ХӘРБИ СОЛДАТНЫҢ ҮТКӘН ЮЛЫ...

Авторлар:
Вагапова Гөлнара Камил кызы,
тәрбияче
Какулева Рания Ринат кызы,
тәрбияче
Казан шэһәре Совет районының муниципаль автоном мәктәпчә белем бирү учреждениесе
«293 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы»



Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Ә.Исхак.


Бөек Ватан сугышы беткәнгә – 80 ел. Шушы еллар эчендә күпме буын үсте. Җир шарының политик картасы ды үзгәрде. Советлар Союзы таркалды. Ачы сугыш елларында катнашучылар – уткәндә калды. Нигәдер, 9 нчы май бәйрәмен зурлап уздырабыз, ә 22 нче июньне ишетүгә тормыш туктап калган кебек була,тамакка төер тыгыла.

Кабул ителгән сөйли: сугыш һәрбер гаиләдә тирән тарихи эз калдырды. Шушы сүзләр артында – миллионлаган кешенең язмышы,аларның кайгы һәм югалтуы. Горурлык, дөреслек һәм хәтер.

Онытылмый шул 1941-1945 еллар. Оныта торган түгел. Хәзерге вакытта безнең 100 яшькә җиткән ветераннарыбыз бар. Кызганыч ки,аларда азаеп баралар. Шушы ветеран әби – бабайлар сөйләгәннәрне язып китик.

“Озын гомер – тәкъдир ул. Бер ветеран бабай шулай ди. Сугыш вакытында кычыткан,кузгалак,бәрәңге яфрагы ашаган. Витамин булган үзенчә. Сәламәтлегеннән зарланмый. Ризык сайламый. Күзләре яхшы күрә,колагы гына начаррак ишетә. Яшьли сугышка китә. Күз алдында күпме иптәшләре ятып кала. Ул турыда уйламаска тырыша. Исән кайтуына уйламаганда.

Сугыш башланган көнне мәңге онытмый. Сәгать 10 тирәсендә сугыш башлануын хәбәр итәләр. Халыкның елашып борчылганын әле дә хәтерли. Үсмер балалар гына аңлап бетерми. Ир – атлар фронтта чакта малайлар да хатын – кызлар белән бергә ат җигә,урак ура. 18 яше тулгач , ул ил каршында бурычын утәргә китә”.

1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе безнең илгә hөҗүм итә. Барлык совет халкы үз илен яклауга баса. Кыска вакыт эчендә 2 меңнән артык оборона предприятеләре көнчыгышка эвакуацияләнә, хәрби операцияләр эшләнә, резервлар җыела, хатын-кызлар hәм балалар тәүлек буе станок артында эшлиләр, хәлдән тайганчы...

Мәскәү өчен сугышуда (30 сентябрь 1941 – 20 апрель 1942) немец армиясе күп югалтулар кичерә, ә Сталинград өчен сугышуда (17 июль 1942 – 2 февраль1943) бик күп техника югалта, 1,5 миллионнан артык солдат hәм офицерлар үлә. Курск сугышы фашистлар өчен хәлиткеч сугыш була (5 июль – 23 август 1943). Ләкин дошманның өмете акланмый. 49 көн барган сугыш җиңү белән тәмамлана. Җиңүгә юл җиңел булмый. Алда Кавказ, Украина, Беларуссия, Крым өчен дә сугышлар була.

1944 елның 26 мартында совет гаскәрләре СССР территорияләрен тулысынча дошманнан азат итәләр. Ә аннары фашистлар Германиясенең башкаласын алу буенча сугыш була (16 апрель – 8 май 1945).

Җиңү көне – безнең халык өчен үзенчәлекле бәйрәм. Иң якты hәм шатлыклы, әмма шул ук вакытта моңсу да, чөнки кайгылы күз яшьләреннән башка шатлык булмый. Әлеге язгы көннәрдә табигать уяна hәм без тормышның матурлыгын күрәбез. Җиңүнең безгә җиңел генә килмәгәнен дә аңлыйбыз. Безнең илне фашистлардан коткарган өчен ветераннарга без рәхмәтле hәм баш иябез.

Иң беренче җиңү көнендә кешеләр урамда бер - берсен котлаганнар. Кич белән салют булган – СССР тарихында иң масштаблы. 24 июньдә Кызыл мәйданда күптән көтелгән Җиңү парады уза. Беренче өч елда 9-нчы май көне календарь ял көне була, ләкин 1948 елда бу карарны кире кагалар. Бәйрәм чаралары уздырыла, ләкин андый масштабта булмый. 1965 елдан 9 май бәйрәм көн үткәрелә башлый.

Хәзергесе вакытта, бу көнне фронтовиклар очраша, hәйкәлләргә чәчәкләр куела, кич белән бәйрәм салюты була. Россия шәhәрләрендә яшәүчеләр үзләренең туганнарын, якыннарын искә алалар. Урамнардан Үлемсез полк уза, без аларны онытмыйбыз, hәрвакыт аларны истә тотачакбыз.

Үткәннәрсез киләчәк юк. Без үзебезнең тарихыбызны белергә, истә тотарга тиеш. Без аны беркая да алып ташлый алмыйбыз. Без яшь буынга тынычлыкның ничек яулап алынуын hәм hәр тыныч көннең кадерен белергә кирәклеген сөйләргә тиешбез.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 2025 елның 9 маенда 80 ел тула. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра – җәрәхәтләр hаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан hаман да кан саркып тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның кайгы – хәсрәте мәңге онытыласы, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел.

Җиңү көне – яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен hәр вакыт горурлык , сугышчан дан hәм батырлык символы ул. Еллар, ил-көннәр имин hәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр.

Без бәхетле, чөнки без исән. Ә киткән буыннарны безгә сөйләүче бер җеп бар. Ул – хәтер җебе. Аның бер очы өлкән буында булса, икенчесе яшь буында. Безнең бурыч: хәтер җебен буыннан буынга тапшыру.

Кулланган чыганаклар:

1. Электрон журнал №4, 2024ел. - https://alluki.ru

2. Интернетта татар сәнгате һәм мәдәнияте белән таныштыру https://shigriyat.ru

3. Цветкова Т. В.; Издательство: ТЦ Сфера; Серия. Великая Победа; Год выпуска: 2025


  СИМВОЛЫ - 2025



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2025


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика