Мәңге онытылмас ул еллар...

Рәмзилә АХМАДУЛЛИНА,
Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле
туган тел һәм әдәбият укытучысы,
Миләүшә САФИУЛЛИНА,
Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Озакламый илебез Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга әзерләнә. Кызганыч, еллар узган саен әлеге дәхшәтле вакыйгаларны үз күзләре белән күргән, барлык авырлыкларын җилкәләрендә татыган өлкәннәребез сафы гына сирәгәя бара. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы- бу Татарстан һәм бөтен Россия өчен тарихи вакыйга. Тыл ветераннарының хезмәте булмаса, фронттагы сугышчылар җиңә алмас иде.

Безнең гимназиядә әлеге буын вәкилләренә бәйрәм алдыннан гына түгел, ә ел әйләнәсе игътибар бирелә.Һәр сыйныфка берәр тыл ветераны беркетелгән. Бүгенге көндә егермегә якын тыл ветераны һәм сугышта катнашканнарның хатыннары исәптә тора. Аларны өлкәннәр бәйрәмендә, туган көннәрендә, тугызынчы май алдыннан өйләренә барып котлау матур гадәткә әверелде.

Шулай ук гимназиябездә үзе Чечня сугышында катнашкан хезмәт укытучысы Гиззатуллин Фәргат Марат улы тырышлыгы белән музей ачылды. Биредә илебез тарихындагы канкойгыч вакыйгалар шаһиты булган сугышчыларның истәлекләре, Бөек Ватан сугышы чоры көнкүреш әйберләре, хәрбиләрнең киемнәре, кораллар, бинокльләр, кружкалар белән танышырга мөмкин. Сугыш еллары турындагы стендлар укучыларны әлеге дәхшәтле еллар мохитына алып кереп китә. Музейның бер бүлеге бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучыларга багышлана. Әлеге музейга укучылар кызыксынып йөриләр, килгән кунаклар югары бәя бирәләр.

Ел саен гимназиядә сугыш җырларын башкару, аларны сәхнәләштерү бәйгеләрендә укучыларыбыз теләп катнашалар. Әлеге бәйгеләрне бәяләргә төрле елларда сугышларда катнашкан геройлар чакырыла.

Һәр ел тугызынчы май алдыннан гимназия укучылары командалары арасында хәрби киемдә стройда йөрү, сугыш турында җыр башкару буенча смотр-бәйге үтә. Бу бәйгенең максаты- яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру.

Апрель аенда гимназия волонтерлары тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” медальләрен тапшыруда актив катнаштылар, алар концерт номерлары әзерләделәр, хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Дәрбишләр бистәсендә блокадалы Ленинград афәтен кичергән өлкән буын вәкилләре яши, алар белән сыйныф сәгатьләрендә очрашулар уздырыла. Укучылар җиңү көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә, сугышка багышланган макетлар ясауда да актив катнашалар.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен сәхнәләштерелде. Кичә Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Нур Баян һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләреннән торды.

Максат: укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүне дәвам итү.

Бурычлар:

белем бирүдә: укучыларга сугыш алып килгән фаҗиганен тирәнлеген аңлату, сугыш чорында иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләре һәм сугыш темасына багышланган җырлар белән таныштыру;

үстерелешле: балаларда кызыксынучанлыкны үстерү, сөйләм телләрен баету;

тәрбияви: Әниләргә карата хөрмәт, туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: “Ана бәйрәме” мультфильмын карау, сугыш темасына, җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләр, җырлар өйрәнү.

Җиһазлау: сугышны, авыл тормышын, җиңү бәйрәмен сурәтләгән презентация, магнитофон.

Катнашалар: ике алып баручы, әни, әнинең өч улы, кош, хат ташучы, өч ромашка, чишмә, берничә малай һәм кыз.

(Вакыйга өйдә бара. Әнинең ике улы һәм берничә малай һәм кыз шаярып өйдә уйныйлар, көлешәләр.)

1нче кыз. Әйдәгез уйнарга!

Әнинең зур улы. Әйдәгез, дусларым! Каникул бит! Ял итәбез.

2 нче кыз. Иртәгә Сабантуй! Бергәләшеп җырлыйбыз. Сабантуйга әзерләнәбез!

Әнинең кече улы. Әйдәгез иртәгә Сабантуйга җырлыйсы җырны кабатлыйбыз! (Бергәләшеп К. Булатованың “Солдатлар” җырын башкаралар. Күңелле җыр вакытында әни килеп керә.)

Әни. (Кулларын сөртеп.) Балалар! Туктагыз! Тагын уйныйлар, тагын җырлыйлар. Кайчан мина булышасыз, өйдә күпме эш!

1 нче кыз. Күрше апа, без бит Сабантуйга әзерләнәбез, ачуланмагыз инде.

Әнинең уртанчы улы. (Улы йөгереп кайтып керә.) Әни, әни сугыш башланган, радионы куй!

Әни. (Әни куркып радионы кабыза.) Балалар, тавышланмагыз, тыңлагыз!

Балалар. (Бергә.) Сугыш! Сугыш башланган! (Радиода Левитан тавышы, барысы да куллары белән башларын тоталар, акрын гына чыгып китәләр.)

Әни. (Залда үзе генә.)

Улларым, кош кебек очыгыз,

Дошманны сез илдән куыгыз.

Без түзәрбез, сезне көтәрбез,

Илгә Җиңү белән кайтыгыз! (Еракта солдатларның марш атлавы ишетелә, тавыш якыная. Сугыш киеменнән әнинең кече, уртанчы, өлкән улы һәм хат ташучы кыз, шәфкать туташы һәм берничә бала кулларын богап, саубуллашып, сугышка китәләр.)

Бергәләшеп. Без урамнан үткән чакта

Күтәрелде томаннар,

Дөнья хәлен белеп булмый

Сау булыгыз туганнар. (Әни күз яшьләрен сөртеп, озатып басып кала.Залга 1нче алып баручы кыз чыга.)

1нче алып баручы. Менә шулай халык ул елларда

Ватан өчен утка атылды.

Менә шуңа күрә бу зур сугыш

Ватан сугышы дип аталды. (Резеда Вәлиева)

(Бераздан әни чыга. Аның янында кош киеменнән кыз салмак кына көйгә биеп йөри. Әни ялварулы тавыш белән кошка эндәшә.)

Әни.

Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтче, кошым зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага.

Кайда йөри минем улларым? (Муса Җәлил)

(Кош очып чыгып китә. Сугыш кыры. Салмак көйгә өч ромашка чыга. Алар әкрен генә әйләнәләр, куллары белән салмак хәрәкәтләр ясыйлар. Араларында кош йөри. Сугыш тавышлары ишетелә. Ромашкалар талгын гына чүгәлиләр. Кош алар артына кача. Әнинең өлкән улы чыга. Ул автоматы белән дошманнарына ата, ләкин егыла.)

Әнинең өлкән улы.

Минем өстән пуля яуса да,

Яралардан каннар тамса да,

Халкым өчен постта торам,

Халкым өчен мин үләм. ( Нур Баян)

2 нче алып баручы. Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар. (Муса Җәлил) (Ромашкалар акрын гына торалар, кош чыга, җирдә солдат ята.)

Ак ромашка. (Ул бик нык гаҗәпләнә.) Без барыбыз да ак күлмәктән, дустым, синең күлмәгең ни өчен кызыл?

Кызыл ромашка. (Ромашка солдатны сыйпый.)

Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш солдатка каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы. (Муса Җәлил)

(Барысы да акрын гына чыгып китәләр, сәхнәдә кош кала, ул әни янына кайта.)

Кош. Кайгы сиңа, ана, Кырымда

Улың үлде сугыш кырында. (Муса Җәлил)

1 нче алып баручы. (Ул ак шәлне әнинең өстенә сала.)

Катып калды ана, дәшмәде,

Ярсып чыкты кайнар яшьләре.

Кайгысыннан өлкән улының

Көмеш төсле булды чәчләре. (Муса Җәлил)

(Сәхнәдә талгын көй яңгырый, әни алгарак чыга, артта хат ташучы хатлар өләшә. Әни ялварулы тавыш белән аңа эндәшә.)

Әни. Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага.

Кайда минем уртанчы улым?

Кайталмады өйгә зур улым. (Муса Җәлил)

(Әни сәхнәдән чыгып китә. Сугыш кыры. Уртанчы улы килеп чыга, юл сумкасыннан кружка алып, су эчә, автоматын куя. Хат яза башлый. Артта хат ташучы килә. Талгын көй.)

Уртанчы малай.

Бәлки, әни,бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәхшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен. (Фатих Кәрим)

Сау бул, әнием, илем өчен мин үләмен.

(Солдат хатны хат ташучыга бирә, үзе сәхнәдән чыгып китә. Хат ташучы әнигә өчпочмаклы хатны кайтарып бирә.)

Хат ташучы. Кайгы сиңа, ана, уртанчы

Улың үлде сугыш кырында.

Соңгы йөрәк тибеше тынганчы,

Автоматы булды кулында.(Муса Җәлил)

Әнисе, туган иле иде уенда.

(Әни хатны укый, күз яшьләрен сөртә. Сәхнәгә кабат кош чыга. Әни тезләнеп, кошка эндәшә.)

Әни.

Ике улым үлде сугышта,

Бер өмитем калды тормышта:

Күрмәсәм дә бергә өчесен,

Мин күрермен, бәлки, кечесен?(Муса Җәлил)

(Әни кереп югала, кош очып йөри. Сугыш тавышлары ишетелә һәм туктап кала, аны чишмә челтерәве алыштыра. Сәхнәгә чишмә булып киенгән малай чыга. Кош аның янында бөтерелә.)

Чишмә. Кичә минем суны фашист агулады, бүген аны батыр егет эчәчәк. Мин белмим аңа ничек булышырга. Дустым-кошым, ярдәм ит солдатка. Эчмәсен минем суны!

Кош. Кайгырма, күз нурым!

Ул килсә эчәргә,

Коткарам мин үзем,

Мин беләм нишләргә! (Муса Җәлил) (Сәхнәгә әнинең кече улы чыга.)

1 нче алып баручы. Батыр егет килде, күрде чишмәне,

Ул теләде эчәргә салкын суны.

2 нче алып баручы.

Кошчык бик озак сайрады,

Егетне коткарырга ул теләде. (Солдат егет чишмәне күрә.)

Кош. Батыр егет, эчмә, син бу суны.Ул бит агулы! (Егет су эчәргә тели.)

Әнинең кече улы. Чишмә суы, бик эчәсем килә. Кошым, мин бит аңламыйм сине! (Солдат кружкасындагы суны кош эчә һәм егыла.)

Әнинең кече улы. Димәк, чишмә суы агулы булган?! Кошым, мине коткарган өчен рәхмәт сиңа.

Ике алып баручы. (Бергә.)

Никтер очмый күктә күгәрчен,

Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.

Тик яңратып урман буйларын,

Ишетелә быргы уйнавы. (Муса Җәлил)

(Еракта бырга тавышы ишетелә, аны дәртле җиңү көе алыштыра. Сәхнәгә чәчәк тотып хат ташучы кыз һәм батыр егет килеп керә.)

Әни. (Әнинең шатлыгы йөзенә чыга.)

Балам! Кайттыңмы, улым, алтыным!

Куанычым минем, актыгым! (Муса Җәлил) (Хат ташучы кыз әнигә чәчәкләр бирә.)

Әнинең кече улы. Әнием, синең кече улың Җиңү шатлыгын алып кайтты. Абыйларым сугышта улсә дә, аларның батырлыгын мәңге онытмаслар!

Дүрт ел дәвам иткән бу сугышта

Милионнар башын салдылар.

Ватан сугышының геройлары

Тарихларга кереп калдылар.

Ике алып баручы. (Бергә.)

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып. (Рамазан Байтимиров) (Катнашучылар сәхнәгә чыгалар. Уртада әни.)

Әни. Беркайчан да булмасын сугышлар! Тыныч тормышта гына яшәсен оныклар!

(1 нче сыйныф укучылары тынычлык турында шигырьләр сөйлиләр. Ахырдан бергә “ Бөек шагыйрь- Муса Җәлил” җырын башкаралар.)


  СИМВОЛЫ - 2025



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2025


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика