Сценарий театральной постановки по произведению М.Джалиля «Соловей и родник» для детей подготовительной к школе группы, посвященный к 80-летию Победы в ВОВ 1941-1945

Катеева Гульназ Рафаиловна,
Хакимова Разина Харисовна,
воспитатели по обучению татарскому языку
МБДОУ «Детский сад №99»
Ново-Савиновского района, г.Казани


Герой-шагыйрь М. Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә”

балладасы буенча инсценировка

Катнашучылар:

Алып баручы

Сандугач

Чишмә

Батыр

Илбасарлар(2)

Залның бер ягында - чишмә, икенче якта - урман күренеше, уртада – алан.

Урман ягыннан, канатларын җилпеп, Сандугач чыга.

Алып баручы:

Таң атып, нурлары

Үпкәндә кырларны

Сандугач, уянып, канатын кагына,

Ул якын сердәше - чишмәне сагына.

Һәр иртә Сандугач

Чишмәдә коена,

Бу аңа чиксез зур

Дан булып тоела.

Сандугач:

Саумы, кояш! Саумы, урман! (Кояш ягына, аннары урман ягына очы бара)

Саумысез, агачларым! (Агачлар янына бара).

Бар минем тагын бер

Бик якын сердәшем.

Киңәшчем, иптәшем -

Чишмәкәй-дускаем. (чишмә янына килә)

Хәерле иртә, дустым!

Чишмә:

Хәерле иртә, Сандугачым!

Сине зарыгып көттем мин! (Кочаклашалар)

Бүген дә соңга калмыйча

Килереңне белдем мин.

Минем саф суымны

Һәркөн иртә эчәсең,

Һәм моңлы тавышыңны

Син дөньяга сибәсең!

Алып баручы:

Иркәли таң кошын

Зөбәрҗәт тамчылар. (Бу вакытта “Сандугач һәм чишмә биюе”

Әйтче, бу күренешкә, башкарыла)

Сокланмый кем чыдар?!

Сандугач чыгып китә, Илбасарлар керә.

Алып баручы:

Ә кичен чишмә буена

Илбасарлар киләләр.

Чишмәнең саф суын

Агуларга телиләр.

1 нче Илбасар :

Әйдә бу чишмәне

Пычратыйк, агулыйк!

Куып килгән Батырны

Без тынсыз калдырыйк.

2 нче Илбасар:

Килешәм, бик яхшы

Син фикер әйтәсең.

Ул Батыр, һичшиксез.

Инешкә киләчәк,

Иелеп, чишмәнең

Суын да эчәчәк.

1 нче Илбасар. Ә суны эчкәчтен,

Ул монда калачак.

2 нче Илбасар. Мәңгегә шушында

Йокыга талачак.

(Чишмәнең суын агулыйлар. Кара таплар куела)

Алып баручы:

Таңнарның берендә

Иркә кош – Сандугач,

Уянып, карангач,

Һәм канат кагынгач,

Килде тиз сердәше

Чишмәкәй янына.

Чишмә тын: ул көлми,

Тибрәлми, селкенми.

Көмештәй саф суы

Кара, саз шикелле.

Сандугач. Ни булды, дускаем?

Ник болай моңсу син?

Уйларың таралган,

Йөрәгең ярсулы.

Чишмә:

Кичә кич шушыннан

Үтте ил дошманы.

Яшеренеп, яр буйлап.

Минем саф, шифалы

Суымны агулап. (Сандугач, башын тотып, аһылдый)

Ул явыз илбасарлар

Кача яшь Батырдан.

Алар белә Батырның

Чишмәне кичәсен.

Һәм сусап, минем саф

Суымны эчәсен.

Әйт, нишлик, сердәшем?

Әйт, нишлик, акыллым?

Ничек соң коткарыйк

Илебез батырын?!?

Сандугач (бераз уйланып тора).

Кайгырма, күз нурым!

Ул килсә эчәргә,

Коткарам мин үзем,

Мин беләм нишләргә!

Атка атланган Батыр чыга.

Батыр:

Бик ардым, алҗыдым,

Бераз ял итимче. (Чишмәне күреп ала)

Бу челтер чишмәдән,

Туктап, су эчимче!

Алып баручы:

Ул күрде чишмәне

Төште тиз атыннан.

Саф суны эчәргә

Чишмәгә иелде.

Шулвакыт Сандугач

Сайрарга тотынды...

Егет чишмә янында тезләнә, сандугач җырын тыңлый:

Сандугач:

Син, егет, бик Батыр!

Илеңне сөясең!

Дошманны юк итү –

Синең бар теләгең.

Иң изге уйларың

Бирелгән илеңә.

Тиз кит син чишмәдән,

Суына үрелмә!

Алып баручы:

Тик егет аңламый

Телен таң кошының.

Аңламый, ул сизми

Килгәнен үлемен.

Эчәргә дип, Егет Шул вакыт Кош аның

Чишмәгә үрелә Ирененә сугыла;

Һәм кипкән иренен Бер тамчы эчә дә

Чишмәгә тидерә. Чишмәгә егыла.

Сандугач егетнең кулына килеп бәрелә һәм егыла.

Бу вакыт агач арасыннан илбасарлар карап тора.

Чишмә. Сандугачым минем, дускаем, аһ !

Алып баручы. Һәм Чишмә, чайкалып,

Ярларга ташлана.

Урынында бары тик

Кап-кара таш кала.

Чишмә агуыннан туктый, катып кала, ташка әйләнә.

Егет:

Таң калдым бу серле

Һәм гали күренешкә...

Шат, мәгърур Сандугач

Һәм моңлы бер чишмә

Мине зур бәладән

Коткарып калдылар.

Күңелгә өр-яңа көч.

Яңа хис салдылар. (атына утыра)

Мин явыз ерткычны

Тиз куып тотармын.

Һәм явыз дошманны

Илемнән куармын!

Алып баручы:

Ул улы хөр илнең

Һәм бөек атаның.

Ялкынлы йөрәктән

Ул сөя Ватанын.

Ул яшәр мәңгелек

Җырларда дан булып.

Нәкъ мәгърур Сандугач

Һәм чишмә шикелле...


  СИМВОЛЫ - 2025



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2025


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика