Фазлиева Гөлнур Фәритовна, тәрбияче
Казан шәһәре Совет районы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 67 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесы
Максат: балаларның иҗади сәләтләрен ачу; балаларны театр сәнгатенә тарту сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын (гәүдә торышы, мимика, интонация, хәрәкәтләр) кулланырга өйрәтү; театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- белем бирүдә: балаларның сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
-үстерелешле: әкиятләр ярдәмендә балаларда матурлыкны күрә белергә, яхшылыкка өйрәтү, шәфкатьле, гадел, кыю булу күнекмәләре булдыру;
-тәрбияви: А.Алиш иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: урманда чәчәкләр патшалыгы күренешләре ясалган пәрдә; аның каршында агачлар, елга күренеше, төрле җәнлекләр; геройлар өчен костюмнар, барабан, кәрәзле бал өчен савытлар.
Күренеш музыка астында бара.
Алдан башкарылган эш: шөгыльләрдә һәм режим моментларында татарт халык әкиятләрен уку; А.Алишның “Бал корты һәм шөпшә” әкиятенә иллюстрацияләр ясау; рәсемнәрдән, әкият китапларыннан күргәзмә оештыру; мультфильмнар карау, алар буенч әңгәмә оештыру; викторина өчен сораулар әзерләү.
Катнашалар: автор, патша, чикерткә, шөпшә, камка, бал кортлары.
Эшчәнлек барышы
(Аланга патша, кырмыскалар һәм камка чыга. Җырлап патша керә.)
Патша: Картайдым шул мин, бал да җыя алмыйм.Минем әмерне тыңлагыз! Туктап тор инде! (Барабанда уйнаучыга әйтә.) Кем бал салырга яхшы савыт әзерли,барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм!
(Болын күренеше.)
Чикерткә: Тыңлагыз! Тыңлагыз! Чәчәкләр патшасы ярыш үткәрә: “Кем бал салырга яхшы савыт әзерли, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм!”- ди.
Автор: Бөҗәкләр, көнне-төнне белмичә, тырышып хезмәт куйган. Савытлар эшләгәннәр. Һәркайсының да бал җыярга рөхсәт аласы килгән.
(Бал корты һәм шөпшә диалогы.)
Шөпшә: Сәлам, бал корты!
Бал корты: Исәнме, шөпшә.Син бал савыларын ясадыңмы соң әле?
Шөпшә: Әй, өлгерермен әле. Әйдә, минем белән кинога киттек.
Бал корты: Юк, бармыйм,шөпшә дус, мин уйлыйм.
(Патшалык.)
Патша: Әйдәгез, савытларыгызны тикшереп карыйк инде! (Савытларга бал салып карыйлар. Ләкин савытлар ватыла.)
Патша: (ачуланып.) Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә сезгә бал эләкми! (Бөҗәкләр, уйга батып, өйләренә очып китәләр.)
(Бал корты өендә.)
Шөпшә: Сәлам, бал корты!
Бал корты: Сәлам,күрше! Савытың ничек?
Шөпшә: Ясый да башламадым әле. Соңыннан да өлгерермен. Киттек минем белән комлыкта кызынырга.
Бал корты: Юк, мин бармыйм, мин эшлим.
(Патшалык.)
Автор: Ә бу вакытта чәчәкләр башлыгы тузына.
Патша: Ясалган савытларның барысы да яраксыз! Иртәгә ярышның соңгы көне дип игълан итәм!
(Аланда.)
Чикерткә: Иртәгә соңгы көн! Иртәгә соңгы көн!
(Патшалык. Патша бөҗәкләрне куып чыгара.)
Патша: Күз алдымнан югалыгыз!(Шөпшә патша янына килә.)
Камка: Нинди матур!
Патша: О-о-о-о-о, бик матур! Бал корты кайда соң? Өлгермиме әллә?
(Бал кортлары очып керә.Кәрәзләрен патша каршына куялар.)
Патша: Әйдәгез,тикшереп карыйк инде савытларны!
(Балны савытларга салалар. Шөпшәнеке ишелеп төшә.)
Патша: Тырышканнар, менә дигән кәрәз эшләп чыкканнар.Шуңа күрә теләсә кайсы чәчәктән, теләсә күпме бал җыярга рөхсәт бирәм. (Барабанчыга дәшеп.) Нишләп торасың инде, уйна!
Автор: Шул көннән башлап, бал кортлары чәчәкләрдән бал җыярга тотынганнар. Ә шөпшә исә, ялкаулыгы аркасында, хурлыкка калган
Воспитываем и развиваем |
Наши партнеры - родители |
Растим профессионалов |
ЦОС в детском саду |