Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларында Муса Җәлил иҗатын өйрәнүнең әһәмияте һәм дидактик файдалану юллары

Казан шәһәре Совет райнының
«Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
112 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
югары категорияле татар теле тәрбиячесе
Гыйльманова Мөслимә Мәлик кызы


Резюме: Статья раскрывает значение изучения творчества Мусы Джалиля в дошкольном образовательном учреждении. На опыте описывает способы познания, дидактического использования стихов. Мусы Джалиля. А также подчеркивает, что использование поэтики Мусы Джалиля – эффективный способ воспитания у дошкольников чувства патриотизма и гражданственности. Статья является материалом Всероссийской научно-практической

конференции «Джалиловские чтения-2022», посвященной 110-летию со дня рождения

Рахима Саттара и 40-летию музея-квартиры Мусы Джалиля, КФУ, Казань,13-14октября 2022года.

Ключевые слова: Героизм, патриотическое воспитание, чувство патриотизма, мелодия, сказка, колыбельная, игра-песня, стихотворение, сила, народ.

Резюме: Мәкалә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Муса Җәлил иҗатын өйрәнүнең әһәмиятен ачыклый. Тәҗрибәдә Муса Җәлил шигырьләрен белү, дидактик куллану юлларын тасвирлый. Шулай ук, Муса Җәлил поэтикасын куллануның мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм, гражданлык хисен тәрбияләүдә нәтиҗәле алым булуын ассызыклый.

Мәкалә Рәхим Саттарның тууына 110 ел, Муса Җәлил музей -квартирасына 40 ел булуга багышланган Бөтенроссия “Җәлил укулары-2022” фәнни-гамәли конференциясе материалы КФУ, Казан,13-14 октябрь 2022нче ел.

Төп сүзләр: Батырлык, патриотик тәрбия, гражданлык хисе, көй, әкият, бишек җыры, уен-җыр, шигырь, көч, халык.

Быелгы 2022-2023 нче уку елында да, киң масштабларда уздырылып килә торган V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырылды. Әлеге бәйге «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» ТР дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә. «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең максаты – Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә популярлаштыру, сөйләм телен үстерү, патриотизм хисен тәрбияләү.

Без - каһарман шагыйрь Муса Җәлил турында китаплардан гына укып белгән буын. Муса Җәлил поэзиясе XXI гасыр кешесен дә сокландыра! «Татарлар елмаеп үлделәр» дигән канатлы гыйбарә халкыбызныкы, «җәлилчеләр»неке генә булуы инде безнең аңыбызга сеңгән.

«Үлемнән соң да яшәү бар бит әле...Минем турында сөйләячәкләр, язачаклар» дип яза Муса Җәлил 1942 нче елның 12 нче гыйнварендә. Ирексездән, без: “Бар дөньяны күкрәгенә сыйдыра алган герой-шагыйргә күрәзәчелек сыйфаты хас булганмы әллә,- дип, уйлап куябыз!?

Без үзебездән соң килгән яшь буынга да илебез өчен, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен, аяусыз көрәш юлын баш имичә узган, легендарь герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын тапшырырга бурычлы. Аның истәлеген, иҗатын саклау һәм пропагандалау беренче чиратта үзебезгә - халкыбызга кирәк.

Муса Җәлил шигырьләре халыкчан, йөгерек укыла, хәтердә кала. Җәлил шигырьләрен өйрәнеп, нәфис сүз сәнгатен, сөйләм культурасын үстерү мөмкинлеге зур булуы бәхәссез.

«Батырлыкка юл кайдан башлана?» дигән сорау бик популяр булыр иде. Чөнки, бүгенге көндә балаларыбыз тартыла торган кумирлар, якты киләчәк «идеаллары» юк диярлек. Безнең алда торган мөhим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Гражданин hәм Патриот тәрбияләү. Әмма, каян алырга патриотик рухны, гражданлык хисен? Кайсы шагыйрьләребезне балаларыбыз өчен «идеал» итәр идек без? Әйе, патриотик тәрбия нигезенә Җәлил образын кую, Җәлил шигырьләрен өйрәнү отышлы булыр. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен Муса Җәлил иҗатын өйрәнү кыен түгел. Чөнки, Муса Җәлилнең нәкь менә нәни дусларыбыз өчен язылган шигырьләре күп.

Барыгыз болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез!

дип яза балаларга мөрәҗәгать итеп 1943 нче елның 9 нчы ноябрендә Муса Җәлил.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләре шагыйрьнең гаять нечкә, самими кеше булуын раслый. Балалар бакчаларында кулланыла торган хрестоматияләргә («Балалар бакчасы»,2003ел; «Балачак аланы»,2011ел; «Иң матур сүз»,2015ел) аның түбәндәге шигырьләре кергән: «Әтәч»,«Сәгать»,«Яз көне»,«Күке», «Шакир белән Гали»,«Суык бабай», «Карак песи», «Көз җитте»,«Куян», «Маэмай», «Кызыл ромашка», «Чишмә».

«Кызыл ромашка», «Карак песи», «Эш дуслары» шигырьләрен, «Сандугач һәм чишмә» балладасын, «Балыкчы әкияте»н, «Себерке әкияте»н сәхнәләштереп өйрәнү дә балалар өчен бик кызыклы. Гүя, Җәлил драматизация өчен балаларга махсус әсәрләр язган! Алар, бер караганда, лирик та, лиро-эпик та, эпос та буларак сурәтләнгән. Бу әсәрләрне сүз белән генә түгел, хәрәкәтләр, ишарәләр, күнегүләр ярдәмендә дә өйрәнеп, күрсәтеп була. Шагыйрь бу әсәрләрендә безгә якын һәм кадерле булган гап-гади әйберләрне илаһи да, сугышчан да булган батыр рух белән гаять оста итеп сурәтләп бирә.

Муса Җәлилнең «Күрсәт әле, үскәнем» (1929нчы ел) уенлы җыры татар халык фольклорына барып тоташа һәм татар халык уенына нигезләнеп язылган дип фаразлыйбыз. Бу әсәргә Л.Хәмиди музыка да язган. Һәм шулай ук, бу әсәр белән беррәттән «Куян»(1929 нчы ел) уенлы җыры (Л.Хәмиди музыкасы) мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшендә бүгенге көндә дә уңышлы кулланыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү программаларында татар халык фольклорын өйрәнү зур урын алып тора. Нәниләрнең телен ачтыруны халкыбызның энҗе-мәрҗәне булган фольклор әсәрләреннән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Муса Җәлил балалар өчен иҗат иткән шигырьләрендә татар халкының бай мирасына да таяна. Мәсәлән, аның «Тилгән» такмагы фольклорга нигезләнеп язылган. Такмаклар, тел көрмәкләндергечләр шулай ук баланың телен ачтыруда зур роль уйный һәм нәкъ менә шул максат белән балалар бакчаларында өйрәнелә, кулланыла.

Бишек җырлары барлык халыкларның фольклорында зур урын алып тора. Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен табиблар да, психологлар да таный. Җырның мондый сыйфатын электән үк белгәннәр. Бишек җырлары сабый чакның якты истәлеге буларак күңел түрендә саклана. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Муса Җәлил уенлы җыр репертуары («Күрсәт әле, үскәнем», «Куян») белән генә чикләнеп калмый «Кызыма» (1938нче ел, 24нче февраль) исемле бишек җыры да яза. Шулай ук, бу җырны йокы вакытында тәрбияче авызыннан гына түгел, төрле чараларда балалар сөйләмендә дә куллану уңышлы.

Әйтеп үтәргә кирәк, Муса Җәлил шигырьләренә композитор Латыйп Хәмиди беренчеләрдән булып көй яза башлый. Соңрак Муса Җәлил шигырьләренә Җәүдәт Фәйзи дә бер дистә тирәсе көй иҗат итә: «Маэмай», «Күке», «Әтәч», «Чишмә», «Карак песи», «Беренче вальс», «Шмид бабай», «Кызыма», «Сәгать», «Парашютсыз курчак» исемле җырларын күрсәтергә була.

Муса Җәлил сүзләренә Ф.Яруллин («Маэмай»),З.Хәбибуллин («Бишек җыры»), М.Мозаффаров («Чишмә»), И.Якупов («Карак песи») һ.б балалар өчен җырлар яза.

Муса Җәлилнең аерым шигырьләренә хәтта берничә композитор көй иҗат итә. Мәсәлән, «Сәгать» шигыренә Җ.Фәйзи, Ф.Әхмәтов; «Маэмай» шигыренә – Ф.Яруллин, Җ Фәйзи; «Карак песигә» –Җ.Фәйзи, И.Якупов һ.б.

Дөньякүләм үткәрелгән «Җәлил укулары» бәйгесе дә күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүгә зур этәргеч бирә. Безнең Казан шәһәре Совет райнының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 112 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында йөрүче сабыйлар да бу бәйгедә бик теләп катнашалар. Муса Җәлил шигырьләрен барлык милләт балалары да яратып укый, ятлый «Муса Җәлил дөнья телләрендә» номинациясе укучыларда зур кызыксыну уята, алар, Җәлил шигырьләрен үз телләрендә өйрәнеп, нәтиҗәле чыгыш ясыйлар. Шулай итеп, бу бәйге балаларның сөйләм телен үстерү белән бергә, милләтләр дуслыгын ныгытуга, татар мәдәниятенә ихтирам тәрбияләргә дә ярдәм итә. Бу бәйге кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар Муса Җәлилнең күләмлерәк булып саналган «Бер шигырь», «Ишек төбендә», «Имән», «Егет көче», «Батыр егет турында җыр», «Җырларым», «Ышанма» әсәрләрен дә өйрәнеп чыгыш ясый.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мәктәпкәчә белем бирү оешмасында Муса Җәлил иҗатын өйрәнү кызыклы да, уңышлы да, нәтиҗәле дә юнәлеш. Сабый вакытта бала аңына сыйган мәгълүмат еллар узгач та онытылмый. Ә Муса Җәлилнең батырлыгын , патриотик рухын, гражданлык юнәлешен балалар аңлап кына түгел ә күңелләре белән тоеп өйрәнәләр. Муса Җәлил иҗатын файдалану эффектлы тәрбия һәм белем бирү чараларының иң уңышлысы буларак бәяләнүгә лаек.

Әдәбият:

1. Балалар бакчасы: Әти- әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы. - Казан: Раннур, 2003. – 656 б.

2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти –әниләр өчен хрестоматия. - Казан: РИНЦ, 2011. – 560 б.

3. Иң матур сүз: балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / төз.-авт. К.В.Закирова. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 431 б.

4. Сайланма әсәрләр: 4 томда / Ә.Гаффар - Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. - 567 б.

5. Бәдигый Х.Г. Муса Җәлил поэтикасы: әдәби-гыйльми, фәнни-публицистик хезмәтләр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2019. – 447 б.


  СИМВОЛЫ - 2023



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2023


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2023

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика