзү, җөмләләрне аеру, дәфтәрләрдә язу, дәреслек белән эшләү, өчпочмаклы хат ясау.

Җиһазлау: “Яз ” темасына караган картиналар, уен моментлары, презентация, мультимедия, хат ясар өчен кәгазьләр.

Дәреснең барышы.

I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.

1) Уңай психологик хәләт булдыру.

- Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез, саумысыз

- Хәерле көн, балалар!

- Имин үтсен көнебез.

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

Анам телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Рәхмәт, балалар. Ягез әле яхшы кәефләрне бер-беребез белән бүлешик. (бер-берсенең кулларына сугып яхшы кәеф өләшәләр)

- Менә минем дәресебезне шундый шигырь юллары белән башлап җибәрәсе килә:

Кояшның алтын нурлары

Тәрәзәгә чиртә,

Уята татлы йокыдан:

- Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

Салкын

Таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә

Хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа, өр-яңа көн,

Хәерле иртә!

Сезне кояш та сәламли. Ул сезгә яхшы, хәерле көн тели.

Актуальләштерү.

- Балалар, телләребезне йомшартып җибәрү өчен, тизәйткечләрне искә төшереп үтик (тизәйткечләр әйтешү)

- Мин дә берне әйтим әле: Диләрә дә, Дилбәр дә, Дамир да дәрескә дәфтәрләрен алып килгәннәр. Кабатлагыз әле. Ә сез Диләрә, Дилбәр, Дамир кебек дәрескә дәфтәрләрегезне, китапларыгызны алып килдегезме? (тикшереп чыгу)

II. Уку мәсьәләсен кую.

- Урамда елның кайсы вакыты? (Яз)

- Тәрәзәгә күз салыйк әле. Язның нинди билгеләрен күрәбез.

(Кар эреп бетте. Кошлар җылы яктан кайттылар.Кояш яктырак җылыта.....)

- Балалар, сезнең алдыгызда җөмләләр ята. Шушы җөмләләрнең кайсысы язга карый, шул җәмләләрне билгелибез. Аста шакмаклар. Шул шакмакларга минус яки плюс тамгалары куябыз.

1)Ямьле яз җитте.

2)Кояш яктырак җылыта.

3)Җылы яктан кошлар килделәр.

4)Тиздән Җиңү бәйрәме була.

5)Урамда кар ява.

6)Тиздән Яңа ел бәйрәме була.

7)Кошлар җылы якларга очып киттеләр.

8)Балалар су коеналар.

1 2 3 4 5 6 7 8

Нәтиҗә чыгару.

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

- Балалар, игътибар белән үзебез язган җөмләләрне укыйк. Язга кагылышлы Һәр җөмләнең баш кисәкләрен табабыз. (балаларның үзләренә сыздыру)

- Әйдәгез дәфтәрләргә һәр җөмләнең ия белән хәбәрен генә күчереп языйк.

(Дәфтәрләрдә эшләү, бер-ике баладан укыту)

- Рәхмәт, балалар. Бик дөрес эшләдегез.

- Хәзер тактадагы җөмләләр белән дәфтәрдә язылган җөмләләрне чагыштырыйк әле. Нәрсә күзәтәбез? (Дәфтәрдәге җөмләләр ия белән хәбәрдән генә тора, ә тактадагы җөмләләрдә иярчен кисәкләр дә бар)

- Ә мондый җөмләләр ничек дип атала икән? (җыйнак һәм җәенке)

(кагыйдәләр белән таныштыру)

- Әйдәгез бер-беребезгә кабатлыйк әле. (Көчлерәк укучы балалар йомшак укучыларга кагыйдәне кабатлап чыгалар)

- Әйдәгез хәзер дәреслекләрнең 146 битен ачып 215 күнегүдәге шигырьне карыйбыз һәм җыйнак җөмләләрне табып укыйбыз.

(дәреслек белән эшләү, нәтиҗәләр чыгу, бәяләү, мактау)

- Тактада 4 рәсем бирелә.

Сораулар: Рәсемнәрдә без нәрсә күрәбез? Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (яз, җиңү бәйрәме, ветераннар, парад; Җиңүнең 80 еллыгы турында, сугыш турында кыскача сөйләү)

Ял итү (“Салаватик”ларның “Солдатта булган диләр” җырына басу)

V. Яңа теманы ныгыту

- Менә мин мәктәп архивыннан шушындый фотография таптым. (слайдда “Бесмертный полк”та балаларның бабаларының фотографияләрен күтәреп төшкән фото)

- Сез нинди фотографияләр күтәреп төштегез?

- Димәк, сезнең бабаларыгыз да сугышта катнашкан булып чыга бит. Ягез әле, кем үзенең бабасы турында сөйләргә тели? (берничә баладан бабасы турында сөйләтү)

- Балалар, димәк бабаларыгыз безнең туган илебезне яклап сугышканнар. Аларга без бик рәхмәтле.

(Балаларның игътибарын тактага юнәлтү. Анда солдат окопта хат яза)

- Рәсемдә кемне күрәбез? Ул нишли? Ул вакытта сугыштан килгән хатлар нинди булганнар? (өчпочмаклы) Ә сезнең андый өчпочмаклы хатлар күргәнегез бармы? (слайдда өчпочмаклы хат рәсеме күрсәтелә) Сугыш вакытында 4 ел эчендә 6 млд тан артык өчпочмаклы хат тапшырылган.

- Ә ул хатларда алар нәрсә турында язганнар икән? (балалар фаразлар китерәләр)

- Менә мин сезгә сугыштан килгән өчпочмаклы хат күрсәтәм. Бу хатка 81 ел. Бу хатның берничә юлын да укып китәм. (хатның кайбер юлларын уку)

- Хатта сугыш турында язылганмы? (юк) Әйе, бары тик һәр көн алга барабыз дигән юллар гына очрады. Ни өчен хат хуҗасы сугыш турында бернәрсә дә язмаган? (әниләрен борчырга теләмәгәндер инде, һ.б вариантлар тыңлана)

- Ә хатлар эчтәлекләре буенча барысы да шундый булганмы икән?! Хәзер мин сезгә бер өзек укыйм, бу хикәя сезгә танышмы? (Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясеннән өзек уку һәм сорауларга җавап бирү)

- Ләлә ни өчен елый?

- Ни өчен Ләлә “Минем хәзер сары башмакларым да булмас инде”, - ди?

- Алар әтиләрененең һәлак булуын каян белгәннәр? (Хат килгән)

- Димәк, кайгылы хатлар да күп килгән ул вакытта. Баштарак хат ташучы нинди эчтәлекле хат китергәнен үзе дә белмәгән. Чөнки барысы да өчпочмаклы булган. Соңрак “извещение” дигән кәгазь эшләгәннәр. Русча “Похоронка” дип аталган. Аларның да эчтәлекләре төрле булган. (слайддан кайгылы, кара пичәтле хатлар күрсәтү, эчтәлекләре белән таныштыру)

- Хәзерге вакытта андый хатлар язалармы?

- Нинди хатлар язалар? (телефоннар смслар, электрон почталардан)

- Ә сезнең шундый өчпочмаклы хат язып карыйсыгыз килмиме? Әгәр дә сез сугыш чоры баласы булсагыз, әтиегез яки бабагыз сугышта икән, аларга нәрсәләр язар идегез. Әйдәгез өчпочмаклы хат ясарга өйрәнәбез. (кәгазьдән хат ясарга өйрәнү)

- Мин сезгә хәзер терәк җөмләләр, җыйнак җөмләләр бирәм. Шул җөмләләрне җәенкеләндереп өйдә хат язып килерсез. (Терәк җөмләләрне уку, мисал китерү)

- Терәк җөмләләр: Исәнме,..... Мин яшим. Мин укыйм. Яз җитте. Көннәр матур. Кошлар килде. Сугышлар бетсен. Сез кайтыгыз. Без көтәбез.

- Үз җөмләләрегезне дә өстәргә мөмкин.

IV. Рефлексия. Үзбәя.

- Бүгенге дәрестә сез нәрсә белдегез? Нәрсә аңладыгыз? Баскычның ничәнче баскычында басып торасыз? (дәресне аңлауларын тикшерү, бәяләү)

- Дәрес ахырына якынлашып килә. Тактага карыйбыз. (слайдда ике рәсем: Почта ташучы күгәчен, тынычлык күгәрчене)

- Нинди кош күрсәтелгән? Ни өчен аның томшыгында хат? (элек хатларны күгәрченнәр ташыганнар)

- Икенче күгәрчен нәрсә капкан? Бу күгәрчен нәрсәне аңлата? (тынычлык күгәрчене)

- Әйе, балалар, Күгәрчен тынычлык символы. Илебез тыныч булсын, сугышлар булмасын! Күгәрченнәр бары тик шатлыклы хатларны гына ташысыннар дип дәресне йомгаклыйбыз.


  СИМВОЛЫ - 2025



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2025


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика