Казан шәhәре Яңа Савин районы
чит телләрне тирәнтен өйрәнүче
132 нче урта гомуми белем мәктәбе
бюджет учреждениесе
туган (татар) тел hәм әдәбият укытучысы
Губеева Римма Насыйбулла кызы
Дәрес темасы: “Ватаныбызның батыр уллары“.
Дәреснең тибы: Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Максат: Укучыларның патриот шагыйрь Муса Җәлил турында белем күнекмәләрен системалаштыру, шагыйрь иҗатына мәхәббәт, тормышына горурлык тәрбияләү
Бурычлар:
- укучыларның яңа мәгълүматлар аша белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга кызыксыну уяту, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.
- фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.
- батырлыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: төрле ситуацияләрдә югалып калмау, чыгу юлын таба белү; үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү; туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
1) танып белү УУГ: логик фикерләү, төп мәгълүматны аера белү; текст эчтәлегендә ориентлаша һәм сорауларга җавап бирә белү;
2) коммуникатив УУГ: аралаша белү сәләтен үстерү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;
3) регулятив УУГ: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; хаталарны табу һәм бәяли белү.
Предмет буенча нәтиҗәләр: текстта бирелгән мәгълүматны аңлый, аера белү; укучыларның уку грамоталылыгын, ишетеп аңлау һәм коммуникатив компетенциясен формалаштыру; Муса Җәлил турында белемнәрен ныгыту
Ресурслар:
1. Күрсәтү материалы: 1) белемнәрне актуальләштерү өчен биремнәр; 2) тема буенча мәгълүмат; 3) уку эшчәнлеген оештыру буенча план;
2. Тарату материалы: уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр (карточкалар)
Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта, М. Җәлилнең ”Моабит дәфтәрләре” китабы, күренекле кешеләрнең портретлары, укучыларның иҗади эшләре, видео hәм аудио язмалар.
Дәреслек: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен 8 нче сыйныф татар телен өйрәнүче укучылар өчен Ә. Р. Мотыйгуллина, Р. Г. Ханнанов, Р. Һ. Вәлиуллина тарафыннан төзелгән “Татар әдәбияты”дәреслеге (Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2021.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру этабы. (4 мин) (слайд 1)
Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай халәт тудыру.
Укытучы: Без алдагы дәресләрдә татар халкының күп кенә күренекле шәхесләре белән таныштык. Атаклы, танылган, данлыклы, бөек, талантлы, күренекле кешеләрнең тормышларын hәм иҗади эшчәнлекләрен өйрәндек. Башта бу сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерик. (Экранда күрсәтелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр)
атаклы – именитый, талантлы – талантливый, күренекле – видный, каhарман - герой бөек – великий, данлыклы – прославленный, танылган – известный, атказанган – заслуженный, мәшhүр – знаменитый.
Укытучы: Укучылар, исегезгә төшерегез әле, сез нинди танылган язучыларны, композиторларны, рәссамнарны, артистларны беләсез? (Укучылар үзләре белгән шәхесләрне саныйлар: М.Рахманкулова, Г. Кайбицкая, Ф. Насретдинов... )
II.Уку мәсьәләсен кую (5 мин)
Укытучы: Алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезне кулланып кроссворд чишәбез.
Сораулар:
1. Муса Җәлил нинди өлкәдә туган?
2. Аның туган ае кайсы?
3. Әтисенең исеме ничек?
4. Шагыйрь нәрсәләр язган?
5. Әсирлектә вакытта кайда утыра?
6. Кайсы илнең патриоты аның шигырьләрен алып кайта?
7. Каһарман шагыйрь белән кем горурлана?
8. Беренче шигырьләре “Нинди Җәлил псевдонимы астында басыла?
(Кроссвордны чишкәч, уртадагы баганада батырлык сүзе килеп чыга)
Укытучы: Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
Укучы: Батырлык турында (Дәреснең максаты әйтелә)
III. Яңа теманы аңлату
Укытучы: Бүген без бөтен дөньяга билгеле булган Муса Җәлилнең тормыш hәм иҗат юлы турында сөйләшүне дәвам итәбез. Аның тормышын, батырлыгын барлык милләт халыклары да белә диярлек. Аның үлемсез шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. М. Җәлил үзенең дусты, көрәштәше, татар язучысы Абдулла Алишка багышлап, “Дуска” исемле шигырен яза. Шушы шигырьне татар, рус, инглиз телендә тыңлыйк. (Шигырьне салмак кына музыка астында өч укучы укый.)
Видео. Укытучы: Әңгәмәбезне Муса Җәлилнең сугыш елларындагы язмышы турында дәвам итәбез.
Укучылар: (чылбыр буйлап укыйлар).
Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Җәлил беренчеләрдән булып сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1942нче елда аның ”Тупчы анты” дигән җыентыгы басылып чыга.
1942 нче ел... Шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралана, дошман кулына эләгә.
Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза, иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди, яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләренең берсе була.
М. Җәлил hәм аның көрәштәшләре фашистлар төзегән легионнар арасында аңлату эшләре алып баралар. Җәлилчеләр немец фашистларына каршы кораллы восстание әзерлиләр. Күп әсирләр белән лагерьдан качу hәм партизаннарга барып кушылу планын тормышка ашырырга уйлыйлар. Араларына үтеп кергән хыянәтче аларның планнарын фашистларга ача. Мусаны, аның иптәшләрен, Моабит төрмәсенә ябалар. Анда язган шигырьләрен Җәлил блокнотка туплый. Бер блокнотын Тегель төрмәсеннән 1944нче елда бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыга. Ул 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
М.Җәлилнең биогр. буенча сораулар (парларда эш). Сорау куеп, җавап бирү.
1. Муса Җәлил фронтта шигырьләр язуын дәвам итәме? Әйе, ул фронтта да каләмен кулыннан төшерми.
2. 1942нче елда нинди җыентыгы басыла? 1942нче елда “Тупчы анты” җыентыгы басыла.
3. Тоткынлыкка ничәнче елда, ничек эләгә? Ул 1942нче елда каты сугышлар вакытында яралана, фашистлар кулына тоткынлыкка эләгә.
4. Муса Җәлил ничәнче елда, ничек үлә? Муса Җәлилне 1944 нче елда фашистлар җәзалап үтерәләр.
5. Муса Җәлилнең шигырьләрен кем алып кайта? Муса Җәлилнең шигырьләрен Моабит төрмәсендә бергә утырган Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып кайта.
6. Муса Җәлилнең шигырьләре ничәнче елда илебезгә кайта? Аның шигырьләре 1947нче елда илебезгә кайта.
Укытучы: Менә М. Җәлилнең ”Моабит дәфтәрләре” дип аталган шигырьләр җыентыгы. Сез ничек уйлыйсыз, ул ни өчен шулай аталган? (Укучыларның җаваплары тыңлана. Муса Җәлил ул шигырьләрен Моабит төрмәсендә утырганда яза).
“Җырларым” шигыре 1943нче елда гына язылса да, ул китапның беренче битендә үк урнаштырылган. Ул шагыйрьнең үзе турында. Шагыйрь үлемсез шигырьләре белән үлемсезлеккә атлый. (Шигырьләр укыла.)
“Җырларым”
“Бер үгет”
“Соңгы җыр”
Видеотасмадан өзекләр күрсәтелә. (Күргәннәре буенча фикер алышу үткәрелә.)
Укытучы: Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера hәм балет театры, урамнар Муса Жәлил исемен йөртә. Мусага hәйкәлләр куелган. ”Җәлил” операсы театр сәхнәсеннән төшми. Аңа багышлап язучылар - романнар, поэмалар; композиторлар - җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр. (Укучыларның иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә карала.)
Укучылар, күбегезнең Муса Җәлил исемендәге опера hәм балет академия театрында булганыгыз бар. Хәзер анда бару турында сөйләшүне тыңлыйк.
- ..., син М.Җәлил исемендәге опера hәм балет театрында булганың бармы?
- Юк.
- Иртәгә культпоход була, барасыңмы?
- Нинди спектакль?
- «Алтынчәч» операсы. Аның музыкасын композитор Нәҗип Җиhанов язган.
- Алтынчәчне кем җырлый?
- Зилә Сөнгәтуллина.
- Мин аның җырлавын яратам.
- Мин дә. Миңа театрның бинасы да бик ошый. Ул сугышка кадәр 30нчы елларда төзелә башлый, сугыштан соң гына төзелеп бетә.
- Мин дә театр турында кызыклы мәгълүматлар беләм. Муса Җәлил сугышка кадәр бу театрда әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләгән, татар опералары тууга иҗади ярдәм иткән.
- Хәзер бу театр – тамашачыларның матур ял урыны. Тантаналы җыелышлар да, концертлар, юбилейлар да шушы театрда үтә.
- Халыкара музыкаль фестивальләр дә уздырыла. Казан тамашачылары танылган сәхнә осталары белән очрашалар.
- Бәлки, ишеткәнең бардыр: ел саен бөек җырчы Федор Шаляпин hәм атаклы татар биючесе, балет остасы Рудольф Нуриев исемендәге фестивальләр була.
- Безнең туган шәhәребездә шундый театр булу белән без горурланырга тиеш!
Укытучы: Без, чынлап та, горурланабыз. Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү өчен шәhәребездә музей да ачылган. Сезнең арада музейда булмаган кешеләр аздыр. Хәзерге сөйләшүне тыңлагач, бармый калганнарыгыз булмас дип уйлыйм. (Музей турында диалог тыңлана.)
- ..., мин дәрескә әзерләнгәндә китапханәдә бик күп китаплар hәм журналлар белән таныштым. Бәхеткә каршы, дәрескә кирәкле татарча күп материал таптым.
- Мин дә газета hәм журналларны кызыксынып карадым. Казанда М.Жәлил музее турында мәкаләләр укыдым.
- Аңлый алдыңмы?
- Тулысынча булмаса да, күбесен аңладым.
- Сөйлә әле, нәрсәләр укыдың?
- Муса Җәлил М.Горький урамындагы 17нче йортта, өч бүлмәле фатирда яшәгән. Алар ике бүлмәдә торганнар. Беренче бүлмә - шагыйрьнең кабинеты булган.
- Мин боларны беләм, музейга барганда, безгә экскурсовод сөйләде. Анда Мәскәүдән сатып алынган язу өстәле, өстәлдә-язу әсбаплары: пресс-папье, кәгазь кисү өчен пычак, карандаш савыты.
- Язу өстәле янында кечкенә чемодан торамы?
- Әйе, М. Җәлил аны юлга йөрткән. Этажеркага шагыйрьнең бюсты куелган. Ул үзе исән чакта ясалган.
- Укып белү яхшы, әмма үз күзләрем белән күрәсем килә.
- Әлбәттә, барып күрүең әйбәтрәк. Икенче бүлмәдә дә кызыклы экспонатлар бар: зур түгәрәк өстәлдә фотоальбом ята. Почмакта - Чулпанның уенчыклары. Стенада - фоторәсем. Рәсемдә - Муса, Әминә hәм Чулпан. Карават янындагы тумбочка өстендә шагыйрьнең кульязмалары куелган.
- Рәхмәт, син дә сөйләгәч, музейга бару теләгем тагын да артты.
Укытучы: ”Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз” дигән мәкаль бар. Муса Җәлил дә үзенең исемен иле, халкы йөрәгендә калдырды. Аның югалмас батырлыгы дәүләтебез тарафыннан ничек бәяләнде соң?
Укучы: Муса Җәлилнең батырлыгы югары бәяләнде. 1956нчы елның 2нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
1957нче елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнде.
Укытучы: Сугыш елларында илебез халкы барысы да диярлек кыюлык күрсәткән. Быел Бөек Җиңүгә 80 ел тула. Сугыш ветераннары һәм анда катнашучыларның саны елдан-ел кими, шуңа да юбилей елын лаеклы дәрәҗәдә уздыру бик мөһим.
Күп еллар үтүгә карамастан, беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Дәһшәтле сугыш беркемне дә читләтеп үтмәгәндер, берсүзсез. Һәрберебез әйләнеп кайтмаган, кайтып та, хәзер инде безнең арабыздан мәңгелеккә киткән иң кадерле, иң якын кешеләребезне йөрәкләребезнең түрендә саклыйбыз.
Ел саен диярлек, 9нчы май көнне “Үлемсез полк” йөреше уза. Халкыбыз сугыш һәм тыл ветераннарының портретлары белән демонстрациягә чыга.
Сез дә бу чарада катнашканыгыз бардыр, дип уйлыйм.
Укучы: (үзенең бабасы белән таныштыра).
Минем бабам-Мингазов Зиннәт Мингаз улы, 1922нче елның 15нче апрелендә Югары Пошалым авылында туган.
1942 нче елның гыйнварында хәрби хезмәткә алына. Мартта фронтка китә. Шул ук елның августында каты яралана, тоткынлыкка эләгә.
Әсирлектән азат ителгәч, туган ягына кайта.
Ул Бөек Ватан сугышында тынычлык өчен, халкы, иле өчен батырлыклар күрсәтә.
Без бабабыз белән горурланабыз!
Укытучы: Минем дә үземнең әтием Хисамутдинов Насыйбулла Сөнгатулла улы турында берничә сүз әйтәсем килә.
Әтием Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшендә фронтка китә.
Өлкән лейтенант Польшаны азат итүдә күрсәткән кыюлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.
Берлинга кадәр барып җитә, аны азат итүдә актив катнаша, көрәш вакытында каты яралана, дошман пулясы аягын үтә чыга, озак вакыт госпитальдә дәвалана, 1946нчы елда гына өйгә кайта. Ике тапкыр “Кызыл йолдыз” орденына лаек була.
Мин дә әтием белән бик горурланам!
Укытучы: Бөек Ватан сугышы тәмамланганга күп еллар үтсә дә, кызганычка каршы, төрле сугышлар булып тора, кешеләр һәлак була. Безнең мәктәп укучысы Денис Чубаров та, балалар, сезнең кебек үк тырышып укыган, шушы коридорлар буйлап йөргән. Аның турында әңгәмәне тыңлыйбыз.
Укучы: Денис Чубаров - 132нче урта мәктәп укучысы. Яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. КАИ га укырга керә.
Чечняда сугыш башлангач, 1996 нчы елның гыйнварында Денис хәрби хезмәткә алына. Ул анда артиллерия дивизиясендә өлкән механик булып билгеләнә.
Каты сугышлар вакытында, Денис яна торган машинадан яраланган иптәшен коткара, аның өстендә янган киемен сүндерә, десант бүлегенә чыгарырга булыша. Атышлар барганда Денис каты яралана, 1996нчы елның 10нчы августында күп кан югалту аркасында, үзенең иптәшләре кулында үлә.
Аңа бары 19 яшь була.
Денис Чубаров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. 2016нчы елның 23нче сентябрендә мәктәбебездә мемориал такта куелды.
Безнең мәктәбебедә тәрбияләнгән Денис белән горурланабыз. Ул - безгә үрнәк булырлык кеше!
V. Белем һәм күнекмәләрне системага салу.
Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, батырлыкны сугышта гына күрсәтергә буламы?
Укучы: Минемчә, батырлыкны сугышта гына түгел, төрле афәтләр вакытында күрсәтергә була.
Укытучы: Балалар, күбегез шулай уйлыйдыр, һичшиксез. Тыныч тормышта да төрле хәлләр була, кызганычка каршы.
Илебезнең тагын бер каһарманы белән танышырбыз.
Укучы: 2019 нчы елның 15 нче августында Урал авиалинияләре очучысы Дамир Йосыпов бортында 226 пассажир утырган , 7 экипаж хезмәткәре булган Аэрбас лайнеры, һавага күтәрелгәндә, кошлар төркеме белән бәрелешә. Двигательга зыян килә, берсенә ут каба. Очкыч җиргә төшә башлый. Дамир югалып калмый, тулы бак ягулыгы булу сәбәпле, шартлау куркынычы булган самолетны Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына исән-имин төшереп утырта. Үзенең тәвәккәллеге һәм батырлыгы аркасында күпме кешенең гомерен коткарып кала!
Президент Владимир Путин очучыларның батырлыгын зурдан бәяли. Дамир Йосыповка һәм аның ярдәмчесе Георгий Мурзинга Россия Герое исеме бирелә.
2019нчы елның 22нче ноябрендә Россия Геройларына “Алтын медаль” тапшырыла.
(Тема буенча карточкаларга язылган сораулар бирелә, hәрбер укучы үзенең соравын укый, җавап бирә.)
1. Муса Җәлил “Дуска” исемле шигырен кемгә багышлап яза?
2. 1942 нче елда Җәлилнең нинди җыентыгы чыга?
3. Җәлилчеләр кемнәргә каршы кораллы восстание әзерлиләр?
4. Муса Җәлилгә батырлыгы өчен нинди исем бирелә?
5. Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга ничә ел була?
6. Бүгенге дәрестә нинди сугыш ветераннары турында ишеттегез?
7. Денис Чубаров нинди орден белән буләкләнә?
8. Дамир Йосыпов кем ул?
9. Президент Владимир Путин очучыларга нинди исем бирә?
10. Россия каһарманнарына нинди медаль тапшырыла?
VI. Рефлексия.
Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебез нәрсә турында булды?
Укучы: Дәрестә без күренекле шагыйрь Муса Җәлилнең, сугыш ветераннарының кыюлыкларын, тыныч тормышта да батырлык күрсәткән кешеләр белән таныштык, күп мәгълүмат алдык.
Укытучы: Сез батырлык сүзен ничек аңлыйсыз?
Укучы: Батырлык - ул кыюлык, тәвәкәллек, кешеләрне авыр очракларда коткару, булышу.
Укытучы: Кем үзен батырлык күрсәтергә сәләтле дип уйлый?
Укучы: Әлегә төгәл әйтә алмыйм, кирәк булса, мин булдыра алырмын дип уйлыйм.
Укучы: Кем дә батырлык эшләвен алдан белми, ярдәмгә килермен кебек.
Укытучы: Авыр хәлләр булмасын, киләчәгебез бәхетле, күкләребез аяз булсын иде!
Укучыларның белемнәрен бәяләү.
Укытучы: Балалар, бик тырышып эшләдегез, дөрес җаваплар бирдегез, сезгә зур рәхмәт!
(Укучыларның активлыгына карап билгеләр куела.)
VII. Өй эше.
Дәрес турында фикерләрегезне туплап:
1) Монолог язарга;
2) Диалог язарга;
3) Батырлык турында 7 мәкаль өйрәнергә.