Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышлана. Сценарий «Егетләрне солдатка озату йоласы»

Хәкимова Галия Илгизәр кызы,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
МАМБУ “Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче
145 нче катнаш төрдəге балалар бакча”сы
татар теле тәрбиячесе


Максат: Ватанга карата патриотик хис булдыру, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

- балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте, көнкүреше турында белемнәрен арттырырга;

- татар телендә сөйләм телен камилләштерергә, сүз байлыгын арттырырга;

- татар халкының фольклор үрнәкләре белән танышу, көндәлек тормышта куллана белергә;

- туган илебезгә, телебезгә, халкыбызга хөрмәт һәм ярату хисе булдырырга;

- дуслык, бер-береңә ягымлы караш тәрбияләргә.

Балаларның яше: мәктәпкә әзерлек төркеме

Сценарий барышы:

Матур бизәлгән татар өе. Айгөл өстәл көйли, гөлләргә су сибә.

Айгөл: Менә булды да бугай, кая икән минем дус кызларым?

Сәхнә артында кызлар көлгән тавышлар ишетелә.

Кызлар:

- Айгөл, син өйдәме?

Айгөл: - Әйе, кызлар, өйдә, керегез, бүген бездә аулак өй.

Утырыгыз, кызлар, әйдәгез, җырлыйбыз.

Кызлар эскәмиягә (скамейка) утырып чигү чигәләр, җыр җырлыйлар:

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый,

Уйнамагач та көлмәгәч,

Яшь гомер нигә ярый?

Айгөл: - Кызлар, эшегез барамы?

Кызлар: - Әйе, әйе

Алия: - Минеке “Лалә”

Азалия: - Минеке “Далия”

Айгөл: - Кызлар, матур булган, шәп булган.

Айгөл: - Ишеттегезме? Иртәгә егетләр армияга китә.

Алия: - Ишетмәгән кая? Ишеттек. Авылыбызның батыр егетләре армия сафларына китә бит.

Айгөл: - Әйе, нәкъ шундый егетләр туган җиребезне саклый, туган илебезне яклый.

Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Кызлар:- Карагыз әле, егетләр, килеп тә җиттеләр, бездә “Аулак өй” икәнен белгәннәр.

Егетләр: - Кызлар-йолдызлар, исәнмесез!

Кызлар: - Исәнмесез.

Егетләр: - Кызлар, әйдәгез, уйнап алабыз?

Кызлар: - Әйдәгез.

Җырны бергәләп җырлыйлар.

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә,

Егетләр: Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр: Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Бергә: Бик әйбәт булды.

Егетләр: - Кызлар, әйдәгез, “Капкалы”уйныйбыз.

Кызлар: - Әйдәгез.

Балалар парлап басалар, кемдә музыка туктый, шуңа җәза бирелә:

1нче җәза: Мәкаль әйтү.

Малай: Тырышлык зурлык, ялкаулык хурлык.

Кыз: Кем эшләми, шул ашамый.

Малай: Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

Кыз: Эш беткәч, уйнарга ярый.

Малай:Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Кыз:Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

2нче җәза: Санамыш санау.

Малай: Алгадан –болгадан,

Мәче килә елгадан.

Алгат-болгат,

Менә нинди солдат!

Кыз: 1- солдат

2- сержант

3 -лейтинант

4 - капитан

5- майор

6 - полковник

7- генерал

Син – чык, син – кал!

3нче җәза: Бию.

Биик әле, биик әле

Биик әле бергәләп.

Биик әле шәп итеп,

Бар дөньяны гөрләтеп (бию башкарыла).

Айтуар: - Кызлар, без бит сезнең белән саубуллашырга килдек.

Алия: - Сагынырбыз инде сезне.

Азалия: - Бигрәк озакка китәсез.

Илфир: - Юк, юк, озакка түгел. Безнең бабаларыбыз 80 ел элек Бөек Ватан сугышына киткәннәр һәм җиңү алып кайтканнар, ләкин бик күп кеше әйләнеп кайтмаган.

Бергә: - Аларга мәңгелек дан.

Камил: - Безнең егетләр бер елдан кайталар.

Богдан: - Вакыт бик тиз үтәр.

Кызлар: - Сау булыгыз. Батыр булыгыз! Илебезне саклагыз! Тизрәк кайтыгыз!

Айгөл: - Менә сезгә бүләккә- кулъяулыклар. Истәлеккә саклагыз. (Бүләк итәләр. Түгәрәккә басалар.)

Җыр “Солдатта булган диләр”:

Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр;

Әллә каян күренеп тора -

Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар, диләр.

Әллә каян күренеп тора —

Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Әллә каян күренеп тора —

Солдатта булган, диләр.

Кызлар кул болгап калалар. Егетләр марш белән чыгалар.


  СИМВОЛЫ - 2025



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2025


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика