Башлангыч класс укучыларында граңданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү

Гыйбадуллина З.М., башлангыч класслар укытучысы
Казан шәһәре Яңа Савин районың
«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
85 нче урта гомуми белем мәктәбе»
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


Патриотик тәрбиянең максаты - бала күңеленә табигатькә, туган йортка һәм гаиләгә, ил тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт орлыклары салу. Патриотизм - үз илеңә, халкыңа, туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт ул. Туган илне сөю, ватанчылык хисе - кеше күңелендәге иң изге, иң нечкә һәм иң олы хис. Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә.Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.Халык аны әхлакый сыйфатларның иң олысы дип исәпли.

Патриотизм еш кына авыр, катлаулы каршылыкларны һәм кыенлыкларны җиңүне күздә тота. Бу хис батырлык төшенчәсе белән якын, аваздаш. Батырлык ул максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклыкны аңлата, ул үз - үзеңне тота алу, каушап калмау, чыдамлылык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны үз эченә ала.

Соңгы елларда бөтен кешене борчыган проблемаларның берсе - укучыларны патриотик рухта тәрбияләүнең җитенкерәмәве. Патриотик эш абстракт характерда була алмый. Ул югары идеяләр һәм рухи хисләр тәрбияләүне, ә бу, үз чиратында, гомум –милли идеология әзерләнүе һәм тормышка ашыруны таләп итә. Ватанга чын мәхәббәт- аның бүгенгесе һәм киләчәге, чәчәк атуы хакында даими кайгырту дигән сүз ул. Аның югары идеяле булуы, өзлексез алып барылуы мөһим.

Укучыларны патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти.Укытучы –ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча,укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә.

Һәр дәрес, һәр класстан тыш чара патриотик тәрбия бирү мәктәбе булырга тиеш. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән, мәктәп музеенда булудан, ветераннар белән очрашудан, аларның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләшүләреннән башлана.

Дәресләрендә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәм. Татарстан тарихын, башкалабыз тарихын өйрәнү, бүгенгесе белән таныштыру, укучыларда милли горурлык, патриотик хисләр уятырга тырышам.

Февраль ае тулысы белән хәрби-патриотик темаларга багышланган класс сәгатьләренә, ярышларга бай булып тора. Класс сәгатьләрендә Туган илебез символлары, аның геройлары турында сөйләшәбез. «Әтиләргә - Ватан сакчыларына»- исеме астында котлау открыткалары ясыйбыз. "Туган илне яклау дигән һөнәр бар" фотокүргәзмәсен ата-аналар белән бергә оештырдык. Бу вакытта «Күңелле стартлар», «Малайлар, алга! «Минем әтием солдат», юл йөрү кагыйдәләре буенча ярышларда көч сынашабыз. Сыйныфыбыз Муса Җәлил исемен йөртә. 15 февраль безнең гаилә бәйрәме булып тора. Геройның шигырьләрең, җырларың тыңлыйбыз.Укучылар арасында шигырь сөйләү, рәсем конкурслары оештырыла. Дәресләрдән соң Муса Җәлил һәйкәленә ата –аналар белән бергә сәяхәт оештырдык.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халык тарихына якынаерга тиеш. Май аенда сыйныфыбызда «Үлемсез полк» дип аталган зур бәйрәм оештырыла. Һәр бала үзенең сугышта булган, тылда хезмәт иткән әби –бабалары турында видеоматериаллар әзерли, сөйли. Бу бәйрәмдә һәр гаилә әгъзасе катнаша. Йомгаклау булып, 9 майда «Үлемсез полк» йөрешендә катнашу тора.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без укучыларда олы шәхесләребезгә, күркәм затларыбызга, халкыбыз үткән олы тарихыбызга, гүзәл туган җиребезгә карата горурлык хисләре тәрбияләргә тиеш. Алар рухы белән яшәргә, илебезнең чын патриотларын тәрбияләүгә барлык көчебезне куярга тиешбез.


  СИМВОЛЫ - 2025



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2025


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2025

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика