Бармак уеннарының сөйләм формалашуга йогынтысы

Габдулхакова Румия Гусмановна, тәрбияче
Шигабиева Гульназ Фаридовна, тәрбияче
Казан шәһәре Совет районының “67 нче номерлы татар телендә
тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы”


Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юнь белән танышу, әйләнә-тирәне өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Балаларның физик һәм психик яктан сәламәт булуларында уеннар зур роль уйный. Уеннар аша бала яңа шөгыльләргә өйрәнә, сойләм телен, логик фикерләүне, уйлау сәләтен үстерә. Уеннар балага тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәргә ярдәм итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, аралашу сәләте үсә.

Халык авыз иҗатыннан күренгәнчә, баланы бик кечкенә чагыннан ук торле такмазалар, уенлы-җырлар аша бармакларны, кулларны, буыннарны хәрәкәтләндерүгә юнәлтелгән уеннар аша тәрбияләгәннәр. Әлеге уеннар баланың аң-фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы булган. Мондый төр уеннар баш миенең эшчәнлеген яхшырткан, балаларны әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныштырган. Бармак уеннарының сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә, сүз байлыгын баетуда уңай шарт булып тора.

Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үзмассаж, әвәләү, рәсем, аппликация, кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре, шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк. Бу очракта тәрбиячеләр белән ата-аналарның берләшеп эшләве мөһим. Ләкин күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш. Бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу вакыт баланың сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен җитәрлек була.

Бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп кенә калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә, кан әйләнешен үзгәртә. “Әйтик, баш бармак баш белән «идарә итә», андагы кан әйләнешен үзгәртә ала. Шулай ук бармакларның эчке органнарга да тәэсире бик зур. Имән бармак – ашказанына, урта бармак – эчәкләргә, атсыз бармак – бавыр һәм бөергә, чәнти бармак йөрәк эшчәнлегенә тәэсир итә ала.” Димәк, шушы бармак уеннары ярдәмендә балаларның эчке органнарының эшчәнлеге үзгәрергә мөмкин, балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра. Димәк, бармак уеннары белән без балаларыбыз сәламәтлеген дә ныгыта алабыз.

Халык педагогикасында да элек-электән бармак уеннарына зур урын бирелгән. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы” кебек уеннар җырлар, такмак-такмазалар белән үрелеп барган.

Баш бармак – баш кашый,

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра,

Атсыз бармак – ат куа,

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

Хәзерге информацион технологияләр зур үсеш алган заманда сөйләмендә авырлыклар булган, игътибар туплый алмаучы, хәтер үсешендә тоткарлыклар булган балалар саны арта бара. Сөйләм үсеше дәрәҗәсе дә соңгы елларда сизелерлек кимеде. Башка күп төрле коррекция чаралары белән беррәттән ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә ярдәмгә бармак уеннары килә. Баланың үсешендәге тоткарлыкларны вакытында күреп алып, белгечләр белән берлектә башланган эш уңай нәтиҗәләргә китерә.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Абдуллин Я.Г., Госманов М.Г., Надиров И.Г. Татар халык иҗаты (балалар фольклоры). – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1993.-256 б.

2. Дәүләтшина Л. Х. Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез. -Казан: Мәгариф нәшрияты, 2001.-127бит

3. Нефедова Е. А., Узорова О.В. Пальчиковая гимнастика. – ООО М: Изд-во Астрель», 2007.-142с.


  СИМВОЛЫ - 2023



  ЛОГОТИП НОМЕРА





  KAZANOBR - 2023


Приглашаем подписываться на телеграмм-канал муниципальной методической службы города Казани:

  Свидетельство




Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2023

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика