Каләмне штыкка алыштырып...(Бөек Ватан сугышында катнашкан мөгаллимнәргә багышлана)

Казан шәһәре Яңа Савин районы
31нче гомуми урта белем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбият укытучысы
Хөсәенова Миләүшә Әмирҗан кызы


Бөек Ватан сугышы елларында илебез, халкыбыз күп хәсрәтләр, югалтулар, ачы җиңелү кайгысы, хокуксызлык, ачлык-ялангачлык хәлләрен күп татыды, хәзер дә бу яралар күңелләрне әрнетә.

Шул дәһшәтле һәм шанлы чорның төрле күренешләрен Чүпрәле районы Кече Чынлы мәктәбе үрнәгендә язып үтәсем килә. Мәктәп тарихында Бөек Ватан сугышы - гыйбрәтле тарихи этап. Нинди генә авырлыклар килсә дә, сугыш елларында мәктәп үз эшен туктатмый, бөтен эшчәнлек бер максатка – җиңүгә юнәлдерелә. Киеренке елларда бердәмлек, дуслык – тыл һәм фронтның какшамас ныклыгы - көтелгән Бөек Җиңүгә алып килә. Бу чор кешеләренең көчле рухы, сабырлыгы, түземлеге, Ватан алдындагы җаваплылык, патриотик тәрбия безне, бүгенге буын балаларын, гаҗәпләндерә дә, сокландыра да һәм уйланырга да мәҗбүр итә.

1941 -1945 нче елларда мәктәп тормышына “Ватан куркыныч астында”, ”Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән лозунг: өлкәннәрне дә, яшьләрне дә, балалар һәм укытучыларны бер максатка – дошманны җиңүгә юнәлтә.

Кече Чынлы авылы кешеләре Ватан өстендәге куркынычны зур нәфрәт белән каршылый. Барлыгы 1010 кеше кулына корал алып фронтка, Ватанны сакларга китә. Барлык сугышчылар кебек, кулындагы күрсәткеч таягын мылтыкка алыштырган укытучылар да туган илне саклаучыларның алгы сафында баралар. Менә алар: Хөснетдинов Касыйм Хөснетдин улы, Исхаков Шаһиҗан Йосыф улы, Сибгатуллина Фәүзия Ибраһим кызы, Шәкуров Вазыйх Закир улы, Шәрәфетдинов Гыйльметдин Шиһап улы, Шайхаттаров Фатыйх Сафиулла улы, Шәйдуллов Абдулла Сафа улы, Сибгатуллин Фаик Зарифулла улы, Шәйдуллов Гәрәй Сафиулла улы.

Биш елга сузылган авыр сугыш елларында мәктәптә бер генә көн дә кыңгырау шалтырамый калмый. Ярым ач, ярым ялангач булуларына карамастан, балалар мәктәпкә йөри. Укучылар иске китапларның юл араларына язалар. Бәйрәмнәр, концертлар оештыралар, пионерлар патриотик рухтагы чаралар үткәрәләр.

Мәктәптә интернациональ тәрбия дә киң колач ала. Безнең авылга Калинин өлкәсеннән балалар йорты күчерелә. Сугыш вакытында ата-аналарын югалткан, төрле милләт балалары. Авыл халкы һәм мәктәп ятимнәрне җылы каршылап, һәрвакыт ярдәм итеп тора.

Укытучылар, укучылар, мәктәпне җылыту өчен, үз көчләре белән җәйләрен ягарга утынын әзерлиләр. Бердәмлектә - көчнең булуына күркәм дәлилләр болар.

Авыл халкы ял өчен дә вакыт һәм мөмкинлек таба. Менә мәдәният йортында концерт бара. Залдагы халык, тын да алмыйча, Шәрифҗан абзыйның җырын тыңлый.

“Агай-эне акмыек,

Илгә бәла төшкән чакта,

Бер-беребезне яклыек…

Соңыннан Шәрифҗан абзыйның җырын куәтләп, залда утырган халык, бергәләп: «Сугышка китәбез! Сугышка иптәшләр! Сугышка! Бар дәртне, бар көчне җиңәргә!”

Авылыбызның укытучылар коллективы һәм авыл яшьләре, халыкның кайгылы күңелләрен күтәреп, аларны рухландыра. «Серле казна», «Йөрәк уты» пьесаларын сәхнәләштереп, авыл халкына күрсәтә. Аларның дошманга каршы булган нәфрәтләрен тагын да көчәйтә.

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп директоры Касыйм Хөснетдинов, укытучылар: Вәгыйз Мәхмүтов, Фаик Шәмгунов, Фатыйх Исхаков, Мирза Алиуллов, Фарук Әхмәдиев, Зиннур Шәкуров фронтка китеп һәлак булалар.

Мәңге онытылмас бөек ветераннарыбыз сугыш кырында аяусыз батырлыклар күрсәтәләр. Менә алар:

Хөснетдинов Касыйм Хөснетдин улы. Ул 1906 елны Кече Чынлы авылында туа. Башлангыч белемне туган мәктәбендә ала, җидееллык мәктәпне тәмамлап,Тәтеш педучилищасында укуын дәвам итә.

1931-1932 елларда Кече Чынлы урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1932-1933 уку елында мәктәпкә яшь укытучылар килә. Гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган Фарук абый Әхмәтов, укытучылар белән берлектә, спектакльләрне башлап оештыручы була.

Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль әсәре сәхнәдә күрсәтелә. Мәйсәрә булып җырга-моңга сәләтле, гүзәл тавышы белән тамашачыны таң калдырырлык биология укытучысы Нур (Шәмсенур)апа уйный. Булат ролендә (өченче унны тутырып килсә дә), яшь егеткә хас сыйфатларын югалтмаган, җырлаганда моңлы матур тавышы, Мәйсәрәгә пар килгән Касыйм абый Хөснетдинов уйный. Мәхәббәт утында газап чиккән шахтер егет образын җиренә җиткереп башкара.

1939-1942 елларда Касыйм Хөснетдин улы мәктәп директоры була. 1942 елда Бөек Ватан сугышына китә. Кавказ өчен барган сугышларда катнаша.Керчь,Кисловодск,Астрахань шәһәрләрен дошманнан азат итүдә катнаша.

Кызганычка каршы, ул 1943 нче елда вафат була. Пятигорск шәһәрендә җирләнә.

Касыйм абыйның улы Рөстәм әтисенең һөнәрен дәвам итә. Бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, мәктәп директоры вазыйфасын башкара.

Шәйдуллин Әхмәтгәрәй Сафиулла улы. Ул 1925 елның 25 нче гыйнварендә Кече Чынлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

1932 нче елның 1 нче сентябрендә Кече Чынлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфына укырга керә. Башлангыч сыйныфны 1936 нчы елны тәмамлый.

1939 нчы елны Иске Шәйморза урта мәктәбенә 8 нче сыйныфка укырга керә.1941-1942 нче елларны урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфын тәмамлый. Берникадәр вакыт Иске Шәйморза мәктәбендә укыта.

1943нче елның башында Совет Армиясенә чакырыла. Ватанны фашизимнан азат итү өчен 1943-1946 нчы елларда Бөек Ватан сугышында маршал Рокоссовский төркемендә сугышта катнаша. Әхмәтгәрәй Сафиулла улы ДШК эре калибирлы пулеметта оста снайпер була. Курск дугасындагы сугышта, Белоруссияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Әхмәтгәрәй Сафиулла улы Польша янындагы Одер елгасында каты бәрелештә катнаша. Әхмәтгәрәй Сафиулла улы аяусыз батырлыгы өчен сугышта медальләр белән бүләкләнә: «За отвагу», «За боевые заслуги», «За взятие Кенисберга», «За взятие Берлина». Сугыштан соң юбилей медальләре һәм орденнары белән бүләкләнә.

Демобилизацияләнгәч, Әхмәтгәрәй Сафиулла улы Кече Чынлы авылында башлангыч сыйныфларда укыткан елларда Наилә исемле, укытучы кыз белән тормыш корып җибәрә. Әхмәтгәрәй Сафиулла улы һәм Наилә ханым башлангыч сыйныфларда укыталар.Туган авылында, 2 ел эшләгәннән соң 1948 нче елны Әхмәтгәрәй Сафиулла улы Тәтеш педучилищасында экстренно имтиханнар тапшыра.1950 нче елны Казан дәүләт педогогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә.1957 нче елны ул институтны уңышлы тәмамлый.

1950-1951елларны Әхмәтгәрәй Сафиулла улы башлангыч мәктәптән җидееллык мәктәпкә география һәм биология укытучысы итеп билгеләнә.

1957нче елның 24 нче сентябрендә югары белемле, география укытучысы Әхмәтгәрәй Сафиулла улы җидееллык мәктәпнең завучы итеп билгеләнә.1961нче елның 10нчы июненнән мәктәп директоры булып эшли башлый. Әхмәтгәрәй Сафиулла улы 6 ел директор вазыйфасын башкара.1966нчы елның 1нче августында Әхмәтгәрәй Сафиулла улы саулыгы какшавы һәм үз теләге буенча директор булудан азат ителә.1987нче елга кадәр ул мәктәптә география укыта.1987 нче елны Әхмәтгәрәй Сафиулла улы лаеклы ялга чыга.1993нче елның 13 августында бөек ветераныбыз, өлкән укытучыбыз якты дөньядан бакыйлыкка күчә.


  СИМВОЛЫ - 2025



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2025


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика