Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдә QR-код технологиясен куллану

Фазылҗанова Лилия Рифкатовна,
Казан шәһәре Совет районының 211 нче балалалар бакчасы татар теле тәрбиячесе;
Валиева Гөлназ Расим кызы,
Казан шәһәре Совет районының 211 нче балалалар бакчасы өлкән тәрбияче


Дөньябыз даими үзгәреп тора. Заманча дөнья заманча чишелешләрне таләп итә, тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең барлык тармакларына да үзгәрешләр кертә. Безгә - тәрбиячеләргә дә яңа таләпләр куя. Без, үзгәрешләр белән бергә барып, балаларга яңа технологияләр иленә юл күрсәтергә тиешбез.

Бүген мәктәпкәчә чорның балаларның тиз үсеше өчен уникаль вакыт булуында берниниди дә шик юк. Тормышыбызны заманча коммуникация чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны балалар бакчасында куллану хәзерге заман мәктәпкәчә тәрбиянең актуаль мәсьәләсе булып тора. Балалар белән эшләүдә интерактив технологияләрнең мөмкинлекләрен актив куллану сорала. Инновацион технологияләр куллану татар теленә өйрәтү эшчәнлекләрен дә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Алар арасыннан без QR код технологиясенә аерым игътибар иттек.

QR код – инглиз сүзе. Ул “быстрый отклик”, ягъни “тиз җавап” дигәнне аңалата. 12 ел элек Япониядә уйлап чыгарылган квадрат эчендәге код ул. Квадрат үзе үз эченә мәгълүмат туплаган кечкенә кара һәм ак квадратлардан тора. Мондый кодларның ике өстенлекле ягы бар: беренчедән, күп информация сыйдыра, икенчедән, теләсә нинди камера белән дә укып була.

Соңгы вакытта QR кодлар бик популярлашып китте. Бу сәер каралы-аклы квадратларны бөтен җирдә: визиткаларда, билетларда, музейларда, журналларда, ашамлык, уенчык капларында һ.б.күп җирләрдә күрергә була.

Һәм әлбәттә, педагогик эшчәнлектә дә актив кулланылыш таба. Бүген, замана белән бергә атлаучы һәр педагог, психологик һәм техник яктан да информацион технологияләрне кулланырга әзер.

QR-код технологиясе түбәндәге характеристикаларга ия:

универсаль – белем бирү эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә кулланыла ала (балалар белән эшчәнлек, педагоглар белән методик эш алып бару,

ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек); уңайлы – өйрәнү өчен күп вакыт сорамый, цифрлы булуы аның уңайлылыгын тәэмин итә; заманча – әлеге инновацион продукт заманча технология булып тора.

QR код кулланып торле уеннар, шөгыль конспектлары эшләүне үзең өчен дә мавыктыргыч шөгыльгә әйләндерергә була. Бүгенге көндә мондый кодларны ясау өчен күп кенә махсус генераторлар бар. Махсус кушымта урнаштырылган смартфон яки планшет кодлаштырылган мәгълүматне укырга мөмкинлек бирә.

Балалар төрле цифрлы технологияләргә карата аеруча зур кызыксыну күрсәтәләр. Шуңа күрә, безгә балаларның игътибарын җәлеп итеп, мавыктыргыч QR код белән таныштыру җиңел булды.

Үз эшебездә без QR кодларны идәндә уйнала торган “Йөрешле” уенын эшләгәндә кулландык.

Иң беренче уен кырын һәм 4 төстәге конверт әзерләдек.

Яндекс эзләү системасында “генератор куар кода” исемле сайт исемен җыйдык. Биремнәрне махсус тәрәзәдә шифрлаштырдык һәм “создать код” кнопкасына бастык, экранның уң ягында куар код барлыкка килде. Барлык QR кодларны да ворд документында сакладык, бастырып алып төсле конвертларга тутырдык.

- Кызыл конвертка уртанчылар төркемендә өйрәнгән темалар буенча биремнәр;

- Сары конвертка зурлар төркемендә өйрәнгән темалар буенча биремнәр;

- Яшел конвертка мәктәпкә әзерлек төркемендә өйрәнгән темалар буенча биремнәр;

- Зәңгәр конвертка барлык өйрәнгән темалар буенча җырлар һәм җырлы-биюле уеннар салдык. Шулай ук төрле төстәге фишкалар һәм төрле сандагы түгәрәкләр ябыштырылган кубик әзерләдек.

Мобиль җайланмага, ягъни телефонга, куар кодны укый торган махсус кушымтаны йөкләдек.

Уенның максаты: цифрлы технологияләр ярдәмендә балаларның уртанчылр төркеменнән алып мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр татар телен өйрәнү буенча алган белемнәрен актуальләштерү, искә төшерү, тулыландыру, танып-белү, кызыксыну, фикерләү процессын активлаштыру. Тел өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Бурычлары:

- Балаларның алган белемнәрен ныгыту, үстерү;

- Сөйләм телен, игътибарны, күзаллауны үстерергә булышу;

- Тапкырлык, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Уен өчен кирәк булган атрибутлар: уен кыры, фишкалар, кубик, QR кодлы карточкалар (һәр конвертка ун бирем белән)

Уенда 4 кеше катнаша. Санамыш ярдәмендә фишкалар һәм кемнең ничәнче булып уйнавы билгеләнә. Уенчылар чират буенча кубикны ыргыталар һәм анда чыккан түгәрәкләр саны буенча фишкаларын күчерәләр. Уенчы тосле түгәрәктә туктый, тосен атый, остәлдәге шул ук төстәге конверттан бер биремне ала, телефон ярдәмендә QR кодны укый, биремне тыңлый һәм үти.

Мондый төрдәге уеннарны уйнаган вакытта балаларда гаҗәпләнү һәм зур кызыксыну кебек хисләр барлыкка килә. Йөзләрендә елмаю, күзләрендә шатлык чаткыларын күрәсең.

Шулай итеп, интерактив уеннар педагоглар, балалар һәм аларның әти-әниләренә заман белән бергә атларга мөмкинлек бирүче, заманча белем бирү мәсьәләсен хәл итүче, яңа һәм нәтиҗәле чара булып тора.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Абальянова Е.Е. Использование QR-кодов в индивидуальном образовательном процессе ДОУ– [Электронный ресурс]. – Режим доступа: http://nmcsova.ru/metod/kopilka2020/s1/abalyanova-ee-ispolzovanie-qr-kodov-v-individualnom-obrazovatelnom-processe-dou

2.“Балаларга татар телен өйрәтүдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану” (тәрбиячеләр өчен консультация)- Инфоурок https://infourok.ru/balalarga-tatar-telen-yrtd-informacion-kommunikativ-tehnologiyalr-kullanu-trbiyachelr-chen-konsultaciya-1241881.html


  СИМВОЛЫ - 2023



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2023


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2023

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика